Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Вакыйга

Киез итек кыйссасы

05.01.2010

Хәләл җефете белән Әтнәгә-туган төбәгенә кайткач, Хәким Шакиров (кайбер исемнәр үзгәртелде) анда көтелмәгән хәлгә тап булырмын дип һич тә уйлап карамады. Әле яңарак кына өйләнешкән хатыны Гөлзадә юл уңаенда аны Әтнәдә яшәүче туганнарына – Фатыйма апаларга алып керде. Алар исәнләшеп, хәл-әхвәлләр белешкәч, чәчләре шактый ук чаларган, маңгаена буразналар сызылган Фатыйма апа кинәт кенә: «Энем, син үзең кайсы яклардан буласың?» – дип сорап куйды. Хәким: «Әтнә районыннан булам мин апа, Дусым авылыннан,» – дигәч, яше 70ләр тирәсендәге какча гәүдәле Фатыйма апаның күзләре тагын да ныграк ачыла төшкәндәй булды.

Ул колакларым ялгыш ишетмәдеме дигәндәй: «Ә-ә, Дусым авылыннан буласыңмыни, энем. Ә кем улы буласың син?» – дип сорап куйды. «Хәмит улы Хәким булам мин, апа. Хаҗилар нәселеннән,» – дигәч, Фатыйма апа Гөлзадәгә таба борылды да: «Сеңелем, ә син каян эләктердең безнең егетне?» – дип аңа сораулы карашын төбәде.

Менә сиңа мә! Искитмәле гаҗәп иде бу! Шунда барысы да аңлашылды: Гөлзадә Фатыйма апаның ире Равил абый белән ерак туганнар икән. Равил абый инде вафат булган. Фатыйма апа кызы, кияве һәм оныклары белән яши икән. Дөрес, Хәкимнең Әтнәдә әтисе ягыннан туганнары булуын ишеткәне бар иде. Әтисе вафат булгач, ул элемтәләр юкка чыкты, хәтта бөтенләй дә онытылган иде.

Хәкимнең күңелендә уйлар өермәсе күтәрелде. «Менә Аллаһы Тәгалә нишләтә безне. Ул безгә ничек итеп югала барган туганнарыбызны табарга булыша,» – дигән уйлар йөгереп узды аның башыннан. Хәким әле дә ярый Мәккәдән алып кайткан изге Зәм-зәм суларын үзе белән алган иде. Әйтерсең, Хак Тәгалә аңа Әтнәдә могҗиза буласын сиздергән! Фатыйма апа аны татлы уйларыннан бүлдереп: «Ә син, энем, мине һәм безнең туганнарны хәтерлисеңме соң?» – дип сорап куйды. Бик томанлы хәтерли ул Фатыйма апаны. Әтнәдән алар урамындагы Сания апаларга килеп йөрүче кеше итеп кенә. Чөнки бәләкәй иде ул чакларда әле Хәким. Аннары күпме карлар яуган, сулар аккан ул вакытлардагы сукмакларга. Зәм – зәм суларын Фатыйма апага биреп, Әтнә суларыннан чәй эчкәч, Хәким Гөлзадә белән Казанга кайтып китте.

Бу очрашу һич тә тынгылык бирмәде Хәкимгә. Ул кат-кат, кем әйтмешли, үзенең хәтер сандыгын актарырга кереште. Аннары тәки теләгенә иреште: Фатыйма апаның әтисе булган Каюм җизнине, әнисе Гайшәбикә апаны һәм аларга бәйле бер вакыйганы исенә төшерде. Дусымда аларның өйләре тау башында, Шашы авылына чыгып китү уңаенда иде.

Хәтерле ялгышмаса, 1962 елның салкын кышы иде. Өйнең бүрәнәләре шартлап ярыла, урамга чыгарга куркып торырсың. Хәкимгә ул чакларда күп дигәндә 8 яшьләр чамасы булгандыр. Киез итеге күптән тишелеп чыкты, эченә кар кереп мазалап бетерә. Беркөнне әтисе астына тагын бер кат киез салды аның. Бераз аырайсалар да, аякка бик рәхәт һәм җылы булганнар киез итекләре. Тик озак кинәнергә туры килмәде Хәкимгә, беркөнне киез итекләре юкка чыкты. Аларны күпме генә эзләсә дә, куйган урыныннан тапмады. Аптырагач, әбисе Нәгыймәдән: «Әбием, күрмәдеңме син минем кистекне?» – дип сорыйсы итте. (Әтнә ягында «киез итек» сүзен кыскартып, «кистек» дип әйтү гадәте бар.) Әбисе белә икән киез итекнең кайдалыгын. «Әниең сеңлең Гөлгенәгә бирде аны,» – дип берни булмагандай әйткәч, Хәким тораташтай катып калды. Ничек инде аның киез итеген сеңлесенә бирсеннәр. Ә ул ничек урамга чыгар? Яланаяк чыгып китә алмыйм лабаса бу салкында, дип өзгәләнде ул. Аннары Хәким әнисе янына килде дә: «Ник минем кистекне Гөлгенәгә бирдең, әни? Мин хәзер нәрсә киеп йөрермен?» – диде еларга җитешеп. Күзләренә мөлдерәмә яшь тулды Хәкимнең. Ул чарасызлыктан нәрсә эшләргә дә белмичә гаҗиз калды, үҗәтләнде, киреләнде. Өстәл янына чакырсалар да, ашарга килмәде. Бөтенесенә ачулы иде ул чакларда Хәким. Менә бит ничек! Яратып, көтеп алган сеңлесе аның өлешенә керсен инде! Әллә нинди яман уйлар, яшәке фикерләр килде бәләкәй Хәкимнең башына. Моның кара көнләшү кебек чир икәнлеген ул инде соңрак, үсә төшкәчч кенә аңлады. Ә ул чак та бик тә хәтәр, начар иде аның хәле.

Кич җиткәч, әтисе эштән кайтты һәм Хәкимне үз янына чакырып алды . «Улым, син зур кеше бит инде. Нигә алай борчыласың? – диде ул мөмкин кадәр ягымлы булырга тырышып. Ә сеңелең әле кечкенә бит, берни аңламый Ялгыш кына кигән ул синең кистегеңне,» – диде әти кеше чын күңелдән хафаланган йөз чыгарып. Аннары ул: «Ә син бер дә борчылма, сиңа кистекнең яңасын алырбыз,» – дип тә өстәде. Мондый җавапка Хәкимнең күңеле шактый сөенсә дә, шөбһәле уйлары да бар иде. Кайчан алырлар яңасын? Ә кистек аңа бүген, хәтта хәзер үк кирәк, ләбаса! Шулай да ул әтисенә бу хакта әйтергә җөрьәт итмәде, курыкты, чөнки, кем әйтмешли, талканы бик коры гаилә башлыгының. Үзенә каршы дәшкәннәрен, артык сорау биреп бимазалаганнарын өнәми ул. Дөресен генә әйткәндә, шактый ук шикләнә ул әтисеннән. Анысы, кул күтәргәне юк аның төпчеге Хәкимгә. Шулай да хәтта күз карашыннан эсселе-суыклы булып китә ул. Аның каравы, Хәкимнең яклаучысы да булган әбисе бар!

Хәким шунда йөгерде. Әбисе белә икән инде барысын да. Ул Хәкимгә конфет биреп, аны йомшак сүзләр белән юатты да: «Ә син, улым, теге вакытта әниең белән бергә чыккан Гайшә апаларыңның өен таныйсыңмы?» – дип сорап куйды. Ничек инде танымасын аргы яктагы тау башына урнашкан ул йортны. Хәкимнәрнең өеннән артык ерак булмаса да, аңа бару өчен « Мәчет тавы» дигән җирне узасы бар. Хәер, әнисе белән булгач, теге чакта ул аңа артык игътибар да итмәде. Гайшәбикә апаларны ул чакта бик җылы кабул итте: өстәл янына чакырып, тәмле коймаклар белән счыйлады, хәтта сөттә салып бирде. Тик әбисе Хәкимне шиккә калдырып: «Улым, бу юлы инде син Гайшә апаларыңа үзең генә чыгарсың,» – дип, гафу үтенгәндәй әйтеп куйды. Ничек инде алай! Курка бит ул үзе генә чыгарга! Шунда әбисе үзе дә ихластан аны кызганган хәлдә: «Улым, теге вакытта алардан алган кистекнең акчасын да әле түләмәгән. Без дә аларга барсак, Гайшә апаң кистекне бирмәскә дә мөмкин. Син зур кеше бит инде хәзер. Син бер дә курыкма, үзем бераз озата барырмын,» – диде. Әйе, шул. Әтисе белән әнисе колхозда күпме генә эшләмәсен, акчалары гел дә юк аларның. Кая китә икән ул сөт, кая китә акчалар? Ә итне әйткәндә юк инде. Аны хайванны суйган көнне генә авыз тутырып ашап була. Менә шундый сорауларга җавап таба алмыйча интегә ул Хәким.

Кыскасы, Хәкимнең аягына әбисе бер иске, тишек ботинканы кидерде дә, аны «Мәчет тавы» на кадәр озата китте. Ул чакларда «Мәчет тавы»нда бернинди бина булмаса да, никтер Хәким ул тирәләрдән шикләнә. Ни өчен дигәндә, «Мәчет тавы» турында халык телендә төрле сүзләр йөри. Имеш, ул тирәдә җен-пәриләр күп икән. Имеш, алар әти-әнисен, зурларны тыңламаган малайларны, кызларны эләктереп алалар да, әллә кайларга алып китәләр икән.

Әбисе Хәкимгә «Мәчет тавы»н узарга булышты, аннары аны кызганып булса кирәк, тау астына алып төште. Ә аннары икенче тау башындагы кырый йортка төртеп күрсәтте: «Гайнә апаларың әнә шунда торалар. Хәзер инде үзең генә барырсың. Курыкмыйча барып кер. Сине ярата алар. Әмма кистеккә дип килгәнеңне әйтергә онытма,» – дип кул болгап озатып калды аны әбисе. Әйбәт, йомшак күңелле аның әбисе.

Әтисе дә, әнисе дә алай әйтеп көйли алмаган булырлар иде әле Хәкимне. Әбисе аеруча ярата шул аны. Хәким белмәгән ниндидер китаплар укый ул. Хәрефләрен дә танып булмый. Мәктәптә дә укытмыйлар андыйларны. Әбисе битләре саргайган ул китапны букчасына бик пөхтәләп сала да, шкафның иң өстенә алып куя. Хәкимнең дә бер тотып карыйсы килә ул букчаны. Әмма китабын укый алмагач, кызык түгел ул аңарга.

Менә ул артына борылып карады. Әбисе һаман да басып тора икән әле тау астында. «Туңа торгандыр бит инде,» – дип аны кызганып та куйды шул чагында. Гайшә апалар ничек каршы алырлар, аны танырлармы? Әбисе дә, әнисе дә юк ич янында. Бер мәлгә әнә шундый шөбһәле уйлар биләп алды Хәкимнең күңелен.

Менә ул аяк очларына гына басып, капканың келәсенә үрелде. Бәхетенә, келәсе каты түгел иде, аңа аз гына басуга кече капка ачылып китте. Ул курка-курка гына ишегалдына керде. Биткә очып куна торган явыз әтәчләре, талый торган казлары юкмы икән дип як-ягына каранды. Теге вакытта андыйлар күренмәгән иде дип үз-үзен юатты. Дөрес, ул чагында янында әнисе бар иде, хәзер ул юк шул дип яман сулады. Әле ярый, өйгә керә торган ишеклре капка ягында икән. Хәким көчкә ишекне төртеп ачып, кыюсыз гына эчкә узды. Аягы таеп китеп, чак кына егылмады. Бер олау салкын һава аңа ияреп кереп, өй эчен, дөресрәге, идәнне сарып алды. Әйтерсең, өйгә томан төште, күзгә бер ни дә күренмәде. Ишек ябылгач, бераздан инде аксыл томан тарала да башлады. Шуңа бер хатын-кызның: «Әни-и!» – дип кычкырып җибәргән тавышы колакны ярып керде. Шулчак өйнең теге ягыннан Гайшәбикә апаның башын сузып караган йөзе күзгә чалынды. Ул бу якка чыгып: «Әй, минем зур улым килгән икән. Әйдә, түргә уз, бәләкәчем,» – дигән үтә дә ягымлы тавышы ишетелде. Ул килә – килешкә кечкенә Хәкимне күтәреп кочаклап алды. Аны сөйде, башыннан сыйпады. Ә үзе өйдәге кызына: «Кызым, бездә кунак бар, аңа күмәч белән сөт китереп бир, чәй куй,» – дип фәрман бирде. Менә тиздән өстәлгә кайнар бу чыгарып, самавыр да килеп кунаклады. Ә өстәлгә мае да, катыгы да, конфеты да куелган иде. Шунда Хәкимне табын янына чәй эчәргә чакырдылар. Йә Аллам, моның кадерле сый-хөрмәтне Хәкимнең үз өендә дә күргәне юк иде, ләбаса! Хәким бер мәлгә кайсы ризыктан башларга да белмичә югалып калды. Ул үзен тиз кулга алды. Кайсысы кулына якынрак, шуннан башларга карар кылды. Әйе, Гайшәбикә апаларның тормышы көр, таза иде. Ул үзе дә нинди ягымлы һәм назлы кеше. Дөрес, беренче карашка үзе матур да түгел кебек. Йөзе сипкелле һәм аны миң баскан. Ә менә эчке яктан Гайшәбикә ападан да гүзәлрәк кеше юктыр сыман тоелды Хәкимгә. Менә Хәким ашыкмыйча гына чәй эчәргә кереште. Ашыгырга ярамый аңа, чөнки әбисе һәрвакыт: «Кылкынырсың, кабаланып ашама, балам,» – дип кисәтеп тора. Хәким ризыкларның һәммәсен дә авыз итеп карагач, үзенең ни өчен Гайшә апаларга киләгәнен дә онытты. Рәхәт иде аңа биредә. Гайшәбикә апасы ара-тирә аңа: «Әтиеңнең хәле ничек? Әбиең авырмыймы? Әниең нишли?» – кебек сораулар да биреп куйгалый.

Хәким булдыра алганча, сорауларга үзенчә җаваплар бирде. Әтисе гел эштә инде аның. Әнисе шәл бәйли. Әбисе чәрелдек сеңлесен карый.

Менә Хәким чәй эчеп бетереп, урыныннан торды, әбисе өйрәткәнчә, «әпәр» итте. («Аллаһу әкбәр»не бездә шулай дияләр иде.) Аннары Гайшә апага рәхмәтләр әйтеп, аягына иске ботинкасын кия башлады. Шунда гына бирегә ни өчен килгәнлеге кинәт искә төште. Ул барлык гайрәтен эшкә җиңеп: «Гайшә апа, әни мине «кистек»кә дип чыгарган иде,» – диде. Мондый кыюлык һәм тәвәккәллек аңа каян килгәндер, ул моны үзе дә төгәл генә әйтеп бирә алмас иде. «Улым, әле тегесен киеп туздырдың да мыни? Әйе, шактый вакыт узды шул инде. Әйдә, киттек Каюм җизнәң янына,» – диде Гайшә апасы, самими елмаеп һәм аны җитәкләп өйдән алып чыгып китте. «Кая алып бара икән Гайшә апа мине?» – дигән уйлар йөгереп узды Хәкимнең баш миеннән. Менә алар ишегалдына чыктылар, аннары бакча эчендәге бер кечкенә йортка юнәлделәр. «Мунча, ахрысы, бу,» – дип уйлады Хәким. Әйе, ул ялгышмаган булып чыкты. Тик Гайшәбикә апа аны ник мунчага алып бара соң? Гадәттә, ул мунчага әбисе Нәгыймә белән керә иде. Ул арада мунчага килеп тә җиттеләр. Аның ишеге ниндидер бер йомшак әйбер белән тышланган, хәтта ки капланы куелган иде. Гайшә апа ишекне ачуга, Хәкимнең борынына аннан ниндидер бер сасы ис килеп бирелде. Нәрсә булыр бу?! Ә караңгы мунча эчен төтенме, томанмы-нәрсәдер сарган иде. Хәким моны аңлый алмыйча маташкан арада мунча эченнән матур гына ак сакаллы бер ир килеп чыкты. Каюм җизни дигәннәре шул буладыр, ахрысы. Ул ишектән чыга-чыгышка: «Әй, белми дә торам, бездә зур кунак бар икән,» – дип, бераз бөкрәя төшеп, ике кулын сузып, Хәким белән күреште. Аның бөтен җиреннән көйгән ис килә, тик тавышы бик йомшак, йөзендә елмаю катыш нурлар чагыла иде.

Дусымда Каюм җизнине – «Мулла абзый,» ә Гайшәбикә апаны «Абыстай» дип йөртәләр иде. Хәким ул вакытларда әле мулланың да, абыстайның да кемнәр булуын аңламый иде. Аның өчен шунысы мөһим: өстәмә исемнәрнең мәгънәләре таныш булмаса да, бу кешеләр аның туганнары. Һәм алар гаҗәеп дәрәҗәдә аңа ягымлылар вә якты йөзлеләр. Гайшәбикә апа шулчак Каюм җизнәсенә: «Менә, Хәмит абыйның бу баласына аягына кияргә юк икән. Аңа яраклы берәр кистегең булмасмы?» – дип әйтеп куйды. Каюм җизни дигән кеше: «Менә берәрсен киеп карасын. Кайсысы аягына ярар икән?» – дип хәләл җефетенең соравына сорау белән җавап кайтарды һәм Хәкимнең алдына әле яңа гына басылган өр-яңа киез итекләрне китереп куйды. Хәкимнең шатлыгыннан йөрәге сикереп тибәргә кереште. Аның үзенә шулкадәрле яхшылык эшләргә торган бу нәзакәтле, изге күңелле кешеләрне кочып үбәсе, аларга иң татлы, иң матур сүзләрне әйтәсе, тезеп китәсе килде. Тик шулвакыт акчасы юклыгы исенә төшеп, бөтен куанычын юкка чыгарды. Ул кыюсыз гына: «Минем акчам юк шул,» – дип пышылдады. Каюм җизнинең колагы бик ишетеп бетерми икән. Ул: «Кайсысы яраса, шунысын сайлап ал, » – диде. Аның каравы, Гайшәбикә апаның колагы шәп ишетә икән. Ул: «Әй, улым, синнән кем акча сораган әле. Бер дә борчылма-а, акчагыз булгач түләрсез. Әтиең дә, әниең дә эшләп торалар ич. Шуны онытма: синең әтиең – минем яраткан энем ул,» – диде. Тик Хәким Гайшәбикә апаның соңгы сүзләрен аңламады. «Ничек инде, әти кешеләр дә энекәш була аламикәнни?» – дип гаҗәпләнде ул. Хәким сөенеченнән нишләргә дә белмәде. Киез итекләрнең иң матурын, аякларына ята торганын, иң җайлысын үзе сайлап алды. Бу киң күңелле, газиз кешеләргә никадәрле рәхмәтләр әйтсә дә аз булырлар кебек тоелды. Ул үскәч, һичшиксез, бу әҗәтен кайтарачагы турында уйланды. Тик Хәким аларның үзләренә башын игән хәлдә: «Рәхмәт сезгә,» – дип авыз эченнән ботка пешереп кенә әйтә алды. Ә аннары чем-кара төстәге, әле төтен исе дә бетеп өлгермәгән киез итекләрне култык астына кыстырып, кайтып китмәкче булды. Шунда Гайшә апасы: «Улым, син аларны хәзер үк киеп кайт, аякларын да җылыда булыр, кистекләрен дә язылыр», – дип киңәш бирде. Дөрес, Хәким: «Кистекләрен дә язылыр», – дигән сүзләрнең мәгънәсенә төшенмәде, чөнки ул әле башлангыч сыйныфта гына укый лабаса. Дәфтәр битенә язу дигәнне белә ул. «Ә кистекләр ничек язылыр икән?» – дип уйлап, аларны аякларына киеп куйды. Шунда чак кына егылып китмәде, чөнки киез итекләрнең уртасы очланып тора, алар идәнгә тигез ятмыйлар иде. Каюм җизнәсе шунда серле итеп кенә елмайды һәм киез итекләрнең олтаннарын җиргә тигез ятарлык итеп җайлап бирде. Хәкимнең бу изге җанлы, ярдәмчел кешеләр алдында сер бирәсе килми иде. Ул яңа туган бозау сыман аякларына торып басты һәм вак-вак атлап капка ягына атлады. Ул үзенең ничек итеп аргы як тавыннан «очып» төшкәнен дә, «Мәчет тавы»ның чабып менгәнен дә хәтерләрлек хәлдә түгел иде. Әкияттәге сәмруг кошны тоткандай хис итте үзен. Өйләренә дә, кем әйтмешли, авызы колагына кадәр ерылган килеш кайтып керде. «Әби-и! Миңа кистекне бирделәр! Күр әле минем яңа кистекләрне!» – дип Нәгыймә әбисе янына килеп басты. «Әй, улым, яңа кистегең белән карга мәтәлеп беткәнсең түгелме. Җылы тәнеңдә тузсын. Бер үк саклап кия күр инде, акчабыз булмаганын беләсең», – дип кисәтәсе итте әбисе куаныч катыш аңа моңлы күзләрен төбәп.

...Баксаң, бу вакыйгага инде 40 елдан артык вакыт узып киткән икән. Хәким Хәмит улы бүгенге көндә Казандагы бер дини оешмада эшли. Ул инде 2 тапкыр хаҗда булып кайту бәхетенә иреште. Көтмәгәндә Олы Әтнә авылына кайтып, Фатыйма апаларга керү инде берничә дистә еллар буена калын кар катламнары астында калып онытыла язган хатирәләрне кабат яңартты. Икенче тапкыр хаҗга баргач, Гарәфәт тавында ул игелекле, изге күңелле мәрхүм Каюм җизни һәм Гайшәбикә абыстайның рухларына багышлап, аларга Аллаһыдан ярлыкау сорап, дога кылды.

Хатыйп ГӘРӘЙ

 



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
12.07.2011 Иделдәге фаҗиганең җанлы шаһиты
28.02.2011 Гафу ит, Сарбикә, кешеләрне...
07.09.2010 Кадер кичәсе – олуг нигъмәт ул
09.06.2010 Әманәт
05.02.2010 Үзем турында үзем

Сәхифәнең тулы тексты