Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Тарихи мәкаләләр

Архиерей бакчасы әүвәлдә ханнар зираты булган

09.06.2010

Казан шәһәренең Икенче Кабан күленең башында борынгы татар зираты булган. XIX йөзнең икенче яртысында бу зираттан исән калган бер кабер ташының гарәп телендә язылган текстын беренче булып атаклы татар тарихчысы Шиһабетдин Мәрҗани укый. Язу тексты ташта тулы сакланмаган, ләкин аның әмир, солтан Хәсән бик бине Мир Мәхмүд исемле кешенеке икәнлеге язулар буенча укылган .

Татар тарихында әмир, солтан дәрәҗәләрен Чыңгыз хан токымнары булган затлар йөрткәнлеге мәгълүм.

Болгар вилаяте, ягъни Алтын Урданың Болгар олысында тарихта солтан, әмир булып торган Хәсән бик исемле кешенең 1376 елда Казан белән идарә иткәнлеге тарихта мәгълүм . Ул Хәсән бикне – Эчкеле Хәсән дип тә атаганнар. Аның “Махмет-Салтан” дигән (татарча – Мөхәммәт Солтан) улы да булган.

Әлеге – 1376 елда Мәскәү кенәзләре Казанга килеп, аны җиңеп, аның биге Хәсәннән Дмитрий Ивановичка 1000 сум көмеш, аның гаскәр башлыкларына һәм солдатларына 3000 сум көмеш йолым алганнар. Моннан соң алар  Хәсән бикне һәм аның улы Мөхәммәд солтанны Казанда идарә итергә калдыралар .

Моннан соң тарихи язмаларда Хәсән бикнең исеме кабат очрамый.

Ләкин Казандагы Архиерей дачасы мәйданыннан табылган кабер ташында Мәрхүмнең Хәсән бик исемле булуы, аның әмир, солтан дип аталуы ачыла. Бу мәрхүм затның 1376 елдагы Казан идарәчесенең кабере булуы ихтималы зур.

Архиерей дачасы булган җирләр Казан ханлыгы дәверендә ханнарның үз биләмәләре булып, дәүләт егылгач, ул җирләрне урыс хөкүмәте “Ново-Иерусалимский” монастырена беркеткән (1657 елдан). Анда Казан митрополиты Лаврентий II 1657-1672 елларда үзенең җәйге ял урыны ясап файдаланган. Аның заманында зират өстендә беренче таш корылмалар барлыкка килә . Бу таш биналарны корганда татар мөселман кабер ташларын файдаланмаганнар дип кем әйтә алыр ...

1698 елда зират өстендә Воскресение соборы, аның чаң каланчасы, ике катлы зур бинасы булып, аның кайбер өлешләре бу көнгә кадәр сакланмаган .

1706 елда зират өстенә Тихон Амафунтский чиркәве салына,1905 елда ул төзекләндерелә.

Архиерей йорты XVII гасыр башыннан калган бинаны сүтеп, 1780-1781 елларда төзелгән7.

Моннан тыш XVIII гасыр ахырында монахлар торагы, таш койма, хуҗалык корылмалары төзелә8.

Хәзерге көндә бу корылмалар комплексын Казан авыл хуҗалыгы академиясе бүлекчесе биләп тора.

Соңгы елларда Татарстанның Әтнә төбәге Олы Бәрәзә авылыннан һәвәскәр тарихчы Галиулла Заһидуллинның гарәп графикасында язылган “Олы Бәрәзә авылы тарихы” мәгълүм булган иде. Анда Казан арты тарихына кагылышлы һәм үтә дә кызыклы мәгълүматлар бар. Алар арасында шулай ук Казандагы Архиерей йорты урынында булган татар ханнары зираты турында да мәгълүматлар бар. Ул кулъязма хәзергә археограф М. И. Әхмәтҗәнов кулында саклана. Әлеге тарихтагы бу ханнар зираты турында язганда аның авторы монда күп кабер ташлары, аларның ватыклары булганлыгы турында хәбәр итә. Ул кабер ташларында Әмир Хөсәеннең һиҗри 770 елда (ягъни руми 1368/1369 ел), Әхмәтнең һиҗри 660 елда (руми белән 1261/1262 ел) үлгәннәрен күрсәтә, бер ташта Әмир Габдулла, икенчесендә Әмир Хәсән, өченчесендә Әмир Мәхмүд, йәнә тагын берсендә кабаттан Габдулла исемле атаклы кешеләрнең исемнәре язылганлык турында Галиулла Заһидуллин тарихында теркәлгән. Ихтимал, монда Болгар олысы һәм Казан ханлыгы хакимнәре күмелгәндер. Алтын Урда ханнарының каберләре дә Сарай шәһәреннән шактый ерак җирдә, Идел елгасының сул як ярына урнашкан булганнар бит (хәзер Әстерхан өлкәсе Хәрабәле дигән урын).

Шунлыктан Архиерей дачасы урынын археологик казып өйрәнү Казан, Болгар тарихларына да күп яңалыклар өстәргә, аны баетырга мөмкин.

Марсель Әхмәтҗанов,

филология фәннәре докторы.



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
19.09.2010 Абдуллиннар гаиләсе – укытучылар нәсел шәҗәрәсе
20.08.2010 Алтын Урданың барлыкка килүе
11.06.2010 Хәйреддин Барбаросса – «Җирән сакал» һәм Урта Диңгез пиратлары
11.06.2010 Татарларда ислам дине
11.06.2010 Казан ханлыгында ислам

Сәхифәнең тулы тексты


Бүлекләр