Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

   Хәбәрләр

АКШ генералы Әфганстанда Коръән китапларының яндырылуы өчен гафу үтенде

22.02.2012

Әфганстандагы халыкара көчләр башлыгы АКШ генералы Джон Аллен, Баграм хәрби һава базасында гаскәрләрнең дини китапларны, шул исәптән Коръән китапларын яндыру гамәлен таныды.

«Узган төндә Баграм базасындагы хәрбиләрнең ислам диненә кагылган кайбер материалларны, шул санда Коръән китапларын юк итү гамәлләре турында мәгълүмат алгач, мин шунда ук тикшерү башларга һәм аларны туктатырга куштым. Материаллар саклап калынды, алар дин әһелләренә тапшырылачак», -  диде генерал Аллен.

Кичә Баграм базасы капкасы янына 2 меңләп кеше җыелып, Коръән китапларының яндырылуына ризасызлык белдерде. «Американнарга үлем» дигән шигарьләр ишетелде, атышлар булды.

Базаны саклаган НАТО гаскәрләре җавап итеп, халыкка резин ядрәләр атты, җиде кеше яраланды.

Берничә йөз кешелек ризасызлык чарасы шулай ук Кабулда узды.

Дини китаплар Баграмда утырган тоткыннарныкы булган. Гаскәрләр аларны чүплеккә илтеп яндыра башлаган.

Әфганстандагы халыкара көчләр башлыгы Джон Аллен Әфганстан президенты, хөкүмәте һәм халкы алдында бу хата өчен гафу үтенде һәм җирле әфганнарга аны төзәтергә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде дип хәбәр итте "Азатлык.орг".



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
14.03.2012 Адресыбыз үзгәрде: хәзер безне эзләп табу өчен tatar-islam.com ны җыярга кирәк
07.03.2012 Иртәгә Самара җәмәгать транспортында гүзәл затлар бушлай йөри
07.03.2012 Чаллыда күзәтү камераларының файдасы булмаган
07.03.2012 Кояшта соңгы 7 айда иң көчле шартлау барлыкка килде
07.03.2012 Коръән яндыруның кайтавазы...

Сәхифәнең тулы тексты