Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

   Хәбәрләр

Мөселман календарьларын бердәйләштерү башланды

02.03.2012

Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәтендә мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов мөселман календарьларын чыгаручы нәширләр белән очрашты. Билгеле булганча, татарларда намаз вакытларын үз эченә алган календарь чыгару традициясе электән үк яшәп килә. Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов әлеге изге эшне башлап йөрүчеләргә рәхмәт белдерде. Шулай ук мөфти барлык нәшриятлар өчен дә биш вакыт намаз вакытларын бердәйләштерү кирәклегенә басым ясады.

Очрашуга Татарстанда мөселман календарьларын чыгаручыларның барысы да диярлек җыелган иде. Совет чорыннан соң яңадан календарьларны китап рәвешендә чыгаруга да инде ике дистәләп вакыт узган. Календарьларны китап формасында чыгару фикере авторы Фәния Хуҗиәхмәт мөфтигә нәширләр эшчәнлеген игътибар үзәгенә алуы өчен рәхмәт җиткерде һәм шулай ук үзенең фикер-тәкъдимнәре белән дә уртаклашты. Фәрит хәзрәт Салман, Вәлиулла хәзрәт Якупов, Рөстәм Гәрәев, Рамил Сафиуллин, Хәлил Шәриф, Нәсимә Мөхәммәтсадыйк кебек нәширләр, шулай ук «Акчарлак» газетасы хезмәткәре халыкка бердәйләштерелгән намаз вакытлары тәкъдим итүне хуплады. Очрашу ахырында барлык катнашучыларга КФУның астрономия кафедрасы хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән һәм ТР МДНнең Голәмәләр Шурасы тарафыннан каралган һәм ТР МДНнең Президиумы тарафыннан расланган 2013 елга намаз вакытлары тапшырылды дип хәбәр итте "Думрт.ру".



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
14.03.2012 Адресыбыз үзгәрде: хәзер безне эзләп табу өчен tatar-islam.com ны җыярга кирәк
07.03.2012 Иртәгә Самара җәмәгать транспортында гүзәл затлар бушлай йөри
07.03.2012 Чаллыда күзәтү камераларының файдасы булмаган
07.03.2012 Кояшта соңгы 7 айда иң көчле шартлау барлыкка килде
07.03.2012 Коръән яндыруның кайтавазы...

Сәхифәнең тулы тексты