Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Тарихи мәкаләләр

Хаҗ кылу тарихы

05.06.2010

Россия Президенты Д.А.Медведев Каһирәдәге сәфәрендә: «Россия Федерациясе үзеннән-үзе мөселман дөнья­сының аерылмас бер өлеше булып тора», — дигән иде. Чынлап та, Россия җирләре, анда яшәгән халыклар ислам белән бик иртә танышалар. Һиҗри ел исәбе белән 22 нче елда ук Дагыстан шәһәре Дербент хәлифәт биләмәсенә керә. Россия туфрагында мөселман дәүләтләреннән Идел буе Болгарстаны, Алтын Урда, Казан, Әстерхан, Кырым, Себер ханлыклары, Нугай Урдасы, Төньяк Кавказда күп кенә ханлыклар һәм кенәзлекләр барлыкка килә. Юл кыенлыклары, төрле сәяси һәм хәрби каршылыклар килеп чыгу аркасында, ул чорларда хаҗилар күп булмаган, әлбәттә. Хаҗ кылу әү­вәлге заманда, нигездә, югары катлам вәкилләре, мөселман галимнәре, сәүдәгәрләр һәм сәяхәтчеләр эше булып саналган. Тарихта, мәсәлән, 1494 елда Казан ханбикәсе Нурсолтанның Каһирә маршруты буйлап хаҗ кылуы мәгълүм. Соңрак, рус патшалары белән хат алышканда, ул үзен «Ханбикә — Хаҗия» дип атый. 1517 елда ул кабаттан хаҗ кылырга бара. 1524 елда Сәхибгәрәй хан Казан тәхетен бер­туганының улы Сафагәрәйгә калдырып, хаҗ кылу өчен Истанбулга китә. Россиянең мөселманнар яшәгән биләмәләргә эзлекле рәвештә ия булганын әйтеп уку да урынлы булыр. Россиядә беренче мөселман халыклары булып татарлар санала (XVI гасыр). Аннары XVIII гасырда Россиягә Кырым татарлары, казахлар, Кавказ халыклары кушылдырыла. XIX гасырдан Урта Азия дә Россиянеке булып санала. Мәсәлән, Ташкент 1865тә, Ашхабад бары тик 1881 елда гына яулап алына.

Ислам белән аралашуның беренче гасырларында Россия мө­сел­ман мәсьәләсен чукындыру, мөсел­ман­нар­ны христианнарга әй­лән­де­рү аша хәл итәргә исәп тота. Шунлыктан, мө­сел­маннарның ихтыяҗлары белән кызыксынмый, хаҗ кылу да Россия өчен мө­һим булмый. Нәкъ менә шуңа күрә хаҗ кылуга кагылышлы канун акты да 1803 елда гына барлыкка килә. Ул Рос­сия­дә калган бохаралыларга кагы­лышлы була. Аннан да элегрәк Россия хакимиятләре хаҗ мәсьәләсе буенча Кырымда ук очрашалар. Чөнки Кырымны Россиягә кушу шартлары буенча, кырым татарлары үзләренең өстенлекләрен, шул исәптән каршылыксыз хаҗ кылу гамәлен дә, саклап калалар. Россиядә чит ил паспортлары 1855 елның 27 июлендә генә бирелә башлый. Аңа кадәр хаҗ кылучылар сәфәргә үзләре яшәгән волость хакимиятләреннән рекомендация хаты алып кузгалганнар. Әмма XIX гасыр дәвамында Россия хакимиятләре мондый хатларны һәм чит ил паспортларын бирергә ашыкмаган, төрле киртәләр, каршылыклар уйлап чыгарган.

Әмма аңа карап хаҗ кылырга барырга теләүчеләр саны кимемәгән. XIX гасырда Россия мөселманнары гомум кабул ителгән өч маршрут буенча хаҗ кылырга барган:

1. Кавказ аръягы һәм Персиянең төньяк өлеше юнәлеше буенча Кир­мән­шах пункты һәм Төркиягә чиктәш Ха­нәкин шәһәре аша, Баһдад юнәлеше буен­ча — шигыйлар өчен истәлекле урыннардан саналган Казвин, Кәрбалә, Нәҗәф шәһәрләрендә булып, алга таба Гарәбстан чүлләре аша — Мәккәгә, Мәдинәгә юл алганнар.

2. Сәмәрканд һәм Бохара юнә­ле­шен­дә Мазари — Шәриф, Кабул һәм Пәшавар аша Әфганстанга, аннан диңгез аша Мәккә һәм Мәдинәнең диңгез буе шәһәрләреннән саналган Җиддә яки Ямбога килгәннәр.

3. Кара диңгез портларыннан Истан­бул һәм Сүәеш аша Җиддәгә яки Ямбага, аннан Мәккәгә һәм Мәдинәгә юнәлгәннәр.

Санап кителгән маршрутларның беренчесе буенча шигый мәзһәбендәге Кавказ аръягы мөселманнары йөр­гән­нәр. Аларның саны 12-15 меңгә җиткән. Аларның бик азы гына Мәккәгә барып җитә алган, калганнары Кәрбалә белән канәгатьләнгән. Күбесенчә хаҗ кылучылар Россия чикләрен бернинди паспортсыз, яшерен, кача-поса үткәннәр, аннары Кирмәншахка җыелганнар. Алга таба төрле юллар, шәһәрләр аша Баһдадка, Кәрбаләгә, Нәҗәфкә һәм башка урыннарга килгәннәр. Икенче маршрут буенча Сәмәрканд һәм Бохара аша китүчеләр саны елына 4-7 меңгә җиткән. Болар — чыгышлары буенча Урта Азия мөселманнары булганнар. Алар Таш-Курган, Гәйбаг, Чәрикар, Кабул, Газни, Кандагар, Кветти аша Мазари-Шәрифкә, аннан соң тимер юл буенча Карачи портына, алга таба пароход белән Бомбейга яки Җәләлабад аша Пәшавар, аннан тимер юл белән Бомбейга юнәлгәннәр. Өченче юл җиңелрәк һәм кыскарак булган. Кара диңгез портлары аша Истанбул һәм Сүәеш маршрутыннан барлык Россия татарлары, кавказлы сөнниләр, эчке Россиягә якын булган казахлар — барысы бергә 2-3 мең кеше файдаланганнар. Бу маршрут буенча паспортлы кешеләр йөргән. Россия хөкүмәте хаҗ кылуны тыйган елларда да хаҗ кылучылар туктап калмаганнар, иске, төрек, фарсы һәм бохара юлын кулай күргәннәр. Ул өч тапкырга кыйммәткә төшкән. Әйтик, беренче юл 100 сум торса, икенче-өченче маршуртлар 300 сума бәяләнгән. Ул чорлар өчен бу акчаларның бәясе зур булган.

Хаҗдан кайтучылар хаҗи дә­рә­җә­сенә ия булганнар. Аларның халык арасында абруйлары үскән. Россиядән китүче хаҗ кылучыларның күләмен ачыклап үтик. Үләт авыруы таралу сәбәпле, XIX гасырда Мәккәгә баручылар саны кисәк аерылып тора.

Әйтик, 1807 елда Мәккәдә барлыгы 83 мең кеше, 1814тә 70 мең, 1854тә — 50 мең, 1855тә — 80 мең, 1856да — 120 мең , 1857дә — 140 мең, 1858дә — 160 мең, 1865тә — 90 мең хаҗ кылучы булган.

Гомуми саннан Россиядән ки­тү­че­ләрне аерып алу кыен тоелмас. 1894 елда Җиддәдәге илчелек Россия хаҗилары арасында сораштыру үткәрә, анда 1795 кеше катнаша. Нәтиҗәдә, хаҗга баручыларның 75 проценты — Урта Азия вәкилләре, 46 кеше генә татарлардан була. Ул елны Россиядән хаҗ кылырга 3349 кеше китә.

ХХ гасырда Россия хакимиятләре хаҗ кылырга барырга теләүчеләргә мәр­хә­мәт күрсәтә. 1911 елда Истанбулдагы Россия илчесе Николай Чарыков болай дип яза: «Безнең хөкүмәт Рос­сия гражданлыгын алучыларга гына түгел, Россиягә караган Урта Азия дәү­ләт­лә­рен­дәге мөселманнарга да хаҗ кылуда зур ярәм күрсәтә. Рус тимер юлларын, пароходларын файдаланучыларга тулы бер ташламалар каралган.

Алар иминлекләр, уңайлыклар, санитар ярдәм белән тәэмин ителгән».

Россия хөкүмәтенең хаҗга игътибары артуы христиан динендәге халыкның Госманлы империя биләмәсендә калган христиан диненең изге урыннарына хаҗ кылырга барырга теләве белән бәй­ле булуын әйтү урынлы. Россия «Рус Фәләстыйны»н уйлап чыгарып, Фәләстыйнга үтеп керү сәясәтен оештыра. Билгеле булганча, шуның аркасында Кырым сугышы башлана. 1882 ел­да Александр II башлангычы белән бө­ек кенәз Сергей Александрович җи­тәк­челегендәге Император православ Фә­ләстыйн җәмгыяте оештырыла. Иерусалимга изге урыннарга табынырга баручыларның саны 18-20 меңгә җыела. Революциягә кадәр Исламның изге урыннары Госманлы империясендә кала, ә Мәккә белән шәрифләр (хөрмәткә лаеклылар) идарә итә. Мөселман халыклары арасында хаҗ кылу буенча махсус дәлләтчелек (хаҗ кылырга булышучылар) оештырыла. Дәлләтчеләр Мәккәнең шәрифе тарафыннан раслана. Әйтик, Казан татарларының дә­лләтчесе булып Сәед-Шәфи хез­мәт итә. Дәлләтчеләр хаҗ кылырга те­ләү­че­ләрне барлау өчен Россиягә махсус чыгып киткәннәр яки 2-3 вәкилен җи­бәр­гәннәр. Юлда алар Зәм-зәм суы, дис­бе, хөрмә белән сату иткәннәр. Халыкны хаҗ оештыру эшләре белән таныштырганнар. Бу урында 1909 елда Казанда Гали Ризаның «Хаҗилар өчен юл китабы яки аларны алдалаулары хакында бәян» исемле китабын ис­кә алып узу урынлы булыр. Китапта юлдагы барлык гамәлләрнең хаклары китерелә, ышанычлы кунакханәләр күр­сә­телә һәм хаҗиларны кайда, ничек алдарга мөмкин булулары әйтелә. ХХ гасырда хаҗның яңа маршрутлары ачыла. Әйтик, Мәскәүдән поезд белән Варшава, Вена һәм Истанбул аша барырга мөм­кин була, юл хакы 100 сум тора. Пароходлар Батумидан, Севастопольдән, Одессадан турыдан-туры Җиддәгә йө­ри башлый. Одессада татар мәчете тө­зе­лә, аның имамы Сабирҗан Сәфәров ха­җиларга һәрьяклап ярдәм итә.

Илчегә бирелгән күрсәтмәдә турыдан-туры: илчелекнең максаты — «хаҗ кылучыларга төрле яклап яр­­дәм итү», дип әйтелүе үзе генә дә зур хөрмәткә лаек. Илчелек Беренче Бө­тендөнья сугышы башланган 1914 елга кадәр эшли. Госманлы империясенә су­гыш игълан ителә һәм хаҗ кылырга мөмкинлек бетә. 1926 елда СССР Хи­җаз Корольлеген, Нәҗед солтанатын һәм берләштерелгән биләмәләрне, 1932 елдан КСА дип аталган дәүләтне таный. Турыдан-туры әлеге дәүләтне тануны совет илчесе Кәрим Хәкимов тормышка ашыра. СССР әлеге корольлек белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыручы беренче дәүләт була. 1925 елда К.Хәкимов гомрә хаҗын кыла. СССРдан хаҗ кылырга бару 30 нчы елларда көньяк чикләр ябылганчы дә­вам итә. Совет иленнән рәсми рә­веш­тә соңгы тапкыр хаҗ кылырга баручы икенче совет илчесе Казах Нәзир Түрәнкулов була. Аңа хаҗ кылырга СССР чит ил эшләре Халык комисса­риаты рөхсәт бирә. Бу хакта татар әди­бе Гаяз Исхакый болай дип яза: «Мәккә урамнарында бетмәс машина тавышлары яңгырап торган бер мәлдә кызыл флаклар белән бизәлгән автомобиль пәй­да булды». Алга таба болай дип дә­вам итә: «Барлык тантаналы намазларда катнашып, гореф-гадәтләрне үтәп, ул Пәйгамбәр каберенә баш ияргә Мәдинәгә китте».

Фәйсал әмире Габдел-Газиз 1932 ел­да СССРга визиты вакытында СССРдан ел саен 10-15 мең кешене хаҗ кылырга җибәрү турында сүз кузгата. Әмма совет хөкүмәте әлеге сорауны җа­­вап­сыз калдыра. 1938 елда 1935 елдан кабат К.Хәкимов җитәкли башлаган Җиддәдәге совет миссиясен чакыртып ала. СССРдан хаҗ кылу фәкать 1945 ел­да гына яңартыла. 1945тән 1990га ка­дәр барлыгы 900 совет гражданы хаҗ кылды.

Вәлиулла хәзрәт ЯГЪКУБ

 



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
19.09.2010 Абдуллиннар гаиләсе – укытучылар нәсел шәҗәрәсе
20.08.2010 Алтын Урданың барлыкка килүе
11.06.2010 Хәйреддин Барбаросса – «Җирән сакал» һәм Урта Диңгез пиратлары
11.06.2010 Татарларда ислам дине
11.06.2010 Казан ханлыгында ислам

Сәхифәнең тулы тексты


Бүлекләр