Иртәгә Самара җәмәгать транспортында гүзәл затлар бушлай йөри
07.03.2012
8 Март — Халыкара хатын-кызлар көнендә Самара каласында җәмәгать транспортының муниципалитетка караган барлык төр һәм маршрутында бөтен гүзәл затларга бушлай хезмәт күрсәтеләчәк.
Самара башлыгы Дмитрий Азаров 5 мартта имзалаган күрсәтмә нигезендә, самаралы хатын-кызларга шундый бүләк ясала. Шуңа өстәп, өлкә сайты билгеләп үткәнчә, күрсәтмәдә өлкә башкаласында пассажир ташу белән мәшгуль хосусый транспортчыларына да әлеге акциягә кушылу тәкъдим ителә. Дөрес, хосусый предприятиеләрнең кайсылары моңа ризалашуы әлегә билгеле түгел дип хәбәр итте "Татар-информ".
Проголосовало: За - 0, против: 0. Общий рейтинг: 0
Внимание! При
использовании материалов просьба указывать ссылку: «Татар-Ислам.», а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru