Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Үгет-нәсыйхәт

Йолдызнамәләр һәм багучылар – ялган

13.07.2010

59,59 KbТеләсә-нинди газетаны ачуга шундый белдерүләр күзгә чалына: “Күрәзәче сезнең язмышыгызны сөйләп бирер” яки “Тәҗрибәле астролог киләчәкне юрый”. Белдерүнең “Югары категорияле сихерче сезнең өчен көн саен йолдызнамә төзи”, «Проблемаларыгызны хәл итәбез» кебекләре дә бар. Телевизорны ачсак та, “йолдызлар фаразы” әйтәләр. Һәр журналда атналыкмы, айлыкмы йолдызнамә бирелеп бара.

Бүгенге газета - журналларда, телевидение һәм интернетта түбәндә эчтәлекле белдерүләр бихисап: “алдагысын сөйләп бирәм”, “сихерне алып ташлыйм”, “иреңне кайтарам”, “нәселгә күчкән сихердән коткарам” һәм башкалар. Миллионлаган данәдә күрәзәчелек, багу һәм сихергә өйрәтә торган китаплар бастырыла. Шуңа күрә, теләсә-кем сихерче, багучы, алдагысын әйтеп бирүче була ала.

Еш кына кешеләр, авыр хәлгә юлыккач, югалып калалар. Кая барып бәрелергә, кемгә мөрәҗәгать итәргә белмәгәнлектән, соңгы чарага - багучыларга, экстрасенсларга һәм башка “белгеч”ләргә мөрәҗәгать итәләр. Аларга өметләнәләр, аларның ниндидер серле көче барлыгына чын күңелдән ышаналар. Бу очракта бер хакыйкатьне онытмаска кирәк: бары тик Аллаһы Тәгалә генә якешеләрнең язмышларын, алдагысын белә. Бу сүзләргә дәлил Коръәндә бирелгән: “Яшерен нәрсәләрне белү ачкычы Анда гына, Аннан башка беркем дә аларны белми” (27:65) яки “Яшерен нәрсәләрне белүче, Илчеләрнең кайберләреннән башка, беркемгә дә бу серләрне ачмый” (72:26-27).

Бу мәсьәлә буенча ислам галимнәренең сүзләренә дә колак салыйк: “Йолдызларның юнәлешенә карап фаразлау, киләчәкне юрау, сихерчелеккә караган һәрнәрсә дә ислам дине буенча тыелган”. Монда шуны да онытмаска кирәк: күрәзәчеләргә ышанган кеше аларга психологик яктан бәйле була. Ул бәйлелек һаман саен арта бара ки, кеше күрәзәчеләрнең сүзләренә генә карап, үзе бернәрсә дә уйламый башлый, иреген, фикер хөрлеген югалта. Йолдызнамәгә табына башлый.

Ислам дине мондый түбәнчелекле коллыкның рухның зәгыйфьләндерүен искәртә һәм йолдызнамәне укуны, аңа ышануны тыя.


Астрология ялганга нигезләнгән

Астрология, йолдызнамә белән шөгыльләнү генә түгел, ә экстрасенслар янына бару, күрәзәчеләргә ышану, йолдызнамә уку, астрология буенча китаплар сатып алу да тыела! Чираттагы газетадан үз йолдызнамәсен эшләүчегә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) түбәндәге сүзләрен җиткерәбез: “Кем багучы янына килеп, нәрсә булса да сораса, аның намазы 40 көн буена кабул булмый”. Бу хәдис Мөслим җыентыгында китерелә.

Йолдызнамәләргә ышанган кешене кяфергә дә тиңләү бар. Чөнки Мөхәммәд (с.г.в.) бу уңайдан болай дигән: “Кем сихерче һәм багучыга барып, аларга ышана, шул имансызлык белдерде дигән сүз”. Ошбу хәдис Әбү Хөрәйрә, Әхмәт белән Әбү Давыт җыентыкларында да бар.

Астрологиягә ышану, йолдызнамәләр төзү исламга каршы килә. Багучы һәм астрологлар киләчәкне беләбез, дип әйтергә ярата. Чынлыкта алар – проблемалардан котылу өчен ялган мөмкинлек кенә. Кайберәүләр йолдызнамә әйткәч, иртәгә нәрсә буласын беләбез, шуңа күрә күңелсезлекләргә алдан ук әзерләнеп куябыз, дип уйлый. Ләкин Аллаһ илчесенә болай дип әйтергә куша: “Әгәр дә мин яшерен нәрсәләрне белсәм, байлыгым артыр иде, беркайчан да миңа бәхетсезлек килмәс иде. Ләкин мин динне иманлы бәндәләргә җиткерүче генә” (Пәрдә, 7:188).

Шулай итеп, астрология һәм йолдызнамә ялганга нигезләнгән, аның бернинди дә фәнни нигезе юк. Астрологларның, сихерчеләрнең кешеләрне ышандырыр һәм гамәлләренең “фәнни” булуларын раслар өчен компьютерны кулланулары фокус күрсәтүченең эшенә генә охшап кала. Туган вакытында йолдызларның ничек урнашкан булуы белән кеше язмышы, аның характеры арасында булган бәйләнеш хакында бернинди дә фәнни дәлил юк.

Кодс шәһәре Университетының фикһ нигезләре буенча профессор, доктор, мөфти Хасамаддин ибн Муса Афан әйтүченчә, тарихта астрологларның сүзләре ялганга чыккан вакыйгалар күп булды. Мәсәлән, Габбасидларның хәлифе әл-Мотасим Аммурияне басып алырга теләгән. Астрологлар аңа бу вакытта сугыш башламаска киңәш итәләр. Аның өчен уңышсыз вакыт, диләр. Ләкин ул астрологларны тыңламаган һәм җиңүгә дә ирешкән.

Астрологларның башка күптөрле сүзләре дә ялган. Мәсәлән, күрәзәчеләрнең сүзенә ышансак, дөнья инде әлләкайчан беткән булыр иде. Кайберәүләр бу вакыйганы 1986 елда булачак, дип фаразлады. Кемдер 2000 елга тәгаенләде. Әмма дөнья әле дә бетмәгән. Сугыш башлануы турында да хәбәрләр гел булып кына тора.



Вангага һәм Нострадамуска ышаныргамы?

Бүген еш кына Вангага һәм Нострадамуска киләчәкне күрү сәләте Аллаһ тарафыннан бирелгән дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Бәлки, шуңа күрәдер кайбер мөселманнар аларга уңай карыйлар һәм хөрмәт итәләр. Әмма бу ялганчы багучылар исламнан бик ерак торалар бит, эшмәкәрлекләрен дә ислам диненнән ерак булган кануннар буенча алып баралар. Аларның киләчәкне әйтүләре нидән гыйбарәт дигән сорауны үз-үзегезгә биргәнегез бармы? Эш шунда ки, танылган күрәзәчеләр (мәсәлән, Нострадамус, Эдгар Кейси, Павел Глоба) үзләрен Аллаһ белән бертигез куялар. Шуның белән алар хәдисләрдәге сүзләргә каршы киләләр.

Әлбәттә, кайбер очракта аларның сүзләре чынга аша. Ләкин, алар бар нәрсәне дә төгәл итеп әйтмиләр, еш кына кешенең наданлыгыннан файдаланалар. Мәсәлән, Нострадамус белән Ванга дөньяның кайчан бетәчәген күпме генә әйтергә тырышса да, булдыра алмады. Чөнки Аллаһ каршында кайчан җавап бирәчәгебезне беркем дә белми. Әбү Хөрәйрәдә бер хәдис бар: “Мөхәммәд пәйгамбәр янына кеше кыяфәтендә Җәбраил фәрештә килә дә: “Кыямәт көне кайчан җитә?”- дип сорый “Җавап бирүче сорау бирүчедән күбрәк белми. Мин аның билгеләрен генә әйтә алам: кол хатын-кыз үзенең хуҗасын тудырыр, кара дөя көтүчеләр биек йортлар төзүдә ярышыр. Ләкин дөнья бетү Аллаһ кына белгән биш нәрсәнең берсе”, - дип җавап бирә Мөхәммәд (с.г.в.)”.

Шуңа күрә, чын мөселманнар мондый эшләрдән ерак булырга тиешләр. Зодиак билгеләре төшерелгән балдаклар, чылбырлар һәм башка әйберләрне йөрү дә хорафатларга ышану булып чыга. Шуңа күрә бу өлкәдән ераграк торырга тырышыгыз, йолдызнамәләр, күрәзәләр укып, вакытыгызны сарыф итмәгез.



Исламның багучылыкка мөнәсәбәте

Багучылыкка килсәк, кайбер бәндәләр, киләчәкне Аллаһтан башка беркемнең дә белмәвен онытып, багучыларга һәм башка алдакчыларга ышаналар. Шуңа күрә сихерчеләр, им-томчылар, күрәзәчеләр бүген бик популяр. Ислам динен белмәү халыкны багучыларга китерә. Югыйсә кыен вакытларда Аллаһка мөрәҗәгать итәргә, Аңа гына догалар кылырга кирәк. Багучылык – алдау ул. Кызганыч ки, тикшерү органнары бу өлкәдә бер статистик мәгълүмат та бирмиләр. Бүген исә меңәрләгән багучы, сихерче кеше алдалап, акча эшли.

Алдау индустриясе телевидениегә дә үтеп кергән. Мәсәлән, ТНТ каналыннан “Экстрасенслар көрәше” дигән тапшыру инде бик озак бара. Анда илнең төрле төбәкләреннән “бөек талантлы” кешеләр җыела да, үзләрен яшерен нәрсәләрне белүче итеп күрсәтергә тырыша. Тамашачылар моны сәхнәләштерелгән тамаша, дип кенә кабул итсеннәр иде һәм аларга ышанмасыннар иде. Ләкин кайбер мөселманнар да бернәрсә дә белмиләр, шушы багучыларга, сихерчеләргә, алдакчыларга йөриләр. Алар мөселманның киләчәк язмышы хакында сорарга тиеш түгел икәнлеген оныталар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән: “Язмыш хакында сөйләгәндә, сез сөйләшмисез”.

Шуны да аңларга кирәк, багучылык – шайтан гамәле, моның хакында Аллаһ Үзе әйтә: “Әй, иман китергән бәндәләр, дөреслектә, шәраб, отыш уеннары, потлар, багучылык - шайтан гамәлләреннән булган начар эшләр. Алардан сакланыгыз” (Маидә, 90).

Кемнәр әле һаман да багучылыкның начарлыгын аңламаган, шулар өчен тагын бер хәдис китерәм. Беркөнне Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына кешеләр килеп, аны тикшерергә теләгән. Алар кулларында бер әйберне яшерәләр дә, нәрсә бар икәнлеген сорадылар. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) болай дип җавап биргән: “Мин багучы түгел һәм багучылык белән дә шөгыльләнмим, чөнки багучылар җәһәннәмдә яначаклар”.

Ләкин күп кешедә шундый сорау туа: әллә багучылар кайвакытта дөресен сөйләмиләрме? Мондый сорау сәхабәләрдә дә туган. Моңа Аллаһ илчесе болай дигән: “Аларда бер хак сүз дә юк”. Алар болай диләр: “Я Аллаһ илчесе, кайвакытта бит алар дөресен дә әйтәләр”. Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай ди: “Бу дөрес сүз, ләкин аны җен урлый да багучыга җиткерә, аннары багучы аңа йөз ялган сүз кушып әйтә”.

Аллаһы Тәгалә әйтә: “Әйтимме сезгә, шайтаннар кемнәр янына киләләр? Һәрбер ялганчы янына киләләр. Аларга тыңланган хәбәрне җиткерәләр, ләкин аларның күпчелеге ялганчылар” (Шагыйрьләр, 221-223).

Шулай итеп, кайвакытта сихерче әйткән сүз дөрес тә була, ләкин күктәге хәбәрне шайтаннар җиткерсеннәр өчен, аларга кяфер булырга кирәк. Сихергә һәм алар янына баручыларга килсәк, монда Аллаһ әйтә: “Кая гына барса да, сихерче бәхетсез”( Та һа, 69).

Аллаһ илчесе (с.г.в.) болай ди: “Сихерчегә кылыч белән җәза бирәләр”. Бу хәдисне Тирмизи җиткерә. Заманында Гомәр бөтен сихерчеләрне дә үтерергә кирәк, дигән фәрман чыгарган. Пәйгамбәрнең Хафса исемле хатыны да үзен сихерләгән кешене үтергән. Әбү Хәнифә, Мәлик, Әхмәт сихерчене үтерергә кирәк, дигән фикергә килгәннәр. Галимнәр исә Бакара сүрәсенең 2 аятенә таянып, сихерчене кяфер дип атыйлар.

Мөселманнарга сихерчегә, багучыга бару катгый тыелган. Үзләрен сихерләгәннәр дип белеп, кайбер мөселманнар шул ук сихерчеләр янына баралар. Ләкин сихерне кайтару турында сорагач, Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Бу – шайтан гамәленең берсе”, - дип җавап биргән. Өшкерүгә килсәк, анысы рөхсәт ителә.


Юк-барларга ышану

Юк-барга ышануга килсәк, кайбер бәндәләр сынамышларга ышаналар. Мондый сүзләрне ишетергә туры килә: “юлны кара мәче кисеп үтте”, “каршыга буш чиләкләр күтәргән кеше килә”.

Исламга хәтле чорда бөек кешеләр үлгәч, кояш һәм ай тотыла дип әйткәннәр. Пәйгамбәзребезнең Ибраһим исемле улы үлгәч, кояш тотылган. Кешеләр моны Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) улы үлгәнгә дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Моны пәйгамбәр белгәч, намаз укыганнан соң, болай дигән: “Кояш белән Ай – Аллаһның билгеләре. Үлем белән туу аркасында гына кояш белән ай тотылмый”.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә мондый сүзләрне дә китергән: “яман сынамышлар – ялган, елый торган ябалак – ялган, сәфәр аеның уңышсызлыгы – ялган” (Бохари, Мөслим).

Сынамышларга ышанган кеше соңыннан боларның ялган икәнлеген ачыклый. Юк-барларга ышану кешенең акылын томалый.

Югарыда әйтеп үтелгәннәргә карап, шундый нәтиҗәгә киләбез: ялганчыларны һәм сихерчеләргә каршы эш алып барырга кирәк. Ялганчы дәвалаучыларга барып, аларга җаваплылык хакында кисәтү белдерергә кирәк. Шундый бәндәләргә каршы имамнардан, хокук саклау органнарыннан һәм администрация вәкилләреннән торган комиссия төзү мәслихәт. Алар белән аңлату эшләре алып барырга кирәк. Исламга каршы гамәлләр кылмасыннар.

Шайтан тоткыны булмас өчен, аңларга кирәк: сихерчегә ышаныргамы, яки Аллаһка өметләнергәме? Иманны мөселман гомере буена саклый. Аллаһка ышану гына бәхет, котылу китерә.

Габдрахман ХӘБИБУЛЛИН






Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
06.01.2012 Аллаһы теләсә, дип әйт, юләр(тормыш хәле)
04.01.2012 Шайтанның гаскәре (риваять)
30.12.2011 Һәр авыруга дәва бар
28.12.2011 Догалар нигә кабул булмый икән? (риваять)
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты