Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Тарихи мәкаләләр

Мәчет жылый

05.02.2010

Хәтер сандыгында бик күптән бер нәрсә саклана – язмыйча котылып булмас, ахрысы, үзеннән... Әйе, кемнәр генә булмадык, ниләр генә күрмәдек без. Аянычын да, көлкесен дә. Сүз биредә шундый көлкерәк бер әкәмәт вакыйга турында барачак.

1929–1930 елның кышында мин өлкә газетасында штаттан тыш репортер булып эшләп йөрдем. Бик яшь идем әле мин ул чакта һәм, «репортер» дигән исемне бик зурдан санап, шуның белән үземчә горурланып йөри идем. Асылда исә редакциядә минем урыным да, эшем дә бик кечкенә иде, даими хезмәт хакым да юк иде, редакция кушуы буенча, төрле җирдән вак-төяк хәбәр ташып, шулардан килгән бәләкәй генә гонорарга яшәп маташа идем. Ләкин яшьлек дигән нәрсәне беләсез инде, барысына да түзә, барысын да күтәрә ул, ә җитмәгәнен хыялы белән тутырырга ярата.

Заманның да бик кызыклы, бик киеренке чагы иде. Бөек борылыш елы! Илне индустрияләштерү, авылны колхозлаштыру, кулакларны бетерү – менә нинди зур вакыйгалар башланып китте ул елны... Сыйнфый көрәш гаять кискенләште, бу көрәш тормышның бөтен тармакларына үтеп керде, ни генә эшләнмәсен, барысы да шул көрәш хакына эшләнә торган булды. Мәчетләр мәсьәләсендә дә эш шундыйрак иде. Мәчет – сыйнфый дошман терәге, шуннан ул үзенең зарарлы коткысын таратып ята, бетәргә тиеш аның бу соңгы оясы!.. Әгәр мәчет агачтан икән, аның манарасын шунда ук кисеп төшерделәр. Янәсе, тормасын нечкә ае белән әллә кайлардан күренеп!

Без, газета кешеләре, бу эшне бик хуплап яза торган идек. Хезмәт иясенә мәчет кирәкми, мәчет – дин оясы, ә дин халык өчен әфьюн ул... Мәчетләрне япкач, дин дә бик тиз үзлегеннән бетәргә ти¬еш, янәсе... Гомумән, без ул чакларда күп нәрсәләр турында ансат кына уйлый идек. Теләк көчле, дәрт көчле, менә шунлыктан бөтен искене тиз генә аударып, өр-яңаны бастырып куярга без бик атлыгып тора идек.

Ләкин шул кышны Яңа бистә татарлары арасында гаҗәп сәер бер хәбәр тарала башлый: күптән түгел ябылган шундагы бер мәчет җылап утыра, имеш. Дөресрәге, Ямашев урамы чатындагы таш мәчеттән һәр көнне, караңгы төшкәч, бала җылавына охшаган тавыш ишетелә, имеш... Шуны үз колаклары белән ишетүчеләр дә бар икән.. Билгеле инде, башта бу уйдырмага берәү дә чынлап ышанмады. Ләкин юньсез хәбәр бит ул яман ис кебек, бер чыкса, тарала да тарала; хәзер инде Яңа бистәдә генә түгел, бөтен шәһәрдә диярлек шул хакта гына сөйлиләр: мәчет җылый!.. Бәгырьләргә төшәрлек бала тавышы белән мәчет җылап утыра!., һәм тагын иң сәере шунда, бу «җылауны» үз колаклары белән ишетүчеләр көннән-көн күбәя бара. Менә хикмәт!

Ниһаять, бу хәбәр безнең редак¬ция¬гә дә килеп керә. Күпләр моны, бил¬геле, көлеп кенә каршы алалар, һәр¬нәрсәдән мәзәк табарга яратучылар исә үзләреннән җыен кызык өстәп тә сөйлиләр: янәсе, мәчетнең күз яшь¬ләре яңгыр торбалары буйлап агып тө¬шә, имеш; мәчет җылаганда аның ишек тәрәзәләре шап та шоп ачыла да ябы¬ла, имеш. Аннары хыялы йөгерек берәү, мәчет үзе җылый алмый, ә мәчетне япкан чакта чыга алмыйча калган карт мәзин җылап утыра дип тә безне көл¬дерә. Кыскасы, көлеп сөйләүләр күп бу¬ла, әмма һәркем бу хәбәргә пүстәк нәр¬сә дип кенә карый.

Ләкин редакциянең җаваплы секретаре Мөрти агай икенче төрлерәк уйлаган булса кирәк. Ничектер бу мине чакырып ала да әйтә:

–Менә нәрсә, егет, – ди, баскан килеш кенә. – Сиңа әйбәт кенә фельетон язарлык бер эш чыгып тора, шуны булдыра алырсыңмы?

–Нинди эш соң ул? – дим мин, гадәтемчә, каушабрак.

Биредә шуны әйтергә кирәк, Мөрти агай, күптәнге газетачы буларак, ара-тирә «Татарстан» битләренә сенсация кузгатырлык маҗаралы, шаккатыргыч материаллар җибәргәләргә ярата иде. Миңа да күбрәк шундый материаллар табып китерергә куша иде.

–Ишеткәнсеңдер, – ди бу миңа, – әнә Яңа бистә обывательләре мәчет җылый дип шау итәләр.

–Әйе, ишеткән идем.

–Менә шул провокацияне фаш итәргә кирәк.

–Ничек итеп?

–Ничек итеп, имеш!.. Их син!.. Репортер сорап торамыни, репортер үзе белергә тиеш.

Мин дәшмәдем, минем әле бө¬те¬не¬сен¬нән курка торган чагым иде. Ә Мөрти агай шактый коры кеше ул, һич юктан кыздырып, тиргәп ташларга да күп алмый иде. Ләкин шулай да ул мине, үземә сиз¬дер¬ми¬чә, эченнән генә кызгана да шикелле... Еш кына тиргәп ташласа да, ки¬тер¬гән хәбәрләремне үз кулы белән төзәтеп, озак яткызмыйча чыгаргалый тора иде. Редакторга да өстемнән зарланган чагы булмады. Үзе дә күреп, белеп тора инде минем хәлемне... Бу юлы да әнә шулай дорфа гына шелтәләп алды да кистереп кенә әйтте:

–Бүген кич шул мәчет янына бар да үз колагың белән тыңлап тор... Кайткач, бернинди мәчетнең җыламаганын, бары контр мулла-мунтагайлар чыгарган бер провокацион уйдырма булуын әче генә итеп язып бирерсең. Аңладыңмы?

–Аңладым, – дидем мин, баскан урынымда таптанып.

–Бар, алайса.

Ләкин мин чыгып китәргә ашыкмадың,. Куркып кына булса да, сорыйсым килде:

–Әгәр ишетелсә, нишләргә?

Нәрсә ишетелсә? – диде Мөрти агай, кашларын җыерып.

–Мәчетнең... җылаганы.

Мөрти агай: «Бу нинди миңрәү?» – дигән төсле гаҗәпләнеп, азрак кызганып, күб¬рәк ачу белән миңа бераз карап торды.

–Син әллә шуңа ышанасыңмы, советский репортер?

–Ышанмыйм да бит, тик шулай да...

–Нәрсә шулай да?

Мин җавап бирә алмадым. Бу минутта Мөрти агай: «Булмас бу җебегәннән», – дип уйлагандыр бәлки, ләкин ул артык сүз озайтырга теләмичә, боерык биргән сыман коры гына әйтте:

–Бар, кушканны эшлә. Бурычыңны яхшы бел: мәчет җыламый, безгә бу провокацияне фаш итәргә кирәк.

Мин сүзсез генә борылып чыгып киттем. Шулай да эчемнән генә, нигә бу мине җибәрә инде дип, аңа рәнҗемичә булдыра алмадым. Син ышанмаган кебек, мин дә мәчетнең җылавына ышанмыйм, шулай булгач, нигә әллә кайдагы Яңа бистә¬ләр¬гә барып торырга? Бик кирәк икән, тотарга да шушында гына, Мөрти агай үзе әйткәнчә, контр муллаларны, фанатик карчыкларны, дин-исламны – барысын берьюлы тетеп, фаш итеп ташларга була бит. Андый нәрсәләр, редакциядән чыкмыйча гына, бездә аз языламыни?!. Юк, менә аның өчен җәһәннәм астына барырга, ниндидер ташландык, караңгы мәчетне күрергә, җитмәсә, шуның янында катып-туңып, тыңлап торырга кирәк. Әлбәттә, моның кебек мәгънәсез эшкә өлкән сотрудниклардан берәү дә бар-маячак, ә минем шикелле малай репортерны җибәрергә ярый инде...

Мин редакциядән чыкканда, кояшсыз салкын декабрь көне сүнеп тә бара иде инде. Искереп беткән пальтомның өтек якасын күтәреп, ашыга-ашыга Чернышевский буйлап (редакцияләр элек шушы урамда иде) Кольцога төшеп киттем. Күз бәй¬ләнгәнче Яна бистәгә барып җитәргә кирәк, чөнки, кешеләрнең әйтүенә кара-ганда, мәчет нәкъ менә караңгы төшкән чакта гына (ягъни икенде-ахшам арасында) җылап ала, имеш. Аннары төн буе көтеп торсаң да тавышын чыгармый, имеш.

Ул елларда Яңа бистәгә трамвайлар йөрми иде әле. Ләкин бер шәп нәрсә – «барабызлар» күп иде. Үрәчәле чанага ялгыз ат җиккән «барабызлар» Свердлов урамының башында өелешеп торалар. Мин шул чаналарның берсенә килдем дә, салам тутырган чыпта кап өстенә кырын ятып, барабызчы агайга: «Әйдә киттек», – дидем. Билен кызыл билбау белән әйбәтләп буып, тун өстеннән җил¬бә¬гәй генә чикмән кигән Әлдермеш татары, чанасына аягүрә басып, атын куа-куа мине алып та китте. «Кая барабыз?» – дип сорады ул миннән... «Яна бистәгә, җылак мәчет янына», – дидем мин, ваемсыз гына. Агай даны чыккан мәчетне белә иде, күрәсең: «Була», – дип кенә куйды.

Бер егерме минуттан без барып та җиттек. Миңа кирәк ак мәчет Ямашев урамы белән бер кыска тыкрыкның чатында тора икән. Агайга унбиш тиенне бирдем дә төшеп калдым... Бу тирәләр миңа шактый таныш, – үткән ел гына мин мондагы мех фабрикасында бераз эшләп киткән идем. Ул фабрика мәчеттән ерак түгел, шул ук Ямашев урамында, татар зиратына табарак урнашкан. Ә кыска тыкрыкта икенче мех фабрикасы, – ул элек кайсыдыр бер татар баеның сабын заводы булган диләр... Мәчет күршесендә генә, шул фабрика өчен булса кирәк, яңа бер бина салынып ята.

Караңгы тәмам төште диярлек. Инде нишлим, бу серле мәчетнең кайсы ягына чыгыйм дип торганда гына күреп алдым: тар тыкрык чатында, нәкъ мәчеткә каршы, кечкенә бер төркем халык басып тора. Болар анда белмичә тормыйлардыр дип, мин дә шуларга таба атладым һәм берсенә бер сүз катмыйча аз гына читтәрәк тукталдым. Алар минем килеп басканны сизмәделәр дә шикелле... Төркем дигәнем берничә карт белән карчык һәм бер ике-өч малай иде. Үзара һични сөйләшми тик кенә торалар. Нидер көтәләр. Тәрәзәләре караңгы ак мәчет тә тын гына, боек кына тора... Урам буш, үтеп-сүтеп йөрүчеләр бөтенләй юк диярлек. Тик әле бер яктан, әле икенче яктан берничә агай һәм берничә хатын-кыз төркемгә килеп кушылдылар. Исән¬ләш¬мәделәр, дәшмәделәр, кил¬де¬ләр дә бастылар. Сабырлыклары җит¬мә¬гән малайлар әкрен генә шаулаша башлаганнар иде, аларны шунда ук төрле яктан ысылдап кына тыйдылар...

Шактый гына вакыт узды, минем юка оек белән кигән ботинкаларыма бик нык сиздереп суык үтә башлады. Инде тәмам күз дә бәйләнде, ә халык серле, караңгы, тып-тын мәчеткә карап, тавыш-өнсез тора да тора... Мин дә карап торам, бу салкын, таш мәчеттә нәрсә булырга мөмкин дип уйланам һәм ихтыярсыздан малай чакта (моннан нибары биш-алты ел элек кенә) ишеткән төрле куркыныч әкиятләрне искә тө¬шерәм. Сөйлиләр иде, һәр мәчетнең үз өрәге була, имеш. Өрәк кешегә бер дә күренми яки бик сирәк кенә күренеп ки¬тә икән. Аның тавышы юк, йөргәне һич сизелми, үзе ул кәфенгә урангандай ап-ак, нечкә-озын була, имеш. Аннары тагын ул өрәк дигән нәрсәнең бик шаяны, йә бик явызы да булырга мөмкин, имеш. Шаян өрәк куркыныч түгел, кешегә тими, кү¬брәк ул кызык өчен, мәчеткә кил¬гән картларның галош-каталарын буташтырып бетерә, мәзиннең манарага мен-гән¬дә чабуыннан тарта, хәз¬рәтнең мөн¬бәр таягын яшереп куя, имеш. Ә менә явыз өрәк бик хәтәр нәрсә, ди, кешенең каршысына ул кинәт кенә килеп чыгып, аның котын алырга ярата, ди. Кеше куркуыннан йә телдән яза, йә дивана булып кала, ди. Хәтта үче бар кешене буып та үтергәли, ди...

Мин хәзер бу әкиятләрнең берсенә дә ышанмыйм, билгеле, юк нәрсә дип кө¬ләм генә, батырайган булып, моның ише шик-куркуларны үземнән куам гына... Дө-рес¬рәге, куарга тырышам... Ә шулай да... ни пычагыма басып торам әле мин монда? Бу мәгънәсез көтүдән эчем дә поша башлады, катып-туңып йөрүемә ачуым да килеп китте.

Ләкин нәкъ шул чакта төркемнән бер агай кинәт кенә: «Чү!» – дип куйды, аннары бик шомланып, коты алынган тавыш белән: «Әнә, әнә, ишетәсезме... башлады!» – дип пышылдады. Төркемдәге халык барысы да үлектәй катып, өнсез калдылар. Ә бераздан әле берсе, әле икенчесе: «Ие шул, ие шул, ишетелә, хо¬да¬-вәндә!» – диделәр. Аларга кушылып бүтәннәр дә: «Мин дә ишеттем, мин дә ишеттем!» – дия башладылар. Бер карчык: «Мәчетебез җылый-й!» дип сузып кына шыңшып та җибәрде. Ә башкалар исә кызу-кызу гына пышылдап, белгән догаларын укырга тотындылар... Ә мин берни дә ишетмим, күпме генә колагымны торгызсам да, юк, һичнәрсә ишетә алмыйм... Аптырагач, янымда басып торган бер агайга: «Чынлап әйтәсезме, мин нигәдер берни дә ишетмим», – дидем. Агай миңа борылып карады да кырыс кына: «Ә син бүрегеңнең колагын күтәр», – диде. Мин тиз генә малахаемның колагын күтәрдем. Шул чакта тагын берәвесе ачулы гына: «Чүгез», – диде, без барыбыз да шым булып тынып калдык, һәм ме¬нә шушы тынлыкта, – кеше әйтеп кеше ышанмас, – минем колагыма да, ни¬һа¬ять, нидер килеп ишетелде. Башта ышанмыйчарак тордым, ләкин... ишетәм бит, чәнчелеп китим, ишетәм! Чынлап та «и-и-и» дип бик нечкә генә сузып, әкрен генә җылаган тавыш!.. Бала җылавына охшаган, әмма сабый баланыкына караганда да нечкәрәк тавыш!.. Кайдан килә бу? һичшиксез, мәчеттән, ләкин бинасы эченнән түгел, ә каяндыр югарыдан, түбә-кыек тирәсеннән килә – шулай ишетелде миңа...

Мин берьюлы аптырап та, куркып та калдым, әмма һич шик юк ки, җылаган тавыш бар, мин моны бер тү¬гел, берничә тапкыр үземнең тырпайган колакларым белән ишеттем. Әллә гал¬люцинация микән бу? Алай дисәң, ишетүем бик ачык, кат-кат, галлюцинация шулай буламы икән соң? Аннары мондагы бөтен кешеләр дә ишетеп торалар ич, барыбызның да берьюлы алдануы мөмкин түгелдер бит инде!.. Димәк, тавыш бар, тавыш ишетелә, һәм нәкъ менә жылаган тавыш!.. Ләкин ничек инде мәчетнең җылавына ышанырга мөмкин ди? Акылга сыймый ич бу. Алайса, мәчетнең эчендә нәрсәдер бар, нәрсәдер куйганнар анда...

Мәчетнең «җылавы», бүленгәләп, бер ун минут чамасы дәвам иткәндер, аннары ул тынды; ахрысы, бөтенләйгә тынды... Чөнки тавыш ишетелми башлагач та халык, сеанс тәмам дигәндәй, куркынып һәм укынып, тизрәк таралып та бетте. Ә мин баскан урынымда торып калдым. Кузгалырга көчем җитмичә, ихтыярсыздан торып калдым... Мин бик аптырауда идем, ни уйларга да, ни эшләргә дә белми идем. Әгәр кайтып, Мөрти агайга, үз колагым белән ишеттем дип әйтсәм, ул мине шул ук көнне редакциядән куачак, валлаһи, куачак. Контрлар провокациясенә бирелгәнсең, чыпык! — диячәк.— Газетада эшләргә ярамыйсың, булмый, мәгънә чыкмый синнән, — диячәк. Инде ышана калса, нигә колагың белән ишеткәнеңне күзең белән күреп кайтмадың дип җаныма тиячәк. Бу очракта бигрәк тә — чөнки ул да мәчет эчендә нидер бар, нәрсәдер куелган дип уйлаячак. Аныңча бит, репортер дигән кемсә бөтен нәрсәнең төбенә үзе төшәргә, үзе күрергә, үзе белергә тиеш...

Нишләргә соң, ә?.. Вәт сиңа мәсьәлә, шайтан алгыры! Инде катып-туңып та беттем, дер-дер калтырый да башладым, ә торам, казыкка бәйләнгән тай шикелле селкенеп-таптанып торам да торам. Үзем мәчеткә карыйм, куркыныч ул миңа, үзенең серле тынлыгы, караңгы зурлыгы белән шомландыра, куркыта ул мине... Ә китеп булмый, китсәм, миңа тагы да начаррак булыр төсле. Ахырда, чарасыздан бөтен шик-шөбһәләргә кул селтәп, мин катгый бер карарга килдем: керергә, бу серле-шомлы мәчетнең эчен бер әйләнеп, карап чыгарга кирәк. Ни булса ул! Әйе, ни булса ул!.. Ашамас әле таш мәчет, йотмас, әйләнеп чыгармын әле ничек тә, тик каушамаска, каушамаска гына кирәк. Егет кеше ләбаса мин!

Ләкин шулай батыраеп урынымнан кузгалуым булды, минем алга шунда ук беренче кыенлык та килеп басты: хәзер төн бит инде, мәчет эче дөм-караңгыдыр, утсыз-нисез нәрсә генә күрә алырмын мин?! Димәк, кермичә кайтып китәргә дә була, ут юк, вәссәлам!

Мөрти агай үзе дә дөм-караңгы мәчет эченә кереп тормас иде, билгеле... Әмма ни өчендер минем бу сылтаудан тизрәк файдаланасым килмәде, тәвәккәлләгән эштән ансат кына баш тарту ничектер уңайсыз булып тоелды.

Менә күзем мәчет күршесендә салынып яткан бинаның каравыл будкасына төште. Туктале, мин әйтәм, каравылчы янына кереп карыйм, аның фонаре булырга тиеш, биреп тормасмы... Булмаса инде, икенче мәсьәлә... Шулай уйлап, урам аша чыктым да такта будкага барып кердем. Каравылчы абзый бик әйбәт урнашкан икән,— будканың нәкъ уртасында, җир идәндә кечкенә чуен мич гүләп янып тора, ә абзый шуның каршында тун чабуларын кайтарып, аякларын аерып, ботларын ышкый-ышкый җылынып утыра.

— Исәнмесез, абзый, – мин әйтәм.

Абзый миңа кырын гына күз ташлап алды, көттереп һәм мыгырданып

кына:

— Исән әле, чынлап сорасаң,— дип куйды.

— Җылы икән сезнең монда,— дидем мин, чакыруны да көтмичә тизрәк чуен мич янына узып.— Әх, үткән икән шул суык үзәккә...

Абзый дәшмәде, тик шактый гаҗәп¬лә¬неп һәм шикле сынап, миңа баштанаяк бер сөзеп кенә карап алды. Күрәм, минем вакытсыз килеп керүем абзыйга бер дә ошамады. Аның мине, бөтенләй ят кешене, хәзер үк будкасыннан җилтерәтеп кууы да яки тревога күтәреп берәр этлек эшләве дә мөмкин иде. Ләкин минем бик туңган булуым һәм балаларча әрсезлегем аны бераз аптырашта калдырды шикелле.

Шулай да мин абзый үзе телгә килгәнче йомышымны әйтергә ашыктым.

– Абзый кеше, тыңлагыз, минем сезгә бер йомышым бар иде.

– Нинди йомыш?

– Сезнең әнә стенада «ярканат» фонаре эленеп тора. Шул фонарьны миңа биреп торсагыз иде... Әлбәттә, вакытлыча гына...

– Нигә ул сиңа?

Минем алдан әзерләп куйган бер хәйләм дә юк иде, шул сәбәпле дөресен генә әйтергә туры килде:

– Мин ни... менә мәчеткә кереп чыкмакчы идем.

– Мәчеткә? Нинди мәчеткә?

– Шушы сезнең күршедәге мәчеткә.

Абзый, тиз генә сүз таба алмагандай, күзләрен шарландырып, миңа беравык тик кенә карап торды. Гаҗәпләнүе аның гүя чиктән ашкан иде.

– Син нәрсә, энекәш,— диде ул, ниһаять, әкрен-усал гына,— әллә бераз салып килдеңме?

– Юк, нишләп салыйм, ап-айнык мин.

– Соң!.. Әллә башың икеме?

– Юк, башым да берәү генә,— дидем мин, елмаерга тырышып.

– Берәү генә булса, йөрмә монда... Үкчәңне күтәр. Син, ахрысы, ул мәчеттә нинди хикмәт барын ишетмәгәнсең әле.

– Ишеттем шул... Ә менә хәзер нәрсә барын кереп беләсем килә. – Абзый, кызып, кискен генә кулын селтәде:

– Әйдә, әйдә, йөрмә, кит моннан... Бетмәс монда сезнең ише суга... «батырлар».

Абзыйның бу хәтле сыртын кабартып кире торуы мине чынлап борчый башлады. Ахрысы, мәсьәләне аңа ачыграк, җитдирәк итеп төшендермичә булмас.

– Син, абзый, мине куарга ашыкма әле, башта әйбәт кенә тыңла,– дидем мин, ничек тә юмалап, ипләп кенә.– Мин редакциядән килгән кеше, миңа газета редакциясе сезнең мәчеттә нәрсә барын белеп кайтырга кушты. Ышанмасагыз, менә минем документым. Так што, сезгә куркып торырга урын юк, барысы өчен дә үзем җавап бирәм. Фонарегыз өчен дә курыкмагыз, кирәксә, менә акча калдырып торам... Ә газета заданиесен үтәргә кирәк, үтәмичә ярамый, белдегезме?

«Газета» дигән сүзнең тәэсире ул заманда мәчет җылавыннан бер дә ким түгел иде,– абзый шактый йомшарып киткәндәй булды. Шулай да ул тиз генә бирешергә теләмәде:

– Килгәнсең икән, бар кер, нигә мине борчып йөрисең, – диде бу, мыгырданып кына.

– Миңа фонарь кирәк, фонарьсыз мин анда нәрсә күрим? Син инде, агай-эне, мине задание үтәмичә кайтып китәргә мәҗбүр итмә... Каравылчы фонарен бирмәде дисәм, сиңа да рәхмәт әйтмәсләр.

– Их, парин! – диде абзый, чын-чыннан ачынып – Үз башыгызга бәла алу гына түгел, кешегә дә зыян-зәхмәт ясап йөрисез.

– Син, абзый, борчылма, бернинди зыян да, зәхмәт тә булмас сиңа... ун минуттан фонареңны исән-сау китереп бирермен.

– Бирерсең, башыңны алып чыксаң.

– Һи, чыгабыз аны, – дигән булдым мин, көлеп. Нык утыра баш, тәгәрәп тө¬шәр¬лек түгел... Әле без синең белән шушы мич алдында, тәмләп кенә тәмәке көй¬рә¬тә-көйрәтә мәчеттә күргәннәрне сөй¬лә¬шеп утырырбыз.

Абзый авыр гына сулап урыныннан кузгалды, ашыкмыйча гына фонарен чөйдән алып бирде. Бөтен хәрәкәте аның, бу эшкә минем катнашым юк, бары мәҗбүр булганга күрә генә, дип әй¬теп тора иде кебек. Мин фонарьны урындыкка куеп яндырдым да, борылып, чыга башладым. Шул чакта абзый түз¬мә¬де, кыюсыз гына минем арттан:

– Динсез булсаң да, белгән до¬га¬ла¬ры¬ңны укырга онытма! – дип калды.

– Рәхмәт, абзый, онытмам, – дидем мин, ишекне ачып япканда. Урамда адәм заты түгел, эт тә юк иде. Аяк астында чайкалган фонарь яктысына карап, мин ашыга-ашыга мәчеткә таба киттем. Мәчеткә керә торган ишек ихата эчендә икән. Ярый, капка ачык булып чыкты, ишегалдына уздым. Ләкин мәчетнең яшел тимер ишеге зур йозак белән бикле иде. Мин йозакны тотып та, яктыртып та караган булдым: димәк, мәчетнең үзенә керү мөмкин түгел... Гап-гади, әмма репортер башы уйлый белмәгән киртәләр чыга да тора. Нишләргә?.. Аптырап сулга борылган идем, тагын бер кечкенә яшел ишекне күреп алдым. Анысының йозагы юк иде. Бу манарага менә торган ишек булырга тиеш... Туктале, мин әйтәм теге җылау тавышы мәчетнең эченнән түгел, ә каяндыр югарыдан, чорма тирәсеннән ишетелгән иде бит. Мөгаен, бу манарага менә торган баскыч белән чормага да үтеп була торгандыр, һич югы шунда менеп карыйм әле.

Артык уйланып тормыйча кечкенә ишекне ачып җибәрүем булды – нәкъ каршымда бер озын ак нәрсә күренде: бу ни бу, өрәкме әллә?! Фу, нәләт, стенага сөяп куйган, мәет юа торган ак кабык икән лә!.. Йөрәк жу-у итеп китте. Яшен тизлеге белән хыялымнан бу кабыкта юылган мәетләр үтеп киткәндәй булды. Хәтта ул менә хәзер минем өстемә авар шикелле булып тоелды. Мин ихтыярсыздан бер адым артка чигендем, ләкин ишекне япмадым. Беренче курку шулай бөтен тәнем буйлап йөгереп узганнан соң, мин бераз исемә килдем. Тынычлана төштем. Аннары, нигә мин бу кабыктан шул хәтле шыр җибәрдем әле, җансыз нәрсә ич ул, әкәмәт! – дип, үземне юатырга тырыштым һәм батыраеп яңадан эчкә атладым. Кабыкны читләтебрәк уздым да борылмалы тимер баскычтан песи төсле тиз-тиз генә югары менеп киттем. Азрак менгәч тә, уң кулда тагын бер тәбәнәк кенә такта ишек күренде. Бу, билгеле, чормага үтә торган ишек булырга тиеш иде... Мин шул ишекне әкрен генә ачып, алдан фонаремны сузып, кыек астына атладым, һәм, кирәк бит, мәчетнең туфраклы түшәменә аяк басуым булды – минем фонарем кыек астында урап йөргән кискен җилдән бер-ике тапкыр гына пылт-пылт итте дә сүнде. Мин дөм-караңгыда торып калдым. Ашыгып, әле бер кесәмә, әле икенче кесәмә тыгылдым, ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, шырпымны каравылчы будкасында, фонарьны кабызган чакта онытып калдырганмын икән ләбаса!

Инде нишләргә? Зиһенемне җыя алмыйча багана төсле катып торам, тизрәк, яхшы чакта кире борыласым килә, әмма аягымны кузгату түгел, аз гына селкенергә дә куркам, көчем җитми. Бу караңгыда ничек төшәрмен дә ничек итеп теге кабык яныннан узармын? Ай-яй! һәм, ышанасызмы, нәкъ менә шул чакта чорманың түр почмагыннан бик ачык булып әлеге бала җылаган сыман нечкә тавыш ишетелмәсенме: и-и-и-и!.. Әтекәем, әнекәем, әбекәем!.. Чәч үрә тора дип ишеткәнем бар иде, белмим, үрә торгандырмы-юктырмы, әмма баш тиресе тартышып, чәч төпләрем сап-салкын булып китте... Әгәр шуннан тагын ишетелә калса?! Чәчең генә түгел... Алла сакласын!..

Ташка әйләнгәндәй торам, көтәм, ләкин юк, ишетелми, тып-тын, бары тик җил генә әйләнеп, выжлап йөри. Кайдан соң бу җиле тагын? Игътибар беләнрәк карасам, чорманың урам башында тонык кына бер яктылык күренә. Анда төнлек тәрәзәсе булса кирәк, ул, билгеле, ватыктыр инде... Әшәке җил шуннан исә икән.

Теге җылау тавышы яңадан ишетелмәгәч, минем котларым алынып куркуым әзрәк узгандай булды. Мин тынычланыбрак уйлый башладым: димәк, монда нидер бар. Шикләнергә урын калмады - бар, һичшиксез бар! Әмма нәрсә икән соң ул! Үзлегеннән тавыш чыгара торган берәр механизм куйганнармы, әллә берәр җәнлек-мазар чуелдыймы? Җәнлек дисәң, аның йөрүе-хәрәкәте ничектер сизелергә тиеш иде. Ә бу бары «җылап кына» ала да тына, бүтән бер шылт иткән тавыш та чыгармый... Йә, нәрсә булырга мөмкин? Ничек кенә белергә моны?.. Әллә шул тавыш килгән җиргә әкрен генә барып карыйсы микән? Чынлап та, ни булыр икән, әгәр...шунда таба атласам? Әйе, ни булыр? Ә бәлки берни дә булмас, шайтан алгыры!.. Гаҗәп, адәм баласында кызыксыну дигән нәрсә куркудан да көчлерәк икән, - шул чакта моны мин бик ачык сиздем, һәм шушы кызыксыну мине гүя аркан белән тарта башлады: үз-үземә хисап та биреп тормыйча, тәвәккәлләп мин әлеге шомлы почмакка таба атладым, аннары кыюлана төшеп, аякны күтәребрәк тагын атлаган идем, кинәт ниндидер юан бер нәрсәгә абынып та киттем. Каһәр генә суксын, түшәмгә аркылы салынган өрлек икән бу... Кулымнан, шалтырап, фонарем очты, үзем гөрс итеп йомшак туфракка капландым. Җан саклаган чакта гына булы торган тизлек белән үз-үземне белештермичә сикереп торуым булды - каяндыр шунда кыек буеннан гына нәрсәдер фырылдап күтәрелде. Кош! Ходавәндә, кош ич бу, кош! Менә ул канатларын шап-шоп селкеп, пырылдап кыек астында бер-ике әйләнде дә, әлеге урамга караган ватык тәрәзәдән тышка очып чыгып та китте. Бу тамашадан күпме вакыт өнсез калып торуымны һич әйтә алмыйм, ләкин шуны ачык беләм, мин курку тоймадым, куркуны тоюдан узган идем. Барысы да шул хәтле кинәт булды ки, мин хәтта һичнәрсә уйларга да өлгермичә калдым. Тик бераздан исемә килгәч кенә мине курку-шомлану калтыратып җибәргәндәй итте, ләкин бу соңга калган курку иде инде - ул мине артык тетрәтмәде.

Тагын берәр нәрсә ишетелмәсме дип, мин күпмедер вакыт селкенмичә басып тордым. Тын, караңгы, җил өргәли, әмма бернинди тавыш та, өн дә юк. Алайса бөтен хикмәт шул кошта булса кирәк. Бик сәер, гаҗәп иде бу, ләкин башкача тагын нәрсә уйларга, нәрсә көтәргә мөмкин?!

Ахырда мин кузгалырга булдым. Башта аягым белән капшанып, фонарьны табып алдым, аннары борылып, бик саклык белән чорма ишегенә таба киттем. Шушы минутта мине,– артымда кемдер, нидер бар шикелле,– тагын курку-шомлану биләп алды. Ирексездән ашыгып ишеккә килдем, тизрәк баскычка чыктым һәм даң-доң басып түбән төштем. Әлеге зур кабык яныннан тын да алмыйча тиз генә уздым да кечкенә яшел ишекне шап иттереп яптым. Кар яктысына чыккач, башта өстемне каккаладым, шуннан соң каравылчы будкасына кереп, абзыйга фонарен бирдем:

– Менә, абзый, фонарең исән-сау,– дидем мин, үземә дә әллә ничек ят тоелган сәер тавыш белән.

Абзый миңа, өрәккә караган шикелле, телдән калып, күзләрен чекрәйтеп карап тора башлады. Аннары минем тирләп туңган ат шикелле калтырануымны күреп, кашларын җыерыбрак, җитди генә:

– Кил, утыр, җылын,– диде.

– Юк, мин өшемәдем, абзый,– дидем мин, бөрешкән авызымны ерырга тырышып. Чыннан да мин бу минутта өшү-туңуны һич сизми идем. Шуңа күрә абзыйга рәхмәтемне әйтеп тизрәк чыгып китәргә ашыктым.

Яңа бистәнең тын, буш урамнары буйлап атлаган чакта мин үземнең бик нык ачыккан һәм эттәй ватылган булуымны тойдым. Әзрәк кенә исерә төшкәндәй чалыш-чолыш атлабрак Пеләтән урамына чыктым, аннары Тукай урамына җитеп, тәрәзәләре агарып туңган трамвайга утырдым... Утыргач та ничектер йокы баса башлаган кебек булды...

Мәскәүский (хәзерге Киров урамы) чатына җиткәч, мин трамвайдан төшеп калдым да «Сарай» номерларының ашханәсенә кердем. Монда торганы татар агай-энесе... Җылы пар, төтен, шау-шу эчендә утырып, шул агай-энегә: «Сез белмисез әле минем кайда булуымны, кәпәчләр!» – дигән төсле горур гына карап, бик әйбәтләп, туйганчы пилмән ашадым. Аннары көчкә генә кузгалып, үземнең Суконныйдагы тар, ялгыз бүлмәмә кайтып киттем.

***

Икенче көнне мин редакциягә бернәрсә язмыйча буш кул белән генә бардым. Язарга вакытым да, хәлем дә булмады. Күрәсең, бик нык салкын үткәндер инде, төн буена калтырап, туңып, янып чыктым. Редакциягә килгәч тә туп-туры Мөрти агай янына кердем:

– Йә, нәрсә китердең? – дип каршы алды ул мине.

Мин аңа түкми-чәчми бөтен күр¬гә¬нем¬не сөйләп бирдем... Бу миңа ышаныргамы, юкмы дигәндәй бераз дәшми генә карап торды да җилкәсен кашып алды, авыз эченнән генә нидер мыгырданып куйды, бары шуннан соң гына телефон трубкасына тотынды. Университетның зоология кабинетына шалтыратып, шундагы кем беләндер сөйләшә башлады. Мин шәкерт сыман тик кенә тыңлап утырдым.

Мөрти агай теге кешегә мәсьәләне кыскача гына аңлатып бирде дә: «Әйтегезче, шундый бала җылавына охшатыбрак кычкыра торган кош бармы, булса – нинди кош ул, безнең бу тирәдә очрыймы?» – дип сорады. Зоология кабинетыннан болай дип җавап бирделәр: «Әйе, бала җылавына охшаганрак нечкә тавыш белән кычкыручы кош бар. Ул – филин, безнеңчә – төнге ябалак. Урманда яши торган кош, ләкин бик сирәк кенә авыл-шәһәр эчендәге кайбер ташландык биналарга да килеп оялый. Сезнең мәчеттәге кош әнә шул төше ябалак булырга тиеш».

Мөрти агай рәхмәт әйтеп трубкасын куйды да миңа: «Кара син бу малайны»,– дигәндәй, бераз сәерсенеп карап торды, аннары саран гына елмайды:

- Молодец, энекәш, заданиене әйбәт үтәгәнсең,– диде.– Ә хәзер бар, ике-өч битлек кенә фельетон язып китер... Тозлап-борычлап яз, мәчет җылый дип провокация таратучы обывательләрнең авызын томаларлык булсын.

Ләкин ни сәбәптәндер мин ул чакта фельетонны яза алмадым. Бик тырышып утырсам да, чыкмады миннән ул фельетон. Иң кирәге үтәлмичә өстемдә калды, тик менә күпме еллар узгач кына минем аны, ниһаять, язып котыласым килде.



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
19.09.2010 Абдуллиннар гаиләсе – укытучылар нәсел шәҗәрәсе
20.08.2010 Алтын Урданың барлыкка килүе
11.06.2010 Хәйреддин Барбаросса – «Җирән сакал» һәм Урта Диңгез пиратлары
11.06.2010 Татарларда ислам дине
11.06.2010 Казан ханлыгында ислам

Сәхифәнең тулы тексты


Бүлекләр