Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Тарихи мәкаләләр

Туктамыш мәйданга чыга

03.06.2010

«Идегәй» дастанында Туктамыш хан Идегәйнең атасы Котлыкыя бине: Һай син татар, һай татар, Мангыттан азган чал татар! -дип мыскыллый. Бу сүзләр белән ул үзенең Чыңгыз хан нәсе¬ленең ерак варисы булуын, ә Котлыкыя бинең төркиләшкән мангыт ыруыннан («татар») чыгуына төрттерә. Ә икенче бер җирдә:

Аргы атасы Чыңгыз хан,

Бирге атасы Туйхуҗа,

Аннан туган Туктамыш

Ул Туктамыш мин булам, —

дип мактана.

Туктамышның атасы Туйхуҗаның Мангышлак олысында хөкем сөрүен Ырыс хан турында сөйләгәндә әйтеп үткән идек. Бу вакытта Алтын Урдада тәхет өчен бик зур ызгышлар, талашлар, сугышлар бара. Шул сәбәпле дәүләттә тәртип, канун тәмам бетә. Шуннан файдаланып Ырыс хан Идел буен, ягъни Алтын Урданы да үз биләмәләренә кушарга, Сарай тәхетенә чыгарга омтыла. Тик моны тормышка ашыруда көчәеп киткән Сәмәрканд әмире Аксак Тимер аңа гел киртәләр тудыра, төрлечә комачаулык итә. Шуның өстенә Мангышлакта хөкем сөрүче Туйхуҗа да Ырыс ханның сүзенә колак салмый, аңа ярдәм кулын сузмый. Юкса алар Аксак Тимерне ике яктан китереп кыса алган булырлар иде.

Ахыр чиктә Ырыс хан барыбер Туйхуҗадан үч ала — аның башын кистерә. Аның улы Туктамыш яшьлеге аркасында гына исән кала. Әмма ул Ырыс хан кул астында яшәүнең үзе өчен нинди куркыныч икәнен күрә, бер-ике тапкыр хан урдасыннан качып китеп тә карый. Ләкин аны тотып алалар, һаман саен кире кайтаралар. Бу эшләре өчен дә Ырыс хан аны гафу итә. Шулай да Туктамыш Ырыс хан хозурында калмау ягын ка¬рый, ниһаять, Сәмәркандтагы Аксак Тимергә качып китә.

Сәмәрканд әмире аңа зур хөрмәт күрсәтә, хәтта егетне бик якын итүен, яратуын белдереп, аны үзенең «улы» дип атый. Ул заманнарда берәр хаким кемне дә булса «улым» дип атаса, бу инде аны үз канаты астына алуын, беркайчан да ярдәменнән ташламаячагын аңлаткан.

Чыннан да, Аксак Тимер яшь Туктамышка зур ярдәмнәр күрсәтә. Күп тә үтми ул егеткә Сырдәрья буендагы Сәүран өлкәсен, андагы Отрар, Сыгнак кебек калаларны бүләк итә, егетне Сәүранда хан итеп күтәртә. (Төрки халыкларның бөек акыл иясе, суфи шагыйрь Әхмәт Ясәви нәкъ шушы төбәктә туган.)

Тарихчы Шәрәфетдин Йезди язганча, Аксак Тимер кабул ителгән гадәт буенча Туктамыш белән аның яраннарына шулкадәр күп байлыклар, алтын-көмеш, асылташлар, халатлар, кием-салым, кыйммәтле бил каешлары, кораллар, тукымалар, атлар, дөяләр, чатырлар, күтәрмә-палаткалар, барабаннар, байрак-туглар, күп гаскәр, хезмәтчеләр һәм башка төрле дан-шөһрәт һәм хакимият кирәк-яраклары бүләк итә ки, аларны тел белән сөйләп, каләм белән язып бетерерлек түгел икән.

Кеше ярдәмендә хан булып күтәрелү бер хәл, ә менә шул урынга лаеклы булып калу, бөтенләй икенче хәл. Һәм күп тә үтми тәхеткә күтәрелгән Туктамышка авыр сынаулар үтәргә туры килә.

Ул үзенә бирелгән Сәүран олысында озак утырып тора алмый. Туктамышның Сәүран хакиме итеп билгеләнүен ишетеп алган Ырыс хан аңа каршы гаскәр җибәрә. Табигый, яшь Туктамыш бу сугышта тар-мар ителә, һәм химаячесе Аксак Тимер хозурына Сәмәркандка әйләнеп кайтырга мәҗбүр була. Җиңелеп кайтуына карамастан, Аксак Тимер аңардан йөз чөерми, киресенчә, яшь ханны юата, аңа тагын күп байлыклар, гаскәр, хезмәтчеләр бирә һәм кире Сәүран олысына озата.

Бу хәл Аксак Тимернең кан дошманы Ырыс ханның җен ачуларын чыгара. Ул өлкән улы Тактакыяны яу белән кабат Туктамыш өстенә җибәрә. Тарихчылар Тактакыя гаскәре Туктамышныкыннан 4 тапкыр ишлерәк булган дип язалар. Моны аңлап була. Ырыс ханда гаскәр, чыннан да, аз булмаган. Дошманы кулында уенчык рәвешендә йөргән Туктамышның башына җитәр өчен ул көчне кызганып тормагандыр.

Билгеле, бу очракта да Туктамышка Сәүран олысыннан качып китәргә туры кило. Ул аз гына үлемнән кала. Качкан чакта Сырдәрья ярына җиткәч, тиз генә киемнәрен салып ташлап, каршы ярга йөзеп чыгарга дип суга керә, шул вакыт куа килүчеләр аны күреп ала да җәядән атарга керешә. Укларның берсе аның иңбашына килеп кадала, тик Туктамышның ярга кадәр йөзеп чыгарга көче җитә. Ул яралы хәлдә камыш арасына кереп яшеренә. Бераздан аны Аксак Тимердә хезмәт иткән Идегәй Барлас углан табып ала һәм коткарып кала. Бу хәл 1376 елда була.

Бу хәлләрдән соң да Аксак Тимер Туктамышка кул селтәми, аны кадерләп үз янында асрый. Күрәсең, ул ханзадәне киләчәктәге эшләрендә файдалану өчен әзерләгәндер. Юкса ничә тапкыр җиңелгән кеше өчен ул чаклы байлыгын, гаскәрен әрәм итәр идемени.

Бераздан вакыйгалар кабат кызып китә. Ырыс хан Туктамышны куып җибәрү белән генә чикләнми, Аксак Тимергә илчеләрен озата һәм шундый сүзләрне тапшырырга куша:

— Туктамыш минем углым Котлы Буганы үтерде. Ул хәзерге көндә сиңа килеп сыенды, тик син аны миңа бирергә тиешсең. Әгәр дә Туктамышны бирмәсәң, орышыр өчен урын билгелә,— дип Аксак Тимергә катгый таләп тә куя.

Моңа каршы Аксак Тимер:

— Әйе, хәзерге көндә Туктамыш миндә яши, тик мин аны сиңа бирмим. Орышырга дигәндә — мин һәрвакыт әзер,— дип җавап бирә.

Болар сугышка 1377 елның кышында бик гайрәтләнеп тотынсалар да, һаваларның кинәт бозылып китүе икесенең дә дәртен суыта. Кышын далада җепшек кар яву, аның артыннан кинәт суыклар башлану һәрвакыт зур фаҗигагә китерә. Кышкы далада терлек-туар азыкны тибенү юлы белән таба, ягъни тояклары белән карны казып, туклыклы коры үлән ашый. Ә инде җепшек кар явып, кинәт суык китереп сукса, җир өсте боз белән каплана һәм... ач калган терлекләр меңәрләп, ун меңәрләп кырыла. Моны «җот» дип атыйлар. Дала халкы өчен «җот килү» чума эпидемиясе белән бер. Бай, дәүләтле ырулар бер атна эчендә шыр ялангач калырга мөмкин, һәм иң аянычы — монда бернинди чара да ярдәм итә алмый. Далада җәен үлән чабып берәү дә печән әзерләмәгән. Ул кадәр күп терлек өчен печән әзерләү мөмкин дә булмаган.

Яу башланып китеп, Аксак Тимернең зур гаскәре Отрар шәһәренә юнәлә һәм Сәүран янындагы бер җирдә тукталып кала. Ырыс хан да дошманыннан ерак тормый. Әйтелгәнчә, нәкъ шулчакта һавалар бозылып китә, җир өсте боз белән каплана. Илгә җот килә, афәт килә.

Билгеле, ач атлар белән яуны дәвам иттерү мөмкин булмый, шуңа күрә сугыш өч айга тукталып тора. Дөрес, вак-төяк бәрелешләр булгалап тора, ләкин алар берни дә хәл итми. Күрәсең, ике як та яз җитеп, кояш карый башлауны көткәндер.

Көннәрдән беркөнне Аксак Тимергә Ырыс хан үзе гаскәреннән китеп барды, үз урынына Кара Кисек бәкне калдырды дигән хәбәр китерәләр. Ул моннан ничек тә файдаланып калырга тели һәм көтмәгәндә гаскәрен дошман өстенә ташлый. Кара Кисек бәк дошманның кысрыклавына түзә алмыйча качып китәргә мәҗбүр була. Аксак Тимер аның гаскәрен ахырынача тар-мар итәргә өлгерми кала. Тарихчылар язганча, Аксак Тимер дә бу яуларда 10-15 мең атын, байтак яугирләрен югалткан. Ул дошманын ярым-йорты гына таркатып, Сәмәркандка әйләнеп кайта.

Ләкин сүз Туктамыш турында иде бит әле. Бу яуның ахы¬ры аның өчен бик уңышлы тәмамлана. Сәмәркандка юнәлгән Аксак Тимер ике атнадан гаскәрен кире борып алып килә дә Сәүран тирәсендәге Җәйран Камыш дип аталган җирдә ты¬нычланып ял итеп яткан Ырыс ханга көтмәгәндә һөҗүм итә. Хан үзе качып өлгерә, барлык байлык Аксак Тимер кулына төшә. Химаячесе ярдәме белән Туктамыш икенче тапкыр хан итеп күтәртелә, кабат Сәүран олысының хакиме итеп билгеләнә. Яулар шуның белән тәмамлана.

Сырдәрья буенда кабат тәхеткә чыккан Туктамыш Ырыс хан белән көрәшне дәвам иттергән булса кирәк. Без алдагы хикәядә Ырыс ханның 1377 елда Сарай тәхетенә чыгуын, анда бер ел хөкем сөргәннән соң үтерелүен әйтеп үткән идек. Сарай тәхете өчен бертуктаусыз көрәш барган бу болгавыр дәвердә шулай булмыйча мөмкин түгел. Ырыс ханнан соң тәхеткә улы Тактакыя чыга. Ләкин аның да гомере бик кыска була — ул ике ай гына тәхеттә утырып кала.

Аннан соң тәхеткә Ырыс ханның икенче улы Тимермәлик чыга. Беренче эш итеп ул Ырыс хан нәселенең кан дошманы, Аксак Тимер йомышын йомышлап йөрүче хыянәтче Туктамыштан үч алырга, аның башына җитәргә җыена. Моның өчен Сәүрандагы Туктамыш биләмәләренә яу белән килә.

Туктамышның, Ырыс ханнан Аксак Тимергә качып киткәннән соң, ничә тапкыр сугышып та, бер мәртәбә дә җиңә алмавын без инде күрдек. Бу аның хәрби сәләтләре чамалы булуын ап-ачык күрсәтә. Моңарчы ул бер тапкыр да сүзен сүз итә, холкын күрсәтә алмый. Бары тик Аксак Тимер ярдәме аркасында гына кеше рәтендә йөри. Тимермәлик тәхеткә чыккач та шул хәл кабатлана. Ул яу белән Сәүранга килеп, Туктамышны туздырып ташлый. Теге очраклы гына үлемнән котылып кала һәм кабат Аксак Тимер бусагасына килеп егыла.

Дөрес, тарихчылар Ырыс хан улы Тимермәлик турында да әллә ни зур фикердә түгелләр. Туктамышны куып җибәргәннән соң ул, күрәсең, төп эш башкарылганга санап, тынычланып калгандыр. Чөнки дәүләт эшләренә бөтенләй илтифат итми башлый. Бу исә аның шактый чикләнгән, зур омтылышлар белән яши белми торган шәхес булуын күрсәтә.

Балык башыннан чери дигәндәй, ханнан күреп, аның түрәләре, сарай әһелләре дә типтерә, вакытларын күбрәк ауда, мәҗлесләрдә, җарияләр янында уздыра башлыйлар. Ә Тимермәлик үзе бөтенләй түбән тәгәри. Шул заманның тарихчысы аның турында: «Нинди генә ашыгыч һәм мөһим дәүләт эшләре булмасын, көнен төш җиткәнчегә чаклы йоклап үткәрә. Аны уятырга берәүнең дә кыюлыгы җитми, шуңа күрә кешеләрнең аннан тәмам гайрәтләре чикте, барысы да дәүләткә Туктамыш хуҗа булуын тели»,— дип язып калдырган.

Аксак Тимер Күк Урдадагы хәлләрне шымчылары аша белеп торган булса кирәк. Шуңа күрә форсаттан файдаланып калырга тели һәм 1379 елның кышында Тимермәликкә каршы яу җибәрә. Билгеле, Туктамыш та яуда катнаша.

Аксак Тимер үзенең гаскәр башлыкларына:

— Туктамышны тәхеткә утыртып кайтыгыз,— дип боера. Сыгнактан әллә ни ерак булмаган Каратал дигән бер җирдә типтереп яткан Тимермәликне Аксак Тимер баһадирлары тиз айныта. Ханның хәле мөшкел икәнне күреп, әмирләре аны ташлап китә. Ә инде ханның өлкән әмире, төп таянычы Казан баһадир да Тимермәликтән аерылып киткәч, халык, гомумән, Туктамыш ягына авыша. Хәтта аның якын туганнары да икеләнә башлый.

Шулай Тимермәлик хан бик авыр хәлдә кала. Тик ул үз хәлен дөрес аңламаган, күрәсең. Бу аның сугышны дәвам иттерергә азаплануыннан да ап-ачык күренә. Бер туганы аны ниятеннән баш тартырга үгетләп тә карый, Тимермәлик исә, Туктамышка сатылгансың дип, аның башын чаптыра.

— Яудан баш тарту хакында сүз кузгаткан һәрбер адәм үлем җәзасына хөкем ителәчәк! — дип җикеренә хан.

Ләкин куркытып-өркетеп кенә хәлне җиңеләйтеп булмаячагын һәркем күреп тора. Бу вакыт аның кул астындагы күпчелек халык, чыннан да, Туктамыш ягына чыккан була.

Туктамыш үзенә тапшырылган гаскәр белән Карабака суы буенда Тимермәликкә һөҗүм итә, каты сугыштан соң өстен чыга. Шунда Тимермәлик үзе һәм аның өлкән әмире Балтычак (Балтачык?) әсир төшәләр. Тимермәлик хан шундук үтерелә, ә дәүләт эшләрен яхшы белгән тәҗрибәле әмир Балтычакны Туктамыш үз ягына чыгарга үгетли. Тегесе ханына тугры калачагын белдереп, Туктамышны үзенең ханы дип танудан баш тарта. Бу аның язмышын хәл итә — өлкән әмир Балтычак үтерелә.

Бу фаҗига турында алда әле сүз булыр, чөнки ул киләчәктә күп вакыйгаларда үзен бик нык сиздерәчәк. Әлегә исә Тимермәлик ханның өлкән әмире Балтычакның татар дастаны каһарманы Идегәй мирзаның атасы булуын гына искәртеп үтәбез. («Идегәй» дастанында аның исеме Котлыкыя.) Тарихи чыганаклар күрсәткәнчә, бу яу вакытында Идегәй инде, Күк Урда ханнарыннан качып китеп, Аксак Тимер ягында хезмәт иткән. Бәлки әле Туктамыш белән бер үк гаскәрдә Тимермәликкә каршы да сугышкандыр. Димәк, ата белән ул капма-каршы лагерьда орышканнар.

Шулай итеп, Туктамыш хан бернигә карамыйча Идегәйнең атасы Балтычак картның башын чаптыра. Туктамыш турында Идегәй нәрсә уйлады икән? Атасының үлемен ул ничек кабул иткән? Туктамышның бу катылыгын кичерә алганмы? Соңрак калкып чыгып, Алтын Урда тарихында Идегәй мирза белән Туктамыш ханның 20 елга сузылган аяусыз көрәше фәкать шушы көнне башланып китмәгән дип кем әйтә ала? Әйе, бу көнне аңа бары оеткы гына салынган булса кирәк. Әмма ул үзен әле нык сиздерәчәк...

Карабака суы буендагы җиңү Туктамышның дәрәҗәсен күтәреп җибәрә. Аксак Тимер дә моңа сөенә — аның оясында күпме заман канат яра алмыйча интеккән лачын, ниһаять, үзе оча башлады түгелме? Бу җиңүне ничек тә билгеләп үтәргә теләгән Аксак Тимер караңгы зинданнарда яткан тоткыннарны иреккә чыгара. Ул яулап алынган Сыгнак каласына өстәп Туктамышка Хәрәземне дә бүләк итә. Бу изгелекләрнең киләчәктә үзенә нинди яманлыклар булып әйләнеп кайтасын белсә, Аксак Тимер боларның берсен дә эшләмәс иде, әлбәттә. Ләкин киләчәктә ниләр буласы бер Аллаһы Тәгаләгә генә билгеле, ә кеше дигәнең, берәүгә артык ышанып китеп, еш кына алданып та куя шул. Хәер, вакыйгаларны ашыктырмыйк, барысы да үз тәртибе белән бара бирсен.

Туктамыш хан 1379—1380 елларның кышын Күк Урдада үткәрә, ә инде яз җитү белән, зур гаскәр туплап, Идел буена, Алтын Урданың үзәк олысларын яуларга кузгала. Бу юлы да химаячесе Аксак Тимер көченә таянып һәм аның фатихасын алып чыгып китә. Ләкин шушы төштә безгә сүзне өзеп торыр¬га туры килер, чөнки моннан соң булачак вакыйгалар бөтенләй башка дәвергә карыйлар. Шулай да бу өзеккә кечкенә генә нәтиҗә ясау кирәк булыр.

Шундый зур түземлекләр күрсәтеп һәм күп байлыклар исраф итеп Аксак Тимернең иленнән качкан Туктамышны теге тәмам аякка басканчы үз канаты астында асравын бер нәрсә белән генә аңлатып була: Аксак Тимер яшь, күндәм чыңгызый Туктамышны киләчәктәге ниятләре белән бәйләгән, шуларны тормышка ашыру өчен төп фигура итеп файдаланырга уйлаган булса кирәк. Ни күренеп торган сәләтләре, ни төпле акылы-фигыле булмаган Тук¬тамыш гомере буе аның сүзеннән чыкмас, гел аның кушканы буенча йөрер, дип уйлаган булса кирәк Сәмәрканд әмире. Шу¬ның өстенә тамырларында Чыңгыз хан каны типкән бу шаһзадәнең тәхеткә чыгарга да хакы бар. Аны теләсәң кайда хан итеп күтәреп була. Берәү дә моңа каршы килә алмаячак. Ә Тимернең күзе кызган җирләр әле күп. һәм шуларның иң татлысы, иң гүзәле — Дәште Кыпчакның мул үләнле киң далалары, анда йөргән меңләгән елкы, куй көтүләре һәм гүзәл калалары. Андагы иксез-чиксез байлык. Менә кайда ул мал-мөлкәт, менә кайда дөнья рәхәте! Бу яшел далаларга, мул сулы Идел ярларына тезелешеп киткән Болгар, Үкәк, Сарай Бату, Сарай Бәркә, Хаҗитархан кебек бай шәһәрләргә ия булсаң, Маҗар, Азак кебек калалардан сиңа ясак килеп торса,— җәннәт синең кулыңда икәнне бел дә тор! Ә бит барысын да уйлап эшләгәндә, болар коры хыял гына булып калмаска да мөмкин һәм аларны тормышка ашыру өчен Туктамыш иң кулай зат. Ул аның сүзеннән чыкмас. Шулкадәр изгелекләр күрсәтеп тә, ничек чыксын икән? Юк, чыкмас!

Аксак Тимер шулай уйлый, планнар кора, ә тарих бөтенләй икенче юлдан китә...

Шулай Тимермәлик хан бик авыр хәлдә кала. Тик ул үз хәлен дөрес аңламаган, күрәсең. Бу аның сугышны дәвам иттерергә азаплануыннан да ап-ачык күренә. Бер туганы аны ниятеннән баш тартырга үгетләп тә карый, Тимермәлик исә, Туктамышка са-тылгансың дип, аның башын чаптыра.

– Яудан баш тарту хакында сүз кузгаткан һәрбер адәм үлем җәзасына хөкем ителәчәк! – дип җикеренә хан.

Ләкин куркытып-өркетеп кенә хәлне җиңеләйтеп булмаячагын һәркем күреп тора. Бу вакыт аның кул астындагы күпчелек халык, чыннан да, Туктамыш ягына чыккан була.

Туктамыш үзенә тапшырылган гаскәр белән Карабака суы буенда Тимермәликкә һөҗүм итә, каты сугыштан соң өстен чыга. Шунда Тимермәлик үзе һәм аның өлкән әмире Балтычак (Балтачык?) әсир төшәләр. Тимермәлик хан шундук үтерелә, ә дәүләт эшләрен яхшы белгән тәҗрибәле әмир Балтычакны Туктамыш үз ягына чыгарга үгетли. Тегесе ханына тугры калачагын белдереп, Туктамышны үзенең ханы дип танудан баш тарта. Бу аның язмышын хәл итә – өлкән әмир Балтычак үтерелә.

Бу фаҗига турында алда әле сүз булыр, чөнки ул киләчәктә күп вакыйгаларда үзен бик нык сиздерәчәк. Әлегә исә Тимермәлик ханның өлкән әмире Балтычакның татар дастаны каһарманы Идегәй мирзаның атасы булуын гына искәртеп үтәбез. («Идегәй» дастанында аның исеме Котлыкыя.) Тарихи чыганаклар күрсәткәнчә, бу яу вакытында Идегәй инде, Күк Урда ханнарыннан качып китеп, Аксак Тимер ягында хезмәт иткән. Бәлки әле Туктамыш белән бер үк гаскәрдә Тимермәликкә каршы да сугышкандыр. Димәк, ата белән ул капма-каршы лагерьда орышканнар.

Шулай итеп, Туктамыш хан бернигә карамыйча Идегәйнең атасы Балтычак картның башын чаптыра. Туктамыш турында Идегәй нәрсә уйлады икән? Атасының үлемен ул ничек кабул иткән? Туктамышның бу катылыгын кичерә алганмы? Соңрак калкып чыгып, Алтын Урда тарихында Идегәй мирза белән Туктамыш ханның 20 елга сузылган аяусыз көрәше фәкать шушы көнне башланып китмәгән дип кем әйтә ала? Әйе, бу көнне аңа бары оеткы гына салынган булса кирәк. Әмма ул үзен әле нык сиздерәчәк...

Карабака суы буендагы җиңү Туктамышның дәрәҗәсен күтәреп җибәрә. Аксак Тимер дә моңа сөенә – аның оясында күпме заман канат яра алмыйча интеккән лачын, ниһаять, үзе оча башлады түгелме? Бу җиңүне ничек тә билгеләп үтәргә теләгән Аксак Тимер караңгы зинданнарда яткан тоткыннарны иреккә чыгара. Ул яулап алынган Сыгнак каласына өстәп Туктамышка Хәрәземне дә бүләк итә. Бу изгелекләрнең киләчәктә үзенә нинди яманлыклар булып әйләнеп кайтасын белсә, Аксак Тимер боларның берсен дә эшләмәс иде, әлбәттә. Ләкин киләчәктә ниләр буласы бер Аллаһы Тәгаләгә генә билгеле, ә кеше дигәнең, берәүгә артык ышанып китеп, еш кына алданып та куя шул. Хәер, вакыйгаларны ашыктырмыйк, барысы да үз тәртибе белән бара бирсен.

Туктамыш хан 1379—1380 елларның кышын Күк Урдада үткәрә, ә инде яз җитү белән, зур гаскәр туплап, Идел буена, Алтын Урданың үзәк олысларын яуларга кузгала. Бу юлы да химаячесе Аксак Тимер көченә таянып һәм аның фатихасын алып чыгып китә. Ләкин шушы төштә безгә сүзне өзеп торырга туры килер, чөнки моннан соң булачак вакыйгалар бөтенләй башка дәвергә карыйлар. Шулай да бу өзеккә кечкенә генә нәтиҗә ясау кирәк булыр.

Шундый зур түземлекләр күрсәтеп һәм күп байлыклар исраф итеп Аксак Тимернең иленнән качкан Туктамышны теге тәмам аякка басканчы үз канаты астында асравын бер нәрсә белән генә аңлатып була: Аксак Тимер яшь, күндәм чыңгызый Туктамышны киләчәктәге ниятләре белән бәйләгән, шуларны тормышка ашыру өчен төп фигура итеп файдаланырга уйлаган булса кирәк. Ни күренеп торган сәләтләре, ни төпле акылы-фигыле булмаган Туктамыш гомере буе аның сүзеннән чыкмас, гел аның кушканы буенча йөрер, дип уйлаган булса кирәк Сәмәрканд әмире. Шуның өстенә тамырларында Чыңгыз хан каны типкән бу шаһзадәнең тәхеткә чыгарга да хакы бар. Аны теләсә кайда хан итеп күтәреп була. Берәү дә моңа каршы килә алмаячак. Ә Тимернең күзе кызган җирләр әле күп. һәм шуларның иң татлысы, иң гүзәле – Дәште Кыпчакның мул үләнле киң далалары, анда йөргән меңләгән елкы, куй көтүләре һәм гүзәл калалары. Андагы иксез-чиксез байлык. Менә кайда ул мал-мөлкәт, менә кайда дөнья рәхәте! Бу яшел далаларга, мул сулы Идел ярларына тезелешеп киткән Болгар, Үкәк, Сарай Бату, Сарай Бәркә, Хаҗитархан кебек бай шәһәрләргә ия булсаң, Маҗар, Азак кебек калалардан сиңа ясак килеп торса,– җәннәт синең кулыңда икәнне бел дә тор! Ә бит барысын да уйлап эшләгәндә, болар коры хыял гына булып калмаска да мөмкин, һәм аларны тормышка ашыру өчен Туктамыш иң кулай зат. Ул аның сүзеннән чыкмас. Шулкадәр изгелекләр күрсәтеп тә, ничек чыксын икән? Юк, чыкмас!

Аксак Тимер шулай уйлый, планнар кора, ә тарих бөтенләй икенче юлдан китә...

 

Солтан ШӘМСИ

«Низаглы йортта» дигән китаптан өзек

 

 



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
19.09.2010 Абдуллиннар гаиләсе – укытучылар нәсел шәҗәрәсе
20.08.2010 Алтын Урданың барлыкка килүе
11.06.2010 Хәйреддин Барбаросса – «Җирән сакал» һәм Урта Диңгез пиратлары
11.06.2010 Татарларда ислам дине
11.06.2010 Казан ханлыгында ислам

Сәхифәнең тулы тексты


Бүлекләр