Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Үгет-нәсыйхәт

Тәравих намазы, Кадер кичәсе

20.08.2010

"Тәравих тәсбихы":

 "Сүбүхәнә зил мүлки үәл мәләкүт. Сүбүхәнә зил гиззәти үәл кудрати үәл кибрийәи үәл җәбәрүт.Сүбъхә нәл мәликил хәййилләзи лә йәмүт. Сүббүхуң куддусур-раббил  мәләәъикәти вәррух. Ләә иләәһә илләллааһү нәстәг­фи­рул­ла­аһ, нәсъәлүкәл җәннәтә вә нәгүүзүү бикә минәннәәр».

Рамазан аеның соңгы ункөнлегендә тәравих намазында һәр дүрт рәкәгатьтә­н соң укыла торган зикер

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Сүбөхәәнәл мәликил хәннән. Сүбөхәәнәл мәликил мәннән. Сүбөхәәнәл мәликил дәййән. Әлмәгъруфии бид гофраан, Вәл мәгъсүди бил ихсәәи. Әлвәәдәгъ, әлвәәдәгъ, Әлфиракъ, әлфиракъ, Йәә шәһри рамәәдан. Аллааһүммә, йәә кадиим, Йә дәимү, йәә галим. Игьфирләнә, йәә кәриим, Йә рахимү, йәә хәлим. Әлвәәдәгъ, әлвәәдәгъ, Әлфиракъ, әлфиракъ, Йәә шәһри рамәәдан».

Тәравих намазының егерме рәкә­гатен укып бетергәч укый торган дога:

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Аллааһүммә салли гәләә мөхәм­мәдиү вә гәләә әәли Мөхәммәдиү вәсәл­лим. Аллааһүммә зәйииннәә бизиинәтил иимә­әни вә шәррифнәә бишәраафәтил һидәәйәти вәл гирфәән. Вә әкримнәә бисыййәәми шәһри рамәдаанә, вәрзүконәәл җәннәтә вәлгуфраанә вә тәкаббәл миннәә тәраавиихәнәә йәә сүбөхәәнү вәстәҗибә дүгәә әнәә йәә хәннәнү бифәдликә вә җүдикә йәә мәняәәнү. Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раа­хи­ми­ин».

Мәгънәсе: «Йә, Раббым! Мөхәммәд галәйһисәлләмгә вә аның җәмәгать­лә­ре­нә рәхмәт вә сәлам кыл.

Йә, Раббым! Безне иман зиннәтләре белән зиннәтлә, гыйлем вә тәүфыйк белән шәрәфәтле кыл, рузабыз белән хөрмәтле кыл. Безгә җәннәтне вә барлыкны насыйп кыл. Йә,

Раббым! Безнең тәравихларыбызны кабул кылсаң иде. Йә, Рәхмәт Кылучы Аллаһ! Фазлың вә Кәрамың белән безнең догаларыбызны кабул кыл. Йә, Камил Рәхмәт кылучы Аллаһы Тәгалә! һәр нәрсә Синең рәхмәтең белән генә булучыдыр. Әмин».

Моннан соң өч рәкәгать витыр-вәҗиб намазы укыла, соңыннан сүрәләр, аятьләр укып дога кылабыз. Тәравих намазы җәмәгать белән укылса, аннан соң витыр-вәҗеб намазы да җәмәгать белән укыла.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең кардәше Габдулла ибне Габбәс р.г. бер риваятендә: «Пәйгамбәребез Рамазан аенда 20 рәкәгать тәравих намазын һәм аннары витыр-вәҗиб намазын укый иде», – дигән. Тәравих намазын өйдә дә укып була, ләкин мәчеттә җәмәгать белән уку саваплырак.

Тәравих намазы укуның хасиятләре

Хәзрәти Гали р.г. риваять иткән: «Рамазан аенда укыган тәравих нама­зы­ның фазыйләтләре:

Беренче кичтә бер мөэмин тәравих намазын укыса, аның барлык гөнаһлары ярлыканыр, Аллаһы Тәгалә гамәлләрен кабул итеп, өмет иткән дәүләтенә иреш­те­рер.

Икенче кичтә укыса, Хак Тәгалә анасының һәм атасының гөнаһларын ярлыкар.

Өченче кичтә укыса, фәрештәләр әйтерләр: «Йә, мөэмин! Аллаһы Тәгалә синең гыйбадәтләреңне кабул итеп, гөнаһларыңны гафу-мәгъфирәт итте».

Дүртенче кичтә укыса, Тәүратны, Ин­җил­не, Забурны, Коръәнне хәтем кылган савап булыр (хәтем – китапны тулысынча укып чыгу).

Бишенче кичтә укыса, Мәккә-Мәди­нә­дә мәсҗед Харам һәм мәсҗед Аксада намаз укыган савабы бирелер.

Алтынчы кичтә укыса, Бәй­тел­мәг­мур­ны тәваф кылган савабы һәм аның һәр ташы ул мөэмин өчен ярлыкауны теләрләр.

Җиденче кичтә укыса, Муса галәй­һис­сәләм фиргавен белән сугыш кылгандагы савабы бирелер.

Сигезенче кичтә укыса, Пәй­гам­бә­­ре­­без галәйһиссәләм белән Бәдер сугышында бергә булган кебек булыр. Тугызынчы кичтә укыса, Дауд галәй­һис­сәл­ләм» белән бергә гыйбадәт кылган са­вабы булыр.

Унынчы кичтә укыса, Сиратны елтыр кебек үтәр.

Унберенче кичтә укыса: кабул булмыш сөннәт хаҗәтенең савабы бирелер.

Уникенче кичтә укыса, дөнья һәм ахи­рәттә барча куркулардан сәламәт булыр.

Унөченче кичтә укыса, Бәй­тел­мө­кад­дәсне бина кылган савабы бирелер.

Ундүртенче кичәдә укыса, Кадер ки­чә­сендә уяу торган савабы бирелер.

Унбишенче кичтә укыса, хаҗәте үтә­лер, догасы кабул булыр, ахирәттә дә­рә­җәләр бирелер.

Уналтынчы кичтә укыса, Дөньядан үт­кән­­дә һәм кыямәттә кәлимә-и-таи­бә­не әйтер, «Ләә иләәһә ил­ләл­лааһу Мөхәм­мәдәр-расүлуллаһ».

Унҗиденче кичтә укыса, Җәннәти Әгълаәдә урынын күрмичә дөньядан чыкмас.

Унсигезенче кичтә укыса, шәһидләр саваплары кебек әҗер бирелер.

Унтугызынчы кичтә укыса, дөнья һәм ахирәттә ярдәмчесе булыр.

Егерменче кичтә укыса, Пәй­гам­бә­ре­­безне төшендә күрмичә дөньядан китмәс.

Егерме беренче кичтә укыса, җир һәм күктәге фәрештәләр аны ярлыкауны эстәрләр, Аллаһының ризалыгын табыр.

Егерме икенче кичтә укыса, Мөхәм­мәд галәйһиссәләм өммәтендәге ятим­нәр­не вә колларны ризык биреп туйдырган кебек савабы бирелер.

Егерме өченче кичтә укыса, Мөхәм­мәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм өммәтендәге тоткыннарны азат кылган кебек булыр.

Егерме дүртенче кичтә укыса, Китабы (гамәл дәфтәре) уң яктан бирелер.

Егерме бишенче кичтә укыса, Үлем фәреш­тәсе күркәм сурәттә килер, җән­нәт белән сөенеч биреп җанын алыр.

Егерме алтынчы кичтә укыса, үлгәндә Аллаһы Тәгаләнең

ярдәме белән фәрештәләр шайтан хәйләсеннән сакларлар.

Егерме җиденче кичтә укыса, Ал­ла­һы Тәгаләнең әмере белән җәһән­нәм капугысы багланыр.

Егерме сигезенче кичтә укыса, Аллаһы Тәгалә оҗмах сакчыларына әйтер: «Оҗмах капуларын ач! Теләсә кайсысына керсен».

Егерме тугызынчы кичтә укыса, Әюб га­ләй­һиссәләм авыруына сабыр иткән са­вап­ны бирер һәм гөнаһлары ярлыканыр.

Утызынчы кичтә укыса, Аллаһы Тәгаләнең әмере белән гәрш астында бер мөнәди кычкырыр: «Тәравих укы­ганнар җәһәннәмнән котылдылар, өмет иткән җәннәтләренә һәм дидарын күрү дәрәҗәсенә ирештеләр». Ал­ла­һы Тәгаләнең олуглыгы белән ант итеп әйтә: «Ул колларны гафу иттем», дип. Аннан соң Аллаһы Тәгалә боерыр: «Шулар­ның һәркайсы өчен – кирәк ир, кирәк хатын булсын, барчасының кулына ышаныч кәгазе язып бирергә!» Җә­һән­нәмнән котылганлыкка һәм сиратны тиз кичкәнлеккә яраклы кәгазьне бирер. Беркем ихлас белән тәравих намазын укыса, шиксез бу савапларга ирешер».

Кадер кичәсе

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.

Рамазан аенда Кадер кичәсе дип аталган бер мөбарәк кичә бар. Коръән аятьләре Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә беренче мәртәбә бу кичтә төшерелә башлады. «Бәкарә» сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: «Коръән Рамазан аенда төшерелә башлады», – дип әйткән. Һәм «Кадер» сүрәсендә «Без Коръәнне Кадер кичәсендә төшердек», диелгән. «Шәһру Рамазане» аятендә Кадер кичәсенең Рамазан аенда булуына ишарәт бар. Бу аятьтән Коръәннең Рамазан аенда иңә башлавы беленде: «Иннәә ән-зәлнәәһү фии ләйләтил кадр».

Ләкин Рамазанның кайсы кичәсендә булуында шөбһә калды. Галимнәр күбрәк аны егерме җиденче кичәсендә диләр. Имам Әбү Исхак әйтә: «Кадер кичәсендә «Ләйләтил Кадр» кәлимәсе өч мәртәбә зикер кылынды. «Ләйләтил Кадр» кәлимәсенең хәрефләре тугыз хәреф (гарәп хәрефләре белән), өч җирдә тугыз егерме җиде була, Кадер кичәсе Рамазанның егерме җиденче кичәсе буладыр».

Бу Кадер кичәсендә һәм көндезендә итагать-гыйбадәтнең савабын тел бе­лән әйтеп, каләм белән язып бетерү мөм­кин булмас. Ихласлы мөселманнар, мон­дый мөбарәк кичләрдә итагать-гый­ба­дәт кылмакка иҗтиһад итәрләр.

Ий, газиз кардәшләр! Белегез вә аң булыгыз, бу Кадер кичәсе елда бер килер. Галимнәрнең күбесе бу Кадер ки­чә­сен Рамазан-шәрифнең егерме җи­денче кичәседер диләр. Ибн Габбас р.г. әйтте: «Кайчан Кадер кичәсе булса, Җәб­раил фәрештә күп фәрештәләр җә­мә­гате белән Аллаһ Тәбәракә вә Тәгаләнең әмере белән җир йөзенә иңәр­ләр». Һәрбер гыйбадәт кылучыга: «Йә, Рабби, бу Кадер кичәсендә дога кылучыларның догасын кабул әйлә», диерләр. Таң атканчы бу рә­веш­тә йөрерләр. Таң атканнан соң Җәб­раил галәйһиссәләм әйтер: «Әй, фә­реш­тәләр, күккә ашыгыз». Бу Кадер кичәсендә итагать-гыйбадэт кылу мең ай гыйбадәт кылудан изгерәктер. Мө­хәм­мәд Мостафа салләллаһу галәй­һи вә сәлләм өммәтеннән бер кеше бу Кадер кичәсендә ихлас күңелдән ике ге­нә рәкәгать намаз укыса, изгелекләр кылса, пәйгамбәрләр өммәтенең мең ай гыйбадәт кылуына караганда да савабы күбрәк булыр. Мең ай 83 ел да дүрт ай була. Пәйгамбәребезнең хатыны Гайшә разыяллаһу ганһә сорады: «Йә, Аллаһы Тәгаләнең Рәсүле, бу Кадер кичәсендә нинди дога кылыйм?». Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: «Кадер кичәсендә: «Аллааһүммә иннәкә» гафүүн түхиббүл гәфвә фөгфү гәнии», дигән дога кыл».

Мәгънәсе: «Йә, Аллаһ! Дөреслектә, Син бәндәләрнең гөнаһларын Ярлыкаучы, Син гафу кылуны дус тотасың, безнең гөнаһларыбызны ярлыка».

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһивәссәләм әйткән: «Әгәр минем өммәтем бу Рамазан аенда никадәр рәхмәтләр һәм никадәр саваплар булганын белсә, елның барчасы Рамазан ае булсачы, дип теләрләр иде».

Аллаһ Сөбхәнәһү Тәбәракә вә Тә­га­лә һәркайсыбызның кылган из­ге­лек­лә­рен кабул итеп, җәһәннәм утыннан коткарып, җәннәтле итсә иде. Әмин.

Гает намазы

Рамазан гаете намазына барганда, юлда тыныч тавыш белән тәкъбир әйтеп бару күркәм гамәлдер.Бәйрәм намазы үзе ике рәкәгатьтән тора һәм аерым-аерым түгел, ә бер­гә­ләп – җәмәгать белән укылыр. Беренче рә­кә­гать­тә, «Сөбхәнәкә» укылганнан соң, куллар өч тапкыр колакларга күтә­ре­лә. Беренче һәм икенче мәртәбә куллар ике якка төшерелә, ө өчен­чесендә кендек астында тоташалар. Шуннан сон, «Фатиха» һәм өстәмә бер сүрә укыла. Соңыннан рөкүгька һәм сәҗ­дә­гә ки­телә. Икенче рәкәгатькә торып бас­кач, «Фатиха» һәм өстәмә тагын бер сү­рә укыла. Алга таба куллар өч мәр­тә­бә колакларга күтәрелеп, ике якка тө­ше­ре­лә. Дүртенче тәкъбирдә куллар кү­тә­рел­ми, ә рөкүгька кителә, алга таба сәҗ­дә кылына. Димәк, кагыйдә шундый: ике мәртәбә төшер, бер мәртәбә тоташтыр; өч мәртәбә төшер, бер мәртәбә иел.

Гаетнең фазыйләтләре

Гает – бәйрәм, иман ияләренең дөньядагы шатлык вә сөенеч көннәре. Аллаһка камил итагатькә, Аллаһ вәгъдә кылган изге гамәлләрнең савабына сөенеч. Аллаһы Тәгалә әйтте: «Әйт: Бу Аллаһаыц юмартлыгы вә рәхмәте. Моның өчен шатлансыннар. Дөреслектә, бу аларның җыйган нәрсәләреннән хә­ер­ле­рәктер». («Юныс», 58). Алла­һы­ның Илчесе галәйһиссәләм Мәдинә шәһәренә килгәч, Мәдинә әһелләрендә ике бәйрәм көне булган, алар ул көн­нәрдә уен-көлке, күңел ачу белән шө­гыль­­ләнгәннәр. Пәйгамбәребез галәй­һис­­сәләм аларга: «Аллаһ сез­ләр­гә ул көн­нәрегезне хәерлерәк көннәр белән алыштырды, ифтар һәм корбан көн­нәре», – диде.

Ике гает белән Аллаһы Тәгалә ике уен-көлке көннәрен зикер вә шөкер көннәренә алыштырды.

Гает – шөкер вә зикер көне. Гает – күп­ләр уйлаганча, уен-көлке, кәеф-сафа корып утыра торган көн түгел, бәл­ки Аллаһны искә төшерү, Аның бән­дәләренә булган нигъмәтләрен күр­сәтү, Аңа хәмде-сәнә әйтү, бар нигъ­мәтләр өчен шөкер итү көне. Аллаһ үзенең бәндәләренә ураза көннәре үткәч, тәкъбир әйтеп, шөкер итәргә боерды: «Ул билгеле көннәрне ахырга җиткерүегезне һәм Аллаһ сезне туры юлга күндергәне өчен Аны бөек­лә­вегезне тели. Бәлки шул ук вакытта сез Аллаһка шөкер итәрсез».

«Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр. Лә иләһә илләллаһу вәллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, вәлилләһи лхәмд».

Гает көненең әдәпләре

Гает көннәрендә руза тоту рөхсәт ителми. Әбу Сәгыйт (р.г.) тапшыра: «Аллаһының илчесе ике көннең уразасыннан тыйды: ифтар һәм корбан көннәре». (Бохари, Мөслим).

Кояш баеп, гает төне кергәннән алып, гает намазына кадәр тәкбир әй­тү сөннәт булып тора. Ир кешеләр мә­чет­ләр­дә, өйләрендә, базарларда, юл­ларда гыйбадәтләрен һәм шатлык­ла­рын белдертеп тавыш белән тәкбир әй­тә алалар.

Гает көнендә бер-береңне сөендерү, табыннар хәзерләп кунаклар чакыру, аларны сыйлау, үзеңә туган-кар­дәш­лә­рең­нең хәлләрен белеп кайту, «Аллаһ синнән дә миннән дә кабул итсен», дигән тәбрикләүләр киңәш ителә.

Гает көнендә гает намазын калдырудан сакланырга кирәк. Аллаһының ил­че­се галәйһиссәләм безгә гает намазы­на госелләнеп, исле майлар сөртеп (ир­ләр­гә), иң матур киемнәрне киеп ки­ле­р­гә киңәш итте. Пәйгамбәребез Мө­хәм­мәд галәйһиссәләм үзе гаеткә Йә­мән җирлегеннән алып кайткан иң зат­лы киемнәрен кигән.

Шәүвәл ае

Һиҗри елның унынчы ае – Шәүвәлдер. Мөселман бу айда алты көн өстәмә ураза барлыгын онытмаска тиеш. Бу мәҗбүри булмаса да, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм үтәгән, безгә дә моны үтәү саваплы икәнлеге хәдисләр белән ачыкланган бер ураза төре. Моның турында Пәйгамбәребез шулай ди: «Кем Рамазан аенда ураза тотса, шуннан соң шәүвәл аеның алты көнен ураза тотса, бер туктамый ураза тапкан кебек булыр (ягъни ел буенча ураза тоткан кебек саналып, шуның әҗеренә ирешер)».

Рамазан гаетенә әзерләнгәндә...

Бәйрәм көннәрендә түбәндәге га­мәл­ләрне кылу сөннәт санала:

– Йокыдан иртәрәк тору.

– Госел коену.

– Тешләрне ныклап чистарту.

– Ислемайлар сөртеп, хуш исле булу.

– Яңа, чиста киемнәр кию.

– Намаз алдыннан тәмле итеп туклану.

– Мәчеткә иртәрәк килү.

– Дин кардәшләреңне сәламләү.

Рамазан аеннан тыш ураза тотарга буламы?

Әле күптән түгел генә бөтендөнья мөселманнары Аллаһның рәхмәтенә омтылдылар, чөнки бу вакытта алар изге Рамазан аеның уразасын тоттылар. Ул сиздермичә генә үтеп китте, ә мөселманнар исә шәүвәл аеның 6 көн уразасын тота башладылар. Пәй­гам­бә­ре­без (с.г.в.) нинди өстәмә уразаларны тоткан икән? Бөтенегез дә ошбу ураза тоту мөмкин һәм саваплы булган көннәр белән танышып чыгыгыз. Рамазан бетү әле ул изге гамәлләрне кылудан туктау дигән сүз түгел.

Гарәфә көнендә ураза тоту

Пәйгамбәребез (с.г.в.) Гарәфә кө­нен­дә ураза тоту турында болай дип әйт­те: «Бу көндә ураза тоту узган һәм ки­лә­се елның гөнаһларына каффәрәт булып тора (ягъни алар

– Дин кардәшләрең белән аралашу.

– Күрешкәндә, аралашканда күч­тә­нәч­ләр хакында онытмау.

– Якыннарыңның каберләренә бару.

– Кунакларны ризык белән сыйлау.

– Сөенечле, шат күңелле булу.

– Мөселманнарны изге бәйрәм белән котлау.

– Мохтаҗларга сәдака бирү.

– Бер-берсенә дошманлыкта йөрү­че кешеләрне дуслаштыру.

– Туган-кардәшләрең белән күре­шү кичереләләр» (Мөслим).

Гашурә көнендә ураза тоту

Аллаһ илчесе (с.г.в.) шулай дип әйт­кән: «Бу көндә ураза тоту узган һәм ки­лә­се елның гөнаһларына каффәрәт булып тора (ягъни алар кичереләләр)» (Мөслим).

Мөхәррәм аенда ураза тоту

Әбү Хөрәйра Мөхәммәднең (с.г.в.) түбәндәге хәдисен җиткерә: «Рамазан

аеннан соң иң яхшы ай Аллаһның ае – Мөхәррәм, ә фарыз намазыннан соң яхшы намаз – төнге намазлар» (Мөслим).

Даут пәйгамбәрнең уразасы

Габдулла ибн Амр ибн әл-Ас түбәндәге вакыйганы җиткерә:

Беркөнне Аллаһ илчесе миңа әйтә: «Миңа болай дип әйттеләр: син көндез ураза тотасың да, төнлә тәһәдҗүд намазларын укыйсың» Мин әйтәм: «Әйе, Аллаһ илчесе». Ул (с.г.в). болай ди: «Алай эшләмә. Кайчагында уразаны тот та, аннары тотма, төнге намазларны да укы, йоклап та ал. Синең тәнеңнең синең өстеңдә хакы бар. Хатыныңның да синең өстеңдә хакы бар. Күзләреңнең дә синең өстеңдә хакы бар. Синең куна­гың­ның дә синең өстеңдә хакы бар. Сиңа аена 3 көн ураза тоту да җитә. Һәр­бер саваплы эш өчен 10 тапкыр арттырылып савап языла. Бу, нәтиҗәдә, бертуктаусыз ураза тотуга тиң була». Ләкин мин үз сүземдә калдым, аннары җәзасын алдым. Мин әйтәм: «Әле миндә көч күп». Аллаһ илчесе әйтә: «Ул вакытта Даут пәйгамбәр шикелле ураза тот, ләкин аныкыннан да арттырма». Мин сорадым: «Ә ул ничек итеп ураза тоткан?» Пәйгамбәребез җавап бирә: «Ул көнтаралаш ураза тоткан»

Шәүвәл аеның уразасы

Мөхәммәд (с.г.в.) әйтә: «Кем Рамазан аенда ураза тотып, шәүвәл аеның 6 көнендә ураза тота, шуңа ел буе ураза тоткан кадәр савап языла».



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
06.01.2012 Аллаһы теләсә, дип әйт, юләр(тормыш хәле)
04.01.2012 Шайтанның гаскәре (риваять)
30.12.2011 Һәр авыруга дәва бар
28.12.2011 Догалар нигә кабул булмый икән? (риваять)
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты