Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

   Хәбәрләр

Тәлгать Таҗетдин: «Мәүлидкә җыелуыбызның сәбәбе — Пәйгамбәргә гыйбадәт итү түгел, аңа мәхәббәт китерү»

21.02.2012

95,14 KbКичә Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көненә багышланган Мәүлид кичәсе үтте. Чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әһелләре оештырган иде.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк: соңгы елларда Мәүлидне бәйрәм итү күбрәк таралыш ала бара. Бүген театр бинасында узган зур күләмле чара республикада узган Мәүлид бәйрәмнәренә йомгак ясау булып тора.

Әлеге тантаналы чарага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизов, ТР Президентының дини берләшмәләр белән бәйләнешләр идарәсе башлыгы Марат Гатин, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Чара Татарстан Үзәк төбәге казые Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов тарафыннан Коръән сүрәләре уку белән башланып китте.

Кичәдә мөнәҗәтләр, нәшидләр әйтелде, вәгазьләр сөйләнде, салаватлар әйтелде. Мөхәммәд Пәйгамбәргә багышланган фильмнан өзекләр күрсәтелде. Анда пәйгамбәрләрдән соңгысы булган Мөхәммәднең (с.г.в.) тугрылыклы, гүзәл әхлаклы булуы белән башкалардан аерылып торуы бәян ителә.

Илдус хәзрәт Фәизов билгеләп үткәнчә, Мәүлид, аңа карата мәхәббәт тоту һәрдаим күңелдә саклана. «Бүген бу бәйрәмне Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов шәрефләде, ямьләде. Бу бәйрәм Коръәнгә, сөннәткә мәхәббәтне арттырды. Безнең халык беркайчан да болардан аерылмаган. Шуңа күрә дә без бүген шундый бәрәкәткә ирештек», — диде мөфти. И.Фәизов шулай ук мөфтиятнең 2012 елны Коръән елы дип игълан кылуын хәбәр итте. «Мәүлид укыган вакытта тынычлык, бәрәкәт, иминлек, бәхет-сәгадәт була», — дип, И.Фәизов мәүлид укыды.

Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин тантанада катнашучыларны бөтен Россия мөселманнары исеменнән Мәүлид белән котлады. «Монда җыелуыбызның сәбәбе — Мөхәммәд Пәйгамбәргә гыйбадәт итү түгел, аңа мәхәббәт китерү», — дип белдерде мөфти һәм елдан-ел Мәүлидкә килүчеләрнең саны арта баруын билгеләп үтте.

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенең вәгазендә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең бу җиргә гүзәл әхлакны тәмам урнаштыру өчен җибәрелгәнлеген хәбәр итте. «Без әхлагыбызны төзәтергә, яхшылыклар эшләп яшәргә тиеш. Аннан соң бер төрле мәхлукатка да зыян салмаска тиешбез», — дип, ул мөселманның кулыннан да, теленнән дә башка кешеләргә зарар килмәскә тиешлеген ассызыклады.

Татарстанның Төньяк-көнбатыш төбәге казые Сөләйман хәзрәт Зарипов сүзләренчә, Мөхәммәд Пәйгамбәр кешеләргә шатлык китерә торган булган. Аны кешеләр дә, хайваннар да яраткан. Котыра торган хайваннар да туктап кала торган булган. «Ул каты күңелле кешеләрнең күңелләрен йомшарткан. Без дә, Мөхәммәд Пәйгамбәргә охшап, игелек эшләсәк иде», — диде Сөләйман хәзрәт Зарипов.

Шулай ук тамашачылар каршында Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева, яшь башкаручы Ширин әл-Әнси, «Сорнай» һәм «Җомга» ансамбльләре һ.б. чыгыш ясады дип хәбәр итте «Татар-информ».



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
14.03.2012 Адресыбыз үзгәрде: хәзер безне эзләп табу өчен tatar-islam.com ны җыярга кирәк
07.03.2012 Иртәгә Самара җәмәгать транспортында гүзәл затлар бушлай йөри
07.03.2012 Чаллыда күзәтү камераларының файдасы булмаган
07.03.2012 Кояшта соңгы 7 айда иң көчле шартлау барлыкка килде
07.03.2012 Коръән яндыруның кайтавазы...

Сәхифәнең тулы тексты