Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Тарихи мәкаләләр

Гарәпшаһ углан тәвәккәллеге

05.06.2010

Дәшти Кыпчакта, ягъни Алтын Урда дәүләтендә барган болганышлар дәверенең соңгы елларында (1377) Сура елгасы тирәләрендә Гарәпшаһ углан атлы бер идарәче пәйда була. Кайбер тарихчылар ул бирегә Иделнең сулъяк ярындагы җирләрдән — Җаек даласыннан килгән дип язалар. Бу хәбәр дөрескә чыккан очракта Гарәпшаһ углан Туктамыш ханнан качып Мамай мирза ягына, Иделнең уңъяк ярына күчкән зат була. Чыннан да, бу вакытта Иделдән көнбатышка сузылып киткән далада Мамай мирза хөкем сөрә. Тарихчы Ризаэтдин Фәхретдин дә шул ук фикерне куәтли: «Мамай (мирза) тарафыннан Гарәпшаһ исемле бер гаскәр башлыгы 1377 елда Мәскәү кенәзенә һөҗүм итте»,— дип яза. Гадәттә, урыс тарихчылары бу вакыйгага артык тукталып тормаска, аны берничә сүз белән генә телгә алып узарга тырышалар. Сәбәбе нәрсәдә икән соң? Әйдәгез, төпченеп карыйк әле.

Әлбәттә, Иделнең уңъяк ярында Мамай мирзадан тыш тагып бер идарәченең пәйда булуы урыслар игътибарыннан читтә калмый. Мәскәүнең олуг кенәзе Дмитрий Иванович, тиз арада көч туплап, үзенә каенатай тиешле Суздаль һәм Түбән Новго-юд кенәзе Дмитрий Константиновичка ярдәмгә ашыга. Әмма Гарәпшаһ углан нилектәндер урыслар өстенә килми. Гомумән, урыслар күпмедер вакытка аның эзен югалтып торалар. Гарәп¬шаһ углан тарафыннан актив хәрәкәт көтеп арган Мәскәү кенәзе Владимир, Переяславль, Юрьев, Муром, Ярославль, Түбән Новгород калаларыннан җыелган зур гаскәрне кенәзләргә һәм воеводаларга тапшыра да өенә, Мәскәүгә кайтып китә.

Төрле яктан җыелган урыс гаскәре Сура елгасы кушылдыгы Пьяна суына таба хәрәкәт иткәндә үзләренең даладагы хәбәргәрләре аша Гарәпшаһ углан урдасының бик еракта, Се-верский Донец елгасы тирәләрендә үк торуын белеп алалар һәм, моңа бик тә сөенеп, кинәт тынычланып калалар. Дөрес, моннан соң да хәбәрчәрләр килгәләп тора, тик аларга инде берәү дә игътибар итми, кул селтәп: «Ташлагыз, зинһар! Бу кадәр көчкә каршы күтәрелергә кемнең батырчылыгы җитсен! Әнә бит Гарәпшаһ бездән куркып Дон буенда качып ята!» — диләр.

Кыскасы, бу очракта да урысларга хас ваемсызлык үзенекен итә, җиңеп чыга. Кенәзләр белән воеводалар сугышчыларга карата таләпчәнлекне нык киметәләр, уяулыкны тәмам югалтып, үзләре дә тугарылып йөри башлыйлар. Кораллар, сугыш кирәк-яраклары арбаларга төялә, тимер көбәләр, очлымнар кап¬чыкларга тутырыла, ияр артларына бәйләп куела, сөңге башла¬ры да сапланмаган килеш теләсә кайда аунап йөри.

Бер караганда, урыс гаскәренең болай тугарылуын, ваем-сызлыгын акларлык сәбәп тә бар кебек. Җәйнең иң матур чагы, июль урталары була бу. Көннәр гаҗәеп эссе тора, мондый чакта кемнең сугыш киемнәреннән йөрисе, тәртип саклап көчәнәсе килсен. Шуңа күрә дә сугышчылар киенер-киенмәс килеш йөри, озаклап елга-инешләрдә су керә, кояшта корсак кыздыра, берәр җирдән хәмер ише нәрсә таба алсалар лаякыл булганчы эчәләр, рәхәтләнеп күңел ачалар, мактана-мактана татарны мыскыллыйлар, аның турында көлке хәлләр сөйлиләр.

Ә кенәзләр белән воеводалар кая карый? Соң, алар да шул ук адәм балалары ич — күмәкләшеп эчәләр, макташып озын-озын тостлар әйтәләр, ауга йөриләр, төрле интригалар коралар, кызлар белән шаяралар.

Бу хәлләр мордва җирендә була. Әлбәттә, бу кадәр әрәмтамакларны туйдыру, аларга эчәргә табу мәшәкатьләренең байтак өлеше җирле халык өстенә төшә. Мордва кенәзләренең күпмедер вакыт бу тамашаны карап-күзәтеп торганнан сон түземе беткән, күрәсең. Алар саранча кебек басып алган урыс гаскәреннән ничек тә котылыр өчен тоталар да Гарәпшаһ угланга кеше җибәрәләр. Углан исә вазгыятьне бик тиз аңлап ала, вакытны әрәм итмичә шундук юлга чыга. Урыслар лагере¬на якынлашыр алдыннан ул гаскәрен биш өлешкә бүлә дә дошман һич көтмәгәндә төрле яктан һөҗүм итә.

Татарларның һөҗүме шулкадәр көтелмәгәндә була ки, урыслар тәмам шашып кала, бер-берсен таптап, качарга керешә. Күбесе якындагы Пьяна елгасына ташлана, каршы ярга йөзеп чыгып, татар кылычыннан котылмакчы була. Шушы мәхшәрдә Түбән Новгородның яшь кенәзе Иван байтак боярлары, воево¬далары, хезмәтчеләре һәм сугышчылары белән су төбенә китә, калганнары татар кылычыннан үткәрелә.

Әлеге һөҗүмнән соң Гарәпшаһ углан Түбән Новгородка юнәлә, бу хакта ишетеп алган карт кенәз Дмитрий Константинович, бәладән башаяк дигәндәй, Суздальга чыгып качуны хәерлерәк күрә. Шәһәр халкы исә, татарлардан куркып, көймәләргә төялә дә Идел буйлап тирә-якка тарала.

Түбән Новгородта гайрәт күрсәткәннән соң, Гарәпшаһ углан кире юлда Рязань кенәзлегенә дә сугыла, җирле халыкка татарның әле көчле булуын шик калмаслык итеп төшендерә, кенәз Олег үзе качып котыла.

Шулай итеп, Гарәпшаһ углан Мамай мирза әмере буенча Иделнең уңъягында урнашкан җирләрне урап чыгып, анда кабат татар хакимиятен ныгытып йөри. Аннан соң гына далага әйләнеп кайта. Кызганычка, аның шушы яудан соңгы язмышы хакында ни дә булса әйтүе кыен, чөнки хәбәрләр теркәлеп калмаган. Татар дәүләтен саклауда күрсәткән батырлыклары белән Гарәпшаһ углан Алтын Урда тарихына кереп калган, бу затның хәтеребездә сакланырга тулы хакы бар.

Шушы урында вакыйгаларга нокта куярга да мөмкин булыр иде. Ләкин хәлләр ут күршеләребез мордва халкы өчен бик аяныч тәмамлана. Шул хакта да бер-ике сүз әйтеп узу кирәктер.

Гарәпшаһ углан гаскәре кире кайтып китеп, дөньялар бераз тынычлангач, урыс кенәзләре җәза полклары белән кинәт мордва җирләренә килеп чыгалар. Бу хәл инде кышкы зәмһәрир суыклар башлангач була. Түбән Новгород кенәзләре Борис Константинович белән Семен Дмитриевич һәм Мәскәү воеводасы Свибл (исеменә караганда, читтән ялланган адәм булса кирәк) полклары Мордва илен талап, җимереп, яндырып тәмам бөлгенлеккә төшерәләр. Түбән Новгородка куып китерелгән меңләгән мордваларны җәзалаулар, Идел бозы өстендә ач этләрдән талату, бәкеләргә тутырулар байтак көннәр дәвам итә. Шулай урыс кенәзләре үз ваемсызлыклары аркасында тар-мар ителүдән тиешле нәтиҗә чыгарасы, сабак аласы урынга мордва халкыннан үч алып акланалар.

Солтан ШӘМСИ



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
19.09.2010 Абдуллиннар гаиләсе – укытучылар нәсел шәҗәрәсе
20.08.2010 Алтын Урданың барлыкка килүе
11.06.2010 Хәйреддин Барбаросса – «Җирән сакал» һәм Урта Диңгез пиратлары
11.06.2010 Татарларда ислам дине
11.06.2010 Казан ханлыгында ислам

Сәхифәнең тулы тексты


Бүлекләр