Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Үгет-нәсыйхәт

Хуш киләсең Шәһрү Рамадан!

14.08.2010

Җанлы һәм җансыз тереклекне юктан бар иткән, галәмнәрнең тәрбиячесе булган, без бәндәләрне иман нуры белән балкыткан Раббыбыз Аллаһу Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә чиксез хәмд –сәнә, мактауларыбыз вә галәмгә рәхмәт өчен җибәрелмеш Нурлы Ислам динен алып килгән Рәсүлебез Мөхәммәд Мостафа(с.г.в) йөрәгебезнең түрләреннән чыккан Салават-шәрифләребез булса иде.

Менә инде шәгъбан ае да тәмамланып килә. Тиздән без мөэминнәрнең түземсезлек белән көткән айлары Рамазан ае да җитәчәк. Без Рамазан аен бер кунагыбызны каршылаган кебек каршыласак иде. Без берәр кунагыбызны каршылыйсы булса аңа алдан әзерләнә башлыйбыз, йортыбызда тәртип ясыйбыз, җыештырабыз.Шуның шикелле Рамазан аена да алдан әзерләнсәк иде. Мөселманнар һәр яктан үрнәк булырга тиешләр. Күңелебездә булган төрле бозык уйлардан арыныйк. Изге гамәлләр кылыйк. Шәйтан көн саен кешенең йөрәгенә агулы уклар җибәрә. Шәйтанның агулы укларына каршы торыр өчен без мөселманнар үзебезнең иманыбызны куәтләү өстендә эшләргә тиешбез. Күберәк Коръән укыйк. Безнең ярдәмебездә мохтаҗ булганнарга ярдәм итик,һәм һәрвакытта түбәнчел булыйк. 

Ураза гыйбадәте 624 нче елда, шәгъбан аеның 10 нчы көнендә фарыз кылынган. Рамазан аен калган 11айның солтаны дисәк тә ялгыш булмас, чөнки шушы айда Коръән төшерелгән һәм дә Хәзрәти Мөхәммәд галәйһиссәлам шушы айда пәйгамбәр булган. Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтә: Рамазан ае бик шәриф ай, ул айда Аллаһудан кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидәятне ачык бәян кыйлучы Коръән иңдерелде. Сезләрдән рамазан аена ирешкән һәрберегез, әлбәттә, ураза тотсын! Аллаһ сезгә җиңеллекне тели, авырлыкны теләми һәм рамазан уразасын тутырып тотуыгызны һәм Аллаһ сезне туры юлга күндергәне өчен Аны зурлавыгызны тели, шаять Аллаһуга шөкер итәрсез! (Бәкарә - 185) Шушы мөбарәк рамазан аена Кадер кичәсе яшерелгән. Аллаһ Тәгалә Үзенең китабында әйтә: Тәхкыйк Без Коръәнне кадер кичендә иңдердек. Сиңа кадер киченең шәрәфәтен вә аның хикмәтен нәрсә белдерде? Кадер киче, мең айдан да хәерлерәк сәвабы, мең ай кылган гыйбадәттән артыграктыр (Кадер 1-4)

Ураза Исламга хәтле килгән өммәтләрдә дә булган. Аларда ураза тотканнар. Моңа дәлил булып Бәкара сурәсенең 183 нче аяте тора: Әй сез, мөэминнәр! Сездән алдагы халыкларга ураза фарыз ителгән шикелле, сезгә дә тәкъваллыкка ирешү өчен ураза фарыз ителде”. (Бәкара – 183)

Ураза сүзе гарәп телендә صوم (саум). Бу сүзнең телдәге мәгънәсе – нәрсәдән дә булса тыелу. Ә шәригаттәге мәгънәсе – таң беленгәннән алып кояш батканчыга кадәр ризыктан, эчемлектән, җенси якынлыктан тыелып тору дигәнне аңлата.

Ураза тоткан кеше көне буе гыйбадәт хәлендәдер. Ураза тоту – ач вә сусыз калу түгел. Пәйгамбәребез: “Ялгыз аш–казаныгызга гына ураза тоттырмагыз. Барча әгъзаларыгызга ураза тоттырыгыз”, - ди. Димәк ураза тоткан кеше, үзен аш белән судан тыйган кебек, ямьсез сүзләрдән, ялганнан, гайбәттән, яла ягудан һәм сүз йөртүдән дә тыелырга тиеш. Кардәшем шуны бел: әшәке сүзләрне шаярып та сөйләмә. Мөхәммәд(с.г.в) сүзләрен хәтереңдә тот: “Әгәр сезнең берәрегез ураза тотса, ул сүгенмәскә һәм кычкырмаска тиеш. Ураза тотучыны тиргиләр яки һөҗүм итәләр икән, ул: “Мин уразада! Мин уразада!” – дип әйтергә тиеш”.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд(с.г.в) әйтте: “Рамазан ае килгәч, күк капуслары ачыла һәм җәһәннәм капкасы ябыла, ә җеннәр, шәйтаннар чылбыр белән богауланып куела”. (Бохари риваяте) Бу хәдистән шул аңлашыла бу айда шәйтаннар, җеннәр кешегә каршы бернәрсә эшли алмыйлар. Фәкать кешенең нәфесеннән генә тора. Кеше шушы изге айда үзенең нәфесен тәрбияләргә тиеш.

Ураза тотучы кеше ризыктан, судан, җенси якынлыктан гына түгел ә барча бозыклыкларыннан арынырга тиеш. Мөселман кеше һәр яктан үрнәк булырга тиеш. Рамазан аенда бигрәктә без үзебезне тәрбияләргә, чыныктырырга тиешбез. Әгәрдә кемдә-кем ризыктан,судан, җенси якынлыктан тыелып та әшәке сүзләр сөйләсә, бозык эшләр эшләсә бу бәндәнең уразасы кабул ителмәячәк. Пәйгамбәребез(с.г.в) әйтә: “Кем бозыклык эшләүдән туктамый, Аллаһыга аның ачыгуы кирәкми”.(Бухари риваяте)  Ураза тоткан кеше күзен, колагын, кулын һәм аягын начар, хәрам эшләрдән саклар. Сәүдә эшендә гадел булыр. Ярлыларга ярдәм итәр. Олыларга хөрмәт, кечкенәләргә дә шәфкать һәм мәрхәмәт күрсәтер.

Ураза зур һәм авыр бер гыйбәдәттер. Аны үтәгән бәндәләргә Аллаһ Тәгаләнең чиксез әҗер-саваплары бар. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: “Кем Аллаһка ышанып һәм савабын Аллаһтан көтеп, ураза тотса, ул кешенең эшләгән гөнаһлары гафу ителер”, - дип әйткән.

Коддуси хәдистә китерелә,Аллаһы Тәгалә әйтә: “Ураза Минем өчен генә тотыла, һәм Мин аның өчен тиешле бүләген Үзем ирештерермен”.

Ураза тоткан кеше үзенә хуҗа була. Бу айда мөэмин-мөселманнарның түземлеге сабырлыгы арта. Ул Үзенең Раббысына якыная. Рамазан аенда мөселманнар начар бозык эшләрдән начар уйлардан тыелып үзләренең нәфесләрен тәрбиялиләр. Бу айда мөселманнар кардәшлек хисләрен тагыда ныгырак тоя башлыйлар.

Билгеле булганча, адәм баласы әйбер юкка чыккач кына аның кадерен белә. Шулай ук авыру кеше дә сау кешегә караганда сәламәтлекнең кадерен яхшырак аңлый. Шунлыктан ураза тоту һәр кешене уйланырга мәҗбүр итә. Әлбәттә, бүгенге көндә ашамыйча тору артык зур кыенлыклар тудырмаска да мөмкин, әмма хәрамнан тыелып яшәү күпләр өчен авыр һәм кирәкмәгән эш булып тора. Бүгенгесе көндә шунысы сөендерә, ураза тотучыларның саны көннән-көн арта бара. Бик күпләр нәкъ менә әлеге фарыз гамәл аркылы динне тулысынча кабул итә. Бу һич тә гаҗәп түгел, чөнки үзенең ихтыяр көчен ураза тотуга буйсындырган кеше башка сынаулар алдында да бирешми.

Адәм баласы һәрвакыт тыелган гамәлләргә тартыла. Шәйтан кешегә бозык гамәлләрне бизәп матур итеп күрсәтә. Күпләр өчен дөрес яшәү түзә алмаслык михнәткә әверелә. Без үзебезне акыллы итеп тоябыз һәм һәрвакыт, һәрнәрсәдә өстен калырга тырышабыз. Ләкин  Аллаһ кушканча яшәмәү нинди нәтиҗәләргә китерде соң? Эчкечелек, зина кылу, кан түгүләр һәм башкалар – болар барысы да адәм баласының динсез, имансыз яшәвеннән барлыкка килде. Кешелек җәмгыятендә чишелмәгән кыенлыклар арта тора. Әлбәттә, мондый вәзгыять күпләрне уйланырга мәҗбүр итә. Бу начарлыклар диннән Исламнан ерагаюдан килеп чыга.

Аллаһ Сүбханәһү вә Тәгалә гыйлем вә хикмәт иясе. Ул бәндәләргә нәрсә хәерле нәрсә зыянлы икәнлеген белә. Ураза бәндәләргә физик яктан да рухи яктан да бик нык файдалы. Элеккеге заманда атеизм хөкем сөргән вакытта уразаны кешегә зарарлы дип күрсәтмәкче булдылар. Мәктәпләрдә укыган дини балаларны уразаларын боздыру өчен мәҗбүри рәвештә су эчергәннәр. Әмма медицина ураза тоту кешеләргә бик нык файда китергәнлеген раслады.

Ураза кешенең ашкайнату системасына даими эшләүдән ял бирә, организмны төрле шлаклардан арындыра һәм аны ныгыта. Ураза күп сырхаулар вакытында файдалы, ә тәмәке тартучыларга ул яман гадәтләрдән котылырга ярдәм итә. Ураза тотучылар авыз ачкан вакытта чама хисен онытып күп ашамаска тиешләр, чөнки карынга артыгын тутыру сәламәтлеккә зыянлы.

Ураза тоту сәламәтлеккә бер юл . Пәйгамбәребез(с.г.в): Ураза тотыгыз, сау булырсыз (сәламәт яшәрсез)” – дип боерган. Унбер ай туктамыйча эшләгән гәүдәбезнең эч әгъзалары бу айда ял итә. Табипларның әйткәне буенча, кеше гәүдәсендә иң авыр вазифаны үтәгән әгъзаладан берсе бавырдыр. Гомер буенча туктамыйча эшләгән бавыр, Рамазан аенда, әгәр ураза тотсак, һәр көн алты сәгать ял итә. Янә бу айда еш-еш ашап-эчмәгәнебезгә күрә, ашказаны вә эчәклекләр ял итеп, көчле хәлгә килерләр. Ураза тоткан кешенең гәүдәсендә артык зарарлы майлар бу айда яна.

Ураза ялгыз саулык өчен әмер ителгән, фарыз кылынган бер гыйбадәт түгел. Кешенең, аллаһка якынаюы өчен, Аллаһ Тәгалә тарафыннан барлык милләтләргә фарыз кылынган зур бер гыйбәдәттер. Уразаның матди һәм мәгънәви бик күп файдалары бар. Без уразаны файдалары өчен түгел, Аллаһ кушканга күрә тотабыз.

Динебез Ислам җиңеллеккә корылган. Аллаһ Тәгалә безләргә үти алырлык гыйбадәтләрне йөкләде. Рамазан аен без мөселманнар түземсезлек белән көтеп алабыз, чөнки бу ай башка айларга караганда күпкә бәрәкәтлерәк. Һәм бу айда без мөселманнар мөмкин кадәр Раббыбызга якынаю өчен барлык хәерле гамәлләрне кылырга тырышабыз. Һәрбер мөэмин мөселман бер-берсенең нурлы йөзләрен күреп шатлыктан балкыйлар, чөнки алар барда уразада. Пәйгамбәребез Мөхәммәд(с.г.в) әйткән: “Ураза тотучының ике шатлыгы бар: берсе авыз ачканда, икенчесе үзенең Раббысы белән очрашканда.” Уразаның сававы чиксез. Пәйгамбәребез: “Рамазан ае бик мөбәрак бер айдыр. Бу айның башы – рәхмәт, уртасы – мәгъфирәт, ахыры җәһәннәмнән котылудыр” – ди.

Ураза тоту кешенең түземлеген, сабырлыгын арттыра. Кешедә начарлыкка каршы тору көче барлыкка килә. Ураза кешеләрдә шәфкать һәм мәрхәмәт тойгыларын уята.

Ач вә сусыз калып, ярлылырның, ятим-мескеннәрнең хәлләрен өйрәнәбез. Аларга ярдәм итәбез. Күңелләребездә мохтаҗларга карата мәрхәмәтлек уяна. Бүген дөньяның төрле җирләрендә бер кисәк икмәккә тимерүчеләр, мохтаҗлыктан ачка үлүчеләр бар. Татар халык мәкалендә “Тук ачның хәлен белмәс”, - дигән сүзләр бар. Шуңа күрә Ислам дөньясында иң күп ярдәмләшү ае Рамазан. Мөселманнар бу айда зәкать белән сәдакаларын биреп мохтаҗларны шатландыралар. Бу айда мөэмин-мөселманнар арасында булган кардәшлек җепләре ныгый.

Аллаһ раббыбыз һәрбарчабызны үзенең бәракәтле ризыклары белән ризыкландырса иде. Динсезлектә йөргән бәндәләргә һидәят бирсә иде. Шушы мөбарак Рамазан айларында уразалар тотып күп гыйбадәтләр  кылып Раббыбыбыз Аллаһыга якынайсак иде. Аллаһ Раббыбыз безләрне үзенең сөекле колларыннан кылса иде. Амин.

 

                                   Арча үзәк мәчетенең икенче имамы Рәмис Гарифуллин

 

 

 

 

 

 



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
06.01.2012 Аллаһы теләсә, дип әйт, юләр(тормыш хәле)
04.01.2012 Шайтанның гаскәре (риваять)
30.12.2011 Һәр авыруга дәва бар
28.12.2011 Догалар нигә кабул булмый икән? (риваять)
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты