Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Тарихи мәкаләләр

Батыр яуда сынала

09.02.2010

Бу сөйлисе хикәябезнең герое Мәккә шәһәренең дәрәҗәле гаиләләреннән була. Аның исеме – Саад. Ислам дине таралу чорында ул егет кеше булып үсеп җитә. Егет кеше хискә бирелүчән иде. Ата-анасын хөрмәт итә. Әле аңа 17 яшь кенә булса да, яшьтәшләреннән хикмәтлелеге һәм акыллы булуы белән аерылып тора.

Дөрес, яшь вакытта егетнең күңелен ләззәтле әйберләр җәлеп итә, ләкин Саад боларга игътибар итмичә, спорт уеннары белән мавыга. Шунлыктан, ул башка егетләр шикелле начар күңелле булмый. Мөхәммәд (с.г.в.) дингә чакыра башлагач, Саад ибн Әбү Ваккас шунда ук исламны кабул итә. Ул болай ди: “Мин 7 көн эчендә ислам динен кабул итүчеләр арасында дүртенче кеше булдым”. Бу хәлгә Пәйгамбәребезнең шатлыгы зур булды. Аның талантлылыгы һәм егетлелеге күренеп торды, ә соңыннан Саад аларны эшкә җикте. Ул атаклы гаиләдән иде, бу яшьләрне аның артыннан барырга этәргеч бирергә тиеш иде.

Шулай ук, Саад Мөхәммәдкә (с.г.в.) әнисе ягыннан туган булып тора.

Тик аның исламга керүе гади генә булмый. Ачык күңелле егет үзенең юлында бик күп сынауларга дучар була. Бу сынаулар шулкадәр авыр булалар ки, хәтта Аллаһы Тәгалә моның турында Коръәндә аятләр иңдерә. Аңа сүзне бирик әле. Үзе сөйләсен.

- Исламны кабул иткәннән соң мин шундый төш күрдем: караңгылыкта йөрим. Менә ай яктысы төште. Алдымдагы кешеләр каядыр бара иде. Мин Зәйд ибн Харисны, Гали ибн Әбү Талипны һәм Әбү Бәкерне күрәм. Алардан сорадым: “Сез монда күптәнме?” Алар әйтәләр: “Юк, яңа гына килгән идек шул”.

Икенче көнне мин Аллаһ илчесенең (с.г.в.) кешеләрне яшерен генә дингә чакырганнарын ишеттем. Мин Аллаһның миңа яхшылык теләгәнен һәм караңгылыктан яктылыкка чыгарасагын аңладым. Исламны кабул иткәч, карасам: теге төштә күргән 3 кеше миңа кадәр динне кабул иткәннәр икән.

Минем дингә кергәнне белгәч, әнием мине ачуланды. Ул болай дип акырды: “Тыңла син, Саад, нинди дин ул, син нигә ата-анаңның динен ташладың? Валлаһи, тиз генә шул яңа динеңне ташла әле, югыйсә, мин ашамый һәм эчми башлыйм. Мине сагынып синең йөрәгең шартлаячак, үлгәнче кешеләр синнән көләчәкләр”. Мин әйтәм: “Моны эшләмә инде, әнием. Нинди генә шартлар куйсаң да, мин диннән китәргә җыенмыйм”.

Тик шулай да, әни үзенең сүзен үти башлады. Көннәр үтә торды, ул да бик ябыкты. Сәгать саен мин аның янына килеп ашавын сорадым, ләкин ул үтенечемне кире какты. Шунда мин аңа болай дидем: “Әнием, сине ничек кенә яратсам да, ләкин мәхәббәтем Аллаһка һәм аның илчесенә көчлерәк. Валлаһи, синдә мең җан булып, мең тапкыр үлсәң дә, мин үз динемне ташларга җыенмыйм”.

Шунда әни җирәнеп кенә ашый башлады. Аллаһ моның турында Коръәндә әйтә: “Әгәр алар сине Миңа син белмәгән нәрсәләрне тиңдәш кылырга үгетләсәләр дә аларны тыңлама. Башка эшләрдә исә аларны тыңла, ләкин Мин күрсәткән юлдан баручылар артыннан бар” (Локман, 15).

Бәдәр сугышында ул һәм аның туганы Умайр аерылып тордылар. Умайр ул вакытта әле егет кеше генә була. Аллаһ илчесе хәрбиләрне тикшереп чыкканда, Умайр Саадның артында качып калды. Ләкин аны Пәйгамбәребез (с.г.в.) сизеп алды һәм хәрби сафтан чыгарды. Умайр бу хәлгә елап җибәргәч, Мөхәммәд (с.г.в.) аны җәлләде һәм армия сафларында калдырды. Абыйлы-энеле ике кеше сугышка керде. Сугыш тәмамлангач, Саад Мәдинәгә кайтып китте. Умайр сугышта батырларча вафат була.

Өхөд сугышында сугышчыларның йөрәкләренә зәгыйфьлек килде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) янында уннан артык кеше генә калды. Алар арасында Саад бик нык сугышты. Һәрбер җибәргән угы кяферне үтерә торды. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аңа әйтә: “Аларны уклар белән үтер, Саад”.

Гомәр идарә иткән вакытта Фарсы дәүләте белән сугыш башланды. Саад ул вакытта югары дәрәҗәгә ирешкән кеше була. Бу сугыш җир йөзендә потларга табынуны бетерер өчен була. Хәлифә өлкә башлыкларына мондый эчтәлектәге хатны җибәрде: “Тизрәк минем янга кораллы кешеләрне җибәрегез. Матур сөйләүче кешеләрне дә җибәрегез”.

Мөҗәһидләрнең отрядлары Мәдинәгә туплана башлады. Аннары Гомәр аксакаллар шурасын җыйды. Монда алар гаскәр башлыгын сайлап куярга тиешләр иде. Барысы да бертавыштан Саадны сайладылар. Гомәр аңа байрак тапшырды. Ул аңа әйтә: “Мине Пәйгамбәрнең сәхабәсе дип атыйлар сүзе белән мактанып йөрмә. Аллаһ начарны начар белән бетерми, ә начарны яхшы белән бетерә. Саад, Аллаһ каршында дәрәҗә бернәрсәгә дә тормый. Дәрәҗәле һәм гади кеше Аллаһ каршында бертигез. Пәйгамбәребез (с.г.в.) башлаган эшне дәвам ит”.

Бәрәкәткә ирешкән гаскәр юлга чыга. Анда  Бәдәр сугышында катнашкан 99 кеше бар. Барысы 700 сәхабә исәпләнә.

Бу гаскәрне Кадисия янында җиңделәр.

Тора-бара фарсылар җиңелделәр. 30000 фарсы суга батып үлде. Сугыштагы табыш да күп булды.

Саад озак яшәде.

 

Зөфәр Әхмәтов



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
19.09.2010 Абдуллиннар гаиләсе – укытучылар нәсел шәҗәрәсе
20.08.2010 Алтын Урданың барлыкка килүе
11.06.2010 Хәйреддин Барбаросса – «Җирән сакал» һәм Урта Диңгез пиратлары
11.06.2010 Татарларда ислам дине
11.06.2010 Казан ханлыгында ислам

Сәхифәнең тулы тексты


Бүлекләр