Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

   Хәбәрләр

Әтнә районында Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция уза

21.02.2012

Конференция кысаларында, Халыкара туган телләр көне нисбәтеннән, Казан федераль университеты, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре чыгыш ясаячак

Бүген Татарстанның Әтнә муниципаль районы Комыргуҗа урта мәктәбе базасында Халыкара туган телләр көне кысаларында Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция уза. Әлеге җыен 2004-2013 елларга ТР дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР дәүләт программасын тормышка ашыру; укучыларда эзләнү-тикшеренү күнекмәләрен ачыклау максатыннан оештырыла.

Конференция вакытында галим, мәгърифәтче, педагог, тарихчы, филосаф Ш.Мәрҗанинең иҗади мирасы белән таныштыру; укучыларны рухи кыйммәтләргә, милли мәдәният традицияләренә якынайту; укучыларда фәнни тикшеренүләргә һәм мәдәни-тарихи мирасны, туган як табигатен өйрәнүгә кызыксыну уяту бурычын куя.

Җыенда Татарстан мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары катнаша.

Конференциядә үзләренең тикшеренү эшләре белән катнашкан һәм җиңеп чыккан укучылар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары һәм истәлекле бүләкләре белән бүләкләнәчәк, уңышлы хезмәтләр өчен рәхмәт хатлары тапшырылачак.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлегеннән алынган мәгълүматка караганда, конференция кысаларында, Халыкара туган телләр көне нисбәтеннән, Казан федераль университеты, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре чыгыш ясаячак дип хәбәр итте "Татар-информ".



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
14.03.2012 Адресыбыз үзгәрде: хәзер безне эзләп табу өчен tatar-islam.com ны җыярга кирәк
07.03.2012 Иртәгә Самара җәмәгать транспортында гүзәл затлар бушлай йөри
07.03.2012 Чаллыда күзәтү камераларының файдасы булмаган
07.03.2012 Кояшта соңгы 7 айда иң көчле шартлау барлыкка килде
07.03.2012 Коръән яндыруның кайтавазы...

Сәхифәнең тулы тексты