Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Вакыйга

Әманәт

09.06.2010

Гыйльмулла хәзрәт Хәлиулла башкалабыз Казанда гына түгел, Татарстан күләмендә уңышлы эшләп килүче имамнарыбызның берседер. 1996 елда “Мәдинә” мәчетнең имам хатибы булган Гыйльмулла хәзрәт 2000-2001 еллардагы эш нәтиҗәсе буенча “Алтын йөрәк” медален алуга иреште, 4 мәчет салдырды, балаларга күп санлы хәйрия мәҗлесләре үткәрде.

- Халкыбызның иманга тартылуы имамнардан да тора инде. Туган авылым Ташкичүдә (Буа районы) яңа салынган мәчеткә биредәге соңгы имамның оныгын, 1936 елгы Рәфкать хәзрәт Ярулинны имам итеп куйдык. Аллага шөкер, ул анда дин гыйлемен яхшы гына алып бара, халык мәчеткә күп йөри башлады. Ул Коръәнне искитмәле матур мәкам белән, тәҗвид кагыйдәләренә туры китереп укый белә ки, аны тыңлаганда күңелләр хушлана, Аллаһының нинди зур кодрәткә ия булуын аңлыйсың, - ди сабыр холыклы, һәр сүзен үлчәп сөйләүче Гыйльмулла хәзрәт. “Мәдинә” мәчетенә килгән саен миңа яңа яклары белән ачыла бара. “Авылда 1968 елда салган өр-яңа йортым бар иде. Җылыткычлары да кертелмәде, бер дә тормаган да идем анда, мөмкинлегем булса да, шул йортны Казанга күчереп куярга курыктым. Нәфесемә бирелеп, шул өйне күчергән чакта үлеп китсәм, Аллаһының рәхмәтеннән мәхрүм калырмын кебек тыелды. Әмма 60 яшемә җитеп, пенсиягә чыккач, курыкмыйча мәчетләр салу эшенә керештем. Менә ничек бит ул Хак Тагаләнең хикмәте! 4 мәчет төзергә миңа фәкать Аллаһ булышты. Дөрес, беренчесен “Мәдинә” гыйбадәтханәсен салганда Раббыбызның шактый сынауларын узарга туры килде. Бигрәк тә җир алу мәсьәләсе бик мәшәкатьле булып чыкты. Мәхәлләбез 1995 елда оешты. Безгә башта Даурия урамы янынан уч төбе кадерле генә урын биргәннәр иде. Ләкин ул һич тә күңелгә ятмады:үзе кечкенә, үзе биек йортлар арасында. Безнең халык, үзең беләсең, энем, болай да гомер бакый кысанлыкта кыерсытылып яшәгән кавем. Минем инде үземнең күптән күз атып йөргән буш ятучы бер җирем бар иде. Хәтта үлән дә үсми иде анда. Аллаһы Тәгалә, әйтерсең, үзе махсус рәвештә безнең өчен мәчет урыны итеп яралткан аны. Тик аны алу өчен 345 көн һәм төн буена түрәләр янына йөрергә туры килде. Рөхсәт алу өчен башта “Горводзеленхоз”га бардым. Алла кушып, миңа кирәкле түрә дә мөселман кешесе булып чыкты. Мансур әфәнде менә шушы кәгазьгә кул куярга кирәк иде дим. Әгәр дә безгә булышсагыз, мәчет төзергә ярдәм итүчеләр арасында булырсыз, җәннәткә эләгерсез, әгәр дә имзагызны куймасагыз, дингә каршы килүче кяферләр рәтендә урыныгыз җәһәннәмдә булыр дим. Шулай дигәч, бу абзыйның йөзенә нур эленде, кашлары ук сикерә башлады. Рәхмәт яусын үзенә, озак көттермәде, кәгаземә имзасын сырлады. Аннары экология идарәсенә юл тоттым. Эзләп таптым, кердем. Бүлмәләренә балта элеп куярлык төтен. Аллаһының рәхмәте белән монысында да татар кешесенә тап булдым. Тик биредә хатын-кыз түрә икән. Теге Мансур әфәндегә әйткән сүзләрне аңа да кабатладым. Ләкин керфекләре дә селкенмәде ханымның. “Юк, мин берничек тә булыша алмыйм, чөнки сезгә каршы хат язганнар”, - ди күзләрен дә йоммыйча. Ә мин тагын да ныграк басым ясавымны дәвам иттем. Кул куйганчыга хәтле мин бу бүлмәдән беркая да чыгып китмим”, - дим. Түрә ханымның йомшарырга исәбендә дә юк. “Мин сезне аңлыйм, ләкин кул куя алмыйм. Эшемнән кудырырга телисезме мине?” - ди гайрәтләнеп. Кыскасы, өйлә намазын бу ханым кабинетында гына укыдым. Изге Рамазан ае иде бу. Кояш та баеды. Икенде намазын да шунда гына үткәрергә туры килде. “Кул куймасаң, үзең дә өеңә кайта алмаячаксың”, - дим, тәмәкесен дә тарттырмыйм. Ә үзем һаман да бу динсез ханымның күңелен мәрхәмәтле, шәфкатле итүен Аллаһтан үтенәм, хәтта ялварам. “Сеңлем, әгәр дә Таравих намазына кайтып җитә алмасам, мәхәллә картлары мине эзләп бирегә киләчәк. Ә мин аларның ниләр кыланасына җавап бирә алмыйм”, - дип, соңгы чарага күчәм. Аннан соң да әле бу ярымурыслашкан ханым каләмен тоткан килеш озак уйланым торды. Шулай да, барыбер котылып булмый, ахры, бу үҗәттән дигән нәтиҗәгә килепме, өстәмә шартлар яза-яза, ниһаять, кәгаземә имзасын салды. Шулай да, әле, “Бабай, слишком не радуйся”-дип тә ярты сүзен татарча, калганнарын русча итеп әйтеп куйды. Дөрес әйткән икән. Бер ишектән кусалар, икенчесеннән кереп, тәки күңдердем башкаларны да бу изге эшкә. “Ну, бабай, киребеткән үҗәт кеше икәнсең!” - дип тел шартлатып калалар иде алары да. Шәһәр хакимиятенә дә бардым. Мәчетнең макетын ясарга куштылар. Сираҗетдин исемле кеше 3 көн, 3 төн эчендә аның макетын зур гына кәгазьгә төшереп тә бирде. 29 апрелдә, Аллага тапшырып, халыкны җыенга җыйдык. Аның 99 проценты мәчетне бу урында төзергә ризалыгын белдерде. 5-6 марҗа гына каршы чыкты. Ул чактагы шәһәр мэры Камил Исхаков, Совет районы хакимияте башлыгы Альберт Камалиев тә бар иде. Камил Шамил улы бу тамашаны күреп, күзәтеп торганнан соң: “Китер, абзый, кәгазьләреңне, ”- диде дә, аларга тиз генә имзасын сырлады.

Кыскасы, 1996 елның июнендә 2 атна эчендә яңа гыйбадәтханәнең нигезен салдык, 4 ай вакыт үтәргә дә өлгермәде, аның манарасы да күтәрелде. Тышы булды, әмма әле эчендәге эшнең очы-кырые күренми иде. Җитмәсә, бер тиен дә акча калмады. Мин машинамны саттым да, берәүнең киңәше белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә чыгып киттем. Әмма анда да колач җәеп каршы алмадылар. Күз яшьләрем күп түгелде Гарәбстанда. Шулай да мин аларга һич кенә дә үпкәләмим. Шамакайлар, шарлатаннар төп башына хәйран утыртканнар икән үзләрен. Исән-имин генә бер тиен акчасыз Казаныма кайтып егылдым. Көннәрдән беркөнне безнең мәчет исеменә Дубай шәһәреннән 7,5 мең доллар акча килеп төшмәсенме?! Башта бу хәлгә бик аптырап калсак та, аларга рәхмәтләр укып, догалар кылып, акчаларны кабул итеп, мәчетебезне төзеп бетердек. Соңыннан белдек: гарәпләр Казанга шалтыратып, безнең хәл турында сорашканнар. Ул вакыттагы баш казый Габделхак хәзрәт Саматов аларга безнең хәлне түкми-чәчми сөйләп биргән. Менә шуннан соң гына алар безгә ярдәм итәргә булганнар. Аллага шөкер, мәхәллә халкына биргән вәгъдәне үтәдем, мәчетне төзедек, аның тирәсендәге бер генә агачны да кистермәдем. Теге баштагы шомырт куакларын бетермәс өчен гыйбадәтханәнең урынын бераз алга күчерергә туры килде, нарат агачын да әйләнеп уздык, - дип, елмайды Гыйльмулла хәзрәт. Табигатьтә, җан ияләренә миһербанлы булырга әтисе Зәкиулладан өйрәнгән ул. Машина йөртүче Гыйльмулла юлда туктап калган шоферларны беркайчан да ташлап китмәгән. Бервакытны “Урал”машинасы белән ерак сәфәрдән кайтып килгәндә кыш көнендә аның күзенә юл кырыена төшкән “УАЗ” автомбиле чалына. Кар каплап китә язган була аны. Туңудан зәңгәрләнә башлаган яшь егет, “УАЗ”ның шоферы, машинаны юлга тартып чыгаргач, Гыйльмулланың иңнәренә башын салып: “Сине миңа Аллаһ Үзе җибәргәндер. Мин бит бөтен төн буена башка машиналарга сигнал бирдем, әммә берсе дә туктамады,” - дип елап җибәрә. Менә шундый рәхим – шәфкатьле булганы өчен, юлда Гыйльмулла Зәкиулла улы беркайчан да һәлакәткә очрамый, хәтта көпчәкләре дә тишелми аның. Әйтерсең, фәрештәләр һәрдаим аны саклап торганнар.

Шулай да, 57 яшендә бик авыр операция кичерергә туры килә аңа. Әмма монда да башкалардан аерылып тора Гыйльмулла Зәкиулла улы. Башкалар кебек: “Ярдәм итегез, булышыгыз”, - дип тә кычкырып йөрми. Ул Аллаһының тәкъдиренә разый булып:”Йа Раббым, инде 57 яшемә кадәр яшәдем, гөнаһларым булса, гафу ит. Әгәр гомерем булса, шушы дин юлында хезмәт итәргә ярдәмеңне бир”, - дип сорый. Күрәсең, бу сүзләре фәрештәләрнең:”Амин”, - дигән сәгатенә туры килгәндер. Пенсиягә чыккач, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә укып чыга. Аннары “Нурулла” мәчетендә мөәзин булып эшләп ала.

- Шулай да быел минем дә күзләремнән яшьләр чыкты әле, - дип сүзен дәвам итте Гыйльмулла хәзрәт. 16 майда Бик Үти авылындагы мәчетнең нигезләрен салганда анда кешеләр күп җыелды. Араларында бу авыл мәктәбендә укучы балалар да бар иде. Директорлары белән килгәннәр. Шул укучы балаларны күргәч, күз яшьләремне тыя алмадым. Аллага шөкер, динебезнең дәвамы бар, мәчеткә йөрүчеләр булачак икән дигән фикер туды. Бу, әлбәттә, бик сөендерде мине.

Без андагы 20 балага җәйге лагерь да оештырдык. “Мәдинә” мәчетенең имамы Илнар хәзрәт Зиннәтуллин балаларга дин сабаклары бирде, намаз укырга өйрәтте. Искитмәле куанырлык вакыйга булды бу. Шулар арасыннан 4 баланы сайлап алып, Казандага үзебезнең мәчеттә уздырылучы лагерьга алып килдек. Хәзер аларның дүртесе дә үзләре намаз укытырлык дәрәҗәдә. Менә моңа ничек сөенмисең инде! - дип елмайды Гыйльмулла хәзрәт. Аннары ул: “ Әти үләр алдыннан миңа болай диде: ”Улым, без ата – ананың изге вазифасын үтәп бетерә алмадык, сезгә дин гыйлемен тулысынча өйрәтү насыйп булмады. Коръән белән гыйбадәт кылып яшәсәң – ялгышмассың. Ә гыйлемне кайдан алырга мөмкинлеген булса, шуннан ал”. Әтиемнең бу изге сүзләре гомерлек юлдашым булды. Аның әманәтен һәрчак исемдә тотам. Һәммәбезгә дә тату, дус булып яшәргә, изге эшләр майтарырга язсын”, - диде Гыйльмулла хәзрәт саубуллашканда. Сабыр, күркәм холыклы аксакал Гыйльмулла хәзрәт яныннан чыгып киткәндә үземнең дә күңелемдә көч – куәтем арткандай тоелды. Шәһәребездә күбрәк булсын иде шушындый тынгысыз җанлы, изге җанлы үҗәт татар бабайлары дигән фикерләр биләде күңелне.

25 июльдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Гыйльмулла хәзрәт Хәлиулланың 75 яше тулу уңаеннан хөрмәтләү кичәсе үткәрелде. Мөфти Госман хәзрәт Исхакый юбилярны котлап, аның түшенә “Халкыбыз алдындагы хезмәтләре өчен” медален такты һәм хатыны белән икесенә бушлай хаҗ кылу юлламасын тапшырды.



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
12.07.2011 Иделдәге фаҗиганең җанлы шаһиты
28.02.2011 Гафу ит, Сарбикә, кешеләрне...
07.09.2010 Кадер кичәсе – олуг нигъмәт ул
05.02.2010 Үзем турында үзем
05.01.2010 Киез итек кыйссасы

Сәхифәнең тулы тексты