Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Үгет-нәсыйхәт

Бу - кемнеке?

15.01.2010

Аллаһу Тәгалә әйтә: “Алар башта Аллаһның бәрәкәтен белделәр, соңыннан инкарь иттеләр, аларның күбесе бит имансызлар...” (Умарта кортлары, 83)

Кайсыбер кеше әйтә: “Бу – минем милек, чөнки ата-бабадан калган ул”. Икенчесе әйтә: “Ул булмаса, болай булмас иде”. Өченчесе әйтә: “Безнең потлар, иләһләр шәфәгать кылдылар, шуңа без моңа ирештек”. Бу сүзләр иманга каршы киләләр. Кеше иманлы, мөселман булсын өчен, ул бөтен әйбернең ул барлык әйбернең Аллаһ кулында гына икәненә ышанырга һәм шуның белән яшәргә тиеш. Инкарь итсә, ул кеше кяфер була, дингә бернинди дә катнашы булмый.

Әгәр кеше башта бәрәкәтнең Аллаһтан икәненә ышанса, кайчагында “Хезмәтем аркасында” дисә, ул тәүбәгә килергә тиеш, күңелен чистартуда тырышлык күрсәтергә тиеш.

Аллаһу Тәгалә әйтә: “Әгәр Без кешегә бәрәкәт бирсәк, ул әйтә: “Бу – минеке, кыямәт көне булмас (анда барып кайткан кеше булмады әле). Аллаһка җавап бирергә туры килсә дә, Ул миңа яхшы җирдән урын бирә”. Без андыйларга каты газап бирәчәкбез” (Аңлатылды,50).

Аллаһ әйтә: “Кешегә бәхетсезлек килсә, ул Безгә юлыга, әгәр аңа җиңеллек бирсәк, ул әйтер: “Белемем аркасында килде бу миңа!” Юк, бу – котыру, күбесе белми генә” (Халык төркеме, 49).

Кайгы-хәсрәт килгәндә, кеше түбәнсенә, тәүбә үтенә, дога кыла. Әгәр аңа Аллаһ байлык, шатлык бирсә, ул гөнаһка чума һәм әйтә: “Белем аркасында килде бу миңа”. Әмма Аллаһ әйтә: “Бу – котыру!” Эшләр ул бичара бәндә уйлаганча түгел икән. Аллаһ байлыкны сынар өчен бирә.

Аллаһ Карун исемле бай кеше турында сөйли: “Халкы аңа әйтә: “Кәпрәймә! Аллаһ кәпрәючеләрне яратмый! Киләчәк дөнья турында уйлан! Изгелек эшлә, бозыклык кылма, чөнки Аллаһ бозыклык кылучыларны яратмый!” Ул әйтә: “Болар миңа белемем аркасында килделәр...” (Хикәя, 76-78)

Бер кеше әйтә: “Бу байлык хезмәтем аркасында килде, мин моңа лаек”. Икенчесе әйтә: “Бу байлыкны үзем барлыкка китердем”. Өченчесе әйтә: “Бу миңа почат билгесе итеп бирелде”.

Әбү Хөрәйрә Пәйгамбәр с.г.в. сөйләгән вакыйганы сөйли: “Әүвәл заманда 3 яһүд малае яшәде: ямьсез, чәчсез, сукыр. Аларны сынарга теләп, Аллаһы Тәгалә фәрештәне җибәрә. Фәрештә ямьсез кеше янына килә дә: “Син нәрсә теләр идең?” – дип сорый. Ямьсез кеше әйтә: “Чиста, матур тән тиресен теләр идем. Кешеләр миннән җирәнмәсеннәр иде!” Фәрештә тәненә кагыла, ә теге кеше матурая. Соңыннан фәрештә сорый: “Нинди милек теләр идең?” Кеше әйтә: “Дөяләр яки сыерлар”. Фәрештә дөя баласын бирә һәм: “Аллаһы Тәгалә бәрәкәт бирсен,” – дип әйтә.

Чәчсез кеше янына килеп, фәрештә сорый: “Син нәрсә теләр идең?” Чәчсез әйтә: “Матур чәч телим, кешеләр миннән җирәнмәсеннәр иде”. Фәрештә сорый: “Нинди милек теләр идең?” Ул әйтә: “Сыерлар яки дөяләр”. Моңа бер сыер бирә һәм әйтә: “Аллаһ бәрәкәтен бирсен”.

Сукыр янына килеп, фәрештә сорый: “Синең нинди теләгең бар? “ Сукыр кеше җавап бирә: “Аллаһ миңа күрүне бирсен иде, кешеләрне күрәсем килә”. Фәрештә аңа кагылгач, аның күзе күрә башлый. Фәрештә сорый: “Нинди милек теләр идең?” Ул әйтә: “Сарыклар”. Моңа бер сарык бирелә.

Вакытлар үтү белән, бу кешеләр шактый гына баеганнар.

Соңыннан фәрештә ямьсез кеше сурәтендә беренче яһүд янына килә дә әйтә: “Мин – ярлы мосафир. Минем ашарга бетте. Сиңа матур кыяфәт бирүче Аллаһ исеме белән сорыйм: миңа бер дөя биреп тор әле”. Ул әйтә: “Болар минеке генә түгел бит”. Соңыннан аңа фәрештә әйтә: “Минем сине каядыр күргәнем бар. Син ямьсез кеше идең, ярлы кешеләр дә синнән җирәнәләр иде. Соңыннан Аллаһ сиңа матур кыяфәт бирде”. Яһүд әйтә: “Сез ялгышасыздыр, мин – олы малай, шуңа бу милек миңа эләкте”. Фәрештә әйтә: “Әгәр алдасаң, Аллаһ сине кире үз хәлеңә кайтарсын”.

Фәрештә чәчсез кеше сурәтендә икенче яһүд янына килә дә, шундый ук вакыйга кабатлана.

Ахырда фәрештә сукыр мосафир кыяфәтендә өченче яһүд янына килә дә әйтә: “Минем ашарга бетте. Миңа бер сарык биреп тор әле”. Ул әйтә: “Мин кайчандыр сукыр идем, әмма Аллаһ күзләремне ачты. Шуңа күрә, теләгән әйберне ал”. Фәрештә аңа әйтә: “Миңа бернәрсә дә кирәкми. Үзеңдә калдыр. Сезгә сынау гына булды бу. Аллаһ синең белән канәгать, ә теге 2 кешегә ачулы”.

Шулай ук, А. С. Пушкинның да “Балыкчы һәм балык турындагы” әкиятен укып та, шундый нәтиҗәгә киләбез.

Әгәр кеше байлыкны эшләп табу, белем аркасында килә дип әйтсә, ул Аллаһның хакын кысрыклый, янәсе Аллаһы Тәгалә аңа нәрсәдер тиеш. Мондый гаризалар кешенең иманын юкка чыгаралар, чөнки мөселман бәрәкәтнең бары Аллаһтан гына килгәнен белә, шуңа күрә, ул изге гамәлләр кылырга тырыша һәм намазны да укый. Бөтен әйбер Аллаһ кулында бит, без Аның коллары гына. Шуны аңлап эш иткән кеше мөселман була.

Рөстәм Хаҗиев



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
06.01.2012 Аллаһы теләсә, дип әйт, юләр(тормыш хәле)
04.01.2012 Шайтанның гаскәре (риваять)
30.12.2011 Һәр авыруга дәва бар
28.12.2011 Догалар нигә кабул булмый икән? (риваять)
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты