Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Тарихи мәкаләләр

Алтын Урданың барлыкка килүе

20.08.2010

Егылганнан соң кабат күтәрелә алу сәләте бөек халыкка хас бер сыйфат булып тора. Каһәрләнүе бик авыр булуга да карамастан, тиешле сәгать суккач, ул үзенең таркау яткан рухи көчләрен туплый, аларны бер бөек затта яисә берничә бөек шәхестә гәүдәләндерә һәм алар юлдан вакытлыча төшеп торган халыкны тарихның туры юлына кабат алып чыгалар.

В.Ключевский, урыс тарихчысы

1980 елның сентябрь аенда «совет халкы» зур шау-шу белән Куликово сугышының 600 еллыгын билгеләп үтте. Урыс дөньясы өчен зур әһәмияткә ия вакыйгага үз өлешен кертмәгән бер генx итте. Бу айларда үз тарихын рәтләп белмәгән татар кешесе ирексездлар азагында галим-голяманы гына түгел, гомумән, киң җәмәгатьчелекне нык дулкынландырган бу мәсьәлә матбугат битләренә бәреп чыкты, кызу гына «болгармы?-татармы?» бәхәсе булып алды. Аның койрык очы әле бүген дә ара-тирә ялтырап киткәли, үзен сиздергәләп куя.

Сүзне Куликово сугышы юбилееннан башлаган идек. Әмма Куликово кыры вакыйгаларына барып җиткәнче берничә күзәтү ясап үтмичә ярамас, чөнки 1380 елда булып узган бу сугыш берничә гасыр дәвамында барган зур процессның мөһим бер баскычын тәшкил итә.

Көнчыгыш Аурупаның урта гасырлар тарихына гомуми караш ташлаганда, беренче чиратта, ике зур суперэтносның – төркиләр белән славяннар берлегенең – гаять катлаулы һәм каршылыклы мөнәсәбәтләренә, үзара көрәшенә игътибар итәбез.

1. Кубрат ханның Бөек Болгариясе таркалганнан соң Көнчыгыш Аурупа далаларында төркиләр төзегән Хәзәр дәүләте генә торып кала. Бу дәүләт белән Киев Русе арасында барган көрәш 965 елда кенәз Святославның Хәзәрләрне тар-мар итүе белән тәма¬млана.

2. X йөзнең азагыннан (990 елдан) Киев Русе белән бәҗәнәкләр союзы арасында көчле бәрелешләр башланып китә. Әмма бераздан бу көрәш өзелеп кала. Эш шунда, XI йөз башларында Кимәк каганлыгыннан аерылып чыккан кыпчаклар Көнбатышка таба юл тота. Алар бәҗәнәкләр яшәгән далага килеп керә. Бәҗәнәкләр гайрәтле һәм гаять ишле кыпчаклар тарафыннан кысрыкланып, тагын да арырак – Дунайга күчеп китәргә мәҗбүр булалар.

3. Шулай итеп, бәҗәнәкләр урынын алган кыпчак ырулары үз чиратында Киев Русе белән көрәш башлый. (1061 елда кенәз Всеволод кыпчаклар тарафыннан тар-мар ителә.) Көрәш байтак вакыт дәвам итә һәм бары тик көчле кенәз Владимир Мономах (1125 елда вафат) заманында гына кыпчакларның активлыгы беразга тук¬талып тора. Урыс кенәзләре, кыпчакларны үз якларына аударып, үзара сугышканда алардан бик оста файдалана. Кенәзләр улларын кыпчак кызларына өйләндерә, шулай үзара туганлашу, кода-кодагыйлык башланып китә. Шуңа да карамастан, төрки кыпчаклар белән урыслар арасында киеренкелек сакланып килә. (Әйтик, 1168, 1182, 1184, 1202, 1205 елларда Киев кенәзләренең кыпчакларга каршы оештырган яулары шул хакта сөйли.) Сугышларның тынмавы дала батырлары кыпчакларның урыс кенәзләрен даими борчып, аларга каршы көрәш, көтелмәгән һөҗүмнәр оештырып торуы белән аңлатыла. Кыпчаклар исә шактый таркау яши. Әле бер, әле икенче кенәз ягына чыгып, күп яуларда катнашалар.

Бу вакыт урыс кенәзләре үзара мөнәсәбәт ачыклау, «Киевның алтын өстәленә-тәхетенә» утыру өчен күп көч куйсалар, шул сәбәпле гаять таркау яшәсәләр, дала уллары кыпчаклар арасында да үзара берләшеп, көч туплап, берәр дәүләт сыманрак нәрсә оештыру турында уйлаучы табылмый. Шуңа күрә XI йөз урталарында бик зур гайрәт белән Көнчыгыш Аурупа далаларына бәреп кергән кыпчакларның, уртак бер идея тирәсенә туплана алмыйча, теләсә кем белән сугышып, теләсә кемгә хезмәт итеп, һәр хан үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәүләре аркасында тарихи җегәре-энергетикасы әрәм-шәрәм булып бетә. Дөрес, бу чорда Көнчыгыш Аурупа далаларында төрки массив арта төшә, калыная һәм бу хәл, монгол яулары башланып, Алтын Урда дәүләте төзелгән вакытта уңай роль уйный.

II

1223 елда Көнчыгыш Аурупа далаларына монгол армиясе бәреп керү белән монда яшәгән этнослар өчен зур сынаулар, үзгәрешләр чоры башланып китә. Калка елгасындагы беренче сугышта берләштерелгән кыпчак-урыс гаскәре дошманга каршы чыга. Ләкин монголлар бу бәрелештә җиңә. Олуг тарихчыбыз Ризаэтдин Фәхретдин фикеренчә, Җучи ханның (Чыңгыз ханның улы) Дербенттан (Тимер Капу) килеп чыгуының төп максаты – кыпчак төрекләре белән берлек төзү иде. Ләкин урыс кенәзләренең котыртулары аркасында кыпчаклар белән тау халыклары Җучи хан гаскәренә каршы тордылар һәм, урысларның сугыш мәйданын ташлап качулары сәбәпле, җиңелделәр» (Р.Фәхретдин. Алтын Урда ханнары.– Казан, 1996.– 16 б.).

Бу чыннан да дөрескә охшый, чөнки монголларның сугыш алдыннан, кыпчакларга кеше җибәреп, без сезнең белән кан-кардәшләр дип, тегеләрне сугышмаска өндәве тарихи чыганакларда теркәлеп калган.

Шул ук елны монгол гаскәре даладан читтәрәк яшәгән Идел Болгария¬сенә дә кылыч тартып карый, ләкин, бик нык каршылыкка очрап, кыйналып, кире борылырга мәҗбүр була. Ә инде тагын 13 елдан монголларның бик зур гаскәре, Җаек елгасын кичеп, Көнчыгыш Аурупадагы дәүләтләрне яу¬ларга керешә. 1236 елда Идел Болгариясе, 1237дә Рязань, Мәскәү, Владимир кенәзлекләре егыла. Ике елдан соң алтын гөмбәзле чиркәүләре белән дан тоткан гүзәл Киев каласы да алар кулына төшә, аннан төрки-монгол гаскәре Галиция, Волынь, Польша, Силезия, Моравия, Венгрия, ә 1244 ел¬да хәтта Вена шәһәре диварларына кадәр барып җитә.

Шушы дәһшәтле яулардан соң, 1243 елда үзәге Идел буеның мул үләнле даласында урнашкан Җучи олысына, ягъни Алтын Урда дәүләтенә нигез салына.

Әлеге вакыйгалар турында сүз барганда без гел «монгол гаскәре», «монгол яулары» дигән гыйбарәләр кулланабыз. Бу урыс тарих фәненә иярү күренеше. Ә бит чынында Көнчы¬гыштан килгән ифрат зур ар¬миядә монгол элементы шактый аз булган. Гаскәрдә күпчелекне яулар барышында һаман өстәлә торган төрки кавемнәр тәшкил иткән. Шуңа күрә бу яулар турында сүз барганда анда кан-кардәшләребез – төркиләрнең ролен гел истә тотарга кирәк. Миңа хәтта бер төрек аркадаштан «монгол яулары» дип язган өчен шелтә дә ишетергә туры килде. Ул, мәсәлән, Алтын Урданы фәкать татар дәүләте дип саный һәм дөрес эшли.

Әлбәттә, Чыңгыз хан империясен монголлар төзегән, ханнары да чыңгызыйлар, ягъни Чыңгыз хан нәселеннән чыккан затлар булган. Әмма төп масса төрки халыклардан торган. Дөньяга яңа этәргеч биргән, аңа «кан алыштырырга» ярдәм иткән бу яуларда төркиләрнең өлеше ифрат зур. Моның белән горурлана белергә кирәк. Гомумән, Монгол империясен төзегән Чыңгыз хан феномены, Александр Македонлы (Искәндәр Зөлкарнәйн) һ.б. бөек Җиһангирләр эшчәнлеге кебек үк, Галәм, Илаһи Көчләр катнашыннан башка тормышка ашырыла алмас иде. Бу хакта әле фәнни әйләнешкә кермәгән эзотерик (яшерен) чыганакларда шактый ачык кинаяләр бар.

Алтын Урданың барлыкка килүе Көнчыгыш Аурупа дала¬ларындагы таркау этносларны да, ничә гасыр буе үзара тартка¬лашып гомер кичергән утрак халыкларны да бер дәүләт кыса¬ларына туплый. Объектив яктан караганда бу, һичшиксез, алга китеш, тәрәккыят күренеше. Әлбәттә, сугышларда күп кан кое¬ла, рухани һәм матди байлыклар да күп харап була. Ләкин яңаны төзү, үсешнең яңа баскычына күтәрелү һәрвакыт искене җимерү, аннан баш тарту, инкяр итү юлы белән бара түгелме? Бу бит эволюциянең төп кануны. Н.К.Рерихның «Держава Све-та» исемле китабында бу хакта кызыклы фикер бар. «Халыклар¬ның бөек күченеше — очраклы хәл түгел,— дип яза ул.— Даими булып торган дөньякүләм күренешләрдә очраклылык була ал¬мый. Шушы үзенчәлек аркасында халыкларның иң тормышчан куәте, сәләте чыныгу ала. Яңа күршеләр белән аралашу аңны киңәйтә, яңа расаларның формасын барлыкка китерә. Шуңа күрә тере хәрәкәтчәнлек ул зирәклек галәмәте булып тора».

Монгол яуларының асыл мәгънәсе нәрсәдә соң? Мондый сорауга җавап биргәндә иң элек теге яки бу күренешнең эволю¬ция барышына ни өстәвен ачыкларга кирәктер, шәт. Әйдәгез әле Көнчыгыш Аурупаны күз алдына китерик. Бу вакытта Русь кен-әзлекләре ни хәлдә? Пыр тузынышып сугышып яталар, үсеш тукталган, алга китү онытылган. Ә монгол яулары шушы сөрсеп яткан дөньяга хәрәкәт, яңа җилләр алып килә. Алтын Урда составына кереп, урыслар яңача төзелгән дәүләт үрнәген күрәләр; яңа хәрби система белән танышалар; яңача идарә итү, салым җыю тәртипләрен үзләштерәләр; элемтә чаралары, ягъни тиз ара¬да хәбәрләшү ысулларын ачалар (ям); яңа сәүдә юллары барлык¬ка килә; яңа кануннар белән танышалар һ.б., һ.б.

Бу яңалыкларны алга китеш, тәрәккыят дип карамыйча мөмкин түгел. Рас шулай икән, халыкларның бөек күчешен, олуг яулар, шул исәптән монгол яулары белән Алтын Урда дәүләте төзелүне дә Илаһи Көчләр ярдәме белән башкарылган гамәлләр дип карау дөрес булыр иде. Чөнки Галәм — кешелек дөньясының эволюциясен гел кайгыртып тора, әмма кирәк¬сезгә Җир эшләренә кысылмый, барысын да адәми затның үз кулы белән табигый рәвештә башкара. Кешеләр моны сизми генә — үзеннән-үзе шулай килеп чыкты дип уйлый. Эзотерик чыганаклар безгә шул хакта сөйли.

Монгол яуларына кадәр дә Көнчыгыш Аурупа далаларын¬да кыпчак массивының шактый көчәюен, бу кавемнең славян¬нарның төп көндәшенә әверелүен искәртеп үткән идек. Алтын Урда барлыкка килү белән бу далалар, гомумән, Кыпчак дала¬сына әйләнә — тарихка да ул Дәшти Кыпчак исеме белән кереп кала. Шулай кыпчаклар биредә төп этнос булып китә, ә аз санлы монголлар бераздан йотылып, тәмам кыпчаклашып бетә, ассимиляция кичерә. Төркиләр хаким халыкка әверелә. Әлбәттә, Идел Болгариясе дә бу процесстан читтә калмый. Болгарларның «татарлашуы» да шушы вакытта башланган дип исәпләргә нигез бар.

Форсаттан файдаланып, Алтын Урдадагы халыкның «татар¬лашуы» хакында бер күзәтүем белән уртаклашасым килә. Моңарчы күпме тарихи хезмәтләр укысам да, әле Үзәк Азия далаларында Чыңгыз хан белән көрәшкән татарларның нинди телдә сөйләшкәнен ап-ачык итеп, өздереп әйткән хезмәт очрат¬каным юк иде. Бәлки туры килмәгәндер. Тик шунысы сәер, тарихчылар да бу мәсьәләне гел әйләнеп узалар. Чыннан да, кайсы телдә сөйләшкән соң ул татарлар? Төрки телдәме, әллә инде монгол яисә башка берәр телдәме?

Ниһаять, «Мирас» журналының 1996 ел, 7—8 саннарында басыла башлаган кыйммәтле чыганак — Ибн әл-Әсирнең «Елъ¬язмалар төзү өлкәсендәге камиллек» исемле хезмәтендә моңа күпмедер ачыклык кертелә кебек. Чыганакта сүз Бәркә хан заманы турында бара. Аңа Мисыр солтаныннан илчеләр килә, аларның хан тирмәсендә кабул ителүе тасвирлана. «Бәркә (хан) тәхеттә утыра, янәшәсендә олы хатыны, арырак 50—60 әмир эскәмиядә утыра. Илчеләр патша (Бәркә хан) янына кергәч, ул вәзирләренә хатны укырга кушты... Бәркә (хан) янында булган баш казый хатны тәрҗемә итте һәм исемлекне (нинди исемлек икәне аңлашылмый.— С.Ш.) ханга җибәрде; хатны Бәркә (хан) кешеләренә (тезелешеп утырган әмирләр булса кирәк.— С.Ш.) төркичә укыдылар. Татарлар моңа куандылар...» (189 б.).

Әйтергә кирәк, соңгы җөмләдә бик кыйммәтле мәгълүмат бар. Димәк, Алтын Урда дәүләте төзелгән елларда ук (беренче хан Бату 1265 елда вафат), төрки-татарлар дәүләтне идарә итүдә актив катнашканнар. Илчеләрне кабул иткәндә хан янә¬шәсендә утырган 50—60 әмирнең күпмесе төрки-татарлардан булгандыр — анысы билгесез, тик Мисыр солтаныннан килгән хатның алар өчен махсус төркичә тәрҗемә ителеп укылуы һәм татарларның моңа куануы игътибарны җәлеп итә. Бу факт Алтын Урданың чыңгызый ханнарының татарларга (асылда төрки-кыпчакларга) таянып идарә итүен бик ачык күрсәтә. Шунлыктан дәүләттә кыпчак (татар) теленең тиз арада рәсми телгә әверелеп китүе табигый хәл булган, дип әйтә алабыз.

Шулай итеп, Алтын Урда дәүләтенә кергән барлык төркиләр, кыпчаклык казанында кайнап, иҗтимагый-сәяси, икътисади һәм мәдәни яктан бер үзәккә тартылып, көчле дәүләттә уртак тел, мәдәният һәм әдәбият хасил итәләр.

Тере организм, үзгәрүчән система буларак, Алтын Урда дәүләте дә төрле заманнар кичерә. Тик аның иң бөек, иң шөһрәтле һәм гайрәтле чагы, мәмләкәт барлыкка килеп, бер гасыр вакыт узгач, Үзбәк хан (1312—1342) идарәсенең соңгы елларына туры килә. Бу вакытта аның сәяси абруе, җайга салынган тормышы, икъти¬сады, мәдәнияте шундый югарылыкка ирешә ки, күрше дәүләтләр өчен ул өлге-үрнәккә әверелә. Нәкъ шушы дәвердә ислам дине чын мәгънәсендә мәмләкәтнең рәсми диненә әйләнә. Мөселман дөньясының төрле тарафларыннан Сарайга дин әһелләре, га-лим-голяма, шагыйрьләр агыла. Шушы елларда Алтын Урда җирләре аша узган мәшһүр ислам сәяхәтчесе һәм олуг дин белгече Ибне Батутта юлларның иминлеге, дәүләттәге тәртип һәм тынычлык, һәр тукталышта юлчыларны кабул итәргә әзер торган кәрван-сарайлар, Ханәкәләр, анда яшәп яткан суфилар, дәрвишләр турында хәйран калып яза. Сәяхәтченең юлда дала тутырып баручы процессия белән очрашуы, соңыннан ачыклан¬ганча, йөзләгән тирмәләр белән хәрәкәт итүче бу халыкның, Үзбәк хан бичәсен озатучылар булып чыгуын белеп, аның бик нык гаҗәпкә калуы гына да ни тора!

Әмма нәкъ Үзбәк хан заманында җайга салынган тормыш¬тан, үзәккә агылып торган байлыктан, мәмләкәт ирешкән аб¬руйдан, һәртөрле дипломатик уңышлардан тынычланып калу, киләчәкне уйламыйча рәхәткә чумып яшәү, ваемсызлык галә¬мәтләре дә күренә башлаган булса кирәк. Билгеле хакыйкать — берәр нәрсәгә ирештем дип тынычланып калдыңмы — беттең. Бу инде үсеш тукталды дигән сүз.

Үзбәк хан шулай ук кул астындагы урыс кенәзлекләренә дә бик зур иркенлекләр бирә. Моңа заманында Р.Фәхретдин дә игътибар иткән. Бу ханның эшчәнлегенә бәя биргәндә тарихчы аның ялгышларын да күрсәтеп үтүне тиеш таба: «Үзбәк хан алдан күреп эш итүчән, гакыллы, галиҗәнап падишаһ булса да, сәяси җәһәттән зур бер ялгышы инкяр ителмәс. Бу ялгыш Мәскәү кенәзлеген куәтләндереп, Урдага каршы киләчәк дош¬ман хәзерләүдән гыйбарәт. Үзбәк хан гамәлдә үз араларында сугышып, кырылышып торган вак кенәзләрне бетереп, бер нок¬тага җыйды. Шул сәбәпле урыслар куәт алып киттеләр»,—

дип яза тарихчы. Алай гына да түгел, Үзбәк хан Русия митрополиты Петрга православие дине өчен чикләнмәгән ирекләр бирә, монас¬тырь җирләрен ясак түләүдән азат итә. Бу динне яклап хан тарафыннан бирелгән ярлыкта, Р.Фәхретдин сүзләреңчә, хәтта «кем дә кем христиан динен сүксә, чиркәү, монастырь вә часов-няларга тел тидерсә, ул адәм үтерелер», дигән сүзләр дә булган. Әлбәттә, һәр халыкның үз динен, гореф-гадәтләрен тотарга тулы хакы бар. Бу яктан караганда Алтын Урда дәүләте за¬манның иң алдынгы, һәр дингә иркенчелек, тигезлек бирелүе белән Аурупа илләреннән аерылып торган. Чит илләрдән килгән кунаклар да моңа игътибар иткәннәр, андагы вөҗдан иреген күреп гаҗәпкә кала торган булганнар, чөнки үз илләрендә бу хакта хыяллана да алмаганнар. Гомумән, Алтын Урдада дингә көчле идеологик корал итеп карау, моны аңлау бөтенләй бул¬маган, ахры, дип әйтергә туры килә.

Шул ук православие динен алыйк. Әгәр дә ханнар бу диндә мөселман татарга каршы юнәлтелгән идеологик корал күрсәләр, аның урыс халкын берләштерүче, мөселманнарга карата дош¬манлык тәрбияләүче көчле чара икәнен чамалый алсалар — андый ук иркенлекләр бирмәсләр иде. Урыс халкы мескен¬лектән фәкать үзенең руханилары тырышлыгы белән чыкты, рухи яктан ныгый барды һәм күпмедер вакыттан соң Сарайга каршы корал күтәрерлек көчкә әверелде. Шулай итеп, Алтын Урда үз куенында үсеп җиткәч үзен үк чагачак елан үстерде. Шунысы кызык: Үзбәк хан тәхеткә чыгуы белән монголлар арасында һаман әле яши биргән буддизмга каршы аяусыз көрәш башлый, үз дәүләтендә аның тамырын корыту өчен күп көч куя. Шуның аркасында монголлар белән каршылыкка да керә. Ә менә православие диненә бөтен иркенлекләр дә бирелә. Бу ялгышы киләчәктә дәүләт өчен зур мәшәкатьләр тудырасын башына да китереп карамый.

Үзбәк хан белән Җанибәк ханнар заманында Алтын Урда әле яшьнәп яши, ләкин алардан соң, тәхеткә чыккан Бирдебәк хан 1359 елда үтерелгәннән соң, дәүләттә эчке чуалышлар, низаглар башланып китә. 1360—1361 елларда дәүләт икегә аеры¬ла — уң һәм сул канатка. Иделдән көнчыгыштагы җирләр сул канатка керсә, көнбатыштагылары уң канатны тәшкил итә.

Уртада — Идел елгасы. Бер якта гел алышынып торган Сарай ханнары булса, икенче якта, Сарайны кулга төшереп, анда үз ханын утыртырга омтылучы гайрәтле Мамай мирза хәрәкәт итә. Шулай итеп, дәүләттә ватандашлар (дөресрәге, ватанны харап итүчеләр!) сугышы башланып китә. Ул 20 елга сузыла һәм дәүләтне эчтән җимерүче факторга әверелә. Татарның үза¬ра талашуыннан бик оста файдалана белгән Мәскәү кенәзлеге исә шушы елларда матди һәм рухани яктан шактый ныгып кала. Әгәр дә Алтын Урдада бу низаглар, тәхет даулары булма-са, 1380 елда урыслар корал тотып Куликово кырына чыгу түгел, ул хакта уйларга да җөрьәт итә алмаслар иде. Татар мәмләкәте өчен исә эчке чуалышлар чоры Куликово кыры вакыйгасы белән тәмамлана. Ике дистә елга сузылган башбаштаклык, акылсыз сәясәт татарны шундый хәлгә төшерә. Бу — үлчәүнең урыслар ягына авыша башлавын кисәтүче симптом була.

Дөрес, бу очракта Куликово сугышында берләштерелгән урыс армиясенә каршы бөтен Алтын Урда гаскәре түгел, ә дәүләтнең Мамай мирза кул астындагы уң канаты гына катна¬ша. Шуңа күрә без, бу сугышта «Алтын Урда гаскәре тар-мар ителде» дигән фикерне катгый рәвештә кире кагарга тиешбез. Чөнки нәкъ ике елдан (1382) Мәскәү шәһәре Урда татарлары тарафыннан алына һәм олуг кенәз Дмитрий Иванович Донской элекке кебек Сарайга ясак түли башлый.

III

Алтын Урда тарихын өйрәнгәндә сәер бер хәл игътибарны җәлеп итә — дәүләтнең сәясәтенә мөселман руханиларының йогынтысы бик зәгыйфь булуын күрәсең. Дин әһелләре ханнар өчен рухани остаз, кыен мәсьәләләрне хәл иткәндә киңәшче дәрәҗәсенә күтәрелә алмаганнар, ахры, дигән фикер туа. Чы¬ганаклардан күзгә ташланган бердәнбер зур вакыйга Үзбәк ханның улы Җанибәк хан заманына карый. 1357 елда Мөхет¬дин әл-Бәрдагый дигән атаклы бер шәех Сарай шәһәренә килә дә Азәрбайҗанда хөкем сөрүче Мәлик Әшрәф өстеннән Җанибәк ханга шикаять бирә, аның халыкны бик нык җәберләвен, залим-леген, комсызланып мал җыюын бик тәэсирле итеп сөйләп бирә. Хан мәшһүр шәехнең сүзен игътибарсыз калдырмый, гаскәр туп¬лап залим хөкемдар өстенә яу чаба. Ике гаскәр Тәһран елгасы буенда очраша, зур сугыш була. Мәлик Әшрәф гаскәре тәмам туздырыла, ул үзе Җанибәк хан хозурына китереп бастырыла.

Киң күңелле, мәрхәмәтле Җанибәк хан Мәлик Әшрәфне гафу итмәкче булса да, Азәрбайҗанның олуг адәмнәре ханнан аны үтертүен сорыйлар, чөнки «ул сәламәт калса, бу тараф халкына һич рәхәтлек булмас, аның яңадан әйләнеп кайтуын¬нан һәркем куркып яшәр», диләр алар. һәм Мәлик Әшрәф Җанибәк хан әмере белән җәзага тартыла. Дөрес, бу очракта Җанибәк ханның нияте хакыйкатьне торгызу гына булмаган, күрәсең, чөнки кулга төшкән малның гаскәргә бүлеп бирелгәннән калган өлеше 400 дөягә төялә һәм Сарай шәһәренә кайтарыла.

Бу вакыйганы җәелеп язуның сәбәбе аңлашыладыр дип уйлыйм, чөнки Алтын Урда тарихында мондый фактлар бик сирәк очрый. Бу дин әһелләренең ханнарга йогынтысы әллә ни зур булмавын күрсәтә.

Ә менә урыс тарихында руханилар, нигездә, митрополитлар, яисә үзенең яшәеше, тормыш рәвеше, рухи батырлыклары белән изге дип танылган абруйлы затларның кенәзләргә, соңрак пат¬шаларга йогынтысы гаять көчле булган. Урыста дәүләт сәясә¬тен идарәче-хаким белән дин әһеле кулга-кул тотынышып алып барган. Мәгълүм ки, дин әһелләре, җәмгыятьнең иң укымыш¬лы катламы буларак, дәүләтнең идеологиясен эшләгәннәр, аны заман таләпләренә җайлаштырып, үзгәртеп торганнар. Шулай итеп, хакимнәргә дәүләтнең яшәү максатларын ачыкларга ярдәм иткәннәр. Әлбәттә, бу традиция урысның үзендә барлыкка ки¬леп, табигый рәвештә үсеп чыккан нәрсә түгел. Ул әзер килеш православие дине, шуңа бәйле бай мәдәният белән урысларга Византия (Рум) империясеннән килә, аннан инде җирле шарт¬ларга яраклаштырыша, үзгәрешләр кичерә.

Сарай ханнары кул астыннан чыгарга хыялланып яшәгән, хәтта бу юнәлештә инде кайбер адымнар да ясарга җыенган Мәскәү кенәзе Дмитрий Иванович 1380 елның җәй ахырында Мамай мирзага каршы яуга кузгалыр алдыннан, гадәткә кергән йола-традиция буенча,көч-таянычны дин әһелләреннән өмет итә, Куликово сугышы алдыннан алар белән күрешеп, хәер-фатиха алырга ниятли. Тик кем белән очрашырга, кемнән фатиха алыр¬га? Эш шунда ки, моннан ике ел элек, 1378 елда, Мәскәү митрополиты Алексий вафат була, аның урынына яңа кеше әле расланып өлгерми, чөнки урыс руханилары арасында мит¬рополит кафедрасы өчен ун елга сузылган тарткалашу башла¬нып китә. Бу очракта кемгә мөрәҗәгать итәргә, урыс рухани¬лары арасында кем иң зур абруйга ия дә кем бөтен халык тарафыннан танылган изге зат санала?

Дөресен әйткәндә, олуг кенәз Дмитрий Иванович алдында андый сорау бөтенләй тормый, чөнки ул елларда рәсми куел¬ган митрополиттан башка изге гамәлләре, тормыш-яшәеше, рухани батырлыклары белән халык тарафыннан танылган бер¬дәнбер асыл зат Сергий Радонежский була. Әйтергә кирәк, татарда бу руханига карата мөнәсәбәт шактый катлаулы, чөнки урыс халкын Алтын Урда белән җан-фәрман көрәшкә өндәүче, аңа көч-куәт биреп торучы, күңелләренә өмет нуры салучы төп фигура да шушы Сергий атакай Радонежский бит. Ләкин бу хәл аңа карата тискәре мөнәсәбәт саклар өчен сәбәп була алмый. Ул бит мәгълүм бер заманда, конкрет бер вазгыятьтә үз халкының азатлыгы, аның бәйсезлеге өчен көч куйган зат, шуңа күрә бүгенге көндә тулы бәйсезлек хакында хыялланучы татарның аңа карата кинә саклавы чикләнгәнлек галәмәте булыр иде.

Аның бу вакытта зур абруй казануын тагын бер факт рас¬лый: 1377 елда, вафатына бер ел калган чакта, митрополит Алексий, көннән-көн хәлсезләнә баруын исәпкә алып, йола буенча үзе исән чакта урынына кеше билгеләп калырга тели. Шул нияте белән Сергий Радонежскийга мөрәҗәгать итә, митропо¬литлыкны аңа тапшырмакчы була. Тик Сергий атакай моннан баш тарта: «Гафу ит, Владыка, мин яшь чагымда да алтыннан киенмәдем, карт көнемдә дә мохтаҗлыкта яшәргә тиешлемен дип беләм»,— дип җавап бирә ул. Ә тагын бер елдан митропо¬лит Алексий вафат була. һәм, әйткәнебезчә, руханилар ара¬сында митрополитлык өчен көрәш башланып китә. Шунысы игътибарга лаек: митрополит булырга теләүчеләрнең һәркайсы көрәш барышында Сергий Радонежскийның фатихасын алырга тырышалар. Бу исә дин әһелләре арасында аның аерым урын алып торуын, зур абруйга ия булуын күрсәтә.

IV

Әйе, Алтын Урда ике канатка аерылып 20 ел буе үзара сугышлар алып барган, шул сәбәпле татар үз дәүләте эчтән җимергән, хәлсезләндергән, потенциаль дошманы Мәскәү кен-әзлегенә көч тупларга ярдәм иткән, мәгълүм елларда татар¬лар арасыннан бу хәлнең дәүләтне һәлакәткә китерәсен аңла¬ган, төрле низаглардан, үзара көрәшүче фиркаләрдән өстен торган берәр олуг шәхес үсеп чыкканмы? Үзенең ханнар колак салырдай саллы сүзе белән ике якны килештергән, сукыр сәя¬сәтнең бөек татар мәмләкәтен нинди авыр хәлгә куячагын күрә белгән, шуны аңларга тырышкан берәр асыл зат булган¬мы? Кистереп әйтә алабыз — юк, булмаган андый шәхес. Бул¬са, аның исеме тарихта калыр иде, андый затны халык оныт¬мас иде. Бу очракта без чыганаклар сакланмаган дип тә коты¬ла алмыйбыз. Халыкның хәтере дә бар бит әле. Андый шәхесләр чыганакларда гына түгел, халыкның йөрәгендә яши, риваятьләр, дастаннар булып буыннан буынга күчә. Әнә бит Идегәй мирза белән Туктамыш ханның үзара көрәше дастанга әверелгән, гасырлар аша безгә килеп җиткән.

Бу елларда Алтын Урда коточкыч инкыйраз-кризис кичерә, ханнар белән хөкүмәт ваклана, зур деградациягә дучар була, идеаллар түбән тәгәри. Балык башыннан чери дигәндәй, идарә¬челәрнең әхлагы түбән булгач, гади халыктан ни көтәргә кала? Гомумән, бу кризис, болганышлар чорында илне кайгыртучы олуг шәхеснең мәйданга чыга алмавы Алтын Урда канаты астына тупланган чуар кавемнәрнең уртак идеалы әле калыпла¬шып җитмәве турында сөйли шикелле. Әгәр дә дәүләт тагын илле ел (ике буын) гына тыныч шартларда яшәсә, инде борынлап килгән уртак үзаң, уртак идеал, һичшиксез, ныгып өлгергән бу¬лыр иде. (Бу мәсьәләгә язманың азагында киңрәк тукталырбыз.)

Урыс дөньясында исә бу елларда бердәм булсак җиңәрбез, үзара талашуларны, әләк белән Сарайга, ханнар хозурына йөрүләрне туктатып, бер йодрыкка тупланырга кирәк, дигән фикер көннән-көн, елдан-ел ныгый бара. Мәскәү кенәзләре, аларнын таянычы булган урыс руханилары бу фикерне пропа¬гандалаучы төп көчкә әверелә.

Татарда исә бу елларда кая карама томаналык, сәяси су¬кырлык, рухи деградация. Бөек мәмләкәтнең тарихындагы бу дәвергә Р.Фәхретдин дә игътибар иткән, бик нык аптырагач, аңлатыр сүз таба алмагач, «җәнабы Алланың үзенә генә мәгълүм булган сәбәпләр аркасында хөкүмәтләр өстенә кайбер вакыт кисәктән килгән фалиҗ (паралич) хәстәсенә охшаган бер афәт килә», дип чикләнергә мәҗбүр булган.

Шулай да Алтын Урдада XIV йөзнең 60 нчы елларында башланган «бөек болгак» килеп чыгуының сәбәбе нидә икән? Ни өчен көчле дәүләттә кинәт көчле низаглар кабынып китә? Кайбер тарихчылар моны далада халык саны кирәгеннән артып китү (?), хәзерге терминологиягә күчерсәк, демографик шарт¬лау белән аңлатырга тырышалар. Янәсе, көтүләр йөртү, җәйләү-кышлау өчен уңайлы урыннар, маршрутлар елдан-ел кысыла, тарая барган, шуның аркасында каршылыклар килеп чыккан. (Э.Кульпин. Путь России.— 4.1.— С.91)

Ләкин халык санының бик нык артып китүенә ышануы кыен. Ни өчен?

Әйткәнебезчә, Үзбәк хан заманы дәүләтнең чәчәк аткан, иң нык күтәрелгән чагы дип санала. Табигый ки, бай һәм имин заманда халык саны да үзенең иң биек ноктасына җиткән булса кирәк. Тик Үзбәк хан үлгәч дүрт ел да узмый, 1346 елда, Алтын Урда өстенә зур афәт килә — чума эпидемиясе Дәшти Кыпчак, Идел буе һәм Кырымда бик күп халыкны алып китә. Елъязмаларда бу хакта «Үзбәк (хан) җирләрендә... шәһәрләр һәм авыллар бушап калды», диелә. Бер Кырымда гына да шушы эпидемиядән 85 000 кеше кырыла. Бу фаҗига илгә бик зур зыян сала, аның авыр нәтиҗәләре шактый елларга сузыла. Ә шушы хәлдән соң 13 ел узгач, Алтын Урдада ватандашлар сугышы башланып китә. Аның сәбәбен далада җир җитмәү белән бәйләү беркатлылык түгелме?

Минемчә, сәбәп биредә «җир җитмәүдә» түгел, ә 1359 елда Бирдебәк хан үтерелгәннән соң дәүләттә хакимиятнең ихтыяр¬сыз һәм очраклы кешеләр кулына күчүендә. Шуннан башлана да инде тәхет тирәсендә ыгы-зыгы, тавыш-гауга, кырылыш. Ә үтерелгән Бирдебәк хан кияве гайрәтле Мамай мирза, форсаттан файдаланып, Иделдән Кырымга хәтле сузылган җирләрне үзәк хөкүмәт кулыннан тартып алуга ирешә. Дөресрәге, сепаратист сыйфатында Сарай ханнары белән көрәш башлап җибәрә. Шушы 20 еллык даулар 1380 елда Куликово сугышы белән төгәлләнә.

Болганыш елларында дәүләтнең бер-берсенә дошман ике өлешкә бүленүенең тагын бер сәбәбе бар кебек. Ул дәүләтне икегә бүлеп аккан Идел елгасына да бәйле. Идел — табигый географик чик. Бу очракта элегрәк заманда Нугай мирзаның Теләбуга һәм Тыктай ханнарга (үзәк хөкүмәткә) каршы алып барган көрәшен искә төшерү дә җитә. Мамай мирза Нугай мирза заманында ук башланган күренешнең дәвамчысы, аның эзеннән баручы, дәүләттә яшәп килгән тенденцияне дәвам ит¬терүче генә. Гомумән, без Алтын Урда тәхетендә көчле ханнар утырганда гына сул канат белән уң канат арасында тату мөнәсәбәтләр саклануын күрәбез. Монда дәүләтнең һәр кана¬тында үзгә менталитетка ия халык яшәвен дә онытмаска кирәк, һәр канатның үз сәяси ориентирлары һәм мәнфәгатьләре бул¬ган. Ә Мамай мирза Сарай ханнарына каршы алып барган көрәшендә еш кына Кырымга, андагы бай сәүдәгәр-җәнүизләр акчасына, Литва кенәзләре ярдәменә таяна. Бер сүз белән әйткәндә, Мамай мирза үзенең сәяси карашлары буенча яры¬лып яткан «көнбатышчы» була.

Вожа суы буенда Урда гаскәренең җиңелүе (1378) Мамай мирза алдына кискен рәвештә Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне ачыклау бурычын китереп куя. Табигый, бу югалтуны ул авыр кичерә. Чыннан да, гомер буе урысларны дер калтыратып яшә дә көннәрнең берендә җибәргән гаскәрең кыйналып кайтсын әле. Моңа ничек түзмәк кирәк тә, бу хәлдән соң агай-эне белән бәкләрнең күзенә ничек күтәрелеп карамак кирәк? Җитмәсә шушы бәрелештә аның Бигеч, Хаҗи бәй, Карабелек кебек олы мирзалары да һәлак була. Мамай мирза үзе тәхеткә чыгарган Мөхәммәт Бүләк хан да бу затларның үлемен аннан күрә бугай. Ә үзе Мамай мирзаның киң җилкәсенә ышыкла¬нып чип-чиста калды. Бу шартларда Мәскәүнең олы кенәзе Дмитрийны тез чүктереп кенә Урдада абруен саклап кала ала¬чагын Мамай мирза яхшы аңлый. Ул узынып киткән Мәскәү кенәзлегенә зур яу оештырырга кирәк, дигән ныклы карарга килә. Тик бу эшкә ул инде Мөхәммәт Бүләкне катнаштырма¬ячак. Җиңелгәндә читтә торып калып, җиңеп кайтканда дан-шөһрәттә коенып яшәмәсен әле.

Чыннан да, урыс елъязмачылары теркәп калдырганча, Вожа суындагы кыйналудан соң «кесә ханы» Мөхәммәт Бүләк белән аның тарафдарлары юк ителә, Мамай мирза Тулуг бәкне хан итеп күтәрттерә. Шулай итеп, ул каршы сүз әйтердәй кешелә¬рне тәхеттән читләштерүне кирәк таба. Куликово кыры вакыйгаларына, аңа хәзерлек көннәренә күчкәнче бер мөһим мәсьәләне ачыклап үтү кирәктер шикелле. Дөресен әйтергә кирәк, Мамай мирза үзәк хөкүмәткә кар¬шы юнәлтелгән көрәшендә төп максатка барыбер ирешә ал¬мый. Көрәшне башлап җибәргәндә ул Сарайны бөтенләйгә кулга төшерү, шунда тәмам ныгу, Алтын Урдага хуҗа булуны мак¬сат итеп куя. Дөрес, ул Сарайны берничә тапкыр чыннан да кулга төшерә, анда үз ханнарын да утырткалый, тик дошман¬нары хөкем сөргән көнчыгыш өлкәләр аңа башкалада ныгып калырга ирек бирмиләр, һаман саен Сарайны ташлап чыгарга туры килә. Моңа аның Чыңгыз хан нәселеннән булмавы, шул сәбәпле, тәхеткә чыга алмавы да нык комачаулый. Ул гомере буе башка берәүне тәхеткә утыртып, аның исеменнән идарә итеп азаплана. Бу хәл аны ахыр чиктә бик нык туйдыргандыр, күрәсең. Ул үзенең Сарай тәхетенә беркайчан да чыга алмая¬чагын, ниһаять, аңлый булса кирәк. Ә бу инде гайрәтле һәм максатчан, үз дигәнен эшләргә өйрәнгән Мамай мирза өчен ниятенең тормышка ашмый калуы — гомерлек хыялына ирешә алмавы дигән сүз.

Әлбәттә, бу хәл белән килешү Мамай мирза өчен бөтен хыялларының җимерелүе, алардан баш тартуы булыр иде. Тик Мамай мирза кебек көчле шәхес ятып кала аламы? Әлбәттә, юк. һәм ул, бөтен көчен туплап, тагын бер ыргылыш-акция оештырырга кирәк

таба. Ул Мәскәү кенәзлегенә яу белән ба¬рачак та, аны басып алып, олуг кенәзне төшереп, Мәскәүне үз биләмәләренең үзәге итәчәк. Шулай итеп, ул үз татарлары өчен дә, урыслар өчен дә хан кебек олуг идарәче-хаким булачак.

Ә Сарай? Нишлисең бит, Сарай аныкы булмады, тәкъдирдә шулай язылгандыр. Яшәсен үзенчә, болгана бирсен. Ул инде туйды, әнә картлык та якынлашып килә, аңа да соңгы елларын тынычта уздырырга, бераз ял итәргә вакыттыр.

Мәскәүгә яу оештыру планы менә шундый уй-фикерләр, ниятләргә бәйле булмады микән? «Сказание о Мамаевом побо-ище» исемле әсәрдәге юллар шул хакта сөйли түгелме: «Яко аз не хощю тако сътворити, неко Батый, но егда дойде в (Руси), убию (болыпого) князя их, и который его град красный довле-ет нам, и ту сядем ведати и Русью владети, тихо и безметежно поживем». Татарча тәрҗемә иткәндә бу болайрак була инде: «Мин Батый кебек эш итәргә җыенмыйм, ләкин Руська барып җиткәч, аларның (олуг) кенәзен үтереп, аның безгә яраклы матур каласында урнашып калырмын һәм Русь белән идарә итәрмен, тыныч һәм борчуларсыз яшәрмен».

Дөрес, бу сүзләрне Мамай мирзаныкы дип, урыс авторы үзе теркәп куйган. Аларның бикүк хак булмавы да бар. Тик алар бер сәбәпсез генә «Сказание» битләрендә урын алмаган¬дыр, һәрхәлдә, вакыйгалар логикасы, Мамай мирзаның тынгысыз тормышын күздән кичерү бу фикернең дөреслеккә якын торуын күрсәтә кебек. Мирзаның ахыр чиктә Мәскәүне үзенең төп базасы итеп сайларга җыенуы мөмкин хәл. Ни өчен дигәндә, ачык далада Урда корып гомер итүнең шактый мәшәкатьле, хәтәр нәрсә икәнен ул әйбәт белгән. Артында көчле дошманна¬рың тормаганда бу әле мөмкин, ә Сарай ягыннан көн дә һөҗүм көтеп яшәргә калгач, авыргарак туры килә шул.

Әйе, ул элеккечә Кырымга да барып урнаша алыр иде, тик аннан торып Кыпчак даласына хуҗа булу кыенрак. Аннан соң Кырымга кереп бикләнүнең хәтәр ягы да бар: Кырым — кап¬чык, авызын бәйләп куйсалар, кая барырсың. Җәнүизләргә дә ышанып бетеп булмый, сәүдә әһеле, артык шома халык... Ә Мәскәү — диварлы, ныгытылган ышанычлы кала. Анда кыш чыгулары да уңайлы. Бер кулга төшереп, тәртип урнаштырсаң, карт көнеңдә бер кайгысыз гомер итәргә мөмкин.

Менә шундыйрак планнар белән җыенмады микән Мамай мирза Мәскәү явына, һәрхәлдә, моны гипотеза буларак кабул итәргә мөмкин шикелле.

Бу вакытта Мәскәү кенәзлеге өстенә яу йөрү өчен шактый уңай шартлар туа. Эш шунда, Алтын Урданың сул канатында барган көрәшләрдә Ырыс хан һәлак булганнан соң аның улла¬ры Туктамыш белән тарткалаша. Билгеле, аларның уе әлегә Мамай мирзада түгел. Аннан соң Мамай мирзага Мәскәү өстенә йөрү өчен артында дошман тормау да зарур. Бу яктан караган¬да да уңайлы чак — Әстерхан белән Төньяк Кавказ да аның кулында, ягъни әлегә Иделдән көнбатышка таба сузылган җирләрдә урыслардан башка аңа каршы торырлык көч күрен¬ми. Кырым җәнүизләре дә аңа ярдәм итәргә әзерләр.

Әлбәттә, мондый зур эшкә алынганда аркадашлар-союзник-лар турында да уйламыйча булмый. Мамай мирза, Литва кенә¬зе Ягайло белән элемтәгә кереп, аны да бу яуга тартуга ирешә. Шулай ук Рязань кенәзе Олег та аңа ярдәм итәргә мәҗбүр була. Ни өчен дигәндә, башкача эшләргә хәле юк. Әле Бигеч мирза отряды тар-мар ителгәч тә, шул ачудан 1378 елның сентябрендә Мамай мирза аның биләмәләрендә ут уйнатты. Вожа вакыйгасыннан соң татарлар һөҗүмен һич көтмәгән кенәз Олег, калаларын саклап та тормыйча, Оканың теге ягына ка¬чып котылды. Билгеле булганча, Ока елгасы һәрвакыт татар белән урыс арасыннан үтә торган чик булып хезмәт итте. Ул чакта татарлар Дубок, Переяславль, Рязань калаларын алып, бай ганимәт малы җыеп, кире кайтып киттеләр. Ә бит Мамай мирза Мәскәүгә каршы кылыч тарта калса, татарлар кабат Рязань кенәзлеге аша узачаклар. Шулай булгач, кенәз Олегка һич тә татарлар ягында калмау мөмкин түгел.

Кайбер рус тарихчылары, Ягайло белән Олег кенәзләрнең бу яуга мөнәсәбәтен аңлатып, алар менә ничегрәк фикер йөрткәннәр дип язалар: «Мәскәүнең олуг кенәзе Дмитрий Ива¬нович Мамай мирзаның зур яу белән үзенә киләчәген, ә без¬нең аның белән килешү төзиячәгебезне чамалап, йә Мәскәүдән ераграк җирләргә чыгып качачак, йә Бөек Новгород белән Двина тирәләренә китеп югалачак. Ә без исә Мәскәү белән Владимирга төпләнеп калырбыз, ханны (Мамай мирзаны.— С.Ш.) анда зур хөрмәт һәм бүләкләр белән каршы алып, кунак итеп, соңрак өенә (далага) әйләнеп кайтуын үтенеп сорарбыз. Үзебез исә аның рөхсәте белән Мәскәү кенәзлеген ике өлешкә бүләрбез: берсен — Вильнога, икенчесен Рязаньга китереп кушарбыз. Шул биләмәләр өчен ярлыклар сорап алырбыз да аларны мирас итеп балаларыбызга калдырырбыз» (СМ.Соловьев. Сочинения: в 18-и книгах.— М., 1988 — Т.З.— С.275.).

Бу сүзләр чыннан да дөрескә охшаган. Монда Ягайло өчен дә, кенәз Олег өчен дә тулы бер программа-максимум салын¬ган. Әмма алар Мамай мирзаның кем икәнлеген генә исәпкә алып җиткермәгәннәр. Ә бит билгеле: ул беркайчан да, беркем кулында да уенчык булмаган. Киресенчә, гомере буе башка¬ларны үз кубызына биетеп яшәгән. Еш кына татарның гомуми максатларына зыян китерсә дә, гел үзенекен иткән.

Урыс тарихчылары Рязань кенәзе Олегны еш телгә алалар, нигездә, сүгеп, гел гаепләп язалар. Бу аңлашыла: кенәз урыс¬ларның милли мәнфәгатьләренә хыянәт итүче, шул ук вакытта үтә дә булдыклы һәм хәйләкәр зат булган. Өстәвенә, телгә дә кесәгә кермәгән, шул тасма теле аркасында әллә нинди кыен хәлләрдән чыга белгән. Кирәксә, берьюлы ике хуҗага хезмәт итүдән дә тайчанмаган.

Бу юлы да шулай килеп чыга: Мамай мирза аңа планнарын сөйләп биргәч, күп тә үтми Олег, Мәскәүгә кеше җибәреп, кенәз Дмитрийга татарларның зур яу оештыруын ачып сала. Бу аңа Мамай мирза белән килешү төзүен яшерү өчен кирәк була. Кенәз Дмитрийга ул болай дип яза: «Мамай үзенең барлык көчләре белән минем тарафка, Рязань җирләренә һәм сиңа таба килә. Ягайло да аның белән. Син белеп тор — безнең кул әле биек (еще рука наша высока): әзер бул, нык тор».

Аның «безнең кул әле биек» дигәне, куллар әле корал тотарлык, дип үзенең Дмитрий яклы булуын исбатлау өчен

кирәк булгандыр.

Шулай итеп, Мамай мирза яуга әзерләнә башлау белән үк, аның барлык планнары, көне-сәгате белән дигәндәй, Мәскәүгә барып та җитә. Хәер, серне кенәз Олег ачмаган очракта да, бу хәбәр сер килеш саклана алмас иде. Ни өчен дигәндә, Мамай мирза яуга зурдан кубып хәзерләнергә җыена, кешеләре гас¬кәрне бөтен Дәшти Кыпчак даласыннан — Әстерхан, Төньяк Кавказ, Азак-Дон, хәтта Кырымнан да яллыйлар. Гаять чуар гаскәрдә татарлардан тыш яслар, осетиннар, чиркәсләр, бортаслар, әрмәннәр, Кырым ярлары буенда яшәүче җәнүиз-итальян-нар да була. Шундый киңлекләрдә хәбәр йөргәч, халык хәрәкәткә килгәч, ул ничек сер булып калсын ди. Сәүдәгәр халкы йөреп тора, ә алар гомер-гомергә беренче шымчылар булган.

Шулай итеп, гаять зур гаскәр тупларга карар кылына. Аның күпме булуы төгәл билгеле түгел, тик урыс тарихчылары аның урыс гаскәреннән күбрәк булуын искәртергә яраталар. Бу Ку¬ликове» сугышының әһәмиятен тагын да күтәрү өчен эшләнә булса кирәк.

Табигый, әле җәй ахырларында ук татар явы турында хәбәр алган олуг кенәз Дмитрий да кул кушырып утырмый. Рязань¬нан чапкын килгәч, башта пошаманга төшсә дә, бераздан исенә килә, якыннары белән киңәш-табыш иткәннән соң кенәзләргә атчабарлар озата. Полклар, дружиналар йөртүче кенәзләр, вое¬водалар, бояр уллары барысы да билгеле вакытка Мәскәүгә һәм Коломнага килеп җитәргә тиеш булалар. Шуңа игътибар итик: башка вакытта шактый таркау булган, бер-берсенә аяк чалган, хәтта үзара тарткалашып яшәгән урыс кенәзләре бу юлы хәлне тиз аңлап алалар, зур бердәмлек, оешканлык күрсәтеп, олуг кенәз байрагы астына ашыгалар.

Гадәттә, Куликово сугышына урыс гаскәренең тиз җыелу¬ын халыкта татарга карата нәфрәтнең, аннан үч алу теләгенең көчле булуы, патриотизм хисләре белән аңлаталар. Әлбәттә, анысы да булгандыр. Тик бу очракта Э.Кульпин фикеренә ко¬лак салу да артык булмас. Ул менә ни дип яза: «Мамай Русь илендә хакимият урнаштыру һәм акчага хуҗа булуны үз ку¬лына алырга омтылды, тегеләренә дә, боларына да куркыныч белән янады. Мәскәү кенәзләренең төп мәнфәгатьләренә ка¬гылды. Шулай ук- Мамай явы олуг кенәз кул астындагы дру-жинниклар белән елужилый боярларның мәнфәгатенә дә бик нык китереп сугачак иде. Шундый хәвеф янаганда Дмитрий Донской тиз арада зур гаскәр туплый алды, калаларны саклау¬чыларсыз калдырды, шуңа күрә, халык кайгыга батты. Дру-жинникларсыз калган калалардагы гади халык татарларның, акрын селкенүче урыс гаскәрен әйләнеп узып, сакланмаган урыс тылларыннан тоткарлыксыз-нисез үтү мөмкинлеген бик яхшы аңлый иде. Әйе, бу мөмкин иде, тик бу юлы татарлар Русьны җәзалау өчен барырга җыенмадылар» (Э.Кульпин. Путь России— Ч.1.— С.95.).

Шулай Ростов, Белоозеро, Ярославль, Владимир, Переяс-лавль, Кострома, Муром, Дмитров, Можайск, Звенигород, Уг¬лич, Серпухов һ.б. калалардан үзәккә гаскәр агыла башлый. Суздаль-Новгород һәм Тверь кенәзлекләреннән генә олуг кенәз карамагына полклар килми. Рязань кенәзе Олег, әйтелгәнчә, Мамай мирза ягында була. Шуңа күрә тарихчылар урыс арми¬ясе 150 меңнән дә артмагандыр дип исәплиләр. Мамай мирза гаскәре урысныкыннан күбрәк дип язсалар да, бу яуда Алтын Урданың уң канаты гына катнашуын исәпкә алсаң, татарлар урыслардан күп булмагандыр дип уйларга нигез бар. (Мамай мирзаның союзниклары кенәз Олег белән кенәз Ягайло да яуда катнашмый кала. Хәер, ул хакта алда әле сүз булыр.)

18 августта Мәскәү кенәзе үзенең кенәзләре, воеводалары белән яуга чыгып китәр алдыннан фатиха алыр өчен Троице монастырена килә, анда телгә алынган монастырь башлыгы игумен Сергий Радонежский белән очраша. Чиркәүдә гыйбадәт кылганнан соң игумен Сергий аның төшке ашка калуын үтенә. Аш вакытында олуг кенәздән:

Бу сугышны булдырмау өчен син барысын да эшләдең¬ме? — дип сорый.

Барысын да эшләдем, тик уңышка ирешә алмадым,—

дип җавап бирә олуг кенәз.

— Алайса дошман ахыр чиктә җиңелүгә дучар булачак, ә

сиңа Ходайдан ярдәм киләчәк. Син җиңәчәксең! — ди Сергий

Радонежский.

Булачак дәһшәтле сугышның нәтиҗәсен шулай кистереп әйтү — үз өстеңә коточкыч җаваплылык алу. Ләкин игумен Сергий андый җаваплылыкны үз өстенә алудан курыкмый. Гомумән, аны гадәти генә рухани булмаган диләр. Аның био¬графиясендә алдан күрә белүче Илаһи Көч белән бәйләнештә торучы зат булганлыгын раслаучы фактлар аз түгел. Бу затны Куликово сугышының, Мамай мирза белән олуг кенәз Дмит-рийдан кала, өченче төп каһарманы дип әйтергә мөмкин, гәрчә ул үзе сугышта катнашмаса да. Шуңа күрә, аның эшчәнлегенә бераз тукталып үтү бу очракта үзен аклар, дип уйлыйм.

Малай чагында ук аның белән серле бер вакыйга була. Әтисе аны кырга атларны эзләп алып кайтырга чыгарып җибәргәч, малай анда юан имән төбендә утыручы бер карт монахны күрә дә янына килә. Карт та аны күреп алып: — Балакай, сиңа ни кирәк? — дип сорый. Малайның бу сораудан кинәт күңеле тула, ул үзенең мәктәптә бик начар укуын, күпме генә тырышса да, укуны алдыра алмавын, шуның аркасында ата-анасының да, укытучы¬ларның да аны гел шелтәләп-тиргәп торуыннан зарлана, карт¬ның дога укып, үзенә ярдәм итүен сорый.

Карт нәрсәдер укый, малайга просфора (махсус пешерелгән

түгәрәк ипи) каптыра да:

— Бу сиңа Ходайның рәхмәте билгесе. Изге Китапны аңлау өчен бирелә. Моннан соң, балакай, уку турында борчылма, Ходай сиңа ярдәм итәр,— дип башыннан сыйпый.

Шушы вакыйгадан соң малайның рухани дөньясында нин¬дидер үзгәреш була, ул дини китапларга ябыша, гыйбадәткә тартыла башлаган дип язалар.

Бервакыт Стефан Пермский дигән дин әһеле чиркәү эшләре белән Мәскәүгә барган чакта, Троице монастырена дусты янына кереп чыгарга вакыты булмаганга, тугыз чакрым ераклыкта уз¬ган юлда атларын туктата да монастырь ягына карап басып: «Сәлам сиңа, рухани туганым!» — дип бил бөгеп сәлам бирә.

Бу мәлне Сергий Радонежский монастырь ашханәсендә монахлар белән тәгам җыеп утыра икән. Рухы белән дустының сәламен кабул итеп, ул аягына торып баса да, ашап утыручы монахларны гаҗәпкә калдырып, билен бөгеп үзе дә сәлам бирә. Аннан монахларга епископ Стефанның юлдан җибәргән сәла¬мен алуын аңлатып бирә.

Әлбәттә, Сергий Радонежский тормышыннан мондый хәлләрне күп китереп булыр иде. Әмма укучыларның җитмеш-сиксән елдан артык матдиятчелек (материализм) философиясе белән тәрбияләнеп, инде шактый авырая төшкән рухы аларны кабул итмәскә, бу хәл скептик көлемсерәү рәвешендә йөзләрендә генә чагылырга мөмкин. Шуңа күрә могҗизаларның матди дөньяга якынрак торганнарын сайларга туры килә.

Шулай ук бу затның вафаты хакында да бер-ике сүз әйтү урынлы булыр, дип уйлыйм.

Фани дөнья белән саубуллашырга ярты ел калганда аңа бу хакта хәбәр килә. Карт монахларны үз янына җыя да шушы көннән монастырьны шәкерте Никодим кулына тапшыруы ту¬рында белдерә. Ә үзе аерым хөҗрәгә кереп бикләнеп, берәү белән дә аралашмый, соңгы айларын тулы тынлыкта уздыра. Тик вафаты көнендә генә янына җыелган руханиларга:

— Мине Ходай үзенә чакыра, Аның хозурына китәм. Ул сезгә сыену һәм дә дошмани ятьмәләрдән саклаучы нык дивар булсын,— дип фани дөньядан мәңгелеккә күчә. Ул өзелгәндә хөҗрәдә тәмле ис таралды, дип язалар картның үлемен күргән шаһитлар.

Сергий Радонежский тормышына мул урын бирелүнең сәбәбе Куликово сугышы белән бәйле — анысына соңрак тукталыр¬быз. Ә хәзер вакыйгалар чылбырын сүтүне дәвам итик.

V

Олуг кенәз Дмитрий башкаланы сакларга воевода Федор Андреевичны калдыра да үзе Коломна каласына юнәлә; анда кенәзне төрле яклардан җыелган гаскәр көтә. Монда Литва кенәзе Ольгерд уллары — Андрей белән Дмитрий полклары да олуг кенәзгә килеп кушылалар. Девичье поле дигән җирдә гаскәрне барлау үткәрелә.

Шулай әзерлек эшләре белән шөгыльләнгән чакта олуг кенәзгә Мамай мирзаның Дон аръягында урнашуын, анда Ягай-лоның килеп кушылуын көтеп торуын хәбәр итәләр. (Урысларның разведкасы әйбәт эшләгән, күрәсең.) Ул да булмый, Ко¬ломнага Мамай мирзадан илче килеп төшә. Ул, элекке тәртип¬ләрне олуг кенәзнең исенә төшереп, Үзбәк һәм Җанибәк хан¬нар заманындагыча ясак түләүне таләп итә. Кенәз Дмитрий, ясак түләүдән бөтенләй баш тартмаса да, элекке күләмдә түләргә риза түгеллеген белдерә. Илче моңа риза булмый, кайтып китә.

Сорау туа: илче ни өчен килгән? Ясак таләп итәр өчен генәме, әллә инде урысларның хәлен-халәтен, каршы торырга исәпләре бармы-юкмы — шуны белергәме? Урыслар элекке тәртипләргә ризалашса, бәлки, Мамай мирза яу чапмаска да әзер булгандыр? Кыскасы, сөйләшү уңай нәтиҗә бирми, мәсьәләне кылыч белән хәл итәргә кала.

Шул ук көннәрдә урысларга Рязань кенәзе Олегның, ике якка да ярарга тырышып, хыянәтчел уен алып баруы билгеле була.

Ниһаять, 20 август көнне урыс гаскәре Коломнадан чыгып китә, Мәскәү кенәзлеге җирләрен үтә, Ока елгасы буенда туктала. Монда гаскәргә олуг кенәзнең туганы, Серпухов ке¬нәзе Владимир Андреевич белән Мәскәү воеводасы Тимофей Вельяминович полклары да килеп кушыла. Шулай итеп, урыс гаскәре 26 августта тәмам тупланып бетә, иртәгесен яу Ока елгасын кичеп, Рязань кенәзлегенә килеп керә. Бу хәл кенәз Олегны тәмам пошаманга сала, чөнки аның фаразы буенча, Мәскәү кенәзе татар явы турында ишетү белән качып китәргә тиеш иде. Кем уйлаган бит аны — әнә Мәскәүнең җыелма армиясе аның бусага төбендә үк тора. Аның татарлар һәм Ягайло белән элемтәгә кергәнен белә калсалар — бетте баш. Шундый уйлар белән вәсвәсәләнгән Рязань кенәзенең ул көннәрдә ниләр кичерүен күз алдына китерүе кыен түгел. Ул ачыктан-ачык Мамай мирзага да, олуг кенәз Дмитрийга да килеп кушыла алмыйча, анда-монда сугылырга мәҗбүр була. Кыскасы, кенәз Олег ике арада торып кала. Шуңа күрә Мамай мирзадан да, Мәскәү гаскәреннән дә ераграк йөрергә, күзләренә ташланмаска тырыша.

Урыс гаскәре 27 августтан 6 сентябрьгә кадәр Дон елгасы¬на таба хәрәкәт итә, елга башына килеп җиткәч, яр буйлап юлын дәвам иттерә. Гаскәр юлда чакта урысларның разведка¬сы зур эш күрсәтә, дала буенча арлы-бирле чабып, татарлар¬ның кайда икәнлеген



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
19.09.2010 Абдуллиннар гаиләсе – укытучылар нәсел шәҗәрәсе
11.06.2010 Хәйреддин Барбаросса – «Җирән сакал» һәм Урта Диңгез пиратлары
11.06.2010 Татарларда ислам дине
11.06.2010 Казан ханлыгында ислам
11.06.2010 Имам Әгзәм Әбү Хәнифә (698-767)

Сәхифәнең тулы тексты


Бүлекләр