Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Тарихи мәкаләләр

Хәтер мәйданы

03.06.2010

Халкыбызның бәйсезлеге өчен көрәшендә 1552 елда булган фаҗигале вакыйгаларның бер өлеше XVI-XVIII – гасырларында Арча капкасы, Арча кыры, Арча юлы дип аталган төбәкләрдә барганлыгын без барыбыз да беләбез, иншә Аллаһ. Тарихи чыганакларга таянып, югарыда әйтелгән «төбәкләрләрнең» Казаныбызның хәзерге Ирек мәйданыннан башланып, көнчыгышка таба юнәлгән җир һәм юл биләмәләре икәнлеген ачыклап була икән...

Ә менә шушы төбәкнең иң матур җиренә урнашкан Арча зираты кайчан барлыкка килгән дә, кемнәр анда җирләнгән соң? Бүгенге көндә Казанда яшәп иҗат итүче урыс тарихчысы Анатолий Елдашев үзенең 2007 елда басылып чыккан «Арский православный некрополь» («Арча насара каберлеге») дигән китабында Арча зираты 1790 елда шәһәр планына кертелеп, 1881 елда 23 гектар күләмендәге җирләрне биләгәнен бәян итә. Ә беренче каберләр 1774 елның 12–13 июлендә Е. Пугачев Казан Кремлен штурмлаганда һәлак булган сугышчыларныкы булган икән. Китапта зират эчендә төзелгән чиркәүнең, кабер ташларының, күренекле насара дине әһелләренең фоторәсемнәрен китереп, анда җирләнгән 295 чиркәү һәм дин хезмәткәрләренең исем-фамилияләрен теркәп куйган. Шулар арасында татарларны көчләп чукындыру өлкәсендә зур тырышлык күрсәткән Н.И.Ильминский, Е.А. Малов кебекләре дә бар. Ә инде китапның 12нче битендә, автор Казаныбызны «православный край» дип язарга да кыенсынып тормаган. Әйе, үзенең дине һәм халкы өчен бик тә истәлекле, хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен кирәкле китап бастырган. Мин инде татар кешесе буларак, Арча зираты турында башкачарак фикер белән яшим.

Арча капкасы, Арча кыры, Арча юлы – ул бит инде Кзаныбыз басып алынган вакытларда сугышларның иң каты барган һәм һәлак булучыларның иге-чиге булмаган урыннарның берсе. Безнең каһарман бабайларыбызның каны белән сугарылган изге җир биләмәләре өстенә төзелгән булып чыга инде ошбу зират...

Хәтер җепләребезнең йомшарып китүенең төп сәбәпләренең берсе – чарасызлыктан икәнлеген аңлап, шәһит булып киткән бабайларыбызның җаннары безгә рәнҗемичә, Аллаһы Тәгалә, кылган догаларыбызны кабуллардан кылып, аларны Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде. Әмин.

Ә безнең татар зиратларыбыз, мөэмин-мөселман булып киткән әби-бабаларыбызның зиратлары кайда һәм ни хәлдә икән соң? Аларның каберләре, кабер ташлары турында югарыда әйтеп киткән авторныкы кебек берәр китабыбыз бармы, әллә юк та микән? – дигән уй мине өтеп алды.

Мин ашыга-ашыга китап кибетләрен, мәчет- мәдрәсәләрне әйлләнеп чыктым. Юк бит!

Үзем якыннан белгән берничә имам-хатипларыбызга да шалтыратып карадым. Аларның берсе, Аллаһның рәхмәтләре булсын, үземә язарга кушты...

Яңа Бистә татар зиратына чираттагы баруымда Вәлитов янына кереп, анда эшләүче Мөнир хәзрәт белән уртаклашып чыгарга булдым. Ул, гадәттәгечә, ачык йөз белән каршы алды да, үзенең шәхси китапханәсеннән берничә китапны карап чыгарга тәкъдим итте. Йа, Раббым, рәхмәтләреңнең, ярдәмнәреңнең чиге юклыгына тагын бер тапкыр ышандым. Менә бит мин эзләгән китап!

«Памятники истории и культуры татарского народа» дип аталып, яшь галимнәребез Радик Рим улы Салихов һәм Рамил Равил улы Хәйретдинов авторлыгында Казаныбызның «Фест» нәшриятында 1994 елны ук чыгарылган икән. Димәк, татарларыбыз йокыда түгел! Иншә Аллаһ! Үземә кирәк битләрен кабалана-кабалана актарам: Арча зираты – 7 кабер, Архангел зираты – 2 кабер, М.Горький исемендәге үзәк ял һәм мәдәният паркындагы туганнар каберлеге – 7 кабер, Дәрвишләр бистәсе зираты – 1 кабер исем-фамилияләрен күрсәтеп теркәп куелган.

Ә менә Яңа Бистә зиратында күбрәк – 197 исем теркәлеп, халкыбызның йөрәгендә бүген дә яши торган бик тә билгеле һәм таныш ул – кызлары шушы изге татар җиребезнең куенына кереп сыенганын аңлыйсың. Җаннарыгыз җәннәттә булсын, хөрмәтле кардәшләребез.

Китапта мәчетләребезнең дә фоторәсемнәре белән бергә алар турында кыскача мәгълүмат та бирелгән. Матур китап, татар халкының, туган җиребезнең тарихын искә төшереп, киләчәккә өмет багларлык хисләр уята торган китап! Шул ук вакытта, исем-фамилияләре китерелгән олуг шәхесләребез кабер ташларының фоторәсемнәре белән, динебез исламга гомерләрен багышлап, кайсы рәнҗетелеп, кайсы хөрмәткә коенып киткән имам-хатипларыбыз, ерак ислам мәмләкәтлерендә яшәргә мәҗбүр булып, аларның мәрхәмәтле җирләренә сыендырылган дин галимнәребез турында да бер аерым бүлек өстәп, шулай ук гомер җилләре, заман гарасатлары тәэсирендә каберләре дә, кабер ташлары да югалган шәхесләребез турында да берничә юл булса да мәгълүмат бирелгән, ошбу китапның дәвамы чыгар дигән өметтә дә яшисе килә.

Татар халкы өстендә, һәрбер бүген исән булган татар кешесе өстендә инде ничә гасырлар буе үтәлмәгән авыр йөк, изге бурычыбыз барлыгын да онытмаска иде.

Аллаһы Тәгалә каршында ничек җавап тотарбыз, милләттәшләрем? Сөембикә-ханбикәбезнең каберенә барып, беребезнең дә, бер генә тапкыр булса да дога кылганы юк бит. Чөнки белмибез, татар милләте өчен, татар җире, мәмләкәте өчен явыз дошманга әсир булып китәргә ризалыгын биргән олуг шәхесебезнең кайда җирләгәнен дә.

«....Касыйм шәһәрендәге Шаһгалинең гаилә мавзолеенда аңа куелган таш юк. Аның каберенең кайчан да булса табылачагына мин, мәсәлән, археолог-тарихчы буларак ышанам» – дип яза хөрмәтле галимебез Равил Фәхретдинов үзенең 1992 елда чыккан «Мондадыр безнең бабайлар» дигән китабында. Иншә Аллаһ, аның да, безнең дә өметләребез акланса гына иде!

Шул ук китабында галимебез Сөембикәнең каберен эзләү юлларын, ысулларын да күрсәтә кебек: «Казанны яулап алгач, Мәскәүгә алып кителгән Казан ханлыгы архивының язмышы әлегә билгесез, ә анда борынгы Казанның сәяси һәм мәдәни тарихыы буенча, шөбһәсез, кыйммәтле чыганаклар булган» .

Димәк, ханбикәбезнең эзләрен Явыз Иван архивыннан, аның яшерен китапханәсеннән эзләргә кирәктер дигән фикерне җөрьәт итмәкче булам. Моңа берникадәре дәлил булып украин галиме И.Я.Стеллецкийның « Поиски библиотеки Ивана Грозного» дигән китабы да торадыр кебек. Автор үзенең бөтен гомерен аның архивын һәм китапханәсен эзләүгә сарыф итсә дә, уңышка ирешә алмый. Бәлки бу изге эшне безнең берәр татар археологына-галимебезгә башкарып чыгарга насыйп булыр. Иншә Аллаһ.

Моның шулай булырга тиешлеге ошбу китаптагы ниндидер дәрәҗәдә могҗизага охшаш хәлнең бәян ителүе дә бәхәссез дәлил кебек кабул ителә. Менә ул нинди хәл:

...Үзенең туган теленнән башка берничә чит телләрне дә камил рәвештә белгән Игнатий Яковлевич Стеллецкий, соңгы өянәгеннән соң барлык телләрне дә оныта, бары тик гарәп телендә, ягъни Корьән- Кәримебез иңдерелгән телдә генә сөйләшә һәм яза башлый. Нинди могҗизалы хәл! Ошбу могҗизага мин болаерак аңлатма кыласым килә.

Динебез исламны рәсми рәвештә кабул иткән Казан ханлыгының ханбикәсе турындагы мәгьлүматны табарга (башка бик күп мәгьлүматлар белән бергә) бик якын булып та, автор бу эшне тәмамлый алмыйча вафат була һәм Аллаһы Тәгаләнең чиксез киң Кодрәте белән, татар галиме- мөэмин мөселман кешесенә дәвам итәргә ишарә ясый. Йа, Раббым, безнең галимнәребезгә иҗтиһат насыйп ит. Әмин.

Әйе, зиратларыбыз турында язып, борынгы мөселман кабер ташларын эзләү эшләрен оештыручы игелекле галимнәребез бар, Аллага шөкер.

Барларын барлап, юкларын эзләп табып, халкыбыз игътибарына җиткерергә генә насыйп булсын аларга.

«Зират ул – фанилык белән бакыйлык, гадәтилек белән серлелек очраша торган изге урын, Сүзнең чып-чын мәгънәсендәге изге Хәтер мәйданы» – дип хөрмәтле галимебез Миркасыйм Госманов сүзләре белән тәмамлыйсым килә ошбу язмамны.

Хәтер җепләребезне өзә күрмик, хөрмәтле кардәшләрем...



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
19.09.2010 Абдуллиннар гаиләсе – укытучылар нәсел шәҗәрәсе
20.08.2010 Алтын Урданың барлыкка килүе
11.06.2010 Хәйреддин Барбаросса – «Җирән сакал» һәм Урта Диңгез пиратлары
11.06.2010 Татарларда ислам дине
11.06.2010 Казан ханлыгында ислам

Сәхифәнең тулы тексты


Бүлекләр