Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Тарихи мәкаләләр

Болгарларның исламны кабул итүләре хакында

11.06.2010

Ислам. Инде 14 гасыр буе Аллаһның Мөхәммәткә (с.г.в.)иңгән кануннарын хөрмәт итәләр. Ислам Болгар дәүләтендә дәүләт дине булып китсә дә, ул халык арасында элегрәк тә үтеп керә. Ислам болгарларга дәүләтчелек, мәдәният һәм зур әхлаклылыкны бирә, шуңа күрә, алар милли рухларын саклап калганнар.

Татарларның барлыкка килүе. 1нче теория

Татарларның барлыкка килүе турында 3 теория бар. Төрки-татар теориясе татар халкының барлыкка килүен төрекләр белән бәйли. Беренче төрекләр көнчыгыш Европада безнең эраның 4нче гасырында килеп чыккан. Гуннар белән алар халыкның бөек күчешендә катнаштылар. 5нче гасырда гуннар империясе таркала, җитәкчелек төрекләргә һәм огузларга күчә. Алар 551-603 елда булган Төрки каһанлыгына кергәннәр ул территория көнчыгыштагы Маньчжуриядән башлап көнбатыштагы Кавказ алдына кадәр, төньяктан югары Енисейдән башлап көньяктагы Амур елгасының башланган урынына кадәр җәелгән. Шуннан соң бу дәүләт ике өлешкә бүленгән: көнчыгыш һәм көнбатыш төрки каһанлыклары. Бу теория белән Д.М.Исхаков исемле тарихчы шөгыльләнгән.

Татарларның барлыкка килүе. 2нче теория

Монгол-татар теориясе татарларны монголлардан килеп чыккан дип исәпли. 6-8 гасырлардан башлап күпсанлы монгол кабиләләре Урта Азия далаларында яшәгәннәр. Кытайлылар үзләреннән төньяктарак яшәгән кабиләләрне татарлар (варварлар) дип атаганнар. Үзәк Азиядән Европага килгән монголларның татарларга якын өлеше кыпчаклар белән кушылып киткәннәр. Жучи олысы вакытында исламны кабул итеп, татар мәдәниятен башлап җибәрәләр. Татарларны монголлардан дип тарихчы Р. Фәхретдинов исәпли.

Татарларның барлыкка килүе. 3нче теория

Татарларны болгарлардан килеп чыккан дип болгар-татар теориясе исәпли. Урта дон буйларында барлыкка килгән болгарлар 7нче гасыр ахырында урта Иделгә күченәләр. 8-9 гасырларда алар күчмә тормыш белән яшәгәннәр. 10нчы гасырның икенче яртысында 7нче гасыр башында барлыкка килгән Хәзәр каһанлыгын тар-мар итеп, Идел-Кама Болгар дәүләтен төзиләр. 10нчы гасырдан башлап болгарлар кыпчак, угыз-печенег, мадьяр, бортас кабиләләре белән кушылалар. Болгарлардан тыш, дәүләттә бортаслар белән башкортлар да яшәгәннәр. Шунда татар халкы барлыкка килә. С.Х.Алишев шул теориянең тарафдары була.

Ислам һәм болгарлар

Ислам дин буларак 40 яшьлек Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.в.) Аллаһның сүзләре иңә башлагач, 611 елда барлыкка килә. Ул сүзләр Коръәндә бирелгән. 8-9 гасырларда ислам дине Кавказда һәм Урта азиядә тарала. Хорасанда (Иранның төньяк-көнчыгышы) ул дәүләт диненә әверелә. 8нче гасырдан ук, бигрәк тә Мәрван җитәкчелегендәге гаскәр Хәзәр каһанлыгын басып алгач, 737 елдан ук, болгарларның бер өлеше исламны кабул итәләр. Икенчеләре Болгар белән Айдар хан идарә иткән вакытта 825 елны кабул итәләр. Шул чор хакында күп кенә риваятьләр килә. Шуларның берсен Якуб Ногман җиткерә: “Бер мөселман сәүдәгәре Бохарадан болгарга килә. Ул медицина фәнен белүче дин белгече була. Патшаның хатыны да, үзе дә авырый. Күпме дәваласалар да, файдалары булмады. Бу мөселман аларга болай дигән: “Әгәр исламны кабул итсәгез, сезне дәвалыйм,” – дигән. Тегеләр икесе дә: “Әйе,” – дигәннәр. Ул аларны терелткән, соңрак дәүләтнең халкы да исламга күчкән”. Ул вакытта бөтен мөселманнарның үзәге Багдад хәлифәте була. Болгарлар шуннан раслама алырга тиешләр иде. 8нче гасыр башында Багдад Болгарга биналар төзер өчен, Хәзәр каһанлыгына каршы сугышканда калаларны ныгытыр өчен ярдәм бирә. Бу бай дәүләт белән мөнәсәбәткә керү Болгарның дәрәҗәсен ныгыта.

Алмыш – болгар ханы

10нчы гасыр башында Алмыш (Ягъфәр Габдулла улы) болгар кабиләләрен берләштерергә һәм суверенитет яуларга тырышты. 10нчы гасырның 20нче елларында Багдадка зур бүләкләр белән илчеләр җибәрә. Хатында ул шәһәрләр, мәчетләр төзелешенә һәм остазларны тәэмин итеп торырга акча сорый. Багдадлылар ерак төньяк күршеләргә ярдәм итәргә теләделәр. 921 елның ислам белгечләреннән, укытучылардан, төзүчеләрдән, һөнәрчеләрдән торган төркем юлга чыга. Әхмәт ибн Фадлан сәяхәтне язмача башкаручы итеп сайланып куела. Менә нәрсәләр яза ул.

“Юл озын һәм куркыныч булды. Менә 922 елның 12 маенда, матур якшәмбе көнендә, Багдад илчелеге Болгарга килеп җитте. Хан яши торган җиргә 2 көнлек юл калгач, Алмыш каршы алырга чыкты. Алмыш хан атыннан төшеп, кадерле кунакларны каршы алды. Гадәт буенча, кунаклар алдына алтыннар чәчтеләр, шунда зур мәҗлес җыйдылар. Хәлифнең Болгар патшасына булган хатын баскан килеш тыңладылар. Үзәк мәчеттә намаз укыдылар, хәлифкә һәм Болгар патшасына сәламәтлек теләделәр”. Тиздән ислам бөтен Болгар җиренә тарала. Ләкин алар исламга хәтле тоткан тәңречелек динен дә онытмаганнар. Аллаһны алар кайвакытта Тәңре дип тә атаганнар. Ислам дине болгарларны рухи яктан да берләштерде, биләмәләре дә берләште. Алмыш хан үзен Аллаһның җирдәге илчесе дип игълан итте. Буйсынмаган кабиләләргә ул болай диде: “Аллаһ миңа исламны һәм дәүләтне бүләк итте, мин аның колы, кем миңа каршы килә, шуңа каршы кылыч белән барам”.

Болгарда ислам. Икенче меңеллык.

Ислам дине шәһәрләрнең, сәүдәнең, һөнәрчелекнең үсешенә дә уңай йогынты ясый. Болгар иле башка мөселман илләре белән дә дипломатик мөнәсәбәтләргә керә. Шулай ук, фәнни , мәдәни казанышлар да Болгар дәүләтенә килеп керә. 1989 елда Идел һәм Урал буе мөселманнары Идел Болгары дәүләтенең исламны рәсми рәвештә кабул итүләренең 1100 еллыгын бәйрәм иттеләр. Алар Болгарга барып, намаз укыдылар.

Максим ПОДОЛЬСКИЙ



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
19.09.2010 Абдуллиннар гаиләсе – укытучылар нәсел шәҗәрәсе
20.08.2010 Алтын Урданың барлыкка килүе
11.06.2010 Хәйреддин Барбаросса – «Җирән сакал» һәм Урта Диңгез пиратлары
11.06.2010 Татарларда ислам дине
11.06.2010 Казан ханлыгында ислам

Сәхифәнең тулы тексты


Бүлекләр