Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Үгет-нәсыйхәт

Тәмәке тарту – хәрамдыр.

08.05.2010

Бик күпчелек мөселманнар тәмәке тартуны гөнаһ түгел дип уйлыйлар, хәтта хәләл дип күрәләр. Хәләл дип ялган дәлилләр китерәләр. Әмма тәмәке тарту хәрам. Без аның хәрамлыгын түбәндәге дәлилләр аша аңларбыз. Аллаһ Раббыбыз Үзенең Мөбарак китабы Коръәни Кәримдә әйтә: “Бер-берегездән бу сүз турында сораштыгыз һәм наданлык белән белмичә сөйләдегез. Бу эшне үзегезгә җиңел дип уйладыгыз. Ләкин ул сүз Аллаһы Тәгалә каршында олуг. Аның бәрабәрендә күп газап тиеш булса кирәк”. (Нур-15)

Тәмәке тарту гөнаһ кылуга – ачык юл.

Тәмәке тартучылар үзләре сизмәстән хәрам гамәл кылалар Тәмәке тарту әле ул тагыда зурырак гөнаһларга китерә. Әбү Хүрара (р.А.г): “Мин пәйгамбәребезнең минем өммәтемдә кеше күз алдында ачык гөнаһ эшләүчеләрдән кала башкаларның гөнаһлары кичерелер”, - дигән сүзләрен ишеттем дигән. Уйлап карагыз әле кем сине тартучы дип күрде, Кыямәт көнендә барысыда Аллаһ хозурында сиңа каршы шәһадәт бирәчәк, әгәр фикерләр булсаң син ул бәндәләрнең санының ни хәтле күп икәнлеген күз алдыңа да китерә алмыйсың.

Тәмәкече берәр җиргә сәфәргә чыгар булса, алдагы көннәренә җитсен дип үзенә күп итеп тәмәке хәстәрләп куя, һәм шушы начар гадәтеннән бер кайчан да арынырга теләми. Ибн Габбас(р.А.г) әйтте: “Аны эшләгәннән соң тәүбәгә килү булган зур гөнаһ түгел, гел кабатланып торучы кечкенә гөнаһ куркынычрак, чөнки бу очракта ул – зур гөнаһка әверелә.”

Дүрт ел, егерме ел ә бәлки гомере буе тәмәкече үзенең тәмәкесеннән аерылмый берсен тартып бетерүгә берничә минуттан бәлки шул мизгел яңасын кабыза, әкренләп-әкренләп утлы упкынга барганын сизми дә кала.

Тәмәке тарту – үз-үзеңне бетерү

Бөтендөнья табиплары бер фикердә тәмәке тарту ул әкерен үлем чыганагы, чөнки тәмәке ул – агу, ул кешенең организмын агулый һәм үлемгә илтә. Моңа Раббыбызның аяте дә дәлил булып тора: Үзегезне - үзегез һәләкәткә ташламагыз, чынлыкта Аллаһ сезгә рәхимле!

Тәмәке тарту – ата-аналарны тыңламау

Һәрбер ата-ана үзенең баласына ошбу начар гадәткә ияләнмәскә куша, әгәр баласының тартканын белсә ташларга куша, әмма баласы ата-анасын тыңламый, мөэмин-мөселман бик яхшы белә ата-аналарны тыңламауның нинди зур гөнаһ икәнлеген.

Тәмәке тарту - Аллаһның йортына мәчетләренә зыян салу

Тәмәке тартучы кеше килгән начар ис белән мөселманнарны, фәрештәләрне тынычсызлый, зыян сала. Пәйгамбәребез әмер бирде: “Суган, сарымсак ашаган хәлегездә мәчеткә кермәгез!” Үзегез фикер йөртеп карагыз инде пәйгамбәребез хәләл булган нәрсәне ашаган хәлдә мәчеткә керүне тыйгач авызыннан төпчек савыты исе килгән кеше хакында нәрсә әйтергә кала.

Тәмәке тарту – башкаларга зыян сала

Тәмәке тартучы башкаларга шул исәптән мөселманнарга, үзенең гаиләсенә зыян сала чыккан төтөнне башкалар да суларга мәҗбүрләр. Пәйгамбәребезнең хәдисе бар: Үзеңә зыян салу да юк, башкаларга зыян салу да юк. Әй мөселманнар шушы хәдис буенча гамәл кылыйк. Чын мөэмин шулдыр – кем аннан зыян күрми.

Әй тәмәке тартучы мөселман кардәшем сине Аллаһ туры юлга күндерсен. Чынлыкта син шәйтанга ияргәнсең, син җир йөзендә (фәсәд)гаделсезлек таратасың, ә Аллаһ гаделсезлек таратучыларны сөйми. Син үзеңнең малыңны хәрам эшкә кулландың һәм синең малың хәрам булды, шул хәрамнан син һәм синең гаиләң ризыклана. Бәлки син Аллаһ ризалыгын өмет итеп ятим мескеннәргә сәдака өләшәсеңдер бел! ...Аллаһ – Яхшы һәм Ул яхшыдан башканы кабул итми...(хәдис) Син саткан һәрбер тәмәке өчен сиңа син күз алдына китерә алмый торган гөнаһлар языла. Син Аллаһның яратуыннан мәхрүмсең. Аллаһ фәсәд (гаделсезлек) таратучыларны сөйми. (Мәидә-64)

Ислам тәмәке тартуга каршы!

Ел саен шул агу аркасында 3 миллион тәмәкече якты дөнья белән хушлаша. Бу санны көн саен пассажирлар белән һәлак була торган 20 реактив самолёт белән чагыштырып була. Әле бу барысыда түгел. Бөтеньдөнья сәламәтлек оешмасы (БСО) хәбәр итүенчә бу исәптән барса бүгенгесе көндә яшәүче ярты миллиард халык тарту аркасында якты дөнья белән хушлашачак. Бу бернинди дә куркыту да түгел, ә ачы хакыйкать. Аллаһ Тәгалә бәндәләргә боерды фәкать аңа гына гыйбадәт кылырга һәм бозыклыклардан тыелырга. Әмма моңа карамастан ошбу гөнаһны кылучыларны ошбу саннар уйландырмый шул.

Кызганычка каршы күпчелек мөселманнар тәмәке тартуның хәрам икәнен белмиләрме, әллә белергә теләмиләрме? Нәрсә өчен соң кешеләр шул агуны тарта башлыйлар икән? Психологлар фикеренче күпчелек бәндәләр ошбу начар гадәткә бала вакыттан мәктәптә укыган чакта ияләнәләр һәм бигрәктә ошбу начар авыру начар укучы, холыклары начар булган балаларда ешрак күзәтелә. Һәм шулай ук ата-аналары, дуслары тарткан балалар арасында да ошбу начар авыруга иярүчеләр күренә. Күпчелек балалар тәмәке тартуны үзен олы дип хис итеп тарта һәм үзенең тәмәкече дусларын җитлеккән, көчле олы дип күз алдына китерә. АКШ статистика үзәге хәбәр итүенчә 1995 елдан алып тәмәке тартучы яшьләр үзләренең тәмәке тартмаучы яштәшьләреннән аермалы буларак зинаны ике тапкыр күбрәк кылалар, алкогольле эчемлекләрне өч тапкыр күбрәк эчәләр һәм башка төрле наркотикларны 17 тапкыр күбрәк кулланалар. Тәмәке тартучының дусты да үзе шикелле була һәм ул аңа начар йогынты ясый. Тартмаучы ата-аналар һәм дуслары моһитендә ошбу сан 0 саны дәрәҗәсендә.

Тәмәке тартуны кисәтү буенча бик күп программалар бар. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләрнең кисәтүе, врачларның киңәшләре, гипноз, энә терапияләре, әмма бу вакытлыча гына. Болардан соң күпчелек кешеләр начар гадәтләренә яңадан кайталар, бары бер өлеше генә ошбу начар авырудан котыла. Ошбу авырудан 100% котылуның бер юлы бар, ул да булса иман терапия. Ягъни иман-ислам юлы белән үзеңне дәвалау.

Әгәр Пәйгамбәребезнең (с.г.в) тормыш юлына күз салсак күрербез ничек ул вакытта алар күпкә зур булган проблемаларны хәл иттеләр. Аллаһ Раббыбыз хәрамны хәрам кылды. (Хәмер эчүегез һәм отыш уеннары уйнауыгыз белән, әлбәттә, шайтан арагызда дошманлыкны һәм бер-берегезгә һөҗүм ит¬терә торган ачуны булдырырга тели вә Коръән вәгазеннән, намаз укудан сезне тыярга тели, шулай булгач, ул шайтан эше булган нәҗесләрдән тыеласызмы? Әллә тыелмыйсызмы? Әлбәттә тыелыгыз!(Мәидә- 91) Мөселманнар Аллаһның аятен кабул иттеләр һәм хәрамнан баш тарртылар. Мәдинә урамнары буйлап шәраб елгасы акты һәм атналар буе аның исе килеп торды. Күрегез мөселманнар ничек итеп проблемаларны хәл итәләр, аларга Раббыбызның бер аяте җитте. Бу иманга бәйле. Ягъни иманы нык кеше генә ошбу авыруларга каршы тора ала башка бернәрсә ярдәм бирми. АКШ та алкогольга карата коры закон кулланып карадылар әмма уңышка ирешә алмадылар, алкогольне кулланучылар артты гына һәм теләсә нәрсә эчеп агуланып үлүчеләр бик күп булды.

Бәлки кемдер әйтергә теләр Коръәндә һәм Сөннәттә тәмәке тарту хакында берни әйтелмәгән дип, әййе бу шулай сөекле рәсүлебез(с.г.в) вакытында Гарәбстанда тәмәке бөтенләй булмаган, әмма аңа карап ул хәләл түгел, шулай ук Коръән инциклопедия китабы түгел бөтен гөнаһлар һәм начарлыклар хакында аңлатма бирергә, әмма Раббыбызның нинди гамәлләрнең хәләл нинди гамәлләрнең хәрам икәнлеген аңлаткан күп аятләре безгә җитә аңларга тәмәке тартуның хәрам икәнлеген, шулай ук сөекле расүлебезнең(с.г.в) хәдисләрендә дә туры аңлатма булмаса да әмма тартуның хәрам икәнлеген аңларлык күп хәдисләр бар. Аллаһ Раббыбыз үз-үзегезне һәлакаткә ташламагыз ди, ягъни үз-үзегезне бетермәгез дигән сүз бу. Тарту инде белгәнебезчә сәламәтлекне какшата, өстәвенә әле бу Раббыбызның әманәтенә хыянәт итү дигән сүз. Раббыбыз безгә сәламәтлекне әманәт итеп бирде һәм аны саклау һәрберебезнең бурычы. Раббыбыз җир йөзендә бозыклык таратучыларны һәм малларын исраф кылучыларны сөйми. Рәсүлебезнең бер хәдисендә: һәрбер исраф-хәрамдыр дигән сүзләр бар. (уртача бер пачка тәмәке 10 сумны тәшкил итә елда 365 көн кеше көненә бер пачка гына тартсада бу елына 3650 сум әле күпчелек бәндәләргә көненә бер пачка гына җитми шуннан үзегез фикерләгез инде ниһатле исраф ниһатле сәламәтлеккә зыян. Безгә тартуның хәрам икәнен аңларга мөгаен шушы дәлилләр җитеп торадыр.)

Кем инде ошбу дәлилләрне китергәннән соң да аңламаса ул вакытта инде Аллаһ һидаятькә күндерсен дип кенә әйтәсе кала. Чынлыкта туры юлга күндерүчедә туры юлдан адаштыручы да Раббыбыз Аллаһ Тәгалә Үзе генәдер.

Арча җәмигъ мәчетенең икенче имамы Рәмис хәзрәт Гарифулла



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
06.01.2012 Аллаһы теләсә, дип әйт, юләр(тормыш хәле)
04.01.2012 Шайтанның гаскәре (риваять)
30.12.2011 Һәр авыруга дәва бар
28.12.2011 Догалар нигә кабул булмый икән? (риваять)
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты