Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

   Хәбәрләр

Хаҗга бара алмый калучылар акчаларын кайтару өчен көрәшә

24.01.2012

Башкортстанда узган ел бер төркем мөселманнар хаҗ кылырга бара алмый калган иделәр. Төрле югары даирәләргә мөрәҗәгать итеп карасалар да, хаҗ сәфәре өчен түләгән акчаларын ала алмадылар. Сәфәрне оештыручы «Аэро-тур» вәкилләре ул акчаларга хаҗга быел барып булачагына ышандыра.

Хаҗга бара алмый калучылар - 91 кеше. Алар арасында Башкортстан мөселманнарыннан тыш, Ханты-Манси автоном округы, Свердлау һәм Чиләбе өлкәсе мөселманнары да бар. Алар 67 меңнән 103 мең сумга кадәр акча түләгәннәр. Яз айларында хаҗга бару 63 мең торса, вакыты җитәрәк ул 103 меңгә кадәр үскән. Әлеге төркем шул акчаларны кайтару өчен көрәшә. Зыян күрүчеләрнең берсе — Флүрә Габдрахманова шуларны сөйләде: ​​«Без, хаҗ сәфәренә барырга җыенучылар, тиешле вакытка һава аланында җыелырга сөйләшкән идек. Ләкин вакыт җитәрәк виза булмавы турында хәбәр иттеләр. Шуннан безне бер атна Уфаның "Гуфран" мәчетендә тоттылар. Уйлаштык-уйлаштык та, Мәскәүгә барып, илчелектән үзебез виза сорап карарга булдык, ләкин ул сәфәребез дә нәтиҗә бирмәде.

Акчаларны кайтаруда ярдәм сорап кая гына язмадык һәм мөрәҗәгать итмәдек. Россия һәм Башкортстан президентларына, республика прокуратурасына, тикшерү бүлегенә мөрәҗәгать иттек. Ләкин нәтиҗәләре булмады. Ә бит ул акчалар мөселманнарга җиңел юл белән кермәгән. Берәүләр мал асрап сөт-май саткан, икенчеләр яшелчә-җимеш үстереп, шулар белән сәүдә иткән. Шундый юллар белән гомер буе җыйган акчаларыннан мәхрүм булган мөселманнар ни эшләргә дә белми, беркемнең дә ярдәме тими».

Әлеге эшкә хокук яклаучылар да алынды. Кеше хокуклары яклау оешмасының Башкортстан бүлекчәсе рәисе Леонид Чернов: ​​«Мөселманнар акчаларын кайтаруда ярдәм сорап мөмкин булган барлык оешмаларга, җитәкчеләргә мөрәҗәгать иткәннәр. Без аларның проблемаларын өйрәнгәннән соң Россия Президенты Дмитрий Медведевка һәм Татарстанның элекке Президенты Миңтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать иттек. Ни өчен Шәймиевкә дигәндә, ул — Россиядә абруйлы сәясәтче, аның сүзе үтә, шуңа без аңа да мөрәҗәгать итәргә булдык. Ә инде Башкортстан президентына килгәндә, аңа мөрәҗәгать итүнең нәтиҗәсе булмады. Әллә мөселманнарга ярдәм итүгә Мәскәүдән курка, белмәссең», — ди.

Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе мөселманнар файдасына карар чыгарды. Ләкин ул утырышта хаҗ сәфәре оештыручы «Аэро-тур» кампаниясенең вәкилләре булмау сәбәпле, алар мәхкәмә карарын көченнән чыгаруны таләп итеп республиканың Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Югары мәхкәмәнең карары ничек булыр, әлегә билгеле түгел. Шулай, алданган мөселманнар үз хокуклары өчен көрәшүләрен дәвам итә.

«Аэро-тур» вәкилләре виза бирү белән шөгыльләнүчеләрнең Башкортстанга дигән визаларның бер өлеше Кавказга бирелүе белән аңлатты. Ә менә акчаларны кайтармау сәбәбен аңлатуны кирәк дип тапмадылар. Алар шул акчалар белән агымдагы елда хаҗга барып булачагын ышандыра дип хәбәр итте "Азатлык.орг".



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
14.03.2012 Адресыбыз үзгәрде: хәзер безне эзләп табу өчен tatar-islam.com ны җыярга кирәк
07.03.2012 Иртәгә Самара җәмәгать транспортында гүзәл затлар бушлай йөри
07.03.2012 Чаллыда күзәтү камераларының файдасы булмаган
07.03.2012 Кояшта соңгы 7 айда иң көчле шартлау барлыкка килде
07.03.2012 Коръән яндыруның кайтавазы...

Сәхифәнең тулы тексты