Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Мөслимәләр сәхифәсе

Горур атлый татар кызы...

24.05.2011

Һәркөн иртә белән, өеннән чыкканчы, ул, көзге янына килеп, үзенең, кыяфәтенә күз сала. Ләкин киеме соңгы көн модасына туры килә микән дип түгел, бәлки Аллаһы биргән зәвыклыгын чит күзләрдән яшерү нияте белән. Көннең эсселегенә карамый, ул озын күлмәген кия, башына яулыгын яба, чәчләрен җентекләп яшерә һәм урамга чыга... Без сезләр белән яшәгән, көн саен атлап йөргән урамга чыга... Ул кайда яши? Ул безнең белән яши. Ул кем? Ул гади мөселман хатыны. Кемнеңдер хәләле, әнисе, апасы яки сеңелесе... Ул нинди шәһәр? Ул безнең шәһәр...

Пакьлек һәм гыйффәтлек билгесе булган яулык япкан мөселман татар кызы, урамга чыккач та, салкын диңгез суларына чумган кебек була. Бу диңгездә изгелек яманлык дип, яманлык изгелек дип атала. Азгынлык, фәхешлек гадәти күңел ачу, вакыт үткәрү булып тора. Башыңа яулык салып, үз хәләлеңә генә тугры булып яшәү, ким дигәндә, урта гасыр, искелек калдыгы булып тора. Шул бер яулык үзенә күпме карашларны тарта. Кемдер кызгана, кемдер шикләнә, кемдер соклана... «Әй, бичара, берәр сектага эләккәндер инде?» — диючеләре дә бар. Бигрәк тә Рәсәйнең зур шәһәрләрендә, кибеткә яулыклы кыз керсә, сакчылар аны, чыгып киткәнче, күзләрен дә алмый озатып калалар. Нинди игътибар, җәмәгать. «Әфәнде, сумкамны күтәреп йөр әле», — дисә, тартынмыйча анысын да эшләрләр иде.

Һичшиксез, башка яулык ябып, нәфис җилкәләргә авыр йөк ята. Күпме сүзләр, күпме күзләр... Җәйге кояш эссесе... Күпләрдә: «Ни өчен, ни хакына?» — дигән сораулар туа. Саф, нәзек калеб авырлыкларны җиңәргә кайдан көч таба? Аның каршындагы Бөек максат белән, бар үпкәләүләр, күңел төшенкелекләре юк була. Ул максат — Бөек Раббысының ризалыгын казану. Бу исә, тирә-юньнең аңлашылмаучанлыкларыннан, күрә алмаучанлыкларыннан күпкә өстендер... Һәркөн яшь кызны зифа сыннарын каплап, озын күлмәк кияргә, матур чәчләрен яшереп, башына яулык бәйләргә нәрсә этәрә? Бәлки аның халкыбызны упкынга этәрүче азгынлык белән килешәсе килмидер? Май кояшының беренче елмаюы белән шәһәр һәм авылларда ачылган «төнбоеклар» арасында балкып торган мөслимә яулыгы: «Юк, Раббым, җәмгыять үлми, татар халкы яши, алга, сафлыкка бара!» — дип ялвара кебек.

Бөек Раббы Үзенең мәхлукларын хикмәт белән бар иткән. Адәмнәр, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр, балыклар... Барысының да тән төзелешләрендәге охшашлык Бар итүченең берлеге хакында сөйли. Күзләр, колаклар, куллар-канатлар, аяклар... Игътибар итсәгез, бар мәхлукларның да оят җирләре тәннең иң сер булган урыннарында яшеренгән. Хәтта хайваннарга да оят җирләрне яшерү табигый сыйфат булып тора. Иң күркәм рәвештә яратылган, горур «кеше» исемен йөртүче затның да оят урыннары бар, һәм ул аларны аеруча яшерергә тиеш. Ләкин кеше күңеле языклык дигән халәткә күнегә, һәм аның өчен оят урыннар, оят эшләр, сүзләр гадәти нәрсәләргә әверелә. Кеше исемен йөртүче затларның һич тартынмый башкалар алдында оят җирләрен ачулары, ә акылы да булмаган дөяләрнең кешеләр күз алдында кавышмаулары моңа ачык мисалдыр.

Элек-электән хатын-кыз өчен үзенең оят җирләрен чит ирләрдән яшереп йөрү гадәти нәрсә булган. Пәйгамбәребез килгәнче, мөшрик булган гарәп хатыннары да озын итәк киеп, башларына яулык ябып йөргәннәр. Аларның бары муеннары һәм күкрәк өсләре ачык булган. Элеккеге Рәсәй тормышын күрсәтүче фильмнарда да рус хатыннарының озын күлмәк киеп йөргәннәрен күрәбез. Татар авылларына килгәндә, әбиләребез әйтүенчә, илленче елларга кадәр татар хатыннары чәчләрен туздырып, урам буйлап яланбаш бөтенләй йөрмәгәннәр. Безгә кадәр тормыш иткән әнкәйләребездән алырлык үрнәкләр дә бик күп. Бабам сөйләвенчә, аның әнисе, өйгә чит ирләр керсә, яулык кыры белән йөзен каплап, эчке бүлмәгә кереп китә торган булган (бүген исә йөзен каплап йөргән хатын «террористка» дип атала); егерме ел килен булып торып, иренең атасыннан тел яшергән. Ата-анага теләсә нәрсә кычкырылган бу заманда мондый нәрсәләр безгә бик сәер тоела. Шул тыйнак, гыйффәтле аналарның батыр, кыю йөрәкләренә карасаң да таң каласың. Ирләре сугышка киткәч, алар көн-төн эшләү өстенә, җидешәр-сигезәр бала да тәрбияли алганнар. Тормыш сынаулары аларның нәзек күңелләрен сындыра алмаган.

«Хатын-кызның ялангачлыгыннан җәмгыятькә ни зыян? Ул бит матурлык, «искусство женского тела», — диючеләр дә шактый. Әйе, Аллаһ хатын-кыз затын аеруча зирәк, күркәм кыяфәттә бар итте. Ләкин хатын-кызның ул зиннәте һәр күз өчен хәләл булмады. Шуңа күрә Аллаһыга инанган хатын үзенең гүзәллеген, зифа сынын чит ирләрдән яшереп, бөтен матурлыгын үзенең хәләле өчен саклый. Никахлы ире каршында исә яулык бәйләп, озын күлмәк кими, бәлки, бөтен чибәрлеген, сихри зәвыгын эшкә җигә. Бу динебездә бердәнбер хәләл сихер дип атала.

Мәдрәсәдә гарәп теле дәресендә җөмләләр төзергә өйрәнгәндә, бер егет гарәпчә: «Мин чит ил киемнәрен яратмыйм», — дигән җөмлә төзеде. Мисыр җиреннән килгән остазыбыз: «Ни өчен яратмыйсың?» — дип сорады. Шәкерт: «Шул чит илләр аркасында, безнең кызлар кыска итәкләр кияләр», — диде. Остаз аңа: «Син кыска итәк яратмыйсыңмыни? Ә мин хатыным кыска итәк кисә, бик яратам. Шуңа күрә кыска итәкнең зыяны юк, ул итәкләрнең чит ирләр каршында киюләре зыянлы», — дигән иде. Чыннан да, җәмгыятебезгә күз салсаң, гаҗәпләнерсең. Татар мөселман хатыны урамга чыкканда, эш урынына, базарга барганда, иң кыска итәкләрен, иң үтә күренмәле күлмәкләрен кия. Иң яхшы прическаларын ясый, иң затлы помадаларын сөртә, иң хуш исле майларын куллана һәм чит ирләр каршына китә... Көне буе шул ирләрнең карашларын хозурландырып, кичкырын үз ире янына кайта, матур прическа да бетә, иренен дә сөртә, кыска итәк чуар халат белән алышына... «Сиңа бара инде ул. Син ир генә бит», — дип, фикер йөртә. Җәйге челләләрдә дә тәнен чит күзләрдән яшереп йөрүче мөслимә, үз йортына, үз хәләле янына кайткач, кыска итәкләрен дә кия, бизәнеп-ясанып, ире ничек тели, шулай була. Горур ир-ат та, хатынының матурлыгын бер кем белән дә бүлешмәвенә сөенә.

Элеккеге әкиятләрдә, җырларда ир белән хатын арасындагы мәхәббәткә булган мәдхияләр гаиләгә нигезләнгән була иде: «...в конце они поженились, было у них много детей, жили они долго и счастливо...» Хәзер исә, гаиләне идеальләштерү түгел, киресенчә, модадан төшеп калган, урта гасырлылар тормышы итеп күрсәтелә. Киносы да, җырлары да ирекле мәхәббәтне алга сөрә. Татар кызлары сериаллар карап, «дөрес итеп яратырга», сиздермичә алдарга өйрәнә... Хәтта халыкның иң яратып сөйләгән мәзәкләрендә дә төп рольләрне кисүче хатын, игәүләүче теща, көнче бием башкара.

Шунысын да әйтми булмый, хатын-кызның капланын йөрүе ир затларының ирлекләрен сакларга бер чара булып тора. Африка урманнарында анадан тума ялангач яшәгән халыкларда ир белән хатын бала кирәк булса гына җенси мөнәсәбәткә керә, диләр. Башка вакытта ирләрне хатын-кыз җенес буларак кызыксындыра алмый. Чөнки көне буе хатын-кыз тәнен күреп, тәмам туйган ир өчен аның беләге белән күкрәге арасында аерма калмый. Безнең җәмгыять тә әкренләп үз ирләрен югалта бара. Беренчедән, иргә хас булган көнчелек китә, көне буе хатынын күзләгән ирләргә исе китми. Рухи ирлек белән, җенси ирлек тә бетә. Аракысы, тәмәкесе, дуңгыз ите өсти (ата дуңгызда горурлык, көнчелек дигән хис юк)... Күп кенә мөселман илләрендә яшәүче ирләргә килгәндә, алар көне буена хатыннарын сагынып, хатын-кыз тәне алар өчен көтеп алган бер хәзинә булып тора. «Хәзинәнең яшерен булганы кадерле», — дип зыяга әйтмиләр шул. Икенче яктан, хатын-кызның ялангачлыгы ирләр арасында җенси азгынлык тәрбияли. Франциядә әллә ничә мәртәбә төрмәдә маньяклык өчен утырган бер авыру иреккә чыгып, шул ук төнне бер хатынны көчләү сәбәпле янә полициягә эләккәч, хөкем вакытында: «Аның эчке киеме юк иде, түзә алмадым», — дип акланырга тырышкан. Һади Такташ та: «Кызлар, сез безне үзегез көчлисез», — дип язган бит.

Бүгенге көн модасы шуны таләп итә инде», — дигән гозер белән кызларыбыз елдан-ел тәннәрен ачалар. Иң элек итәкләр кыскарды, аннан соң зифа сын буйлап тарайды, киеме булса да, юк кебек тоела башлады. Без кечкенә вакытта ул гыйбрәтләрне телевизордан күреп, әбиләребез: «Боларның читсалары җитми калгандыр инде», — дип аптырашалар иде. Елдан-ел кыска итәк мөмкин кадәр югары ноктасына менеп җиткәч, билдән түбән төшә башлады. Өстәгесе исә, киресенчә, аска төшеп беткәч, астан өскә таба үрмәләде. Бу елның җәйләренә мода дигән яңа дин безгә тагын нинди яңалыклар алып килер микән? Чөнки мода өчен узган елның ялангачлыгы быелга җитмәячәге көн кебек ачык.

Ялангачлыкка шул кадәр ияләштек, хәтта күкрәкләрен ачып, эчке киемнәрен күрсәтеп йөрүче балаларының ата-аналары да шулай тиеш кебек карыйлар. Кызыбыз модадан калышмасын дип, үзләре акчалар бирәләр, базарга барып бергә кием сайлыйлар.

Урам уртасыннан барча иләмләрен ачкан хатын-кызларга шулкадәр күнегеп, игьтибар да итмибез, ахры. Ләкин, яулык ябып, озын күлмәк киючене ак карганы очраткан кебек, әллә кайдан күреп, сүзләргә дә җитешәбез. Кайберәүләребез, бу татар кызлары нәрсәгә гарәп, төрек киемнәре кияләр соң дип, милләтебез өчен борчылабыз. Аурупаның үзен дә арттырып, күкрәк-кендек күрсәтеп йөргән ана баласына нинди тәрбия бирә микән, анысын игътибарсыз калдырабыз. «Мин Татар!» — дип, беребез дә чигүле читек, башка калфак кимибез, оят һәм гыйффәт ияләрен бик оста сүзлибез. Ислам дине шәрыкчә дә, мәгрибчә да, гарәпчә дә, төрекчә дә, француз һәм инглизчә дә киенергә тыймый, мөселман күлмәгенең төп шарты — хатын-кызның зифа сынын яшерү, шуның белән җәмгыятьне азгынлыктан имин кылу. Яшь буын татарга хас булган мөселман киемнәрен театрлардан башка урыннарда да күрсәләр, бәлки милләтчәрәк киенә башларлар иде. Элек-электән, хәтта мөселман булмаган шагыйрьләребез дә, мөслимә хатын-кызларыбызга сокланып, аларга күп кенә шигъри юлларын багышладылыр. Алар арасында Байрон, Гете, Пушкин, Лермонтов, Бунин һ.б. бар.

В тебе мы видим идеал,

Прекрасной женщины Востока,

Всего, что Запад потерял

В своем падении глубоком.

Ты настоящая жена,

Самоотверженна, покорна,

И мужу своему верна,

И участью своей довольна.

Р. Подунов.

«Мусульманка».

О, жены чистые пророка,

От всех вы жен отличены:

Страшна для вас и тень порока.

Под сладкой тенью тишины,

Живите скромно: вам пристало

Безбрачной девы покрывало.

Храните верные сердца

Для нег законных и стыдливых,

Да взор лукавый нечестивых

Не узрит вашего лица.

А. С. Пушкин.

«Подражания Корану».

Газиз, мөслимә кардәшләрем! Сезгә Аллаһның рәхмәте булсын. Сезнең ак яулыкларыгыз динебезнең дә, милләтебезнең дә горурлыгыдыр. Халкыбыз Аурупа йогынтысы астында үз әхлагын, телен һәм горефен югалтып барган бер заманда сез безнең, мең ике йөз ел яшәп, халкыбызны саклап килгән горефебезне саклаучылар. Без ирләргә килгәндә, шул түбәтәйне дә ташлап, күп вакытта сезнең нәзек җилкәләр артында качып йөрүебезне дәвам итәбез.

Башына ап-ак яулык япкан татар кызларыбыз, үз диннәре һәм милләтләре өчен горур басып йөри алалар. Асылыбызны саклап, сафлыкка чакыручы каһарманнар нәкъ шулар!

Юныс МӨХӘММӘТША
Musulman.su



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
12.12.2011 Нинди була ул татарча киенү?
14.11.2011 Хәләл танышу
03.11.2011 Егермегә хәтле кияүгә чыгу яхшыракмы әллә егермедән соңмы?
04.10.2011 Яулыклы кыз
09.06.2011 Чит ил килене булу җиңелме?

Сәхифәнең тулы тексты