Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

   Хәбәрләр

Мәскәүдә 75 яшьлек имамга һөҗүм булган

21.02.2012

Мәскәүдә «Тарихи» мәчетнең баш имамы Хәсән Фәхретдиновка һөҗүм булган. Хәзер ул хастаханәдә ята. Әле узган елның ноябрендә генә Ярослау мәчете имамы үтерелгән иде.

Хәсән хәзрәт Фәхретдиновка мәчеттән метрога барганда һөҗүм иткәннәр. «Тарихи» мәчетнең хезмәткәре Рәис Хәнәфиев сүзләренчә, ул сәгать 16.00-17.00ләрдә булган.

«Анда «Союзпечать» дигән чатыр бар һәм аның артында берни күренми. Шул чатыр артында бер кеше һөҗүм иткән. Хәзрәтнең теш казнасы сынган, ул аңын югалтып егылган һәм хәзер хастаханәдә ята», - ди ул.

Хәнәфиев әйтүенчә, Хәсән хәзрәтне сагалап торганнар. Аның бернәрсәсен дә алмаганнар. Шуңа талау өчен оештырылган һөҗүм дип уйларлык нигез юк.

75 яшьлек Хәсән хәзрәт Мәскәүдәге мәчеттә 20 еллап имам булып тора. Хезмәттәше әйтүенчә, аның сакалдан йөрүеннән мөселман икәнен чамаларга була.

Хәзерге вакытта һөҗүм турында полициягә хәбәр ителгән. «Тарихи» мәчет руханилары тикшерү барысын да ачыклар дип өметләнә.

Әйтергә кирәк, әле узган елның ноябрендә генә Ярослау җәмигъ мәчете имамы 29 яшьлек Абдулмәҗид хәзрәтне (Артур Манукян) ястү намазыннан соң, өенә кайтып барганда, үз подъездында атып үтергәннәр иде. Аңа кадәр генә шул ук мәчетнең имам ярдәмчесе үтерелде, мондый хәлләр 2011 елда Ивановода, Төмән өлкәсенең Яңа Уренгой төбәгендә күзәтелде дип хәбәр итте "Азатлык.орг".



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
14.03.2012 Адресыбыз үзгәрде: хәзер безне эзләп табу өчен tatar-islam.com ны җыярга кирәк
07.03.2012 Иртәгә Самара җәмәгать транспортында гүзәл затлар бушлай йөри
07.03.2012 Чаллыда күзәтү камераларының файдасы булмаган
07.03.2012 Кояшта соңгы 7 айда иң көчле шартлау барлыкка килде
07.03.2012 Коръән яндыруның кайтавазы...

Сәхифәнең тулы тексты