Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Тарихи мәкаләләр

 

«Кара мәче» тарихы ниләр белән бәйле?

07.12.2011

Халыкта кара мәче юлыңны бүлсә, бу кешегә күңелсезлек килә дигән ырым яши. Ислам мондый ырымнарны һәм аларга ышанучыларны тәнкыйтьли. Чөнки бар шатлыклар да, борчулар да бары Аллаһтан гына килә. Ырымнар- мәҗүсилек йолаларыннан килеп чыккан. Әмма кайберләренең барлыкка килүенә тарихи вакыйгалар тәэсир иткән. Мәсәлән, «кара мәче» образы борынгы Мисыр алиһәсе Баста белән бәйле.

Мисырда мәче элек-электән аеруча хөрмәтле һәм дәрәҗәле хайван саналган. Алар өчен кешеләр махсус гыйбадәтханәләр төзегән, мәчеләрне яратып, саклап кадер-хөрмәт күрсәткән. Барыннан да элек алар өчен мәче уңдырышлылык һәм ана хисләрен үз канатына алучы, шулай ук шатлык-куаныч алиһәсе булып хезмәт иткән Бастаны гәүдәләндергән. Баста, мәче башлы алиһә, башта саклаучы, гаскәри ана арыслан кыяфәтендә була. Вакыт үтү белән аның образы үзгәрә. Ул йорт мәчеләре белән, шул сәбәпле Баста еш кына башка алиһәләр белән охшашлана: ана арыслан Тефнут һәм Сехмет, ә соңрак Исида белән тиңләнә башлый.

Мәчеләрне Баста белән тиңләп карый башлау белән аларны мумияләштерү тарала.

Мәче Мисырда тирән хөрмәт казанган була. Аның безнең вакытка килеп җиткән беренче рәсемнәре безнең эрага кадәр XXIII гасырга туры килә. Күп кенә мисырлылар гаиләләрендә мәче яраткан хайван гына булып калмый, гаиләнең «чәчәк ату» символына әйләнә.

«Мисырлылар айны мәче итеп күз аллаган була, — дип яза О. П. Блаватска. — Ай төнге күкне яктыртучы һәм мәче җирдәге аның тиңдәше булып торган. Шул сәбәпле гади мәче ай белән чагыштырыла башлаган. Мисыр телендә мәче may дип атала, бу күрүче дигән мәгънәне белдерә, may — күрергә дигән фигыльдән.»

Һәрбер мисырлыда диярлек йортта мәче яшәгән һәм аны кадерле зат итеп тәрбия кылганнар. Хәтта янгын килеп чыкса да, сабыйларга караганда, беренче мәчеләрне уттан алып чыга торган булганнар. Мәче үлгәч, гаиләдәге һәр кеше траур киемнәре кигән, күмү җырларын башкарган, кайгыны ассызыклар өчен кашларын йолкыган. Үлгән хайванга хуш исле майлар, бальзамнар сөрткәннәр. Шул вакытта гына сөекле хайваннарының җаны кабат гәүдәсенә керә алачагына ышанганнар. Мәченең мумиясен чуар киемгә төргәннәр, агачтан, бронза, известьтан ясалган махсус табутка салып күмгәннәр. Кабер дөньясында үзен яхшы хис итсен өчен аның каберенә уенчыклар, хәтта тычкан мумияләре дә куя торган булганнар.

Мәчеләр аеруча да кадерләп сакланган. Әгәр дә берәү ялгыш кына, бигрәктә алдан уйлап әлеге хайванның гомерен өзсә, үлем җәзасына тартылган. Фарсы патшасы Камбиз безнең эрага кадәр 525 елда фиргавен Псаммети IIIгә каршы сугышта бу форсатны кулланган. Ул үзенең гаскәренә булдыра алганча күбрәк мәче тотып, аларны үзләренең калканнарына бәйләп куярга боерган. Патшаның хәрби хәйләкәрлеге уңышка ирешкән: мисырлылар бирелгән. Алар изге хайванны яралау яки үтерүгә караганда, сугышта җиңелү күпкә яхшырак, дип артка чигенгән.

Император Константинның насара динен кабул итүе мәҗүсилекнең алга таба үсешен туктаткан. Император 390 елда тулысынча Баста культын кире каккан. Шул сәбәпле Мисырда мәчеләргә булган хөрмәт, кызыксыну әкренләп сүлпәнәйгән. Алар йорт хайваннары сыйфатында калсалар да, гыйбәдәтханәләрдә хөрмәтләнүдән туктаган.

Мәчеләрне юк итү чама белән 700 ел элек башлана. Бу урта гасырдагы чиркәүнең хайваннрны изгеләштерүгә булган нәфрәте белән бәйле.

Насара дине көчәю белән, мәҗүсилектә табыну символы булган мәчеләргә карата мөнәсәбәт кискен үзгәрә. Мәче Шайтан, караңгылык итеп кабул ителә башлый. Мәче җен-пәриләр ярдәмчесе, начар көч итеп карала. Күп кенә Аурупа илләрендә мәче, ә бигрәктә карасы золым символына әйләнә. Чехлар һәрбер кара мәче җиде алдан соң убырга әйләнә, дип санаган.

Шул сәбәпле әлеге җан иясен күпләп юк итү җәелә. Аларны суга батыралар, манаралардн ыргыталар, йөзләп учакта яндыралар. Голландиядә махсус «мәче чәршәбесе» дигән көн булган. Бу көнне хайванны күпләп юк иткәннәр. Бары тик күселәр генә бу гамәлләрнең туктавына сәбәпче булган. Чөнки мәчеләр бетү кимерүчеләрнең артуына китергән.

«Кара мәче» хакында сөйләгәндә, нигә нәкъ менә аның кара көчләр символы итеп каралуына игътибар итү кирәк. Чөнки Аурупада кара төс траур төсе булып санала. Ул караңгылык белән тиңләшә.

Кайбер борынгы ырымнар һәм йолалар бүгенге көндә дә исән. Хәзерге заманда кара мәчене очратуны начар билге итеп карыйлар. Бары тик Төньяк Англиядә генә кара мәче гаиләгә шатлык алып килә дип карала. Ә инде чит кешенең кара мәчесе барыбыер күңелсезлек китерәчәк, дип ышана алар. Бүген дә бу ышанулар яши: кара мәче өйдә икән — балыкчыга диңгездә куркыныч янамый, әгәр ул өйгә яки бүлмәгә йөгереп керсә — хуҗа кеше шатлык көтә.

Алинә ХӘКИМҖАНОВА язмасы.

Айсылу Юлдашева тәрҗемәсе.

P.S. Бу язманың беренче бүлегендә кешеләрнең мәчеләрне ни дәрәҗәдә бөекләп, аларга хәтта табына башлауларын ә икенчесендә бернинди гаебе булмаган хайванны кыргыйларча юк итүләрен күрәбез. Ислам бу галәмәтләрнең барысына да каршы. Динебез мәчегә генә түгел, гомумән барлык җан ияләренә мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Аллаһка ышанып яшәгән кеше, мәҗүсиләр кебек, Аннан башкага табынмас та, җан ияләренә зыян да салмас. Бу мөселман кешесенең алтын кагыйдәсе. Хайваннарга табынырга түгел, аларны яратырга һәм рәнҗетмәскә кирәк. Мәчеләр хакында сүз киткәч, бу вакыйгага ачык мисал булган Әбу Хурайра (р.г.)нең мәчегә карата булган мөгамәләсен китерәсе килә. Ул хөлләсенең чабуында йоклап калган мәчене борчымас өчен, урыныннан торып китәр алдыннан, хөлләсенең мәче йоклаган урынын кайчы белән кисеп калдыра.

Күпләребезнең йортта хайваннары бар. Авыл җирләрендә олы терлек асрыйбыз. Кыямәт көнендә исә Аллаһ шул хайваннарны терелтеп, хуҗаң сине кыерсытмадымы, дип сорар. Җавапларын ишеткәч, аларны туфракка әйләндерер. Моны күреп торган адәм баласы, мин дә туфрак булсамчы, дияр. Адәм баласы һаман ялгышуда. Тарихтан күрүебезчә, ул башта җан иясен үз баласыннан да артык күреп олылаган, ә аннары бер кызганмыйча, нәфрәт белән юк иткән. Бу динсезлекнең, Аллаһны танымауның ачык мисалы барыбыз өчен дә гыйбрәт булып тор. Бары дин генә кешене бу дөньяда дөрес юлдан алып барып, Ахыйрәттә аңа бәхет китерә ала.



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
15.02.2011 Татарларда туй йолалары
26.09.2010 Идел буендагы ислам мәдәнияте үсешен өйрәнү
22.06.2010 «Тарихи мәкаләләр» сәхифәсе

Сәхифәнең тулы тексты


Бүлекләр
 
© Информационное агентство ИА "Татар-Ислам" 2009-2011 Все права на материалы опубликованные на сайте принадлежат ООО "Медиа-группа "Ислам info". При использовании материалов гиперссылка на информационное агентство обязательна. Свидетельство о регистрации СМИ: ИА № ФС 77 — 45782 от 13.07.2011г.   Сайт создан в компании «Экспресс-Интернет», 2007
Работает под управлением системы «Экспресс-Веб»