Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Тарихи мәкаләләр

Хәйреддин Барбаросса – «Җирән сакал» һәм Урта Диңгез пиратлары

11.06.2010

Мөселман цивилизациясенең көнбатышка һәм аның мәдәниятенә шулкадәр көчле була, шуның турында онытырга теләсәләр дә, оныта алмыйлар. Аның эзләре монда да, башка урында да кинәт кенә килеп чыгалар.

Бер яктан караганда, мөселманнар белән “Кариб диңгезенең пиратлары” арасында нинди бәйләнеш бар соң? Әгәр без тарихта казынсак, Джек Воробей төшендә дә күрмәгән нәрсәләр килеп чыга.

Джек Воробейның иптәше капитан Барбаросса була. 18 нче гасырдагы Кариб диңгезендә булган вакыйгаларны тасвирлаучы “Кариб диңгезенең пиратлары” дигән мавыктыргыч кино карамаган кеше юктыр. Ул киноны төшерү нияте Диснейлендтагы аттракционда туган. Ләкин кайбер геройларның образлары күпмедер дәрәҗәдә үзгәртелгән.

Джек Воробейдан тыш, башка танылган пиратларның әһәмиятләрен киметәләр. Беренче киноны гына алыйк. Ул «Пираты Карибского моря. Проклятие Черной жемчужины» дип атала. Джек Воробейга ярдәмгә Барбаросса килә. Аннары Джек Воробей төрле вакыйгаларга дучар була.

Барбаросса – үзәк геройларның берсе. Ул кайчандыр Джек Воробей белән бер көймәдә һәм аның ярдәмчесе булган. Ләкин бунт күтәреп, үзе капитан булды. Ул 9 пират башлыкларының берсе. Аның песосы – ясалма күз.

Барбаросса киң эшләпәләр һәм яшел алма ашарга ярата. Джек исемле кулга ияләшкән маймылы да бар. Ул һәрвакыт Джек Воробей белән ярыша. Ләкин Джектан аермалы буларак, сугыш кырыннан качмый.

Джек Воробей белән Барбароссаның капитан сыйфатларын чагыштырсак, Гектор бу сыйфатлар белән ныграк сыйфатланган, чөнки Воробей үзе турында гына уйлый.

Кинодагы белән Госман хәлифендә хезмәттә булган Хәйретдин Барбароссаны чагыштырсак, фамилияләре бер килеп чыга.

Уйлап чыгарылмаган вакыйгалар

Гомумән, Барбаросса (җирән сакал дип тәрҗемә ителә)исеме астында ике кардәшнең булуы билгеле, алар Урта диңгез пиратлары Аруҗ һәм Хәйретдин. 1152-1190 елларда идарә иткән алман короле Фридрихның да фамилиясе Барбаросса. Ләкин безне пиратлар гына кызыксындыра. Европада пиратлылык чәчәк атканчы бу ике кардәш әллә кайчан үсеш алганнар.

Барбароссалар 16нчы гасырда Африканың бөтен төньяк өлешен басып алалар. Еш кына мөселманнар бу пиратларга мөрәҗәгать иткәннәр. Мәсәлән, испанлылар Алжирны басып алырга җыенганда. Пиратлар сәяси хәлне бик яхшы аңлаганнар, чөнки Төркия христиан илләре белән сугышлар алып барган. Шулай ук, алар дусларына да ярдәм иткәннәр.

Барбароссалар белән чагыштырганда Кариб диңгезе пиратларының эшләре бик кечкенә булып күренә. Голливуд киносына караганда, Барбаросса пиратларының гамәлләре чын була.

Мөселман тарихчылары да шушы материалларны кулланып кино төшерә ала.

Бу киноларның тегесеннән аермасы да булыр иде. Беренчедән, сюжеты озынрак булса, икенчедән, кино үзе чын вакыйгаларга нигезләнер иде. Бу , чыннан да, Голливуд блокбастерыннан аерылып торыр иде.

Беренче Барбаросса

Ул иң көчле пиратларның берсе була. Аны Аруҗ-ташучы дип тә, Беренче Барбаросса дип тә атыйлар.

Ул бер риваятьтә –1482 елда, икенчесендә 1473 елда Матшни утравында ярлы һөнәрче гаиләсендә туган диелә. Башка урында Госманлы иле солтанының офицеры гаиләсендә туган диелә.

20 яшендә төрки корабка хәрби хезмәткә алына, шунлыктан ул Истанбул каласына китә. Галерада күзәтүче була, ләкин соңрак тоткынга эләксә дә, 2 ел галерада хезмәт итә, тик ул вакытта кол була. Качкач, Аруҗ пиратлылык эшенә күчә һәм Саталиянең җитәкчесе Хәерханнан сыену эзли. Ләкин бөлеп, Истанбулда йөк ташучы булып эш башкара. Шуңа күрә аңа шундый кушамат тагалар.

Урта диңгездәге Җербе утравында (хәзер ул Туниска керә) Аруҗ ике кардәше: Исхак, Хәйретдин – пират базасын төзи. Галерага хәйләкәр рәвештә һөҗүм иткәнгә күрә, алар танылалар. Беркөнне кыйммәтле әйбер ташучы Рим папасының галерасын кулга төшерәләр.

Корабны камап алалар. Кулга алынганнарның киемнәрен салдырып, аларны пиратларга кигезә. Соңрак барысы да папаның галерасына күчә. Кешеләр күрәләр дә папаның корабы башка көймәне кулга төшергән дип уйлыйлар.

Соңрак икенче галера да күренә. Ул сакланмыйча гына кораб янына килә. Аруҗ фәрманы белән икенче корабны да җиңел генә кулга төшерәләр.

Барбароссалар батырлыклары белән танылгач, Алжир кенәзлекләре аларны испаннарга каршы көрәшкә чакыралар. Аруҗ зур гына гаскәр туплап, Буҗига һөҗүм ясый. Ләкин ул уңышсыз була, пират үзе дә яралана.

1514 елда Аруҗ Мулей-Әхмәткә1510 елда басып алынган Буҗины кире кайтарырга куша. Испаннар тагын каршы тордылар һәм Аруҗны кулсыз калдырдылар. Кулына көмеш протез куйдыргач, 1515 елда тагын бер кат һөҗүм итәргә уйлый. Җиҗелины басып ала һәм аны үзенең үзәге итә.

Пираттан ярдәм сорап Сәлим килә. Пират ризалыгын белдерсә дә, соңрак ул Сәлим бин Тумины үтерә һәм Алжирның җитәкчесе итеп сайлана.

Аруҗ Барбаросса 1нче була. Каршы килүчеләрне дә бастыра алган. Аруҗ шул яр буенда яшәүче иң бай кешеләрнең берсе була.

Испаннарга каршы сугыш башлап, алар кул астында калган шәһәрләрне азат итәргә кирәк иде. Ләкин ул хикмәтле булмаган, ә тиран иде. Халык испаннар белән берләшеп. Моны тәхеттән төшерәләр.

Аннары Тлемсен халкы аны Әбү Зейанны бәреп төшерергә чакыра. Аруҗ җитәкче булып китсә дә, монда тагын испаннар кысыла.

Аруҗ берничә кеше белән кача. Испаннар аны куа киттеләр. 30 сәгать вакыт узгач, бәрелеш башлана һәм Аруҗ һәлак була. Аның киселгән башын Испаниягә илттеләр.

Барбаросса Икенче

Туган вакытта аны Ацор дип атаганнар, соңрак аңа Хәйретдин дип исем кушканнар. Ул олы абыйсы Аруҗ аша пират була. Ул тарихта Барбаросса икенче булып кереп калган. Аруҗныкы гына җирән сакалы бар, ә Хәйретдин буяган.

Хәйретдин Алжирда яңадан хакимиятне кулга төшерә. Хәтта байлыгын да арттыра алган. Буе урта булса да, көче күп була. Француз флоты тарихында аның портреты чагылдырылган: “Ул куе сакаллы һәм зур борынлы була. Аскы ирене аз гына алга чыгып торган. Урта буйлы булса да, көче баһадирларныкы кебек булган. Кулы белән ике яшьлек сарыкны тотып тора алган”.

Ул командирларына да, гади пиратларга йогынты ясый алган һәм һәрбер эшендә уңышларга ирешкән. Аңа түбәндәге сыйфатлар хас булган: кыюлык, батыр, эшчән, җиңелмәс.

Иң авыр эшләрне дә кыюлыгы, диңгез кануннарын белүе генә башкарып чыгарга ярдәм иткән. Яхшы сыйфатлары янында ул кырыс булган. Абыйсыннан аермалы буларак, испаннарның көчен таныган һәм берүзе һөҗүмгә ташланмаган”.

Хәйретдин авыр вакытта хакимияткә килә, чөнки испаннар күп җирләрне басып алганнар. Аларны саклар өчен Хәйретдин Төркия солтанына мөрәҗәгать итә. Аңа 6 меңлек гаскәр бирелә.

Ил Төркиянең вассалына әйләнә бара. Хәйретдин бөтен солтан хәрбиләренең гаскәр башлыгы була. Шулай ук, ул бәйләрнең бәе итеп сайлана. Ул вакытта алар илдә 7 генә була. Солтанның ярдәме белән 1519 елда Хәйретдин Пеньон дигән испан каласын камап ала. Чөнки ул испаннарның Алжирны буйсындыру өчен төзелгән каласы була.

Көрәш берничә елга сузыла. Шунда ул пиратлык эшен дәвам итә. Хәйретдингә каршы император Карл Бишенче 1535 елны зур флот җибәрә. Башта җиңүләргә ирешсәләр дә, соңрак Барбаросса тарафыннан тар-мар ителәләр. Европалыларның Хәйретдинне җиңү планы әнә шулай төгәлләнә. Шуннан соң Карл Бишенче 30 ел буена аңа каршы торырлык көч тапмый.

Аллаһка кайткан пират

Хәйретдиннең якын дусты – Смирнадан килгән яһүд һәм Айдин исемле христиан була. Драгут исә соңрак Триполи бәе була.

1543 елның 20 июнендә Хәйретдин Реджоны яндыра һәм күп тоткыннар ала. Алар арасында пиратны матурлыгы белән кызыксындыручы губернатор кызы да була. Аның ризалыгын алыр өчен Хәйретдин туганнарын һәм бай кешеләрне иреккә чыгара. Соңрак теге кыз аңа кияүгә чыга.

Испаниянең бетүен теләп, Француз короле Франциск 1 төрек солтаны белән килешү төзи, ә тегесе ярдәмгә Хәйретдин Барбароссаны җибәрә. Франциягә килгәч, Хәйретдин Тулонда урнаша, испаннарга һуҗүм ясый. Шулай ук француз авылларына да һөҗүмнәрен ясап тора. Шуңа Франциск моннан файдасына караганда зыяны күбрәк дип Хәйретдинне кайтарып җибәрә. Пиратлар акча сорагач, акча да түләргә мәҗбүр булган. Еллар уза, Хәйретдин дә картая. 70 яшьтән дә узган була, шуңа тынычлыкта яшәргә тели. Алжирда каршы килүләр булып тора. Шуңа ул Истанбулга китеп, калган гомерен шунда үткәрә. Тупланган байлык аны барлык кешедән дә бәйсезлеккә китерә, хәтта солтанның үзеннән дә. Сөләйман да аңа хөрмәт белән караган. Яшь хатыны аңа һәрвакыт игътибарлы булган. Һәм пират матур сарай төзеткән.

Карт пират динне тоткан һәм мөселман кардәшләрен онытмаган. Ул мәчет һәм төрбә (мавзолей) төзеткән, ә 1547 елның 4 июлендә үлгәч, аны шунда күмгәннәр.

Шуннан башлап төрек кораблары Хәйретдингә сәлам биреп киткәннәр.

Гадел БАТЫРОВ

 

 



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
19.09.2010 Абдуллиннар гаиләсе – укытучылар нәсел шәҗәрәсе
20.08.2010 Алтын Урданың барлыкка килүе
11.06.2010 Татарларда ислам дине
11.06.2010 Казан ханлыгында ислам
11.06.2010 Имам Әгзәм Әбү Хәнифә (698-767)

Сәхифәнең тулы тексты


Бүлекләр