Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

   Хәбәрләр

Кырымтатар халык фронты белән Мәҗлес арасында каршылык арта

05.03.2012

Кырымда күптән түгел оешкан халык фронты кырымтатарлары хокукларын озак еллар яклап килгән Мәҗлесне хәзер бу эштә тиешле тырышлык күрсәтмәүдә гаепли.

Акмәчеттә оешкан Кырымтатар халык фронты Украина хакимиятенә 18 май Матәм көненә кадәр кырымтатар җәмәгатьчелеге белән очрашулар оештырырга тәкъдим итте. Бу очрашуларның төп максаты — «Репрессиягә дучар ителгән кырымтатар халкын реабилитцияләү, хокукларын торгызу» хакындагы канунны Украина хакимиятләре тарафыннан кабул итү мәсьәләсе.

Кырымтатар халык фронты әлеге канунны эшләп чыгып һәм раслап, аны быелның 18 маена кадәр гамәлгә ашыра башлау өчен 22 февраль көнне берләштерелгән эшче төркем оештырырга тәкъдим иткән иде.

Кырымтатар халык фронтының башкарма комитеты 18 май Матәм көнендә кырымтатарларның бөтенхалык җыелышын үткәрү өчен Украина хакимиятенә Кырымда оештыру комитетын төзергә, җыелышка һәр кырымтатар гаиләсеннән бер вәкил чакыруны тәкъдим итте.

Бу фронтка кергән Милли фирканең матбугат үзәге кырымтатарларның бу мәсьәләләр белән бәйле очрашуларга чакырулар Украина президентына, Югары Радага, Министрлар кабинетына, халыкара оешмаларга юлланганын хәбәр итте.

​​28 гыйнварда 14 кырымтатар җәмәгать оешмалары, кайбер милли хәрәкәт ветераннары катнашында оешкан Кырымтатар халык фронты игълан ителгән канунны кабул итү максатына беренче адымын ясады. Бу хакта фронтка кергән Милли фирка исемендәге җәмәгать оешмасы лидеры Васви Абдураимов, без ветераннарның таләпләренә булышабыз, ди.

Шуны да әйтергә кирәк: «Кырымтатар халкының хокукларын торгызу буенча канун» Украина Югары Радасында 9 елдан артык кабул ителмичә ята. Бу канун проектын Мәҗлес әзерлеген иде. 2005 елның май аенда кырымтатар халкының матәм чаралары алдыннан Украина Югары Радасы аны кабул иткән иде, ләкин президент Леонид Кучма бер айдан аңа вето куйды. Кайбер кырымтатарлар һәм фронт аның бу адымын Мәҗлеснең ашыгып, уйламыйча, яңа президент сайлавында Кучма өчен түгел, ә Ющенко өчен тавыш бирергә чакырганы белән аңлаталар. Нәтиҗәдә Кучма вето кулланып үз җавабын бирде.

​​Моннан сон Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев һәм аның урынбасары Рифат Чубаров Украина Югары Радасы депутатлары буларак, төрле сәбәпләрдән бу канунны шулай да кабул иттерә алмадылар, ләкин бу канун проекты шулай да көн тәртибендә кала. Элекке президентлар Кучма һәм Ющенко кырымтатар мәсьәләсенең хәл ителүен сукыр бер почмакка китерделәр, алар рәсми теркәлмәгән, статусы булмаган, легитим булмаган Мәҗлес, аның еллар буе алмашмаган лидерлары Мостафа Җәмилев һәм Рифат Чубаров белән демонстратив рәвештә эш иттеләр һәм мондый вазгыять Украинада кырымтатар халкы өстеннән геноцид сәясәте дәвам итүгә форсат бирде, диелә фронтның хакимиятләргә юллаган мөрәҗәгатендә.

»Ни өчен бу фронт кырымтатарлар тарафыннан сайланган Корылтай, Мәҗлес белән эш итми?« дигән сорауга Мәҗлеснең элекке әгъзасы Надир Бекиров: »Корылтай, Мәҗлеснең тик исеме калды, аларның кырымтатар халкы исеменнән сөйләргә хакы юк, чөнки алар халыкның өчтән бер өлешен генә вәкиллек итә", ди.

​​​​​​​​​Сүзен дәвам итеп, Надир Бекиров, Мостафа Җәмилев кырымтатарларның хокукларын торгызган канун проектын тергезү белән шөгыльләнми, ди.

Узган елның ноябрь аенда фронттагылар Мәҗлескә каршы Кырымтатар театры, Мәҗлес биналары каршында берничә пикет һәм зур булмаган митинглар да уздырдылар. Бу оешмалар һәм кайбер ветераннар Нобель комитетына Мостафа Җәмилевкә Нобель бүләге бирелмәсен дигән хатлар да юлладылар.

Надир Бекиров Украина сәясәте минем өчен яңалык түгел, ул кырымтатарларга карата ассимиляция сәясәте алып бара, тик ачыктан түгел, көч кулланмыйча, башка ысуллар кулланып, диде.

Беренче президентыннан башлап бүгенгесенә кадәр, Украина хакимиятләре алып барган сәясәттә кырымтатар халкына урын юк.

20 елда Украинада кырымтатар мәсьәләсе уңай хәл ителмәвендә Мәҗлеснең дә гаебе бар, ди Васви Абдураимов.

​​Мәҗлес рәисенең беренче урынбасары Рифат Чубаров, фронтны тәнкыйтьләп төрле сайлауларда фронтка кергән кайбер оешмалар кырымтатар халкын бүлеп төрле фиркаләр белән эш итте, Корылтай күрсәткән намзәтләргә каршы үзләренең намзәтләрен куйдылар. Алар хәзер дә ялгышалар, халык аларны якламаячак, ди.

Фронтның төрле чакыруларын, чыгышларын Мәҗлескә тәнкыйть күзлегеннән караган рус телендә чыгучы «Голос Крыма», «Полуостров» кырымтатар газеталары Милли фирканең сайты даими диярлек яктыртып килә.

Шуны да әйтергә кирәк, хәзергәчә фронт һәм Мәҗлес арасында ниндидер күзгә күренгән көрәш юк кебек, ләкин ике арада каршылык булганы сизелеп тора. Бу каршылык 18 майга якынлашкан саен үсәчәген фаразларга мөмкин дип хәбәр итте "Азатлык.орг".



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
14.03.2012 Адресыбыз үзгәрде: хәзер безне эзләп табу өчен tatar-islam.com ны җыярга кирәк
07.03.2012 Иртәгә Самара җәмәгать транспортында гүзәл затлар бушлай йөри
07.03.2012 Чаллыда күзәтү камераларының файдасы булмаган
07.03.2012 Кояшта соңгы 7 айда иң көчле шартлау барлыкка килде
07.03.2012 Коръән яндыруның кайтавазы...

Сәхифәнең тулы тексты