Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Тарихи мәкаләләр

Татарларда ислам дине

11.06.2010

Россия Казан ханлыгын 1552 елда басып алгач, Казанда ханның хакимияте юкка чыга. Казан белән Свияжскка воеводалар җибәрелә. Воеводаларга хәрби ярдәм итәр өчен укчылар отряды төзелә.

Идел буе халыкларын колонияләштерү өчен Мәскәү хөкүмәте Казан епархиясен оештыра. Тегесе чиркәүләр һәм монастырьлар төзи башлый, җирле халыкны чукындыру белән шөгыльләнергә керешә. Бөтен татар авылларында мәчетләрне һәм мәдрәсәләрне җимерәләр, гарәп телендә язылган китаплар юк ителә. Урыннардагы имамнар куыла. Чувашлар, удмуртлар, марилар шул ук язмышны кичерәләр.

1555 елның башында Казанга архиепископ Гурий җибәрелә. Рус патшасының һәм митрополитның фәрманы нигезендә Гурийның төп максаты – татар халкын чукындыру. Аның йорты Казан татарларын чукындыра торган урын булган. Аларны чакырып, аңлатканнар, бал белән сыйлаганнар һәм чукындыруның башка ысулларын кулланганнар. Әгәр христиан динен кабул итсәләр, хәтта тоткындагыларны да иреккә чыгарганнар. Шуның нәтиҗәсендә, керәшеннәр барлыкка килгән. Үзләренең җирләрен саклап калыр өчен татар феодаллары Явыз Иванга хезмәткә алынганнар. Алар арасында православиене кабул иткәннәре дә бар. Андый татарлар ханлыкның көнбатыш өлешендә яшәгәннәр. Россия җитәкчелеге татар морзаларын илнең төрле почмакларына таратты. Күбесе, кайда гына яшәмәсеннәр, ислам динендә булдылар.

Көчләп христианлаштыру халыкның бөтен катлауларында да ризасызлык тудырды. Шундый каршылыклар бигрәк тә 17 гасырда үсеш ала, чөнки ул вакытта көчләп чукындыру сәясәте дә көчәя. Күңел бклән кабул итмәү хәрби көрәшләргә һәм башка илләрдән ярдәм сорауга китереп җиткерә. Гобәйдуллинның сүзләренә караганда, 1660 елда татарлар белән башкортлар ярдәм сорап илчеләрне Төркия белән Кырымга җибәрәләр. Без бер диндә, шул ук ислам динен тотабыз, ләкин безне чукындырырга телиләр, дип язалар алар.

Исламны кабул итү төрле катлам вәкилләрендә төрлечә була. 16-18 гасырларда татар халкының күпчелеге авылларда яши. Аларның психологиясе шәһәрдә торучы ярлы халыкныкы кебек. Вакытлар үтү белән ул “халык исламы” (РИУ ректоры Р.М. Мөхәммәтшинның сүзе) дигән исемне ала. Ислам дине кануннарына гореф-гадәтләр дә кушыла. Татар дини әһелләре исламга каршы килмәсеннән өчен гореф-гадәтләрне киметкәннәр. Бу Утыз Имәнинең “Дәвер бүләкләре” дигән китабында язылган. Язучы 14 бидгат гамәл турында әйткән.

Татарларның югары катлам вәкилләре 1550-1560 елларда юкка чыгарыла. Шуңа татарларның аристократиясе белән интеллигенциясе аз гына калды. Алар кимегәч, мәдрәсәләр дә ябыла, мәчетләр дә җимерелә, халык мәгарифе дә юкка чыга, имамнар да золымга дучар була.

16-18 гасырларда суфыйчылык шактый гына үсеш ала. Ул Урта Иделгә ислам белән бергә үтеп керә. Татар әдәбиятында Әхмәт Ясәвинең өйрәтүләрен дәвам итүче Мәүлә Колый хикмәтләрен билгеләп китәргә була. Суфи агымнарының сәяси карашлары көчәя.

Әйтергә кирәк, 16-18 гасырларда татарларда ислам дине тотрыклы булган. Ислам дине халыкта яшәп кала алган.

Ринат ХАБИБУЛЛИН



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
19.09.2010 Абдуллиннар гаиләсе – укытучылар нәсел шәҗәрәсе
20.08.2010 Алтын Урданың барлыкка килүе
11.06.2010 Хәйреддин Барбаросса – «Җирән сакал» һәм Урта Диңгез пиратлары
11.06.2010 Казан ханлыгында ислам
11.06.2010 Имам Әгзәм Әбү Хәнифә (698-767)

Сәхифәнең тулы тексты


Бүлекләр