Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Тарихи мәкаләләр

Казан ханлыгында ислам

11.06.2010

Алтын Урданың таркалуы Болгар кенәзлекләренең үсешенә йогынты ясаган. Әле бердәм дәүләттә булганда, ханның басымын тойганнар, ләкин алар тышкы дошманнардан сакланган хәлдә булганнар. Монда күбрәк Новгород хәрби дружиналары, ушкуйниклар (ушкуй – зур судно, пиратлар) һөҗүм иткәннәр. Шулай ук, Мәскәү кенәзлеге дә һөҗүмнәрен ясаган. 1399 елда руслар Болгарга үтеп керәләр, күп җирләрен, бигрәк тә Казанны, талаганнар. 1420 елда Федор Пестрыйның гаскәре Болгарны талады. Шул вакыйгадан соң Болгар шәһәре дини һәм мәдәни үзәк буларак туктый. Шиһабетдин Мәрҗани болай дип яза: “Күп кайгылардан соң Болгар юкка чыга бара, ә төп үзәк Казан шәһәренә күчә”. Алтын Урдадан куылган Олуг Мөхәммәт хан 1438 елда Түбән Новгород янына килә.  15нче гасыр уртасында Казан ханлыгы оеша.

Казан ханлыгының биләмәсе Төнъякта Казан артыннан башлана, Көнбатыштан Тау ягыннан башлана. Яңа дәүләт эчендә фин-угор һәм төрки кабиләләр булган: мари, удмурт, башкорт, чуваш, көнчыгыш мордвалар да кергән. Ислам дине Казан ханлыгында дәүләт дине була. Ул, бигрәк тә, Сәхибгәрәй хан белән Сафагәрәй хан идарә иткән елларда көчле үсеш ала. Алар 16нчы гасырның беренче яртысында идарә иткәннәр. Мәчет, мәдрәсә төзелешләре, дини китаплар чыгу хакында язмалар сакланып калган.

10нчы гасырда ук Идел Болгар дәүләтендә барлыкка килгән гарәп алфавиты Казан ханлыгында да кулланылуын дәвам итә һәм киң үсеш ала. Балаларның күпчелеге мәктәпләрдә (башлангыч белем) һәм мәдрәсәләрдә (урта белем) укыганнар. Шулардан тыш, югары белем бирүче мәдрәсәләр дә булган. Мәсәлән, Кол Шәриф мәдрәсәсе. Дин әһелләренә грамоталар бирелгән. Шулай ук, шәһәр белән авыл халкына да, һөнәрчеләргә дә, сәүдәгәрләргә дә грамоталар тапшырылган. Эчке һәм тышкы сәясәт документлары тутырылган, ярлыклар, китаплар, эш кәгазьләре, эпитафияләр (каберташтагы язмалар), дини китаплар, Коръәннәр язылган. Казанның бөеклеген дивар белән уратылып алынган цитадель – “патша сараеның ишегалды” – раслый. Монда хан сарае, илнең төп мәчетләре, җитәкчеләрнең мавзолейлары. Андрей Курбский болай дип язган: “Казан елгасы янында зур тау урнашкан, хәтта аңа карарга да уңайсыз: аның өстендә кала һәм патша сарае һәм мәчетләр урнашканнар, алар да биек, анда патшалар күмелгән”. Кол Шәриф мәчете – илнең төп мәчете булып исәпләнә. 1552 елда Иван 4нче Казанны басып алгач, аның урынына Киприан һәм Устинье чиркәүләре төзелә.

8 маналы Үзәк мәчет бай бизәлгән була һәм ул күпмедер дәрәҗәдә хәзерге мәчеткә дә охшаш. Аның янында танылган мәдрәсә дә булган. Шул биек калкулыкта байларның өйләре һәм кайбер мәчетләр урнашкан. Хан сарае янында Нургали мәчете урнашкан. Шәһәр диварлары артында бистәләр урнашкан. Болак артында Кораеш бистәсе урнашкан, анда Отучев мәчете булган. Шулай ук, анда зират та булган. Биналарның матурлыгы, мәчетнең бизәкләнгән гөмбәзләре, таш манаралар башкалага кабатланмас ямь биреп торганнар. Казан бөтен төбәкнең визит карточкасы булып торган.

Казан ханлыгы феодаль дәүләт булган. Дәүләт башлыгы – хан, аның хакимиятен диван – дәүләт советы чикләгән. Ул хан нәселеннән булган 4 әмирдән торган. Алар салымнарны, хәрби эшләрне, җирле үзидарәләрне күзәткәннәр. Бер әмир дипломатия эшләрен башкарган, ислам дәүләтләре белән элемтәдә булган. Казанлылар үзләрен мөселманнар дип санаганнар. Югары катлау вәкилләреннән әмир белән бәкләрне, морза белән оланнарны әйтеп китәргә була. Алар хәрби хезмәттә булганнар. Казан ханлыгы 1 гасыр буена чәчәк аткан: 15нче гасыр уртасыннан башлап 16нчы гасыр уртасына кадәр. 1552 елда татар халкының һәм диннең үсешенә 500 ел буена тискәре йогынты ясаган вакыйга була. Иван 4 гаскәрләре ханлыкны басып ала, шуннан башлап көчләп урыслаштыру һәм чукындыру сәясәте бара.

Ринат ХӘБИБУЛЛИН



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
19.09.2010 Абдуллиннар гаиләсе – укытучылар нәсел шәҗәрәсе
20.08.2010 Алтын Урданың барлыкка килүе
11.06.2010 Хәйреддин Барбаросса – «Җирән сакал» һәм Урта Диңгез пиратлары
11.06.2010 Татарларда ислам дине
11.06.2010 Имам Әгзәм Әбү Хәнифә (698-767)

Сәхифәнең тулы тексты


Бүлекләр