Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Үгет-нәсыйхәт

Татарстанда ятимнәр йорты булмаска тиеш

16.12.2011

Соңгы елларда тәрбиягә бала алучылар артса да, республикада ятимнәр саны кимеми. Урамда хәер сорашып йөргән сабыйларны күрергә күптән ияләштек инде. Ә бит Ислам дине буенча мөселман илләрендә ятимнәр бөтенләй булырга тиеш түгел.

Татарстанда ятимнәр йорты булмаска тиеш

-Рамил хәзрәт, Ислам динендә кемнәрне опекунлыкка алырга ярый?

-Ислам динендә ятим бала тәрбияләүгә зур урын бирелә. Бу-бик изге гамәл. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдис-шәрифләренең берсендә: «Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр», — дигән. Бу-зур дәрәҗә, нигъмәт. Ләкин сүз ятим балага бер тапкыр ризык алып бирү турында түгел, ә аны үзеңә тәрбиягә алу турында бара. Ислам дине буенча ятимнәр йорты булмаска тиеш. Ул мөселманнарга хас сыйфат түгел.

-Баланың әти-әнисе вафат булса, аны иң элек кем тәрбиягә алырга тиеш?

- Иң әүвәл әнисе ягыннан булган туганнарын эзләргә кирәк. Алар баланы тәрбияләргә бурычлы. Аллаһ каршында бу ваҗиб гамәлдән санала. Әнисе ягыннан туганнары булмаса, сабыйны әтисенең кан-кардәшләренә бирәләр.

- Баланың бөтенләй туганнары булмаса нишләргә?

- Ул чагында мәрхәмәтле кешеләргә мөрәҗәгать итү һәм: »Мин баланы тәрбиягә алам«,-дип әйтә торган кешене табу зарур. Бу-Аллаһы Тәгалә каршында санап бетергесез зур савап. Дөньяда да, ахирәттә дә Аллаһның рәхмәте шушы ятим сабыйны тәрбияләүчегә була. Мөселман кануннары буенча шулай билгеләнгән.

Әлеге мәсьәләдә Европа илләре алга киткән. 2004елда миңа Рамазан аенда Финляндиядә Хельсинкиның үзәк мәчетендә җомга намазы уздырырга туры килде. Шунда: »Фитыр сәдакасын кая илтергә?«-дип сорагач: 'Ятимнәр йортына»,-дигән идем. Баксаң, Финляндиядә бер ятимнәр йорты юк, андагы халык аның нәрсә икәнен белми. Чөнки хөкүмәт бу мәсьәлә буенча бик дөрес сәясәт алып бара. Тәрбиягә ятим бала алучыга хезмәт хакын өч мәртәбә арттырып түли.

-Ятим баланы опекунлыкка алган кешенең вазифасы нидән гыйбарәт?

- Баланы карый алсаң, тәрбиянең ни икәнен белсәң генә аны алу хәерле. Ятим сабыйны гаиләдә башка балалар белән тигез күрү шарт. Ризыкта да, киемдә дә, аларга карата мөнәсәбәттә дә аерырга кимсетергә ярамый. Балигъ булганчы сабый үзен тәрбиягә алган кешенең чын әти-әнисе түгел икәнен белмәсә дә зыян юк. Үскәч, аңлый башлагач, хакыйкать ачылырга тиеш. Әти-әнисе турында чит кешедә ишеткәнче, үзенең нинди хәлдә булганын аңа әйтерп кирәк.

Кайчак Америкадагы хәлләргә карап шаккатабыз. Алар балалар белән ерткычларча кыланалар. Сугып, үтерү дәрәҗәсенә җитәләр. Бу-кешенең холкы, физиологиясе һәм динсезлегеннән килә. Аллаһы Тәгаләдән курыккан аннан оялган кеше сабыйга кул күтәрми. Аллаһы Тәгалә ятим балаларның ризыгына киеменә, малына тияргә ярамау турында кисәтә. Бу зур җинаять һәм гөнаһ санала.

-Андый кешеләрне нинди җәза көтә?

-Мин җәза бирүче түгел. Аллаһы Тәгалә нәрсә язган, адәм баласы шуны күрә. Шәт, бу дөньяда күрмәскә дә мөмкин. Дөньядан соң ахирәт бар икәнен онытмыйк. Аллаһы Тәгалә шуның газабыннан сакласын.

-Ятим баланың начар гамәлләре өчен тәрбиягә алган кеше җавап бирәме?

-Әгәр ул баланы рәсми төстә алса, сабыйның һәр адымы өчен юридик яктан җавап тота.

-Татар халык мәкалендә: «Үксез бозау асрасаң, авыз-борының май булыр. Үксез бала асрасаң, авыз-борының кан булыр»,-диелә. Моны ничек аңларга?

-Күп мәкальләр революциядән соң чыккан. Бу да Ислам дине үскән чорда әйтелгән сүзләр түгел. Ул дини кануннарга туры килми.

Дөрес, ятим бала алып үстерү җиңел түгел. Әҗер-савапны Аллаһы Тәгалә бушка гына бирми. Син эчке дөньяң белән чит бала икәнен сизәсең. Аңа якын булып, аны тәрбияләү фәкать киң күңелле, тирән иманлы кешеләргә генә хас. Ятимнәрне үстереп, кеше итү җиңел эш булса, Аллаһы Тәгалә ул кадәр әҗер дә

бирмәс иде. Әҗер-савапны башкару өчен тырышырга, түзәргә, сабыр булырга кирәк. «Үксез бала асрасаң, авыз-борының кан булыр», — дигән сүзләрне шулай аңларга мөмкин.

-Балаларны акчага кызыгып алучылар бар. Алар турында нәрсә әйтерсез?

-Акчасына кызыгып алып та, ашатып-эчертсә, киендерсә, Аллаһы Тәгалә әҗер-савабын бирми калмый.

-Ислам динендә ятимнәр турында нәрсә диелә?

-Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләрендә: «Ятим бала еласа, Аллаһы Тәгалә фәрештәләренә: »Төшегез нинди бала елый икән«,-ди. Фәрештәләр төшеп карагач: »Йа Раббым, бер ятил бала елый«,-диләр. Аллаһы Тәгалә: »Кем дә кем шушы баланың башын гына сыпырып куя, кулына ничә бөртек чәч эләгә, шулкадәр гөнаһын кичерәм һәм изгелек язам«, — дип әйтә»,-диелә. Ятим баланың башыннан сыйпап кую да аларга ярдәм итүгә тиң. Ә инде ризыгыңны зәкятеңне, сәдакаңны бирү зур изге гамәл. Коръән Кәримдә: «Ятимнәргә булган хакларыгызны үтәгез. Аларга ярдәм итегез һәм Аллаһы Тәгалә кушкан кануннар белән мөгамәлә кылыгыз. Алар белән дөрес һәм гадел булыгыз. Аларның ризыгын ашаудан тыелыгыз» — дип өйрәтелә. Хәтта зәкятне түләмәсәң дә, ятимнәр малын ашаган буласың.

Гомумән, Татарстанда ятимнәр йорты булырга тиеш түгел дип саныйм. Меңнән артык мәчет-мәдрәсәләр, мөселман байларыбыз бар. Беренчеләрдән булып ятим балаларны гаиләләргә урнаштырып бетерсәк, өлкәдә үрнәк күрсәтсәк иде.

Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ятим баланы жәлләве

Ьисмиллаһи-ррахмани-ррахим.

Рәсүлулла ятим үзе, ятимнәрдә ике күзе.

Әгәр күрсә ятимнәрне, барып сөяр иде үзе.

Васыятьләрем өммәтемә-ятимнәрне күрсәгез әгәр,

Минем кебек тәбрикләп ки хәлен белегез сезләр.

Ятимнәрнең башын сыйпап, сәдака бирсә кемсә,

Кыямәт көне Аллаһының дидарын күрер ул кемсә.

Рәсүлулла гает көнне урамнарга чыгып йөрде,

Агач төбендә утырган ятим бер баланы күрде.

Агач төбендә утырган ятимнең хәлен сорады.

Атам да юк, анам да юк, дип бала җавабын бирде.

Расүлулла әйтте аңа: -Ата булаем мин сиңа.

Ни сүзең бар, сөйлә миңа, күзләреңдин яшьләр ага.

Шулай дигәч, ятим бала, Рәсүл аркасына менде.

Тәвә булып Рәсүлулла ки анда-монда йөгерде.

Энҗе БАСЫЙРОВ

"АКЧАРЛАК" нәшрият йорты чыгарган китаптан алынды.

17,13 Kb



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
06.01.2012 Аллаһы теләсә, дип әйт, юләр(тормыш хәле)
04.01.2012 Шайтанның гаскәре (риваять)
30.12.2011 Һәр авыруга дәва бар
28.12.2011 Догалар нигә кабул булмый икән? (риваять)
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты