Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Тарихи мәкаләләр

Гыйсъянчы мирза

03.06.2010

Бу шәхес Алтын Урда дәүләте тарихында тирән эз калдыра, Бирдебәк хан үтерелгәч (1359) башланып киткән тәхет дауларында актив катнаша. Ул үзенең вафатына кадәр (1380) егерме ел дәвамында илнең сәяси тормышында мәйдан тота, сәясәткә юнәлеш бирүче төп фигураларның берсе була. Кыскасы, Мамай мирзаның тормыш юлы, аның эшчәнлеге Алтын Урда тарихы белән бик тыгыз бәйләнгән, аны шушы тарихтан аерып карау бөтенләй мөмкин дә түгел.

Мамай мирза үзе ханнар нәселеннән булмаса да, гаять көчле, һәркайда сүзе үтә торган абруйлы затлардан саналган. Тумыштан килгән ихтыяр көче, гаярьлек, тәвәккәллек, кешеләр белән идарә итә белү кебек сыйфатларга Бирдебәк хан кияве булуы да өстәлгәч, аның дәрәҗәсе тагын да үсеп киткән булса кирәк. Урыс тарихчылары аның хакында, түбәнсетергә тырышып, «темник Мамай» дип кенә язалар. «Темник» – татарча «төмән башы» дигәнне аңлата, ягъни 10 мең сугышчы белән идарә итүче гаскәр башы Мамай мирзаның рәсми титулы-дәрәҗәсе чыннан да төмән башы булгандыр, күрәсең. Тик Алтын Урда тарихына ясаган йогынтысы-роле ягыннан караганда аның «төмән башы» гына булуы белән килешүе кыен. Чөнки тарихи вакыйгаларга бик нык тәэсир итеп килгән, еш кына аларны теләгән якка борып җибәрә дә алган, үзенә кулай кешене тәхеткә хан итеп куйган шәхеснең гади төмән башы гына булмавы көн кебек ачык.

Мамай мирзаның биләмәләренә Кырым белән Кара диңгез буе, Азак-Дон далалары кергән. Бу хәл үзе үк аның Кырым белән хәзерге Украина далаларында хуҗа булып яшәвен күрсәтә. Димәк, аның тоткан урыны олыс бәге дәрәҗәсенә туры килгән. Күрәсең, Бирдебәк хан гайрәтле киявенә шушы олыс-җирләр белән идарә итүне тапшырган булгандыр. Мамай мирза исә, үз чиратында, ханга күп хезмәтләр күрсәткән, хәбәр килеп төшү белән гаскәрен җыеп аның байрагы астына баскан, биләмәләрендә ханга тиешле салымнарны җыюны оештырган һ.б.

Мамай мирза, нигездә, үз олысында иркенлектә яшәсә дә, хан кияве буларак, дәүләтнең башкаласы Сарай шәһәренә дә еш килә, анда озаклап кунак була. Шулай ул Сарай әһелләре, түрәләр, дәүләт эшлеклеләре арасында бик күп дус-ишләр, табындашлар, тарафдарлар булдыра, һәм бу файдалы танышлыклар, вакыты җиткәч, аңа бик тә ярап куя, сәяси эшчәнлегендә таяныч була.

Бирдебәк хан үтерелгәнче (1359) Мамай мирзаның сәяси вакыйгаларга катнашуы тарихи чыганакларда күренми. Күрәсең, бу дәвердә ул хан кияве сыйфатында беркая да кысылмыйча тыныч кына яшәгән булса кирәк. Хәер, тәхеткә чыкканнан соң күп туганнарын үтерткән явыз Бирдебәк хан заманында андый мөмкинлек булмаган да. Каршы сүз әйтү баш бәясе торган. Ә инде Бирдебәк хан фетнәчеләр тарафыннан юк ителгәч, буа кинәт ерылып китә.

Башта Сарай тәхетенә Үзбәк ханның оныгы, Иренбәкнең улы Көлнә чыга. Тик ул ярты ел гына хөкем сөреп кала. Аның артыннан тәхеткә Нәүрүз хан утыра. Ләкин Нәүрүз хан заманы да озак дәвам итми. Ул үз эшчәнлегендә дәүләтнең Идел буе һәм аннан көнбатышта урнашкан олысларына таяна. Димәк, бу вакытта көнчыгышта урнашкан олыслар дәүләт эшләрендә үз сүзен әйтә, актив роль уйный алмаган. Бу исә андагы олыс бәкләрен, идарәчеләрне Нәүрүз ханга каршы куя. Сарайның үзендә дә ханга каршы торган әмирләр аз булмый һәм алар, мөстәкыйль яшәп яткан Күк Урда ханы Чимтайга кешеләрен җибәреп, аның Сарай тәхетенә чыгуын сорыйлар. Тик Чимтай хан башын андый хәтәр эшкә тыкмый, бу низаглардан читтә калу ягын карый. Шулай да мөмкинлекне бөтенләй кулдан ычкындырмас өчен ул Сарай тәхетенә үзенең туганы Хозырны тәкъдим итә. Күрәсең, Сарай әмирләре бу кандидатураны да ярашлы дип тапканнар, чөнки тиздән Нәүрүз хан бәреп төшерелә дә тәхеткә Сасы Буга улы Хозыр хан чыга.

Хозыр ханның тәхеткә чыгуы дәүләт башкаласы Сарайда көнчыгыш олысларга йөз тоткан партиянең вакытлыча өстенлек алуы турында сөйли. Әлбәттә, мондый чакта яңа хан үз «командасы» белән килгән, аны күтәргән кешеләр алдында ул үзен бурычлы итеп тойган, аларга зур бүләкләр, җылы урыннар өләшергә тиеш булган. Бу инде җиңелгән партия вәкилләрен таркату, урыннарыннан алу, эзәрлекләү, ә иң хәтәрләрен, гомумән, юк итү юлы белән башкарылган. Нәкъ шул сәбәпле Хозыр хан идарәсенең беренче көннәрендә үк мәрхүм Үзбәк ханның үтә дә абруйлы, зур йогынтыга ия тол хатыны Тайдулла (Риза Фәхретдин аның исемен Тыйтгали дип атый), Нәүрүз ханның улы Тимер һәм төшерелгән хан тарафдарларыннан бик күп бәкләр, мирзалар, угланнар юк ителә. Шуңа да карамастан, Хозыр хан белән хакимияткә килгән Күк Урда партиясе Сарайда ныгып өлгерә алмый. Күп тә үтми, Хозыр ханны да тәхеттән алып ташлыйлар.

Уйлап карасаң, сәбәбе бик гади – моңарчы Күк Урда вәкилләренең беркайчан да Сарай тәхетенә чыкканнары булмый. Бу исә аларның Сарай шәһәрендә, киңрәк алганда Идел буенда, Кыпчак даласында таянырдай көчле тарафдарлары санаулы булганлыгын күрсәтә. Ә Сарай әмирләренең, Нәүрүз ханга үч итеп, тәхеткә Хозыр угланны чакыруын башкалада барган ызгыш-талаш, идарәче даирәләрнең бер капризы гына дип карарга кирәктер. Бераздан Хозыр ханның да улы Тимерхуҗа тарафыннан үтерелүе фәкать шул хакта сөйли кебек. Бу вакытта башкаладагы төркем-партияләрнең һәркайсы тәхеткә үз ханын куярга омтыла.

Хәер, сүз Мамай мирза турында иде бит әле. Ул Алтын Урданың сәясәт мәйданына менә шундый шартларда килеп чыга. Илдә тәхет бүлешү башланып киткәч, хан кияве дә читтә торып өлешсез калырга теләмәгән, күрәсең. Ул хәтта, чаманы онытып җибәреп, 1360 елда Азак шәһәрендә үз исеменнән «Мамай солтан әл-гадел» дигән сүзләр төшкән көмеш тәңкәләр дә суктыра. Дөрес, аның тормышында бу бердәнбер очрак була, андый хатаны ул бүтән беркайчан кабатламый. Киләчәктә тәңкәләр бары тик үзе куйган хан исеменнән генә суктырыла.

Чыганаклар күрсәткәнчә, Хозыр хан үтерелеп, тәхеткә аның улы Тимерхуҗа чыккач, Мамай мирза аны төшерүдә актив катнаша, бәлки әле моны оештыручылардан төп кеше дә булгандыр. Шулай итеп, хыянәтче угыл тәхеттә атна-ун көн генә утырып кала (1361). Аның урынын Хозыр ханның икенче улы Урдамәлик ала (кайбер чыганаклар бу ханның исемен Урда-шәех дип тә атыйлар).

Игътибар итик, Хозыр хан үзе, аның уллары Тимерхуҗа белән Урдамәликләр – барысы да Күк Урда вәкилләре, ягъни Сарай тәхете өчен ят кешеләр. Сарайда, гомумән, Идел буенда аларның дошманнары күп булган, шул сәбәпле аларның гомере дә тиз киселә. Бу җәһәттән Күк Урда ханы Чимтайны искә төшерик – аның зирәклегенә сокланып куясың. Әмирләр аны дәүләтнең төп тәхете торган Сарайга күпме генә чакырып карамасыннар, үгетләмәсеннәр – ул гел бөек тәхеттән баш тартып килә, анда кардәше Хозырны тәкъдим итә. Ул үзе утырган Сыгнак тәхетен, Сырдәрья буйларын якынрак күрә һәм шуның аркасында башын саклап кала. Өстәвенә әле тәхет варисларыннан да бер-бер артлы арына тора.

Сарайда Урдамәлик хан хөкем сөргәндә Мамай мирза төп тәхеткә үз кешеңне утыртырга кирәк, дигән ныклы фикергә килә, гаскәр туплап Идел буена юнәлә. Иң элек ул Азак каласын ала, анда Габдулла исемле берәүне хан итеп күтәртә. Урдамәлик хан белән Мамай мирза Идел белән Дон арасындагы далада бәрелешкәннәр булса кирәк. Урдамәлик җиңелә, шуннан соң Мамай мирза Сарайдагы тәхеткә Габдулла ханны утырта һәм аның исеменнән идарә итә башлый. Тик андый болгавыр заманда Мамай мирза белән Габдулла ханга да Сарайда озаклап яшәргә туры килми. Ибне Халдун сүзләренә караганда, бу вакытта әмирләрнең берсе Габдулла ханга каршы фетнә оештыра. Фетнәчеләр уңышка ирешә, Габдулла хан белән Мамай мирзага Сарайны ташлап китәргә туры килә (1361). Шулай итеп, тәхеттә Котлык Тимер дигән берәү калка.

Шул ук көннәрдә мәрхүм Җанибәк хан балаларыннан булган Килдебәк тә Мамай мирзага каршы хәрәкәт башлаган була. Әлбәттә, Мамай мирзаның тәхет даулаучы берничә хан балаларына каршы торырга көче җитми – ахыр чиктә Сарай тәхетенә Килдебәк чыга (1361). Чыганакларда аның үтә дә кансыз, рәхимсез адәм булуы әйтелә. Ул әмирләрне, дәүләтнең дәрәҗәле кешеләрен бер-берсенә каршы котырту юлы белән бик күпләрнең башына җитә. Әлбәттә, мондый сәясәт өске катлам вәкилләрендә нәфрәттән бүтән нәрсә уята алмаган, чөнки күпләрнең гомере кыл өстендә торган. Сарай әһелләре явыз ханны алып ташларга мәҗбүр булалар. Шулай итеп, Килдебәк хан да тәхеткә чыккан елында ук дөньядан китеп бара.

Тарихчылар Алтын Урда дәүләте тарихының 1361 елдан соңгы берничә елын иң буталчык һәм ачыкланып бетмәгән дәвере дип саныйлар. Чыннан да, бу вакытта Кыпчак даласында барган вакыйгаларны төгәл генә күз алдына китерүе җиңел эш түгел, тарихи чыганакларда да алар сирәк теркәлгән. Безнең игътибар үзәгендә Мамай мирзаның эшчәнлеге, катлаулы язмышы булганга, бу чорда аның кайда булганын, нишләп йөргәнен ачыкларга тырышып карыйк.

Мамай мирза әле яңа гына Габдулла хан белән Сарайны ташлап китсә дә, ул, дәүләтнең мәркәзенә әйләнеп кайтып, төп тәхеткә янә үз ханын утырту уеннан һич тә ваз кичми. Тарихи фактлар һәм вакыйгалар барышы нәкъ шуны күрсәтә. Гайрәтле татар мирзасы Сарай өчен көрәшүен дәвам иттерә. Бу көрәштә ул үз артында торган Кырымга һәм Кара диңгез буе, Азак-Дон далаларына таяна.

Килдебәк ханнан соң әмирләр Морат (кайбер чыганакларда Мөрит) дигән берәүне хан итеп күтәрәләр. Тик аны Сарай шәһәре һәм аның тирә-юнендәге беркадәр җирләр генә таный. Мамай мирза бу вакытта Иделнең уңъяк ярында урнаша. Ул Иделдән дала эченә ерак китмәгәндер, чөнки аңа Морат хан белән көрәш алып бару өчен Сарайдагы хәлләрне белешеп торырга, астыртын эш йөртергә, җай туры килсә, кинәт һөҗүм оештырырга кирәк булган. Ә көчне, гаскәрне ул, әйткәнебезчә, артында җәелеп яткан Кыпчак даласыннан һәм Кырым ярларындагы шәһәрләрдән алган. Анда Италиянең Генуя шәһәреннән чыккан бай сәүдәгәрләр бик күп була. Мамай мирза үз эшчәнлегендә аларга да таяна, чөнки гаскәргә түләр өчен акчаны алардан ала.

1363 елда Морат хан да өлкән әмире Ильяс тарафыннан төшерелә. Аннан соң Сарайда бер-бер артлы Булатхуҗа (1364), аның улы Газизшәех ханнар (1364―1367) хөкем сөрә. Газизшәехтән соң Сарай тәхетенә кабат Габдулла ханның чыгуы безгә чыганакларда чагылмый калган күп вакыйгаларның эчке механизмын аңларга ярдәм итә. Димәк, бу вакытта Мамай мирза да кул кушырып утырмаган, тарафдарларын үз тирәсенә туплый алган һәм нәтиҗәдә Сарай тәхетенә кабат Габдулла ханны утыртуга ирешкән. Ләкин бер болганса су да тынмый дигәндәй, еш үзгәреп торган вазгыять аркасында тагын бер елдан (1368) Габдулла хан кабат тәхеттән коры кала. Бу инде Мамай мирза тарафдарларының җиңелүен, башка партиянең өстен чыгуын күрсәтә.

Чыннан да, бу юлы Сарай шәһәре Хаҗи Чиркәе хан кулына төшә. Чыганаклардан аның моңарчы Хаҗитархан хакиме булуы билгеле. Күренә ки, бу вакытта үзен Бату, Үзбәк ханнардан калган асыл тәхеткә лаеклы санаучылар җитәрлек булган. Әйтергә кирәк, Хаҗи Чиркәе белән беррәттән Хәсән дигән берәү дә Мамай мирзага каршы көрәш башлый. Бу бәрелешләрдә Хәсән җиңеп чыга да тәхеткә утыра. Әйткәнебезчә, бу вакыйгаларны тарихчылар 1368 ел белән билгели.

Бу очракта Хәсән хан турында киңрәк итеп сөйләү үзен аклар дип уйлыйм. Эш шунда, бу затның эшчәнлеге турыдан-туры Казан ханлыгы тарихы белән бәйле.

Күптән түгел әдәбиятчы М.Әхмәтҗанов борынгы шәҗәрәләр, сугылган тәңкәләрне өйрәнү нәтиҗәсендә 1368 елда Сарай тәхетенә чыккан Хәсән ханның Казан ханлыгына нигез салучы Олуг Мөхәммәт ханның атасы булуын ачыклады. Урыс елъязмалары бу затны «болгар кенәзе» дип кенә искә алалар. Чыннан да, тагын бер елдан (1369) Хәсән хан фетнәчеләр оясына әверелгән Сарай шәһәреннән качып китә дә, Болгар олысының мөстәкыйльлеген торгызып, шунда идарә итә башлый. Бу факт күп нәрсә хакында сөйли. Димәк, әле Олуг Мөхәммәт хан Казан ханлыгына нигез салганчы ук (1438 елда) Алтын Урда татарлары Болгар олысында идарә иткәннәр. Олуг Мөхәммәт ханның үзенә килгәндә, ул да башта 17 ел дәвамында Сарай ханы була, хәлләр катлауланып китү аркасында гына аннан китә һәм соңгы 8 ел гомерен Казан тәхетендә үткәрә. Моннан без Казан ханлыгын дәүләт буларак яңа баскычка күтәрүчеләр Алтын Урда татарлары икәнен күрәбез. Шул сәбәпле Казан ханлыгын Алтын Урда дәүләтеннән аерып карау һич тә мөмкин түгел. Бу ике дәүләт арасында туганлык җепләре, дәвамлылык гаять нык булган.

1368 елда икенче тапкыр Сарайны ташлап чыкканнан соң Мамай мирза белән Габдулла хан арасыннан кара мәче йөгереп узган булса кирәк. Бәлки Габдулла хан үзе үк көчле мирзаның «кесә ханы» булып йөрүдән туйгандыр, мөстәкыйль яшисе килеп, аның белән араны өзгәндер. Юллары аерылышуның сәбәбе шулай ук Мамай мирзаның үзеннән чыгуы да бик мөмкин. Үзен сәясәткә багышлаган зат килеп туган вазгыятьне исәпкә алмыйча булдыра алмый. Еш кына үз җырының «бугазына басарга» мәҗбүр була. Соңгы еллардагы уңышсызлыклары аркасында аның Габдулла ханнан гайрәте чигүе дә бар. Һәрхәлдә, алар арасында бу вакытта ниндидер каршылык килеп чыкканга охшый, чөнки 1369–1370 елларда Мамай мирза үз урдасында Мәмәт солтан дигән берәүне хан итеп күтәртә (Мөхәммәт Бүләк хан).

М.Әхмәтҗанов фикереңчә, 1368 елдан соң Габдулла хан үтереш–суешлардан, фетнәләрдән, тәхет дауларыннан ераграк торган Җаек (Урал), Сакмар елгалары тирәсенә барып урнашкан булырга тиеш. Чөнки татар шәҗәрәләреннән аның Кырымнан соң (Мамай мирза урдасы шул төбәктә була) Сакмар буйларында яшәве күренә икән. Мамай мирза үзе дә шушы хәлләрдән соң Кырымга әйләнеп кайта, Мөхәммәт Бүләк хан исеменнән идарә итә башлый. Әлбәттә инде, тәңкәләр дә Мөхәммәт Бүләк хан исеменнән сугыла. Бу вакытта Мамай мирзаның Урду каласында яшәве билгеле. Урду дигән кала борын–борыннан ханнар урдасы урнашкан җирдә үсеп чыкканга охшый. Шулай тора–бара «урда» сүзе кала исеменә күчкән булса кирәк.

Әлбәттә, Мамай мирза Сарайны ташлап киткәч тә анда ыгы–зыгы тукталмаган. Ханнар бер–берсен алыштыра торганнар, тәхет өчен туктаусыз көрәш барган.

Мамай мирза – Габдулла хан берлегенең икенче кат Сарайдан куылуы белән Мамай мирза тормышында зур бер дәвер төгәлләнә кебек. Аның моңа кадәрге тормышын ике өлешкә бүлеп карарга мөмкиндер. Беренчесенә – яшьлек еллары, егет чагы, Бирдебәк хан кызына өйләнеп, хан кияве булып яшәве, аннан төмән башы, ханның өлкән әмире сыйфатында төрле гайрәтлекләр күрсәтүе керсә, икенче өлеше, Бирдебәк хан үтерелеп (1359), илдә зур башбаштаклыклар, тәхет даулары башланган вакытка туры килә. Зур ихтыяр көченә ия, инициативалы, тәвәккәл, батыр йөрәкле Мамай мирза бу елларда татарның, ятып калганчы атып кал, дигән мәкаленә тугрылык саклагандай, өлешсез калмас өчен иң әүвәл, Кырымнан килеп, Азак каласын кулына төшерә, аннан соң катлаулы көрәш стихиясенә кереп чума һәм, тырыша торгач, үзе белән килгән Габдулла ханны ике тапкыр Сарайның алтын тәхетенә утыртуга ирешә. Икенче төрле итеп әйткәндә, Мамай мирза бу елларда тормышта үз урынын эзли, шуның өчен аяусыз көрәш алып бара. Сер түгел, гаярь табигатьле, дан–шөһрәт сөючән мирза үз урынын фәкать дәүләт башкаласы Сарайда, илнең мөнбәрендә генә күрә. Аның гомерен җентекләп барлый башлагач, бу затның күңелендә гомерлек фаҗига ятканын бик ачык аңлыйсың. Күкрәк читлегендә горур ханнар йөрәге тибә торып та тәхеткә утырырга хакың булмау – фаҗига түгелмени?! Бу шәхес тормышта үзен күпләрдән өстен тойган, кешеләр белән идарә итү мәктәбен бик әйбәт үзләштергән. Тик һәр заманның аерым шәхес җимерә алмый торган катгый кануннары була – шуңа күрә дә йөрәгендә җиде арыслан гайрәте талпынган Мамай мирзага гомере буе үз янында уенчык ханнар тотарга, аларны тәхеткә куеп – төшереп мәшәкатьләнергә, алар белән киңәшкән төс чыгарып яшәргә туры килә.

Әлбәттә, Сарайдан икенче кат куылу аның өчен гади вакыйга булмаган, күңелендә тирән эз – яра калдыргандыр. Җиңелгәндә, уңышсызлыкка дучар булганда якын дусларың, аркадашларың да еш кына синнән йөз чөерә башлый, тырнак астыннан кер эзләп, гаеп тага. Бу очракта да Мамай мирзага ниятләрен аның белән бәйләүче кайберәүләрнең суынуын тоярга туры килгәндер. Шуның аркасында сәяси вазгыятьнең дә үзгәреп китүе бик ихтимал. Моны Мамай мирза белән Габдулла ханның арасы өзелү дә раслый кебек.

Шулай Мамай мирза Сарай өчен алып барган мәшәкатьле даулардан соң үз олысы Кырымга кайтып төшә, шуның белән аның тормышында бер әһәмиятле дәвер тәмамланган сыман була.

***

Тик көчле шәхес үз идеалы өчен гомер буе көрәшә. Әйе, ул, вакыйгалар барышына буйсынып, күпмедер вакыт актив тормыштан читкә китеп торырга да мөмкин. Ләкин бу әле тынычлану түгел. Уңай шартлар туу белән аның күңелендә пыскып яткан күмерләр кабат җанлана, ялкын үсә башлый һәм күп тә үтми аның бөтен барлыгын көрәш уты чолгап ала. Шәхес үз стихиясенә әйләнеп кайта. Гайрәтле йөрәге аны яңа тәвәккәллекләргә этәрә.

Әйе, илдә низаглар купкач, ул үзен белештермичә көрәшкә ташлана, соңгы елларда ару-талуны белмичә гел хәрәкәттә була. Әйләнеп карасаң, 10 ел вакыт үткән дә киткән икән! Ә нәтиҗә шул ук — ул кабат үз олысы Кырымга кайтып төште. Әйе, ул гомер буе язмыш әзерләп куйган кысаларга сыя алмады, йөрәкле булды. Мескен, вак җанлы ханнарга баш иеп яши белмәде. Бәлки аның бөтен фаҗигасе дә шундадыр... Инде менә урдасында яңа ханны — Мөхәммәт Бүләкне күтәртте. Карап карыйк, үзен ничек тотар икән...

Сарайда да ныклап тамыр җибәрә алмады ул. Анда җиде яктан җитмеш җиде дошман сиңа чокыр казый, дөнья тәмам болганды, иреннәрендә сөт тә кипмәгән күпме малай-шалай биек тәхет турында хыяллана, аларны арттан котыртып, үсендереп торучылар да җитәрлек. Ярар, дөнья бит Сарайдан гына тормый. Җитмәсә, ул Иделнең сул ярында урнашкан. Ике арада зур су — Идел ага. Ярның бу ягына чыксаң, күпме җирләр, калалар бар, яшел далалар җәелеп ята. Идел белән Кырым арасында кылыч уйнатсаң, шул биләмәләргә урыс кенәзлекләрен дә китереп кушсаң — тагын ни кирәк?! һәм Мамай мирза, чыннан да, Иделдән көнбатышта яткан җирләрдә үз хакимиятен ныгытырга керешә.

Әле 1370 елда ук, ягъни Сарайны ташлап китүенә ике ел тулар-тулмас, Мамай мирза Суздаль һәм Түбән Новгород кенәзе Дмитрий Константиновичны Болгар олысына яу белән җибәрә. Яуга җибәрерлек булгач, алар Мамай мирза кул астында яшәгәннәр дигән сүз. Гомумән, бу елларда урыс кенәзләре ышанычсыз Сарай ханнарына таянуга караганда гайрәтле Мамай мирза белән эш йөртүне, салымнарын аңа түләүне кулайрак күрәләр.

Бу вакытта Болгар олысы үзәге инде Казанга күчкән була, чөнки Болгар урыс яуларыннан соң кабат күтәрелә алмый. 1369 елда Сарайны ташлап качкан Хәсән хан Казанга барып урнаша, аны ныгыта, кальга төзи. Шулай да аның әле яу белән килгән урыс гаскәренә каршы торырга көче җитми. Чыганак-лардан күренгәнчә, ул кенәз Дмитрий Константиновичка зур йолым түләргә һәм бүләкләр бирергә мәҗбүр була.

Шулай итеп, 1369—1377 елларда Мамай мирза Иделдән көнбатышта яткан җирләрдә үз хакимиятен ныгыту белән шөгыльләнә. Шул исәптән урыс кенәзлекләре тормышына да актив катнаша, төрлечә басым ясап, аларны үз канаты астына алырга омтыла. Ләкин бу процесс бер яклы гына булмый. Сарайда тотрыклы хакимият булмаудан файдаланып, урыс кенәзләре дә Идел буендагы олысларга һөҗүм итүне ешайталар, торган саен батырая баралар. Мәсәлән, 1374 елда Түбән Новгород халкы Мамай мирзаның илчеләрне саклар өчен җибәрелгән мең ярым кешелек отрядын юк итәләр, ә баш илче Сары Айка иптәшләре белән кулга алына. Ләкин татарлар ничектер зинданнан чыгу юлын табалар да, кулга корал тотып, урыслар белән җан-фәрманга сугышалар. Шунда барысы да ятып кала. Бу хәлләр Мамай мирза белән урыс кенәзлекләре арасында тартышу барганлыгын күрсәтә.

Ә Сарайда бу вакыт эчендә тагын берничә хан алышына. Хәсән ханнан соң тәхеттә Тулунбик хан, Алибик хан, Каганбик хан, ә 1375 елда Гарәпшаһ хан утыра. Соңгысы чыгышы белән Себер якларыннан була. 1377 елда аңа Күк Урдадан чыккан Ырыс хан белән бик нык бәрелешергә туры килә, ахыр чиктә Сарай Ырыс хан кулына төшә. Гарәпшаһка качып котылырга гына кала. Күрәсең, ул Иделнең уңъяк ярына чыккан, Мамай мирза кул астына кергәндер, чөнки шул ук 1377 елда аның боерыгы буенча мордва җирләрендәге Пьяна елгасында урысларның Мәскәү, Суздаль, Новгород гаскәрен тар-мар итә. Бераздан ул түбән Новгородка килеп, аны да яндыра, Рязаньга яу чаба. Шуның белән Гарәпшаһның исеме тарихтан төшеп кала.

Сарай тәхетенә Ырыс хан чыккач, Алтын Урда дәүләте ике капма-каршы өлешкә бүленә дә куя. Көнчыгышта Ырыс хан хөкем сөрсә, көнбатыштагы җирләрдә Мамай мирза хуҗа булып кала. Идел исә Җучи олысын (Алтын Урданы) икегә бүлүче чиккә әверелә.

Ырыс хан биләмәләренә Сарай каласы белән беррәттән Ман-гышлак киңлекләре, Арал диңгезе буйлары, Сырдәрья тирәсендәге калалар (Сыгнак, Йаса, Отрар), киң далалар керә. Бары тик Хәрәзем олысы гына аңа буйсынмыйча мөстәкыйль яши.

Мөхәммәт Бүләк хан исеменнән идарә иткән Мамай мирза җирләренә исә Кырым, Төньяк Кавказ, Кубань, Дон буйлары, Азак белән Маҗар калалары, Идел буеның байтак өлеше керә. Урыс елъязмачылары бу вакытта Мамай мирзаны «царь Волжский» дип атыйлар, чөнки ул Иделнең уңъяк ярындагы иң көчле хакимгә әверелә. Шулай Алтын Урда дәүләтенең уң канаты аның кулында кала. Шуңа да карамастан Мамай мирза өчен хәл ителмәгән бер мәсьәлә һаман яши бирә — ул да булса урыс кенәзлекләренең язмышы, аларның статусы. Соңгы елларда барган үзара низаглар аркасында урыслар артык иркен сулый баш-лыйлар. Вак-төякне инде әйткән дә юк, хәтта Мамай мирзаның илчесе Сары Айканы да үтерергә җөрьәт итәләр. Ә 1376 елда Мәскәүнең олуг кенәзе Дмитрий Иванович Болгар олысының Казан каласына яу җибәрә. Бу хәл Казан солтанының йолым түләве белән төгәлләнә. Гомумән, соңгы вакытта урысларда нин-дидер ирәю, бер сүзгә килү, үзара якынаю галәмәтләре нык сизелә. Әле 1372 елда ук Мамай мирза Рязань кенәзлегенә олуг кенәз итеп Олег Ивановичны билгеләгән иде. Тора-бара ул да Мәскәүнең олуг кенәзе белән якынайды, аны үзенең «өлкән туганы» дип таныды, сүз берләште. Димәк, Мамай мирза кул астыннан чыгарга җай эзли. Инде менә Мәскәү кенәзе дә еллык дань-салымның күләмен киметү турында сүз кузгата, зарлана, канәгатьсезлек белдерә. Болай барса урысларның бөтенләй кулдан ычкынып куюлары да бар.

Бу хәтәр күренешләр Мамай мирзаны урыс кенәзлекләре белән ныклап торып шөгыльләнергә кирәк, дигән фикергә этәрә. Шушы ук юнәлештә эш алып барып, Мамай мирза Мәскәүнен олуг кенәзе Дмитрий Ивановичка каршы гаскәр башы Бигеч мирзаны яу белән җибәрә. Тик аның бу адымы уңышсызлыкка дучар була. Дмитрий Ивановичның гаскәре татарларны Рязань кенәзлегендәге Вожа суы буенда каршы ала. 1378 елның 11 августында Бигеч мирза яугирләре елганы кичкән чакта урысларның көчле һөҗүменә дучар булалар. Бу бәрелеш татарлар өчен зур фаҗигагә әверелә. Каршы ярга чыгып сафларга тезелеп өлгерә алмаган татар гаскәре зур югалту кичерә. Шушы бәрелештә Бигеч мирза, Хаҗи бәй, Кабырга, Карабелек, Костров мирзалар һәлак булалар.

Бу югалтуны Мамай мирза бик авыр кичерә. Тынгысыз тормышында аның төрле хәлләргә юлыкканы бар — күп тапкырлар дошманнан өстен чыкканы да, шулай ук җиңелү ачысын татырга туры килгәне дә бар. Әмма моңа хәтле аның әле бер тапкыр да урыслардан җиңелгәне юк иде. Хурлык, хурлык... Кеше күзенә күтәрелеп карарга оят. Әлбәттә, бу хәлне ул татарның данын-абруен төшерә торган вакыйга буларак кабул итә. Ә бит ул инде Үзбәк хан заманнарын кире кайтару, олысларны туплау, бу башбаштаклыкларны бетерү турында ук хыяллана иде.

Нәкъ шул көннәрдә аның урдасына килеп ирешкән хәбәрләр вакыйгаларга икенчерәк төсмер бирә, Мамай мирзаның авыр кичерешләрен бераз җиңеләйтеп җибәргәндәй тоела. Анда, кояш чыгышындагы олысларда, Туктамыш белән барган көрәштә Ырыс хан һәлак булган дигән хәбәр тиз арада далага таралып өлгерә. Инде менә аталары үчен кайтарырга Ырыс хан уллары Тактакыя белән Тимермәлик угланнар Туктамышка каршы күтәрелгәннәр. Димәк, тиз генә тынычлана алмаячаклар. Бу инде Мамай мирзаның артында, Иделнең сулъяк ярында, әлегә көчле дошман сагалап тормаячак дигән сүз. Болай булгач, Мамай мирза зур көч җыеп урыс кенәзләренә яу йөри алачак. Әйе, аңа да Вожа өчен, шул сугышта шәһид киткән мирзалары өчен үч кайтармый калу ярамас. Аннан соң аңа халык алдында абруен ныгыта төшү дә комачауламас. Юкса соңгы вакытта кайберәүләр аңардан күзен яшерә. Әйтеп бетермәгән уйлары бар, димәк... Әлбәттә, беренче эш итеп аңа урысның олуг кенәзе Дмитрий Ивановичны урынына утыртырга кирәк. Мәскәү тез чүксә, башкалары үзләре үк баш иеп киләчәкләр.

Шулай Мамай мирза урыс кенәзлекләренә каршы зур яу оештыру эшенә керешә. Тарихка «Куликово сугышы» дип кереп калган әлеге орыш аның өчен нинди фаҗига белән тәмамланасын ул, әлбәттә, башына да китерә алмый. Кеше дигәнең тәкъдирендә ниләр язылганын алдан белми шул. Белсә әллә ниләр кылыр иде

Солтан ШӘМСИ

 



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
19.09.2010 Абдуллиннар гаиләсе – укытучылар нәсел шәҗәрәсе
20.08.2010 Алтын Урданың барлыкка килүе
11.06.2010 Хәйреддин Барбаросса – «Җирән сакал» һәм Урта Диңгез пиратлары
11.06.2010 Татарларда ислам дине
11.06.2010 Казан ханлыгында ислам

Сәхифәнең тулы тексты


Бүлекләр