Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Үгет-нәсыйхәт

Иң хәерлегез...

11.11.2010

Рәсүлебезнең Мөхәммәд (с. г. в.) меңнәрчә хәдис-шәрифләре арасында бар шундый хәдисләр, ул хәдисләр аталалар «хайрикум» дип, ягъни «иң яхшыгыз». Гомумән, пәйгамбәребез (с. г. в.) хәдисләрдә әйткән вакытта мөэминнәргә, мөселманнарга, сәхабәләргә, кайберләре шуның («хайрукум», ягъни иң хәерлегез), «мөселманнар арасында иң хәерлегез» дигән хәдисләр дә күп. Әле ун-унбиш ел элек, мөгаллим булып мәдрәсәдә укыткан вакытта ук, мин бу хәдисләр белән кызыксына идем, нинди сыйфатларда рәсүлебез мөселманнарга «иң хәерлегез» дип әйткән икән?! Һәм мин, җәмәгать, шушы «иң хәерлегез» дигән хәдисләрне, дөрес, сахыйк хәдисләрне җыеп алдым. Менә иң мәшһүр булган һәм сахыйк һәм дөрес булган хәдисләрнең иң мәшһүрләре, җәмәгать, алты. Ягъни, кыскача әйткәндә, алты төрле хәдис белән рәсүлебез мөселманнар арасында да «иң хәерлегез» шушы — ягъни башка мөселманнарга да шул шул дәрәҗәгә ирешергә дигән максат куярга тиешбез. Иң хәерлегез дигән Аллаһ тарафында да иң күркәм булган мөселман шушы.

Шушы алты хәдис беренчесен әйтә рәсүлебез (с. г. в.): «Иң хәерлегез, мөселман халкының иң хәерлесе — ахирәт дип дөньясын онытмый, дөнья дип ахирәтен онытмый, кешеләр өстендә җәфа булып ятмый». Иң хәерлесе! Ахирәт гыйлемен өйрәнәм дип, дөньяда үзеңне, гаиләңне ризыкландырудан баш тартырга ярамый, дөньяда бай булам, дип, акча эшләп, мәртәбә-дәрәҗәгә күтәреләм, дип, ахирәтеңне онытма. Сәүдә эшләгәндә сатасыңмы-аласыңмы, башыңның бер яртысы сәүдәне уйласа, икенче яртысы ахирәттә моның өчен җавап бирәсе була, дип уйласын! Ахирәтне уйлаган вакытта уйларга тиеш менә бу бала да, хатын да, йорт та миңа бирелгән ахирәттәге мәртәбә өчен. Аларны ашату, эчертү, тәрбияләү, киендерү дә миңа Кыямәт көнендә мәртәбә-дәрәҗә бирә, дип уйларга кирәк. Көннәрдән беркөнне рәсүлебез (с. г. в.) мәчеткә кергәч Габдулла ибн Мәсгуть дигән сәхабә белән кул биреп күрешә. Габдулла ибн Мәсгуть ябык, көне буе рәсүлебез артыннан йөри, хәдисләрне риваять итә, Коръәнне өйрәнә, галим! Габдулла ибн Мәсгутьнең янында бүгенге көндәге академиклар янәшә тора алмый. Рәсүлебез кулы белән күрешә дә, Габдулла ибн Мәсгутьнең караса, Габдулла ибн Мәсгутьнең кулы ярылып беткән. Чыгып беткән мозольләр, тупасланган кулы.

Бу шуның кулын карый да, бу галим кул көче белән эшләп әле ризыгын да таба икән, дип уйлап куя. Шуннан соң ул кулын күтәрә дә сәхабәләр каршысында әйтә: «Дөреслектә менә бу кулны Аллаһ һәм Аның рәсүле ярата», — ди. Карагыз, җәмәгать, рәсүлебезнең сәхабәләре ахирәт гыйлемен өйрәнсәләр дә, дөнья эшеннән арынып, аксөяк булып йөрмәгәннәр. Көннәрдән беркөнне мәчеттә рәсүлебез сәлаллаһ күрә башлый бер яшь кенә егетне — көн саен, көнозын Коръән укып утыра, китаптан ятлап утыру түгел, Коръән укый да, Коръән укый. Инде берникадәр, берничә көн күргәннән соң, рәсүлебез (с. г. в.) бу яшь егеткә әйтә: «Әллә син Коръән укуны гамәл кылу дип уйлыйсыңмы?» — ди. Коръән укы да — гамәл кыл! Аллаһы Тәгалә Коръәнне гамәл кылу өчен (һүдәллил мүттәкыйн) һидаять юлы буларак җибәрде. Шуңа күрә мөселман кешесе кеше өстендә җәфа булып, ризыкландырыгыз мине, дип, мин ахирәт кешесе, мин Коръән генә өйрәнәм, дип түгел, мөмкин кадәр үз халәтеңне, үз тормышыңны, үзең алып барып, ахирәтне дә онытмасаң, иң хәерле мөселман шушы.

Икенче хәдис, «хайрикум» дигән хәдиснең икенчесе — җәмәгать, икенче хәдис, әйтә рәсүлебез: «Иң хәерлегез, — ди. — Мөселманнарның иң хәерлесе — ул мөселманнан кеше курыкмый». Ул кешедән гел изгелек кенә өмет итеп, гел изгелек кенә көтәсең шуңардан, курыкмыйсың. Ялганламый, алдаламый, вәгъдәсендә тора. Әгәр дә куркасың икән, мөселман кешесе булып та, намаз әһеле булып та, аның хакында курку бар икән, вәгъдәсендә тормый, үтәми, куркыныч, алдалый, ялганлый, аңардан бернинди өмет юк, сүзеңне аңа сөйләмә, серне саклый белми, әллә кайларга барып әйтә — бу хәерле мөэмин түгел. Хәерле мөэминнән курыкмыйлар. Җәмәгать, без яшибез диндә булмаган кешеләр белән бер илдә, бер шәһәрдә, бер авылда.

Безнең белән мөгамәлә коралар, шулай ич, бик күп кеше һәм өметләнәләр менә мөселманнарга биргән бинаны арендага, мин менә бу мөселман белән элемтәгә кердем сәүдә белән. Мин кызымны намаз укучы кешегә өйләндердем, кызым качты ун айдан соң. Әти, булмый аның белән торып, дип. Ник дип сорасаң, хәтта, җәмәгать, мәдрәсәне икесе дә укып бетергән, мәдрәсә укып бетергән егет, кул белән түгел, аяк белән тибә, ди хатынына. Бумы хатын кача биш вакыт намазлы кешедән? Менә әйтә рәсүлебез, мөселманнан курку булырга тиеш түгел. Аның белән куркыныч йөрмәсен, аның белән фәкать иминлек йөрсен, ул динле, ул матур, дөрес әйберсен сөйли, сүзен үти, ярдәм итә. Менә бу, җәмәгать, иң хәерлесе, диде. Шуңа күрә безгә бүгенге көндә уйланырга бик күп, мөселман халкыннан, җәмәгать, телевизорда гына түгел, хакыйкатьтә дә куркалар. Мин инде үткән бер җомгада әйткән идем, моның хакында, ә бит һаман ул мәсьәлә чишелмәгән, диндә булмаган кешеләр арендага биргәннәр мөселманнарга бүлмә, арендаларын түләмиләр, кибеттән дә, бинадан да чыкмыйлар. Инде Аллаһы Тәгаләнең биргән планын үтим дип аларга күз салмыйм, ди, әмма ләкин биргән вәгъдәсен үтәмәү, сүздә тормау. Гаилә белән эз таба алмыйм, ди, куркыту мөселман кешесенә хас гамәл булырга тиеш түгел.

Өченче хәдис — рәсүлебез (с. г. в.) «иң хәерлегез» дигән хәдиснең өченчесе, бит, җәмәгать, без бу дөньяда сату-алу, алу-бирү белән яшибез. Сату-алу гына түгел, җәмәгать, күп вакытта бурычка да керәбез. Бурычка алып торабыз акча, бурычка алып торабыз мал, бурычка алып торабыз ниндидер бер ризык яки чәчәргә орлык һәм башка. Менә, җәмәгать, рәсүлебез (с. г. в.) өченче хәдисендә: «Иң хәерле мөэмин алган бурычын иң яхшы рәвештә үтәүче». Кайсы мөселман алган бурычын тиешле рәвештә үти, менә бу иң хәерлесе. Рәсүлебез (с. г. в.) үз гомерендә нәрсәне дә булса бурычка алса, әйтик, мисал өчен орлык алдың утыртырга, түлим аны яз көне яки көз көне дип. Рәсүлебез (с. г. в.) әйтә орлыкларның алганнарына караганда яхшырагы белән кайтар, ди.

Алган әйберенә караганда да кайтарганы яхшырак булсын. Әгәр дә син алгансың яки биргәнсең икән егермесе көнне бирәм, дип, егермесе көнне түгел, унтугызы көнне бирсәң хәерлерәк. Әгәр дә синең егермесе көнне түләргә мөмкинчелегең юк икән, унтугызы көнне шалтырат. «Булдыра алмыйм, эш хакы бирмәделәр, егерме икесе китерсәм ярыймы?» Менә бу әдәп. Әйтәләр галимнәр, бурыч түләүче кешенең әхлагы дөрес була. Шуңа күрә, әйтәләр, әгәр дә кызыгызны кияүгә бирергә җыенсагыз, киявегездән шикләнсәгез, шундый җаен табыгыз, ди, кияүгә бурычка акча биреп торыгыз. Булачак кияүгә. Менә шуннан карагыз, кияү буласы кеше хатынында бирә бирә белсә (әй, бу минем бабай буласы, гафу итәр әле дип), менә бу зур бәя була. Мөселман кешесе, җәмәгать, бурычын кайтару белән хәерле дәрәҗәгә ирешә. Һәм шайтан, бурыч алгач ук, башта бутый башлый ничек иттереп бирмәскә. Ничек итеп сәбәбен табарга кайтармаска. Мөселман кешесен бизи бурычны дөрес иттереп кайтару.

Мөхәммәд (с. г. в.) «иң хәерлегез» дигәннең дүртенче хәдисендә рәсүлебез (с. г. в.) әйтә, нәрсә ди, җәмәгать, мөселман кешесенә бәя бирәләр үлгәннән соң нәрсә калдырганына. Һәр кешегә бәя бирегез, — күмдегез, нәрсәсе калды? Менә нәрсәсе калганга карап, кешегә бәя бирәләр. Калдырырга була йорт, калдырырга була машина ишегалдында, калдырырга була акча, калдырырга була теләсә нәрсә, әмма ләкин әйтә рәсүлебез (с. г. в.): «Иң хәерле кешенең өч төрле әйбере калыр, — ди. — Өч төрле әйберне үзеннән соң калдырса, бу кеше иң хәерле мөселман булып яшәгән була. Беренчесе — тәрбияләгән бала кала сиңа дога кылучы. Бармы шул? Калдымы синнән соң сина дога кыла торган бала бармы? Иң беренче шуны уйларга тиеш минем балам каламы миңа дога кылучы? Ә бит, җәмәгать, хакыйкатьтә үзеңнең балаңнан килгән догадан да зур бүләк юк. Без аны калдырабыз «кырыгы»на, «илле бере»нә, «елы»на имам чакырып дога кылдырабыз, ә «елы»ннан соң бөтенләй дә эшләргә онытабыз. Ә бит, җәмәгать, улыңның намаздан соң килеп торган догадан да, изге бүләк юк әниеңә, әти-әниеңә. Иң беренчесе — изге балаң калдыру. Икенчесе — һаман изгелеге килеп тора торган син бер сәдака эшләп калдырдыңмы?

Ягъни гел кулланып була торган. Мәчет кулланыла, агач утыртсаң, аның хисабы чыгып тора, күпер салдыртсаң, аннан йөреп торалар, чишмә калдырсаң, аннан су эчәләр, йорт салып, вакыфка бирсәң, гел шуның белән кулланалар. Бер кылган изгелек ахирәт Калдырдыңмы бер сәдака? Яки синең кибетләрең генә торып калдымы? Менә шуны да уйларга тиешле. Нәрсә миңа Кыямәт көненә биреп тора дивидендларны? Кая миңа килеп тора, үзем дә кадерләп кулланам. Шушыны уйларга тиешле, шушы калса, икенче әйбер иң мөһиме. Өченчесе — бер гыйлем, бер һөнәр, бер китап калдырдыңмы? Бөтен кеше китап яза алмый, бөтен кеше мөгаллим түгел, бөтен кеше дә, җәмәгать, галим булып, китап белән генә йөреп, фән калдыра алмый. Әмма ләкин калдыра аласыз һөнәр, балаңны, оныгыңны нәрсәгә дә булса хәерлегә өйрәттеңме? Балаларыңа тәрбия биреп, балаларыңны артыңа бастырып, намаз укытып, балаларың шушы артыңнан ияреп намазга кереп китсә, аның намазы син вафат булганнан соң да балаңның укыган намазының әҗере үзенә дә бара, сиңа да бара. Чөнки син бастыргансың аны. Әйтә рәсүлебез (с. г. в.) бер хәдисендә: «Бер генә кешенең изге юлга басуына сәбәпче булсагыз, сезнең өчен җәннәт ваҗиб».

Бишенче — иң хәерлегез кем — Коръән укучы, шуңа тигез итеп вакытын бүлүче, Коръән белән гамәл кылучы.

Һәм соңгысы, җәмәгать, соңгысында Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгалә, рәсүлебез (с. г. в.) әйтә: «Мөселман кешеләренең иң-иң камил иманлылыгы кем? Иң яхшы холыклы булган мөселманның иманы камил. Кием белән дә түгел, ничә җүз Коръән ятлавы белән дә түгел икән, иманның дәрәҗәсе холык белән билгеләнә. Холыклымы, холыксызмы? Менә иманның критериесы, җәмәгать. Иң соңгы — әгәр дә иманыңда синең холкың юк, ә иң холыкның ничек итеп күрүен дәвам итә шул хәдисне дәвам итеп: «Әмма иң хәерле холыклыгыз, — ди. — Иң хәерле холыклыгыз — үзенең йорттагы хатынына мөрәҗәгать итеп карагыз». Үзегезнең хатыныгызга хәерле булганыгыз холык белән. Шуңа күрә, җәмәгать, холык мөэмин-мөселман кешесенең көзгесе. Ул аның визит карточкасы. Чөнки мөселман кешесе ул ислам диненең илчесе, олуг фасыл — фасылга карап ил турында гыйбара кылабыз.

Мөселманның холкына карап, ислам турында гыйбара кылабыз. Холык — үзебезнең холкыбызны хәерле якка алыштыру иманның билгесе. Җәмәгать, бер галимнең әйткән сүзе бар, ул әйтә: «Җәмгыятьнең тоткысы, — ди, — ул кеше. Беренчесе — галим, үзенең гыйлеме белән гамәл кыла. Икенчесе — надан (мүтәгалим). Өченчесе — бай, байлыгы белән дөрес куллана. Дүртенчесе — фәкыйрь, шушы бай биргән зәкятләр белән аның малын алып (кемдер бирергә, кемдер кулланырга тиеш) яши белсәк иде, ди. Әмма ләкин җәмгыять бозыла башлый икенчедән. Әгәр дә галим гыйлеме белән яшәмәсә, надан кеше гыйлем алудан баш тарта, кирәкми миңа, ди. Әгәр дә болай яшәлә икән, бай кеше саран булып, зәкятен бирмәсә, фәкыйрь кешеләр ахирәтне дөньяга алмаштырып гөнаһка баталар. Менә бу урында, җәмәгать, бер мөһим сүз әйтеп шушы вәгазьне төгәллисем килә. «Хатыннар» сүрәсенең 28 нче аятен карасагыз (Аллаһ сезгә тормышта һәм диндә җиңеллекне тели, ягъни җиңел яшәргә, җиңел дин тотарга юл күрсәтә. Кеше, әлбәттә, зәгыйфь-көчсез булып яратылды. (Әгәр бөтен дөнья кешеләре Коръән белән гамәл кылган булсалар иде, әлбәттә, яшәргә һәм дин тотарга җиңел булыр иде. Аллаһ кешеләргә шуны тели дә бит, ләкин күп кешеләр аны теләмиләр, теләүчеләрнең дә юлына киртә куялар).

Рамил хәзрәт ЮНЫС



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
06.01.2012 Аллаһы теләсә, дип әйт, юләр(тормыш хәле)
04.01.2012 Шайтанның гаскәре (риваять)
30.12.2011 Һәр авыруга дәва бар
28.12.2011 Догалар нигә кабул булмый икән? (риваять)
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты