Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Үгет-нәсыйхәт

Тыелган никах

21.04.2011

Аллаһы Сөбхэнэ вэ Тәгалә Коръән Кәримнең 2 (Бәкара:221) аятендә әйтә: «Ислам динендә булмаган мөшрикә хатынга никах ланмагыз», — ди. Сезгә кол булган мөселман хатыны хәерлерәк, азат булган мөшрикә хатыннан, гәрчә ул мөшрикә хатын чибәрлеге яки байлыгы белән сезне гаҗәпләндерсә дә».

Бу Коръән аятенең иңү сәбәбе, пәйгамбәребез Мөхәммәч (с.г.в) үзенең бер сәхабәсен — Әл-Муфир Ибен Ән-Гәнәвине Мәдинә шәһәреннән Мәккә шәһәренә җибәрә, Мәккә шәһәрендә калган мөселманнарны Мәдинә шәһәренә алып кайту өчен. Бу сәхабә, Мәккә шәһәренә килгәч, элек яратып йөргән Гыйнак исемле хатын белән очраша. Шуннан соң бу хатын бу сәхабәгә әйтә «Әйдә әле, икәү генә ялгызы сөйләшеп алыйк әле», — ди. Бу сәхаб хатынга әйтә: «Юк, — ди! — Безгә моны Ислам дине кушмый», — ди. Шуннан соң бу Гыйнак исемле хатын сәхабәгә әйтә: «Алайса, син мине үзеңә никахлап ал», — ди.

Заманында Әл-Муфир Ибен Ән-Гәнәви исемле сәхабә белән бу хатын арасында мәхәббәт була. Дөрестән дә, хатын бик тэ чибәр була, аның чибәрлеге күп кешеләргә билгеле була. Бу ха­тын сәхабәгә: «Мине үзеңә никахлап ал», — дигәч. Бу сәхабә ха­тынга әйтә: «Юк! Мин әүвәл, Мәдинә шәһәренә кайтып, расулс-без Мөхәммәд (с.г.в)нән бу хакта сорыймын», — диде. Бу сәхабә Мәдинә шәһәренә кайтып, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в)нән бу хакта сораганнан соң, Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә ошбу аятьләрне иңдерә: «Ислам динендә булмаган мөшрикә хатынга никахланма».

Кол булган мөселман хатыны хәерле азат булган мөшрик ул мөшрикә хатын чибәрлеге яки байлыгы белән сезне гаҗәпләндерсә дә. Янә мөшрик булган ирләргә мөселман булган хатыннарыгызны никахлаңдырмагыз, хәтта иман китереп, Коръән юлына кереп, мөселман булганнарына чаклы. Кол булган мөселман

Ир әлбәттә, мөшрик булган ирдән хәерле, аның байлыгы яки ях­шылыгы сезне гаҗәпләндерсә дә. Ул мөшрик ирләр һәм мөшрикә хатыннар сезне җәһәннәм утына чакыралар. Ягъни, аларга ир яки чагын булсагыз, үзләре белән җәһәннәмгә алып керерләр. Алардан сак булыгыз! Аллаһы Тәгалә үзенең теләге белән сезне җәннәткә һәм ярлыкауга чакыра. Аллаһ үзенең аятьләрен кешеләргә бәян кыла вәгазьләнсеннәр өчен».

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) әйтә: «Тәңкихүл мәръа, хатын-кызга никахланырга була, — ди, — Лий мәлихә, аның малына каран, Үәлий җәмәлихә, аның чибәрлегенә карап, Үәлий хәсбихә, .шиң нәселенә карап, Үәлий динихә, аның диненә карап, — ди. -Үәәдхаара бизәти дини тәраббәдиятәк, иң хәерлесе — диненә ка­рам никахлану», — ди! Шушы хәдисне, кызганычка каршы, кайбер мөселман егетләребез дөрес аңламыйлар. Алар әйтәләр, янәсе Паймбәребез, матурлыгына, малына, нәселенә карап никахланырга кушмаган, фәкать диненә генә карап никахланырга кушкан, диләр. Юк! Бу дөрес түгел! Тәңкихүл мәръата-ли әрбадүртесе белән дә никахланырга мөмкин. Дөреслектә чибәрлегенә, малына, нәселенә юрап никахланган хатын да асылда мөэминә булырга тиеш.

Бу дүрт төрле хатын барысы да намаз укырга, ураза тотар­га, хәрамнардан сакланырга, Аллаһы Тәгалә кушканча шәригать белән яшәргә тиеш. Әгәр дә без яраткан чибәр хатын намаз укы-маса, дин тотмаса, Коръән белән гамәл кылмаса, Алла кушканча мшәмәсә, ул чагында безгә бөтенләйгә ул хатынга никахланырга ярамый! Шәригать тарафыннан рөхсәт юк! «Әмма ләкин үргенчесе, диненә карап дигән сүз, кайсысының иманы ныграк, Нчлерәк, диндәге белеме, динен тотуы дөресрәк, шуңа никахла­нуыгыз сезгә хәерлерәк булыр» дигән пәйгамбәребез. Ни өчен?! Чин ки матурлык фани — бетәчәк! Чөнки мал фани — бетәчәк! Ә н мә и ул — мәңгелек! Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә әйтә: «Иманга ррмәгән кешенең матурлыгына, чибәрлегенә, малына, нәселенә имә карап, имансыз хатынга никахлансагыз, көннәрдән бер көнне ип ы н, малы бетсә, аның чибәрлеге югалса, арагызда бер-берегезгә аралашырга мәгънә калмаячак», — ди.

Шуннан соң ир кеше үзенең артына әйләнеп караса, кем белән никахланган икәнен аңламый. Хатын-кыз тизрәк бала та­барга ашыга, шушы яхшы ирне кулыннан ычкындырасы килмичә, бала белән бәйләп куярга тырыша. Аннан соң, бала аркасында дип, бер-берсенә үпкә тотып, үч саклап, бер-берсен күрә алмас­лык дәрәҗәгә җитеп, гомерләрен үткәрәләр. Берсе теге якка кара­ган, берсе бу якка караган, бер бала анарның икесен бәйләп тора... Бала дип, иза-җәфа чигеп яшиләр! Ни өчен, җәмәгать?! Чөнки асылда, иманга, дингә карап, Коръән хөкеме кушканча никахла­шу булмаган! Шушы «Бәкара» сүрәсендәге 221нче аяттә кисәтеп әйтелгәнчә — «Имансыз хатынга никахланмагыз» дигән аятькә каршы булган!

Ана кеше асылда чын мөэминә хатын булса, дин­ле булса, иманы көчле булып, үзенең баласына Ислам тәрбиясе бирсә, бала, нигездә, «нигезле иман» белән тәрбияләнеп үскән була. Кызганычка каршы, без үзебез дә, нигездә, иман белән тәрбияләнеп үскән кешеләр түгел, җәмәгать!.. Урыс әйтмешли, без «приобретенный», ягъни без ул иманга олы яшьтә генә кил­дек. Әле ярый безнең әти-әниләр үзләренең ата-бабаларыннан до­галар, изге кәлимәләр өйрәнеп калганнар. Алар өйрәнгән догалар, изге кәлимәләр безгә тамчы кадәр генә ирешкән. Тамчы гына!

һәм бүгенге көндә җәмәгать, кайбер кешеләр, гаҗәпләнеп, без хәзрәтләргә сорау бирәләр: «Ә ни өчен сезнең мөселман хатыннары һәм мөселман ирләре бер-берсе белән аерылы­шалар?! Нигә алар тату гына, матур итеп яшәмиләр?! Чөнки бүгенге көндә егерме яшькә җиткән егетләребезнең һәм кызларыбызның ун еллык иң мөһим чорлары, кызганычка каршы, мөселман булмаган әти-әни тәрбиясендә үткән. Әти-әниләренең бөтен сүзләрен, кыланмышларын һәм гадәтләрен ун ел буена үзләренең күңелләре сеңдергәннәр. Ул егетләр һәм кызлар, яшьтә иманга килгәч, тормышта иң әүвәле нәрсәне кул­лана?..

Ата-анасыннан бирелмәгән һәм күрмәгән әдәп-әхлакны куллана ул! Ул динсез атасыннан һәм анасыннан иманлы яхшы сүзләр ишетмәгән, дога ишетмәгән. Атасы яки анасы артына басып намаз, Коръән укымаган, Рамазан аенда ураза тотмаган. Әмма ләкин егерме яшендә — бүген — ул иманга килгән. Тор­мышта ул, җәмәгать, Коръән белән хөкем итә алмый, гәрчә ул Коръән укый белсә дә, кызганычка каршы. Ни өчен?! Чөнки иман безгә, асылда, нигездә килмәгән. Тугач ук, безне ата-ана-быз бисмиллә әйтеп кулларына күтәрмәгән!

Шуңа күрә бүгенге көндә яулык бәйләгән кызлар белән егетләребез арасында да, кызганычка каршы, талаклар бар. Чөнки, җәмәгать, алар шушы ун еллык чорны иман белән үткәрмәгәннәр. Огәр дә без үзебез иман әһеле икән, без үзебезнең улларыбызга: «Улым, үзеңә иман әһеленнән булган хатынны эзлә әле», — дип әйтергә тиешбез! «Улым, хатының иманлы булсын, динле бул­сын, балаларыңны Ислам динендә тәрбияли торган хатын булсын» дигән нәсыйхәт булырга тиеш бездән. Әгәр дә үзебезнең нәсел-иман чылбырын өзәсебез килмәсә! Әгәр дә милләтебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калырга теләсәк! Әгәр дә артыбыздан дога кылучыларны калдырырга теләсәк! Менә шушы аятьтә, җәмәгать, безнең асыл тәрбиябез, безнең иманыбыз... Теге сәхабәнең яраткан хатыны Гыйнак Кәгъбәтулла янындагы потка табынучы булган. Шуңа күрә Коръән аны тыйган. Әмма ләкин бүгенге көндә, җәмәгать, Аллаһка инанмаган кеше кем була?! Кяфер була! Кеше нәрсәгәдер ышанмыйча яши алмый, чөнки ул барыбер нәрсәгәдер ышана һәм табына. Йә ул кеше Аллаһка табына! Иә ул кеше шайтанга табына! Мөэмин һәм динле дигән сүз, җәмәгать, Аллаһны танып, кыйбласы булган, иманлы, динле, төпле нигезле кеше дигән сүз.

Бу аятьтә хатын-кызларга әйтми, чөнки беренче мәртәбә кияүгә чыккан кызларны вәли, атасы яки абыйсы бирә. һәм менә бу Аллаһының әмере кыз кешегә түгел, ә аның вәлисенә, атасына яки абыйсына, кызларыгызны мөшрик һәм динсез егетләргә бирмәгез, ди! Чөнки, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в)нең Әбү Давыдтан риваять кылынган хәдисе бар: «Ләә никаха илләә би вәли» -«Вәлисез никах булмас» ди. Бирмәгез кызларыгызны динсез һәм имансыз егетләргә, ди, сезнең кызларыгыз өчен кол булган мөэмин егет хәерлерәк.

Сезне үзенең байлыгы белән гаҗәпләндереп, бай­лыгын кая куярга белмәгән динсез, имансыз егеткә караганда, кол булган мөселман егет сезнең өчен хәерлерәк ди. Ни өчен, җәмәгать?! «Шушы кешеләр сезнең кызларыгызны җәһәннәмгә илтерләр, — ди. — Кызларыгыз, шушы имансыз, динсез егетләргә ияреп, беркөнне иманын, динен, намазын, кыйбласын югалтачак. Ягъни калебендәге иманы зәгыйфьләнәчәк һәм кызыгызны шушы егет байлыгы белән җәһәннәмгә алып китәчәк», — ди. Чөнки дөреслектә ата-бабаларыбызның әйткән сүзе бар: «Кемнең арба­сына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың», — дигәннәр.

Әгәр дә без, байлыкка, малга, дәрәҗәгә кызыгып, алданып, үзебезнең кы­зыбызны динсезгә, имансызга, кыйбласызга кияүгә бирәбез икән, ул чагында безнең кызыбыз шушы имансызлар һәм динсезләр белән бергә булып, анарның «җырын җырлаячак» һәм, динсез тор­мышта яшәп, кызыбызны җәһәннәмгә алып керәчәк, һәм шуңа күрә Аллаһы Тәгалә безне кисәтеп әйтә, алардан ерак булыгыз, ди.

Аллаһы Сөбхэнэ вэ Тәгалә сезне Үзенең нәсыйхәте һәм теләге белән җәннәткә кертергә тели, гөнаһларыгызны ярлы. кавын тели. Чөнки бу дөнья ләззәте — фани, ягъни бу дөньям ми ләззәте бер көн бетәчәк, ди. «Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә Үзенең аятьләрен кешеләргә бәян кыла вәгазьләнсеннәр өчен», — ди, Менә шушы аятьләрдә, җәмәгать, Аллаһы Тәгалә безгә дин һәм нәсел чылбырыбызны, иманыбызны саклап калуның юлларым аңлаткан. Без мөселман егетләре һәм мөселман кызлары Аллаһы Тәгаләнең «Бәкара» сүрәсендәге шушы кагыйдәсен үтәсәк иде! Безне гаҗәпләндергән кызлар да, гаҗәпләндергән егетләр дә, әгәр алар динсез булсалар, алар безнең өчен гаилә корырга лаек» лы кешеләр түгел, җәмәгать! Шуны яхшы белегез, мөхтәрәм җәмәгать, динле кешене дә безгә тикшерергә кирәк!

Зөфәр хәзрәт ТӘХАВИЕВ



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
06.01.2012 Аллаһы теләсә, дип әйт, юләр(тормыш хәле)
04.01.2012 Шайтанның гаскәре (риваять)
30.12.2011 Һәр авыруга дәва бар
28.12.2011 Догалар нигә кабул булмый икән? (риваять)
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты