Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Вакыйга

Иделдәге фаҗиганең җанлы шаһиты

12.07.2011

Республика халкы бу көннәрдә зур тетрәнү кичерә. Иделдәге коточкыч фаҗига бер мизгел эчендә күпме гаиләне кара кайгылы итте. Миңа исә бу юлы репортажымны әлеге фаҗиганең җанлы шаһиты буларак язарга туры килә. Дөресен әйтим, күргәннәрне сурәтләр өчен сүзләр табуы кыен. Мәсәлән, үз баласын югалтудан шашар дәрәҗәгә җиткән ана турында ничек язарга?! Аның күзләре мине әле дә булса тетрәнергә мәҗбүр итә.

Ә бит бөтенесе дә шундый матур башланган иде югыйсә. Без гаилә белән «Арабелла» теплоходында Идел буйлап ике көнлек сәфәргә барып кайтырга уйладык. Башта юл Алабуга шәһәренә, ә инде аннары 10 июль иртәсендә безнең теплоход Изге Болгарга килеп туктады. Пристаньга бездән берникадәр алдарак «ябышырга» өлгергән «Булгария» теплоходы аша ярга чыктык. Туристлардан күпләр ул чакта ук инде аның бер якка авышкан булуына игътибар итте. Ләкин, нишләтәсең, без бит, гадәттә, начарга юрарга күнекмәгән, шулай тиештер, дип уйладык.

Изге Болгарның тарихи хәрабәләрен карап кайтканда, «Булгария» ярдан кузгалып киткән иде инде. Яшенле яңгыр башланды. Иделдә дулкын кузгалды. Гүзәл шәһри Болгар белән куллар болгап хушлашкач, «Арабелла» да Казанга юл алды. Без хатын белән икәү сул як палубада гәп корып утырабыз. Кинәт каршыга килгән баржадан рупор тавышы ишетелде: «Человек за бортом». Без инде, кемдер «Арабелла»дан егылып төшкән, ахры, дип, борт янына килдек. Су өстендә ерак түгел генә әфлисун төсендәге коткару боҗрасына ябышкан бер егет: «Булгария» батты», — дип кычкыра. Бу сүзләрдән йөрәкне пычак белән телеп алгандай булды. Соң, «Булгария» әле генә безнең алдан бара иде ләбаса?! Алгы каютада утырган кызлар күргәннәр: теплоход башта бер якка янтайган һәм 2-3 минут дигәндә су төбенә киткән. Без «Арабелла»ның «борынына» килгәндә, суда коткару саллары һәм аларга ябышкан берничә кеше генә йөзә иде инде. «Арабелла» капитаны Роман Лизалинга рәхмәт. Ул судноны тиз арада туктатып, суга көймәләр төшерергә команда бирде. Коткару операциясе башланды. Иделнең бу төше шактый киң һәм анда агым да бик көчле. Җитмәсә дулкын («Булгария»нең төпкә китүенең дә бер сәбәпчесе ул булырга мөмкин). Шуңа күрә матрослар көймәләр белән көчкә идарә итәләр. Бераздан үлем кочагыннан котыла алганнарның беренче партиясен «Арабелла» бортына күтәрделәр. Күбесе ярымшәрә, барысы да баштанаяк мазутка баткан. Без хатын белән каютаны тиз генә бушаттык һәм анда Ринат дигән егетне керттеләр. Аның күзләре нидер аңлар дәрәҗәдә түгел. Йөзе тораташ булып каткан. Үзен тиз генә душка кертеп, мазуттан арындырдык. Өстенә үзебезнең запас күлмәк-ыштаннарны бирдек.

– Ни булды? — дим. Ә ул миңа өч бармагын гына күрсәтә.

– Абый, өчәү бит, өчәү! — ди. Баксаң, ул йөкле хатынын һәм 6 яшьлек улын югалткан икән.

– Улымны су өстендә ничек кенә тотарга тырышсам да, кулларым оеп, тоймас дәрәҗәгә җиткәч, ул, ычкынып, су төбенә китте, — ди. Елый да алмый үзе. Без кесә телефонын биргәч, өенә әнисенә шалтыратып, хәлне аңлатты.

Шулчак кинәт күрше бүлмәдә, йөрәкләрне өзеп, хатын-кызның җанны өшетерлек иңрәү авазы ишетелде. Соңрак аңлашылганча, аның әнисе, баласы һәм ире теплоход белән бергә су төбенә киткән.

Кайгы кешеләрне берләштерә, диләр, дөрес икән. «Арабелла»ның барлык пассажирлары да бәлагә юлыкканнарга бердәм рәвештә ярдәмгә алындылар. Кемдә нинди артык кием-салым бар, аларга өләште. Әллә судан, әллә куркудан калтыранучыларны юрганнарга төрделәр. Җәрәхәт алучыларга медицина ярдәме күрсәтелде. Теплоход матрослары көче белән «Арабелла» бортына судан 80гә якын кеше күтәрелде. 100дән артык кешенең язмышы билгесез.

Котылучылардан бер хатын (исемен сорарга өлгермәдем) ирен һәм улын югалткан. Үзе йөкле. Яланаяк һәм юрганга төрелгән килеш, бер ноктага терәлеп каткан.

– Кемне атып үтерим, кем гаепле? — дип, бер туктаусыз кабатлый да: — Йа Ходаем, алга таба ничек яшәргә инде хәзер, — дип, куллары белән битен каплый.

Телняшка кигән бер ир коридор буйлап арлы-бирле йөри. «Без хатын белән капитан рубкасына кергән идек, — ди. — Теплоход янтая башлагач, эшнең хөртилеген аңлап, хатынны тизрәк сул як бортка таба тартырга тотындым. Ә ул, нидер исенә төшеп, кулын тартып алды да кире каютага таба йөгерде. Шуннан соң мин аны бүтән күрмәдем.

Безнең каютага кызыл майкадан бер егет килеп керде. Куллары канлы бинтларга уралган. Утырды да үзе белән ни булганын сөйли башлады.

– Хатын белән өйләнешкәнгә 5 ел тулуны «Булгария»дә сәфәр кылып билгеләргә теләгән идек, — ди. Хатын йөкле һәм әле яңа гына УЗИда тикшерелгән булган. — Тагын өч көннән малаймы, кызмы икәнен әйтергә тиешләр иде.

Алар белән бергә каютада хатынының иптәш кызы һәм аның ире дә булган.

– Теплоход тизлеген югалткач, мин, ни булды икән дип, коридорга чыктым. Һәм шулчак кинәт бөтенесе асты өскә килә башлады. Күз ачып йомганчы, коридор су белән тулды һәм мин нәкъ «Титаник» кинофильмындагы кебек коридор буйлап йөзеп киттем. Тын беткәч, башны күтәреп, буш калган урынга чыгып сулыйм да тагын йөзәм. Шул рәвешле ниндидер тәрәзәгә төртелдем. Кул-аяк белән суга һәм тибә торгач, ниһаять, пыяла ватылды һәм мин тышка килеп чыктым. Куллардан кан ага. Су өстендәге коткару салына менгәч кенә нәрсәгә дучар ителүемне аңлап алдым. Ярый әле 4 яшьлек улымны өйдә калдырган идек. Инде тынычлану өчен дип бер литр аракы эчеп бетердем. Барыбер йөрәкне басып булмый, — дип, аты юлы белән сүгенә.

Су элмәгеннән котылучыларның барысы да диярлек кемен дә булса югалткан. Батучылар арасында аеруча балалар һәм йөкле хатыннар күп. Соңгылары бу сәфәргә махсус барганнар. Шундый риваять таралган: имеш, йөкле килеш Изге Болгарга барсаң, балаң бәхетле булып туачак. Безнең каюта янәшәсендә коридорда кайгысыннан нишләргә дә белмәгән бер ана: «Болгарда йөреп кайткач, ятып торган идем, ә улымны уен бүлмәсенә җибәрдем. Анда алар белән аниматорлар шөгыльләнә. Якынча 50ләп бала иде», — ди. Алар су төбенә барысы бергә киткәннәр. Теплоходтагы нибары 4 кенә бала исән. Без аеруча яшь тә ике айлык Динә исемле кызчыкның котыла алуына шаккаттык. Әнисе Гүзәлнең сөйләвенә караганда, алар каютада бишәү булганнар: Динәнең әнисе, әтисе Илшат һәм аның абыйсы хатыны белән. «Теплоход бата башлагач, чыгу өчен кайда тишек бар — шунда ыргылдык, — ди Гүзәл. — Илшат бала белән тәрәзәгә ташланды. Ләкин ул ябык. Инде ярты каюта су белән тулды. Илшат, баланы суга җибәреп, тәрәзәне ача һәм тышка йөзеп чыккач, тәрәзәдән кулын тыгып баланы тартып ала. Бу көн инде хәтердән мәңге җуелмас, без барыбыз да яңадан тудык», — ди Гүзәл, күз яшьләренә буылып.

«Булгария»нең электригы да котылырга өлгерә. Үзе үрсәләнә, нишләргә дә белми:

– Теплоход төзек түгел, Болгардан кузгалырга ярамый, дип мин бит әйттем. Ләкин капитан мине тыңламады, — ди. — Теләсә нинди җәзага да риза, ләкин алга таба бу авыр газап белән ничек яшәргә?!

Һәлакәт вакытында авыр тән җәрәхәтләре алган өч кешене соңрак «Метеор» белән алып киттеләр. Аларның берсе яшүсмер егет. Аның җилкә сөяге сынган. Әтисе-әнисе, дәү әнисе белән сәфәр кылган. Ул исән, ә калганнар барысы да су төбендә.

«Арабелла» экипажы тарафыннан суга батучыларны коткару операциясе сәгатьтән артык барды. Шунысын да әйтергә кирәк, һәлакәт янәшәсеннән ике судно узып китте. Ләкин аларның берсе дә ярдәмгә туктамады.

Илгизәр ХӘЙРУЛЛИН shahrikazan



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
28.02.2011 Гафу ит, Сарбикә, кешеләрне...
07.09.2010 Кадер кичәсе – олуг нигъмәт ул
09.06.2010 Әманәт
05.02.2010 Үзем турында үзем
05.01.2010 Киез итек кыйссасы

Сәхифәнең тулы тексты