Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Тарихи мәкаләләр

Имам Әгзәм Әбү Хәнифә (698-767)

11.06.2010

Имам Әгъзам Әбү Хәнифә  әһле сөннәнең 4 олуг имамнарының берсе була. Мөхәммәднең (с.г.в.) динендә аңа зур роль әзерләнгән.

Ногман Әбү Хәнифә һиҗри буенча 80 (милади буенча 698 ел) елда Куфә шәһәрендә туа. Ул танылган фарсның нәселеннән була. Исламны Әбү Хәнифәнең бабасы кабул итә, ә үзе иртәрәк туа һәм сәхабәләр арасыннан Әнәс ибн Мәликне, Габдулла ибн Әбү Ауфны, Сахл ибн Сагда әл-Сагидины һәм Әбү әл-Фади Әмир ибн Вәсилне күрә. Ул фикһ гыйлемен танылган Гыйрак галиме Хаммад ибн Әбү Сөләйманнан ала. Ул табигыйннардан, ягъни үзләре пәйгамбәрне күрмәделәр, ләкин аның хакында сәхабәләрдән ишеткәннәр, күп кенә танылган шәхесләр белән дус була. Шулар арасыннан Җәгъфәр ас-Садикны әйтеп үтәргә була. Әбү Хәнифә күп кенә хәдисләрне ятлый. Бу бәндә ислам дине өчен күп яхшылыклар эшләгән, ул хәтта казый да булырга мөмкин иде, ләкин ул мәзхәб имамы булган (имам тирән гыйлемле кеше дигән сүз). Әбү Хәнифә акыллы һәм зыялы кеше була. Фикһ гыйлемен өйрәнеп, зур уңышларга ирешә. Ул бөтен дөньяга таныла.

14нче һәм соңгы Өммәвиләр династиясенең хәлифе Мәрван ибн Мөхәммәд вакытында Гыйрак җитәкчесе Язид ибн Әмир Әбү Хәнифәгә Куфәнең баш казые булырга чакыра. Тегесе бу дөнья байлыгына бик бирелмәгәнлектән, Аллаһтан куркуы югары дәрәҗәдә булганлыктан, хәтта шикле нәрсәләрдән дә тыелып торганлыктан, зур һәм тирән гыйлемле булса да, казый булырга теләми. Монда Әбү Хәнифә шикләнеп тә куйды: бәлки бу эшкә керсәм, кеше хокукларын саклап булыр. Язиднең фәрманы нигезендә, җәза рәвешендә имамның башына 110 тапкыр сугалар. Икенче көнне Әбү Хәнифәне Язид янына китерәләр, җитәкче аңа тагын тәкъдим ясый. Имам: “Киңәшләшергә рөхсәт бир,” – ди. Рөхсәт алып, ул Мәккәгә китә һәм анда 5-6 ел була.

Һиҗри буенча 150 елда (767) Габбасыйлар хәлифе Әбү Җәгъфар Мансур имамга Югары судны алып барырга киңәш итә. Тегесе каршы килә һәм яңадан җәзага тартыла (төрмәгә утыртыла). Көн саен аңа чыбыркы белән 10га арттырып сугалар. Сугулар саны 100гә җиткәч, шәһит булып вафат була.

Әбү Хәнифә беренче булып фикһ фәне һәм фәннең башка тармаклары буенча хезмәтләрен яза. “Фараид”, “Шурут” һәм фикһны өйрәтә торган башка китаплары чыга. Кыяс буенча сәләте зур икәнлеге ачыклана. Байлыкка бирелмәве, Аллаһтан куркучанлыгы, кешелеклелеге һәм гаделлеге буенча зур уңышларга ирешә. Аның күп кенә укучылары да мөҗтәһитләр була. Бүген мөселман дөньясының яртысыннан артыгы дини йолаларын Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча башкара.

“Мират әл-каинат” китабында болай диелгән: имам Әгъзамның нәселендә булган бер кеше Фарсы иленнән килә. Аның әтисе Сабит Гали хәзрәтне очрата. Һәм Гали хәзрәт аның һәм нәселе өчен Аллаһтан бәрәкәт сорый. Әбү Хәнифә табигыйннардан олуг шәхес була һәм Әнәс ибн Мәлик белән очраша. Шулай ук, башка сәхабәләрнң гаиләләрен дә күрә. Шулардан ул хәдис гыйлемен ныгыта.

Әбү Хөрәйрадан иснад муттасил буенча (өзлексез чылбыр) килгән хәдис болай ди: “Минем өммәттән Әбү Хәнифә исемле кеше килеп чыгар. Ул өммәтемнең нуры булыр”. Икенче хәдистә болай диелә: “Ногман ибн Сабит Әбү Хәнифә килеп чыккач, Аллаһ динен һәм минем сөннәтне яңадан аякка бастыра”. Өченче хәдистә болай диелә: “Гасыр саен өммәтнең танылган кешесе булыр. Әбү Хәнифә үз вакытында танылган булыр”. Бу хәдисләр “Мауду ат әл-улюм” һәм “Дарул әл-махтар” китапларында бирелгән.

Тагын бер таныш хәдис бар: “Минем өммәттә яхшы күңелле Әбү хәнифә исемле кеше килеп чыга. Аллаһ аның куллары аша динне яңартыр”. “Дурр әл-Мутар”ның башында шундый хәдис бар: “Адәм г-м минем белән горурланды, ә мин Ногман Әбү Хәнифә белән горурланам, чөнки ул – минем өммәтнең нуры”.

Абидин шундый хәдис китерә: “Дөньяның бизәлеше 150 елда алына”. 562 елда (1166) вафат булган галим Шәмс әл-Аимма Габделгаффар әл-Кардави әйтә: “Бәлки, бу хәдис Әбү Хәнифәгә кагыладыр, чөнки ул 150 елда вафат була”.

Бохаридан килгән хәдистә болай диелә: “Иман Венус планетасына китсә, Фарис (фарсы) аны кире кайтара”. Шәфигыйларның имамы ас-Суюти болай ди: “Бу хәдис, мөгаен, имам әл-Әгъзамгә кагыладыр”. Ногман Алюси “Галия” китабында болай дип яза: “Хәдис Әбү Хәнифәгә кагыла, чөнки аның бабасы Фарис гаиләсеннән була.

“Таквир әс-Сакифа” хезмәтендә хәнбәли галиме Галләм Юсыф Кади Лисбонны кабатлап болай дип яза: “Әбү Хәнифә хакында боһтан сөйләмәгез һәм боһтаннарга ышанмагыз. Вәллаһи, аннан да гыйлемлерәк шәхесне белгәнем юк”.

“Ихйя” китабында әл-Газали Әбү Хәнифәне “габид, заһид” һәм башка сүзләр белән мактый.

Яшь вакытта Әбү Хәнифә кәлям гыйлемен өйрәнә һәм зур уңышларга ирешә. 28 яшенә кадәр имам Хаммадка хезмәт иткәч, аның урынын ала. Аның абруе күп кешеләргә билгеле булды. Үзенең яхшы сыйфатларын ул дингә, гаделлеккә, кешене хөрмәт итүгә багышлады. Бөтен мөҗтаһидләр, яхшы бәндәләр, хәтта христианнан да аны мактадылар.

Имам Шәфигый имам Мөхәммәтнең укучысы була, һәм ул болай ди: “Фикһ буенча яшәгән бөтен кеше дә Әбү хәнифәнең баласы”. Беркөнне ул болай дигән: “Авырлыклар килсә, Әбү Хәнифәнең кабере янына барып, намаз укыйм да, Аллаһ догамны кабул итә”.

Имам Мөхәммәт әш-Шәйбани һәм имам Әбү Йосыф Әбү Хәнифәнең иң яхшы укучыларыннан булалар”. Имам Шәфигый болай ди: “аллаһ миңа гыйлене ике кеше аша биргән. Суфьян ибн Уяннан хәдис һәм Мөхәммәт әш-Шайбанидан фикһ гыйлемен өйрәндем”. Икенчесендә ул болай ди: “Мин шаккаткан бер кеше бар. Ул – имам Мөхәммәт”. Яңадан имам Шәфигый болай ди: “Имам Мөхәммәттән өйрәнгән гыйлемне язып бардым. Ул минем укытучым булмаса, бер гыйлемне дә кабул итмәс идем. Бөтен гыйлемле кешеләр – Гыйрак балалары, ә тегеләре Куфә галимнәреннән чыкканнар. Тегеләре исә Әбү Хәнифәнең укучылары”.

“Муснад” китабында әл–Хәрәзми болай ди: “Әл-Әгъзам, Коръәннән һәм сөннәттән сораулар барлыкка килгәч, башта укучылары белән киңәшә. Киңәшләшмичә, җавап бирергә яратмаган.” Куфәдә меңнән артык шәкерте гыйлем өйрәнгән. Шуларның 400е мөҗтәһид була. Сорау туса, башта укучылары белән киңәшләшә. Бергә өйрәнәләр. Коръән һәм хәдискә туры килсә, Әбү Хәнифә: “Әлхәмдүлилләһи вә Аллаһу әкбәр”,– дип әйтә. Соңрак шәкертләре дә шуны кабатлыйлар. Шуннан соң гына язып куялар.



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
19.09.2010 Абдуллиннар гаиләсе – укытучылар нәсел шәҗәрәсе
20.08.2010 Алтын Урданың барлыкка килүе
11.06.2010 Хәйреддин Барбаросса – «Җирән сакал» һәм Урта Диңгез пиратлары
11.06.2010 Татарларда ислам дине
11.06.2010 Казан ханлыгында ислам

Сәхифәнең тулы тексты


Бүлекләр