Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Тарихи мәкаләләр

Абдуллиннар гаиләсе – укытучылар нәсел шәҗәрәсе

19.09.2010

Бабаларың кем, дип сорасагыз,

Җир кешеләре булган, билгеле,

Типсә тимер өзгән,

Сукса, ташны изгән,

Кирәк икән борган Иделне.

(Г. Латыйп)

Нәсел-нәсәбеңне, туган-тумачаңны белмичә, туган илеңнең үткәнен, туган халкыңның тарихын белеп булмый. Шәҗәрәләр безгә халкыбызның үткән юлын, чал тарихын сөйли. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, дип бик дөрес әйткәннәр. Буыннар чылбырын өзмичә, һәр буын, гаилә тарихына үзеннән өлеш кертеп үткәннәр белән киләчәк буын арасында арадашчы ролен оста башкарса, нәселнең киләчәге өметле булачак, гаиләләрнең өзелмәс җепләр белән уралган язмышлары аша без бүген төрле җирләрдә сибелеп яшәгән татарларның кан-кардәшләр икәнен беләбез. 2010 – укытучылар елы буларак игълан ителде. Һәм шушы форсаттан файдаланып, гомерләрен мөгаллимлек эшенә багышлаган, миндә дә бу һөнәргә мәхәббәт уяткан бабаларымның якты истәлегенә багышлап, хәзерге көндә дә бу һөнәргә тугры булган, туганнарыма ихтирамымны белдереп шушы язмамны сезгә җиткерергә булдым. Берничә йөз еллар буена эстафета булып күчә барган бу һөнәргә безнең гаиләнең мәхәббәте әле дә сүнми, сүрелми.

Теләсә кайсы һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Укытучы гынадыр дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, кешеләргә чиксез мәхәббәт... Аңардагы сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә куеп, башкалар өчен яши бит ул. Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчен куеп башкара, башкарган һәм башкарачак та.

Гасырлар дәвамында, укытучы хезмәтенең тамырлары тирәнгә киткән, үзләренең эшләренә гашыйк, педагогик стажлары йөзләгән елларга сузылган укытучылар гаиләсе турында сүзем.

Нурлат районы Киекле авылында яшәүче,илдә нинди генә вакыйгалар булуга да карамастан, укытучылык хезмәтенә тугры булган укытучылар династиясе Абдуллиннар гаиләсенең нәсел шәҗәрәсенә күз салыйк.

Әтием Хайрулла 1970 елларда ук нәселебез,авыл тарихын сөйләде, ачыклады, мин шуларны дәфтәргә яза бардым. 2009 елда Татарстан милли архивыннан алдырган мәгълүматлар, әтием Хайрулланың сөйләгәнен төгәл раслады. Нәселебез кешеләре барысы да озын гомерлеләр. Әни Фәрбизә – 94 яшенә, апасы Зөһрә – 93, энесе Вәлимхәмәт – 91, әти Хайрулла – 86 яшенә, әтинең бер апасы Зөһрә – 91, аның кызы Зәйнәп 95 яшендә, әле дә исән, икенчесе Әсма – 93 яшенә, әниләре – минем әбием Хәлимә – 101яшенә, бабам Габдулла 95 яшенә кадәр яшәделәр. Хәтерләре яхшы булып, ислам динен төгәл үтәүче мөселманнар иде. Аллаһы Тәгалә шуңададыр аларның һәрберсенә озын гомер, яхшы хәтер биргәндер дә. Нәселебезнең олы кешеләре сөйләгән тарихи әһәмиятле вакыйгаларны мин йотлыгып тыңлыйм да, һәрберсен истән чыкмасын диеп дәфтәргә теркәп куям. Менә шул язмаларны кат-кат укып, чагыштырып карадым да, архив материаллары белән дөресләп шәҗәрәбезне төзедем. Билгеле Нәмәткол, Дәдәткол, Җәдит бабайлар турында архив мәгълүматы юк, чөнки ул чор документлары Татарстан милли архивында юк, теркәлмәгән, диләр. Мөгаен ул чорда безнең төбәк я Оренбург өлкәсе, я Самара өлкәсенә кергән булгандыр. Әле эзләнүләрне мин туктатмыйм. Киләчәктә Оренбург, Самара губерниясе архивларыннан да бабаларыбыз эзен барлауны дәвам итәчәкмен, Иншаллаһ, чөнки кайбер бабаларыбызның шөгыльләрен документаль раслыйсы бар, ләкин әтинең, нәселебез кешеләре турында сөйләгән мәгълүматлары тулысы белән архив материалларына тәңгәл килүе, аларның сөйләгәннәренең барысы да дөрес икәнлегенә шик калдырмый.

Нәмәткол бабай 1500 нче елларда яши. Тау башындагы Иске Киекле (Бурмәт) авылында үсеп, әтисеннән соң имам була. Гаиләсе зур, эшчән була. Мәхәллә каршындагы оешкан мәдрәсәдә балаларны укырга, язарга, Коръән укырга өйрәтә. Авылның сәяси, икътисади эшләрен юнәлтүче, оештыручы була. Авыручыларга рухи яктан Коръән аятләре белән өшкереп ярдәм итә, терелүгә ихтыяҗь көчләрен арттыра; үләннәр, җимешләрдән кайнатмалар ясый, физик яктан терелүгә сәбәпче булып тора. Бабайлардан күчеп килгән табигый үләннәр,тамырлар, кайры һ.б. белән дәваланып яшәү хәзерге көндә дә безнең нәселдә дәвам итә.

Явыз Иван Казан шәһәрен хөсетле, сатлык татарлар, ислам динен кабул иткән булып, халык арасында бер-берсенә дошманлык өстәүче урыслар ярдәме белән басып ала. Бөтен Казан ханлыгында татар, чуваш, мари, удмурт халыкларын көчләп чукындыру сәясәте башлана. Чукындырып йөрүче патша гаскәрләре безнең Киекле авылына да килеп җитә. Әмма Киекле халкы бик күп була, аның бер өлеше татарлардан, икенче өлеше чувашлардан тора. Татарлар ислам, чувашлар мәҗүсилек динен тота һәм һич тә башка, күңелләренә ятмаган христиан диненә керәселәре килми. Чалгы, сәнәк күтәреп, чукындыручыларга каршы чыгып чигенергә мәҗбүр итәләр. Бу эшнең башында авылның хөрмәтле, затлы нәселеннән булган Нәмәткол имам була да инде. Ул, бу көрәшне оештыруда авыл халкына рухи көч биреп, үзе дә күп санлы барлык нәселе белән бу көрәшнең алгы сафында тора. Берничә кат авылдан чукындыручыларны чигенергә мәҗбүр иткәннән соң, бик зур чирү булып авылга патшаның гаскәре ябырылып килгәндә, авыл халкын үтереп, талап бетермәсеннәр диеп, авылның аксакаллары киңәшмәсендә Нәмәткол тәгъдиме белән авыл 4 өлешкә: 2 татар, 2 чуваш авылына бүленеп, урманга качарга, яңа авыллар ясап, яңа тормыш башларга дигән карарга киләләр. Ә патша гаскәре Иске Киекле авылына кергәндә, бер төркем авыл халкы җиңел корал белән каршы алалар да, гаскәр кысрыклый башлагач, урманга кереп юкка чыгалар. Патша чиновникларының җиңелү, чигенү ачуын чыгаралар: буш калган йорт-кураларны, берсен дә калдырмыйча, бөтенләе белән яндыралар, хәтта зыярәт коймаларын да калдырмыйлар. Зыярәттәге кабер ташларын төяп алып китеп чиркәү нигезенә салалар. Бер кабер ташы ниндидер ысул,сәбәп белән Кизләү зыярәтенә барып эләгә, хәзер ул Кизләү мәктәбенең музеенда саклана.Киекле (Бурмәт) авылы яндырылып беткәч,юк ителде диеп санала һәм бер генә архивта да Киекле турында бу чорга караган материал юк.

Ә бу вакытта имам Нәмәткол җитәкчелегендәге Киекле халкы кара урман эчендә яңа авыл төзеп ята. Шулай итеп, авылга беренче булып төшеп утыручы Нәмәткол имам һәм аның гаиләсе була, бу хәл 1570 елларда була. 1570 ел – хәзерге Киекле авылына нигез салынган ел дип исәпләнә.

Нәмәтколның балалары бик күп була. Аның кече улы Дәдәткол, әтисенең эшен дәвам итеп, авыл имамы була. Әти – бабаларының эшен дәвам итеп ,мәдрәсәдә балалар укыта. Нәмәткол бабайның барлык эшен дәвам итә, авыл белән идарә итү дә аның өстендә була. Авыл белән идарә итү бөтенләе белән ул заманнарда имам кулында булган бит.

Шулай ук Дәдәткол бабайның да балалары күп була.Барысы да мәдрәсәләрдә укыйлар,белем алалар, имам булып, төрлесе төрле җирләрдә укыталар. Ә кече улы Җәдит тә әтисе Дәдәтколның эшен дәвам итеп, балалар укыта, имам хезмәтен үти. Җәдит бабай, үз чиратында, кече углы Иманколга имам, мәдрәсәдә мөддәрис вазифасын тапшырып калдыра. Иманкол бабайның имам булганлыгын дәлилләүче мәгълүмат булып, татар халкының мәһшүр галиме, укытучысы, язучысы Ризаэтдин Фәхретдиннең «Асар» дигән китабында китерелгән. 189 нчы пунктта, Йосыф бине Иманкол турындагы язмада менә болай язылган: «Йосыф Садыйк бине мулла Иманколый әл Киекле әл Болгарый». Димәк, Иманкол бабайның мулла-имам булуына шик юк, дәлил ныклы; әти Хайрулла сөйләгәнгә туры килә. Иманкол бабай да уллары Яһүди (Йәһүдә) 1756 елгы, белән Йосыфны 1759 елгы төрле мәдрәсәләрдә укытып имам итә. Яһүди бабай Киекле авылының мөхтәррәм имамы, мәдрәсәдә мөддәрис булып халыкка хезмәт итә. Яһүди (Йәһүдә) бабайның да малайлары Хөсәен (1784 елгы), Хәмит (1786 елгы), Хәкимәт (1796 елгы) башлангыч белемне әтиләреннән өйрәнеп, соңыннан төрле мәдрәсәләрдә укып имам, мөдәррис, мөгаллим булалар. Иманкол бабайның икенче улы – Йосыф турындагы мәгълүмат атаклы галимебез Ризаэтдин Фәхретдин тарафыннан яхшы ук ачыкланган. «Асар» китабының 65 нче саны астында Габберрәшид бине Кадермөххәммәд турында мәглүмат язылган. Шушы язмада Йосыф бине Иманколый турында болай диелгән: «Габдеррәшит бине Кадермөхәммәд Казан ягында Сатыш вә Саба авылларында имам булып,мәдрәсә тоткан вә заманының зур мөддәрисләреннән берсе булган. Остазы Мортаза әфәнде (кара: 29). Моның хозурында шәкерләреннән ...; Чирмешән елгасында Киекле-Бурмәт авылының Йосыф бине Иманколый әл Болгарый 1197/1783 елда «Әмалый касыйдәсе» өчен Гали әл-Карый (аңа Аллаһының рәхмәте булсын) тарафыннан язылган шәрехне күчергән». Бу язмадан Йосыф бине Иманколый әл Болгарый турында кайбер нәтиҗәләр дә ясап була: беренчедән, Йосыф бине Имаколый төрле мәдрәсәләрдә укып белем алган һәм төрле мәдрәсәләрдә мөгаллим булып эшләгән. Чыннан да «Әмалый касыйдәсе»н күчергәндә Йосыф бине Иманколыйга 24 яшь булган. Димәк, ул чорда Габдеррәшит бине Кадермөхәммәт әс-Сабауый мәдрәсәсендә мөгаен гына мөгаллим булып хезмәт иткәндер. Икенчедән, Йосыф бине Иманколыйның чордашлары да, бергә укыган, хезмәт иткән кордашлары да укымышлы, затлы нәсел кешеләре булып, бер-берсе белән хөрмәттә һәм хезмәттәшлектә яшәгәннәр. Чөнки нәкъ шул ук 1783 елда, ягъни Йосыф бине Иманколый «Әмалый касыйдәсе»н күчергән елда шул ук Саба мәдрәсәсендә Габдеррәшит бине Кадермөхәммәднең икенче шәкерте – Шушма елгасы буендагы Сары Биккол авылының Әлмөхәммәд бине Думай бине Бимәк суфи 1197/1783 елда «Каһестани» язып тәмам иткән. Өченчедән, бу чорда яшәгән һәркем «әл-Болгарый» кушымчасын үзенең нәсел исеменә куша алмаган. Бары укымышлы, затлы гаиләдән чыккан, бай, мөхтәррәм, халык алдында ниндидер яхшылыгы белән атаклы булып дан казанган хөрмәтле кеше генә, галим, язучы, ил агасы гына бу исемгә лаек булган. Димәк Йосыф бине Иманколый әл Болгарый 24 яшендә үк үзенең тырышлыгын, укымышлылыгын, хөрмәткә лаек мөхтәррәм затлы кеше икәнлеген җәмгыять алдында раслаган һәм әл-Болгарый (Болгар кешесе, Болгар улы) сүзен өстәп язган. Йосыф бине Иманкол турында Ризаэтдин Фәхретдин «Асар» әсәренең 6 нчы санында 189 нчы язма итеп аның тәрҗемәи хәлен сүрәтләгән. Китаптан өзекне тулысы белән китерәм:

«189. Йосыф бине Иманкол.

Алабуга өязендә Илмәт авылында имам булып, 1252/1836 ел, 25//(328)

ноябрьдә 77 яшендә вафат булган. Асылы Чистай янындагы Киекле авылыннан. Бу мәмләкәттә укыгач, Бохарага барып гыйлем өстәгән вә Кабул шәһәренә сәфәр итеп, Фәезхан бине Хозырхан хезмәтенә кереп, ишанлыкка рөхсәт алган. Галим, гакыллы, мөхтәрәм бер зат иде, диләр. Вәлид ишан бине Мөхәммәделәмин кордашларыннан булып, аның илә күрешүе һәм махсус аның янына йөреп, файдалар алуын сөйлиләр. Үз каләме язылып тәмам булган бер «Шәрхе Әмалый» нөсхәсе ахырында мондый язма күрелде: «1197/1783 елның рабигыль-әүвәл/февраль аенда Габдеррәшид бине Кадермөхәммәд әс-Сабауый мәдрәсәсендә Йосыф Садыйк бине мулла Иманколый әл-Киекли әл-Болгарый кулы белән күчереп тәмамланды». Язуы матур һәм дөрес. Мөхәммәдгата исемле бер угылы Илмәт авылында мөәзин булып, 1314/1897 елда 97 яшендә исән-сау иде».

Бу язмадан да Йосыф бине Иманкол турында кайбер мәгълүматлар өстәп була минемчә:

Беренчедән: Ризаэтдин Фәхретдин «Асар» исемле китаплар җыелмасында бары илкүләм танылган бөек шәхесләр турында гына язуын аңлата. Димәк, Йосыф Садыйк бине мулла Иманкол әл Киекли әл Болгарый татар халкы арасында мәшһүр, күренекле галим, дин белгече, җәмәгать эшлеклесе, укымышлы имам булган дисәң дөрес булыр.

Икенчедән: Йосыф Садыйк бине Иманколый әл Киекли әл Болгарый халык арасында мәшһүрлеге белән тугрылыгы белән билгеле булган. Үз исеменә, нәселенә «Садыйк» сүзен өстәү һәр галимгә, укымышлыга, байга да бирелмәгән. «Садыйк» – димәк, тугры, дөрес кеше дигән сүз.

Өченчедән: менә шул тугрылыгы, әйткән сүзендә тора белүе, һәр эшен төгәл үтәве, кешеләр белән мөнәсәбәте төзек булуы, дөреслек өчен тугры калып тормышының һәр мизгеле аша шуны раславы Йосыф Садыйк бине Иманклоый әл Киекли әл Болгарыйны бөтен татар халкы арасында танылган иткән, аны һәр төбәктә белгәннәр, аның гамәлләре, тормышы турында ишеткәннәр, аңа ышанганнар. Шуңа күрә дә инде аны халык икенче-бөтенләй ят булган Алабуга өязендәге Илмәт авылына имам итеп кабул иткәннәр, шунда бергәләп матур тормыш иткәннәр, аның хезмәтеннән авыл халкы бик канәгать булган. Чыннан да, моның шулай икәнлеген күрсәтүче факт булып Йосыф имамның бер улы Мөхәммәдгата 97 яшенә кадәр шул авылның мөәзине булып хезмәт иткән. Югарыда язылганнарның барысы да дөрескә туры килә бит. Чөнки татар авылларында имам, мөәзинне билгеләү җәмәгать тарафыннан башкарылган. Халыкка ярамаган мулла да, мөәзин дә, кем тарафыннан куелган булса да озак эшли алмаган, вазифаларыннан азат ителгән.

Дүртенчедән: Йосыф хәзрәт үз заманында белемне төрле төбәкләрдәге мәдрәсәләрдә, уку йортларында, төрле дәрәҗәдәге, төрле укыту ысулларына ия булган, заманының иң камил укыту методикасын кулланып эшләүче зур шөһрәт казанган мөгаллимнәре булган уку йортларында укыганлыгы ачыклана. Шул заманның данлыклы мәдрәсәләре, укытучылары Бохара, Кабул шәһәрләрендә тупланганга Йосыф бине Иманколыйда бу уку йортларында белем алган.

Бишенчедән: Мәдрәсәләрдә укыту камиллеге төрлечә дәрәҗәдә булып төрле мөгаллимнәр укыткан билгеле. Ә аларның иң атаклысына эләгү һәм аның шәкерте булу һәркемгә тәтемәгән. Йосыф хәзрәтнең Кабулдагы укытучысы бик мәшһүр Фәезхан бине Хозырхан булган. Димәк, Йосыф хәзрәт уңган, булган, тырыш, белемле, гыйлемгә омтылыш та гайрәтле, укымышлы, күп гыйлем иясе булган икән дигән нәтиҗә ясап була.

Алтынчыдан Йосыф бине Иманколый Кабул шәһәренә сәфәр итеп, «Фәезхан бине Хозырхан хезмәтенә кереп, ишанлыкка рөхсәт алган». Ягъни Ислам динендә, бигрәк тә шул чорда Ишан дәрәҗәсе бик зур булган, һәм ул бик сирәк, бик укымышлы, тәкъва, мөселманнарның җитәкчесенә генә бирелгән.

Җиденчедән: Йосыф ишанның иптәшләре дә үзе кебек үк халык арасында укымышлылыклары белән заманының атаклы кешеләре булган. Ризаэтдин Фәхретдин язуы буенча Йосыф бине Иманколый «Галим, гакыллы, мөхтәрәм бер зат иде диләр. Вәлид Ишан бине Мөхәммәделәмин кордашларыннан булып, аның илә күрешүе һәм махсус аның янына йөреп, файдалар алуын сөйлиләр».

Йосыф хәзрәтнең ир балалары барысы да укымышлы, зирәк акыллы, җәмәгать эшлеклеләре булалар. Беренче хатынының балалары Хәсән 1792 елгы, Хөсәен 1797 елгы – 1821 елда патша армиясенә 25 еллык солдат хезмәтенә бирелә. Икенче хатыны малае Әхмәт 1806 елгы, Мөхәммәдгата 1800 елгы, өченче хатынының малайлары Сәйфетдин 1806 елгы, Билал 1818 елгы. Башлангыч белемне әтиләреннән өйрәнеп Кизләү мәдрәсәсендә укыгач, төрле мәдрәсәләрдә белем өстиләр һәм төрле мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә имам, мөдәррис, мөгаллим булып хезмәт итәләр.

Йәһүдә бабайның да Киекле авылының укымышлы, галим, тирә-якта атаклы имам булуы авыл халкын оста оештыручы, камил методикалы мөддәрис булуы турында, олы авыл картлары әле бүген дә сөйлиләр. Йәһүдә бабайның малайлары да һәммәсе дә белем алуга хирыслыклары белән аерылып торалар.Алар үз гомерләрен авыл мәдрәсәләрендә имам, мөддәрис, мөгаллим булып хезмәт итүгә багышлыйлар.

Йәһүдә имам углы Хөсәен бабайның балалары да күп була: Фәсхетдин 1811 елгы, Мөфтәхетдин 1818 елгы, 1836 нчы елда патша гаскәренә 25 еллык солдат хезмәтенә бирелә, Бәдретдин 1821 елгы, Бәһәветдин 1825 елгы, Шәһивәли 1828 елгы, барысы да төрле мәдрәсәләрдә белем туплап, имамнар, мөддәрисләр, мөгаллимнәр булып гомерләрен кичерәләр.

Хөсәен бабайның олы углы Фәсхетдин дә имам мөгаллим була,ләкин бу эш белән дистә еллар шөгыльләнгәч, башка эшне күркәм саный башлый, көмешче,ягъни кыйммәтле металлардан төрле бизәнү әйберләре: чулпылар, алкалар, беләзекләр, йөзекләр ясаучы була. Терлек-туар асрый, сата-ала. Бабабызның ясаган зәвыклы чулпылары әле бүген дә сандык төбендә гаилә реликвиясе булып саклана.

Йәһүдә имамның икенче улы Хәмитнең дә балалары заманының мәһшүр имамнары, мөддәрисләре, мөгаллимнәре булалар: Исмәгыйль 1808 елгы, Ильяс 1819 елгы – 1836 нчы елда патша армиясендә 25 ел хезмәт итү өчен солдатка бирелә, Ибраһим 1821 елгы, Һаммат 1824 елгы.

Фәсхетдиннең өлкән улы Габдулла башта әтисеннән дәресләр ала, Киекле мәдрәсәсендә башлангыч белем алгач, Кизләү мәдрәсәсендә укуын дәвам итә, аннан соң берничә ел мәдрәсәдә мөгаллим булып эшли. Әти Хайрулланың сөйләве буенча, аның шәкертләре, аның янына килеп, рәхмәтләрен әйтеп, безнең мөгаллимебез диеп хөрмәт күрсәтә торган булганнар, аңардан киңәшләр сорый торган булганнар

Габдулла бабайның улы – Хайрулла башлангыч белемен әтисеннән,аннан соң авыл мәдрәсәсендә ала,шуннан Кизләү мәдрәсәсен тәмамлагач, инкыйлабтан соң авылда мәдрәсәдә ике еллап дин дәресләрен укыта, мөгаллим булып эшли, ләкин янгыннар, ачлык, репрессияләр аңа укытучы эшен дәвам итәргә мөмкинлек бирми. Шулай да ул 1967 елдан алып 1987 елга кадәр Киекленең югары очында имам хезмәтен башкарды, дингә каршы дәүләт тарафыннан оештырылган Ислам динен юк итү чорында да, бабаларыбызның эшен дәвам итте.

Нәселнең кайсы кешесен алып карасам да,һәрберсе уңган,алтын куллы,булдыклы. Шуның өстенә минем туганнарыма сабырлык, белемгә омтылу, башкаларга ярдәм кулы сузу кебек сыйфатлар хас, бу чын укытучыда гына була торган сыйфатлар. Хайрулла бабайның да өч баласы да мөгаллимлек юлын сайлыйлар. Улы Нәбиулла хаҗи югары белемле укытучы. 1966 елдан Кизләү, Киекле мәктәпләрендә 15 ел математика, физика фәннәрен укытты. 1981–1982 нче уку елында Иглайның 8 еллык мәктәбендә директор, 1982–1998 елларда Норлат районы Халык мәгарифе бүлеге мөдире булып эшли. 1998–2000 елларда Нурлат районы администрация башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып хезмәт итте. Ул эш дәверендә Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы дигән исем, 1978 елда «Социалистик ярышта Җиңүче» билгесе, тагын бик күп бүләкләр белән бүләкләнде. 2008 елдан Киекле мәктәбе директоры булып эшен дәвам итә. Тормыш иптәше Тәнзилә дә озак еллар буе мәктәптә эшләде, балалар да укытты, эштә казанган уңышлары өчен «За трудовое отличие» медале белән бүләкләнде.

Зур кызы Индира – Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамлап, 20 ел инде Киекле урта мәктәбендә 1 нче категорияле башлангыч класс укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли, киявебез Хәлил белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Улыбыз Эдуард мәктәптә физкультура фәнен укытты, киленебез Гөлназ татар теле укытучысы. Кечкенә кызыбыз Аэлита – Нурлат шәһәренең 9 нчы номерлы мәктәбендә директорның укыту эшләре буенча урынбасары, татар, инглиз телләре 1 нче категорияле укытучысы, киявебез Рөстәм Киекле урта мәктәбен алтын медальгә бетереп, югары белемле инженер-электрончы булып эшли. Оныкларыбыз да киләчәктә бабаларыбыз эшен дәвам итәргә – укытучылар булырга хыялланалар, гел бишлегә генә укыйлар. Хайрулла бабайның кече кызы Ратифа да хаҗия, тирә-як авылларда үзенең туган авылы Киекледә өлкәннәргә дә, балаларга да гарәп графикасын өйрәтә, бүгенге көндә Коръән шәкертләре ишле.

«Илен белмәгән-игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, нәселен белмәгән-нәсәпсез», – дип дөрес әйткән халык. Нәсел агачын-шәҗәрәне төзегәндә, мин горурлану хисләре кичердем. Кайсы чорда яшәгән нинди генә туганымның тормышын, яшәешен генә алсаң да алар үрнәк булырлык кешеләр.

Бу шәҗәрәне мин кыскартып кына яздым, нәсел агачының төп кәүсәсен генә күрсәттем. Габдулла бабайдан гына башлап санасак та, бүгенге көн укытучыларының, ягъни Абдуллиннар гаиләсенең педагогик стажы 226 ел килеп чыга. Ә бу нәсел агачының бик юан ботакларында күпме имам, мөгаллим, укытучы икәнлеген һәм нәселемнең педагогик эшчәнлеге күпме икәнлеген Абдуллиннар гаиләсе – укытучылар нәсел шәҗәрәсеннән күреп була.

Һәркайда кеше – бәһаләп бетергесез кыйммәтле хәзинә. Кешеләр – илнең хуҗасы һәм тоткасы. Ә илебез киләчәгенең тоткасы укытучы кулында. Укытучы кешеләргә белем ачкычы бирә, кешеләрне Кеше итә, олы юлга чыгара.

Н. Абдуллин,

Нурлат районы Киекле авылы укытучысы



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
20.08.2010 Алтын Урданың барлыкка килүе
11.06.2010 Хәйреддин Барбаросса – «Җирән сакал» һәм Урта Диңгез пиратлары
11.06.2010 Татарларда ислам дине
11.06.2010 Казан ханлыгында ислам
11.06.2010 Имам Әгзәм Әбү Хәнифә (698-767)

Сәхифәнең тулы тексты


Бүлекләр