Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

   Хәбәрләр

Казандагы 326 торак йортка быел язын су басу ихтималы бар

20.02.2012

Казан муниципаль берәмлеге биләмәләренә кергән 12 кв. км чамасы гомуми мәйдан җирдәге 326 шәхси торак йортка быел язын су басу ихтималы бар: аларда 1043 кеше гомер итә. Аерым алганда, бу, нигездә, язгы ташудан ел да диярлек интегә торган Совет һәм Идел буе районнарының Әки, Игумново, Малые Клыки, Салмачы, Вознесение, Царицино, Сосновка, Дружба бистәләренә кагыла. Шулай ук кала эчендәге Подлужная, Копылов, Успенский, Батыршин, Серов һ.б. урамнар юлларына, җәяүлеләр өчен салынган җир асты юл кичүләренә, метрополитен станцияләренә дә күп итеп су җыелып уңайсызлыклар китерергә мөмкин. Дөрес, Кадышевода су җыелмасын өчен былтыр зур диаметрлы торба куелган, ел саен Игумновода 10 йортны баса торган турыдагы өзелгән су агып җыелу канализациясенең 17 метры җылы вакытта алыштырылган, үткән ел язын аннан 40 мең кубометр су суыртылган булган, тагын Гадел Кутуй урамындагы шәхси секторда суны борып җибәрү эшләре башкарылган һ.б.

Бүген Казан шәһәре җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендәге «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә язгы ташуга әзерлек мәсьәләләре буенча хисап ясаган башкала Башкарма комитетының тышкы уңайлыклар белән тәэмин итү комитеты җитәкчесе Игорь Куляжев белән гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинанд Тимурханов шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, былтыр су басу буенча ярдәм сорап 80 мөрәҗәгать алынган, шуларны бетерүгә Казан эзләү-коткару отрядларының кизү торган сменаларына 60 тапкыр ярдәм белән чыгарга туры килгән. Быел карның уртача 40-50 см. гына булуын исәпкә алып, кар эрү процессы тиз булмаса, су басу куркынычы әллә ни зур булмас кебек, шулай да, махсус хезмәтләр теләсә нинди вазгыятькә әзер булырга тиеш. Язгы ташу чорында машина белән ярдәмгә чыгулар 3-4 мәртәбә артуын исәпкә алып, автомобильләргә бензин, тагын 1 генә булса да зур куәтле насос кирәк, дип мөрәҗәгать итте идарә башлыгы мэр Илсур Метшинга.

Җыеп кына әйткәндә, Казанның эзләү-коткару отрядында бүген 6 көймә, 7 мотопомпа бар, «Язгы ташу» планы игълан ителә калса, хәтәр хәлдән чыгуга 645 кеше, 183 берәмлек техника, 127 су суырткыч насос җәлеп ителәчәк. Хәзерге вакытта авария-маневр төркемнәре формалаша һәм су басудан зыян күргәннәрне вакытлыча урнаштырып тору пунктлары булдырыла башлаган дип хәбәр итте "Татар-информ".



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
14.03.2012 Адресыбыз үзгәрде: хәзер безне эзләп табу өчен tatar-islam.com ны җыярга кирәк
07.03.2012 Иртәгә Самара җәмәгать транспортында гүзәл затлар бушлай йөри
07.03.2012 Чаллыда күзәтү камераларының файдасы булмаган
07.03.2012 Кояшта соңгы 7 айда иң көчле шартлау барлыкка килде
07.03.2012 Коръән яндыруның кайтавазы...

Сәхифәнең тулы тексты