Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Үгет-нәсыйхәт

Кыйблалардан искән җилләр тансык

03.06.2010

Казаңда, Татарстанның башка урыннарына безнең өчен гадәти булмаган диннәрнең нык таралуы турында матбугатта чаң кагучылар, радио-телевидение аша чыгыш ясаучылар аз булмады. Бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен дәүләт оешмаларында, шәһәр башлыкларына мөрәҗәгатьләр кабул ителгән иде.

Әмма, ни үкенеч, үзгәреш сизелмәде Кайберәүләр, бездә вөҗдан иреге, кемнең күңеленә нинди дин ошый, шуны тота, дип акланмакчы була. Әмма бу караш тәвә кошының, башын комга яшереп, чынбарлыктан котылырга маташуын гына хәтерләтә. Моны дәлилләп тә торасы юк: ислам дине татар халкын иң авыр чакларда да исән-имин саклап калды. 450 елга сузылган коллык шартларында халыкүзенең телен, гореф-гадәтләрен, иманын онытмады. Диннең, бигрәк тә ислам диненең халык тормышында нинди зур, хәтта хәлиткеч әһәмияткә ия булуын яхшы белгән большевиклар аңа каршы кискен ут ачтылар: йөзләрчә мәчетләр яндырылды, меңнәрчә мулла, мәзиннәр ГУЛАГта харап ителде. Бөтен укыту-тәрбия системасы атеизмга нигезләнде. Матбугат, радио-телевидение дә даими рәвештә дингә каршы пропаганда алып барды. Татар галимнәре динне хурлап диссертацияләр яздылар. Ләкин, шәхесне формалаштыруда динне театр алмаштырачак, дип ышандырырга тырышса да, бу буш сүз булып калды. Иң үкенечлесе шул: берничә буын яшьләр динсез, денсез булып үсте. Моның нәтиҗәсе искиткеч аянычлы, һәммәсе күз алдында: күпләр эчү юлына басты. Бу афәттән хатын-кыз да читтә калмады. Урлашу, ялган сөйләү, йорт басулар, хәтта кеше үтерү гадәти хәлгә әйләнә башлады. Ислам дине ата-ананы, өлкәннәрне хөрмәт итүгә бик зур әһәмият бирә. ә бүген ата-ананың пенсиясен талап алучылар да күбәя бара... Марксның ислам дине турындагы тискәре сүзләре дингә каршы көрәшүчеләр байрагы ролен үтәде. Евроцентризм позициясенә баш игән Маркс менә нәрсәләр яза: «Коран и основанное на нем мусульманское законадательство сводят географию и этнографию различных народов к простой и удобной форме деления их на две страны и на две нации; правоверных и неверных, неверные это – харби (т.е. военные), враг. Ислам ставит неверных вне закона и создает состояние непрерывной вражды между мусульманами и неверными». (Маркс и Энгельс, т. 10,с. 167). Шуны гына өстисе кала: Марксның бу сүзләре чеп-чи ялган, Ул биш яшькә кадәр яһүд динен тоткан, аннан соң ата-анасы белән бергә христиан динен кабул иткән. Бәлки, югарыда әйткән сүзләре белән ул христианнар алдында тәлинкә тоткандыр. Бик мөмкин. Коръән белән таныш кеше бервакытта да мондый сүзләр әйтмәс. Киресенчә, Коръән: «Сиңа һөҗүм итмәгәннәргә бервакытта да сугыш башлама», – ди. Европа христианнары бик күп мәртәбәләр Көнчыгышка – мөселманнарга каршы тәре походлары ясыйлар, ислам динендәгеләрне йөзәр меңләп юк итәләр, чукындыралар. Бер сугышта полководец Сәлахетдин («Саладан» диләр, милләте буенча көрд) аз санлы армиясе белән тәре походы оештыручыларның көчләрен юк итә. Тик шуннан соң гына Европа көнчыгышка яу чабуларын туктатырга мәҗбүр була.

Европада хөкем сөргән инквизиция вакытында алты миллион кеше (ул чакта Европада халык бик аз була әле) җәзалап үтерелә, ике бала (игезәкләр) тапкан, төскә-биткә матур хатын-кызларга кадәр юк ителә. Мөселманнарда мондый вәхшилекләр бервакытта та булмаган. Европалылар, Америкага барып чыккач, мәҗүсиләр дип, җирле халыкларны – кызыл тәнле индеецларны кырганнар. Татарлар Болгар ханлыгы, Алтын Урда дәүләте, Казан ханлыгы чорында бер генә кешене дә көчләп ислам диненә кертмәгәнәр. Ә христиннар нәкъ шуның киресен эшләгәннәр. «Кеше үзе теләп, аңы, йөрәге белән генә исламны кабул итәргә мөмкин», – дигән Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.). Минемчә, Маркс Коръәннең эчтәлеген белгән һәм аңлы рәвештә исламны хурлаган. Хәер, бу – христианнарның гадәти уй-фикер йөртүе генә Европа, Америка, Африка, Азия илләрендә яңадан-яңа миллионнар ислам байрагы астына басалар. Шунысы үзенчәлекле: исламны белемле зыялылар кабул итә. Дөнья океаннары төбен гизеп чыккан Ив Кусто,Франция компартиясенең элекке секретаре Роже Гароди кебекләр исламны бик теләп кабул иттеләр. Бу бик бәхәсле мәсьәлә, әмма мин болай уйлыйм: әгәр көнчыгыш славяннары (соңыннан аларга бер норманд кабиләсенең «рус» дигән исеме бирелә) үз вакытында исламны кабул иткән булсалар, әллә нинди уңышларга ирешерләр иде. Бу фараз итү түгел, Мөхәммәд исламны аякка бастырганчы, гарәпләр деградация юлыннан барганнар: эчү, урлашу, зина кылу, бала үтерү (аналар үз балаларын үтергәннәр), алдашу киң таралган, икенче төрле әйткәндә, алар юкка чыгуга юл тотканнар.

Үз заманында гарәп мөселманнарында фән иң зур үсешкә ирешә. Алар тарафыннан дөньяда беренче университет Кордово халифәтендә (Испания) VIII гасырда ачылган. Андый уку йортлары Англия, Франция, Италиядә -XII, Чехиядә - XV, Польшада - XVI, Россиядә - XVIII гасыр уртасында (1755 елда – Мәскәү университеты, 1804 елда - Казанда, 1805 елда -Харьковта, 1819 елда Петербургта университет эшли башлый). Антик әдәбиятны Европага га¬рәпләр биргән, чөнки ул аларда сакланган булган. Инквизиция вакытында Европа китапханәләре яндырылган, аек фикер йөртүчеләрне утта яндырганнар. Чиркәү фәнгә нык дошман булган. Ә Коръәннең дистәләрчә аятендә фән белән шөгыльләнү, белем алу, гыйлем эстәү нык мактала.

Төгәлрәк мисал да китерик. Революция алдыннан Ленин, урысларның ун авылында бер мәктәп, әмма һәр авылда аракы сату кибете эшли, татарларның һәр авылында мәктәп бар, дип язган (ул чакта татар аракыны авызына алмаган. Мин туып-үскән авылда ике мәхәллә булган һәм мәчетләр каршында мәктәпләр ачылып, анда алар башлангыч белем алган. Шуларның берсендә минем дәү әни Гайнелхәят сабыйларны укырга, язарга, хисапка өйрәткән.

Исламга дошманлык карашлары тәре походларында, чукындыру сәясәтендә, К.Марксның «теоретик концепцияләрендә» нык чагылды. Әмма ислам чигенми генә түгел, агрессив алымнарны һичбер кулланмый гына үсә, киңәя, ныгый. Әнә шул нәрсә башка дин әһелләрен, бигрәк тә христиан динен тоткан Европа, Америка илләре җитәкчеләрен бик нык пошындыра. Алар моны яшермиләр дә, Исламга каршы үзәкләр оештырыла, моның өчен шактый чыгымнар тотыла. Ят диннәрнең нәкъ Казанга килеп чыгуы иң элек әнә шуның белән аңлатыла: ислам диненең таралган урынына килеп, аны эчтән таркату теләге – чит дин әһелләренең аңлы рәвештә сайлаган омтылышы әнә шул. Бу турыда сөйләгәнче, диннәр тарихына кагылышлы бер-ике сүз әйтү урынды булыр.

Танылган галимнең әйтүенә караганда, дин – автономик характердагы идеология. Ә идеология – Ленин сүзләре белән әйтсәк, сәясәттән дә, дәүләттән дә, дәүләт оешмаларыннан да, иҗтимагый агымнар, армияләрдән дә күпкә көчле концепцияләр җыелмасы. Тормышта да шулай, кешенең идеологиясе (дөньяга карашлар системасы) нинди, ул үзе дә шундый. Аңлапмы, аңламыймы, һәркем ниндидер идеологиягә нигезләнеп эш итә. Мәсәлән, фашистик-националистик, шовинистик, коммунистик, дини идеологияләр бар. Ләкин арада иң көчлесе – дини идеология. Галимнәрнең фикерләренә ышансак, дин, идеология буларак, моннан 100 мең еллар элек барлыкка килгән. Чөнки ул вакытта кешеләр абстракт фикер йөртә башлап, теге яки бу сорауга (нигә кеше туа, авырый, үлә, нигә кар, яңгыр ява? һ.б.) җавап эзләп, аларга төпле аңлатмалар таба алмаганнар, болар илаһи көчләр эше дип уйлаганнар. Борынгы мисырлылар йорт хайваннарын, крокодилларны үзләренең аллалары дип уйлаганнар. Борынгы грекларның аллалары Олимп тавында «яшәгән». Алар өйләнә, бала үстерә, көн¬ләшә торган булганнар. Баш алла Зевсның хатыны җир алласы (алиһә) Гера булган. Аллалар кешеләрдән шуның белән аерылганнар: үлмәгәннәр, тылсымлы көчләргә ия булганнар. Төньяк халыкларының аллалары – аюлар һәм башка җәнлекләр булган... Һинд халкының диннәре турында сөйләү өчен аерым сүз алырга кирәк булачак. Бер Аллага ышану – соңрак күренеш. Зороастра динендәгеләр кояшка табынганнар. Хәер, борынгы мисырлыларның баш аллалары – Ра (кояш) һәм аның кызы Нил (елга) булган. Яһүдләрнең алласы – Ягъве, христианнарның алласы берәү дип санала, әмма ул өч «кисәктән» (троица) тора: Алла үзе, аның улы Иисус Христос һәм изге рух (святой дух). Тик бүгенге христиннар «әти алла» турында сүз дә алып бармыйлар. Иисус Христосны гына истә тоталар. Аны Мәрьям ана – гади хатын тапкан дип әйтәләр. (Мин Иисус-Гайсәнең башта яһүдләр алласы булуы хакында сүз кузгатып тормыйм.) Мөселманнар Иисусны Гайсә пәйгамбәр дип саныйлар, аның күк¬кә ашуына ышаналар. Ә Коръәнне тәрҗемә итүче академик В.М.Порохова, христианнар үзләре дә VI гасырга кадәр Иисусны пәйгамбәр генә дип таныганнар, ди. Ләкин нигәдер шуннан соң аңа Аллаһ (русча – Бог, немецча – Готт Һ.6.). «саны», ягъни дәрәҗәсе бирелгән. Ләкин иң четереклесе шул: Мәрьям ананың да илаһи көчләргә ия булуы.

Мәсәлән күрше марҗалар Иисуска түгел, Мәрьям анага (дева Мариягә) мөрәҗәгать итәләр, «царица небесная, прости нас грешных» дип ялваралар. Укучым мине дөрес аңлар дип ышанам: мин бер генә дингә дә тел тидерергә җыенмыйм. Моңа хакым да юк. Шуңа күрә булган фактларны (алар төрле әдәбиятта бар) гына искә төшерәм.

Педуниверситетта укытканда бервакыт фәнни коммунизм кафедрасында эшләүче галимнәргә, бигрәк тә фәнни атеизм курсын укытучыларга (мин үзем педагогика тарихын укыттым) мондый сорау куйдым: «Ислам дине үзенә кадәр булган пәйгамбәрләрне, диннәрне хөрмәт итә, таный», – дидем, һәм санап киттем; «Русча-татарча болай дидем: Адам-Адәм, Ева-Хава анамыз, Моисей – Муса, Авраам – Ибраһим, Илья – Ильяс, Иисус – Гайсә (ираннарда – Иса), дева Мария – Мәрьям ана... Гавриил – Җәбраил фәрештә» һ.б. Сәбәп нәрсәдә? Коллегаларым шул гади генә сорауга да җавап тапмадылар, чөнки аларның Коръәнне кулга тотып караганнары да булмаган. Аларның бөтен бурычы – диннәрне, бигрәк тә, Маркс кебекләргә таянып, ислам динен сүгү иде. Ә ислам дине әһелләре болай диләр: «Без исламны уйлап чыгармадык. Кайчандыр Муса (Моисей), Гайсә пәйгамбәрләренең изге китапларының эчтәлеге Коръәндәгечәрәк булган, чөнки алар да Аллаһтан иңгән. Әмма вакыт үтү белән, кешеләр әлеге Изге Китапларның эчтәлеген бик нык үзгәрткәннәр, үзләренә җайлаштырганнар. Шуңа күрә хәзер алар үз функцияләрен үти алмыйлар. Димәк, аларга ышану дөрес булмый. Ә Аллаһы Тәгалә үзенең иң яраткан җан ияләренә – кешеләргә (мәсәлән, Аллаһ Адәмне яраткан да, фәрештәләргә, сез адәм затына сәҗдә кылыгыз, дигән. Алар шулай итәләр дә. Тик Иблис кенә моннан баш тарткан, адәми затлар туфрактан яралган, ә мин уттан яратылганмын, шуңа күрә адәмнәргә сәҗдә кылмаячакмын, дигән) Җәбраил фәрештә аркылы Изге Китап – Коръәнне Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в) иңдергән. Димәк, кайчандыр Муса, Гайсә һ.б. пәйгамбәрләр Аллаһның Изге китабының «дөрес варианты"н халыкка җиткергәннәр. Әнә шуңа күрә ислам дине үзенә кадәр булган пәйгамбәрләрне изгеләр дип таный...» Мин боларны ни өчен язам соң? Коръәннең Изге Китап икәнен әйтү өчен!

Урта мәктәпләрдә, югары уку йортларында, аспирантура, докторантурада укыганда, политукуларда колагыбызга бер нәрсәне тукыдылар: «Фәнни коммунизм теориясе генә чын хакыйкать. Ә дин – кешеләр өчен әфьюн». Шулаен шулайдыр, ләкин ни өчендер шул сүзләр күңелләрне биләп алмады. Хәер, аның мәгънәсе-сәбәбе дә ачык: «коммунизм теориясе» (бу үзенә күрә бер динсезлек дине концепциясе) «бер колактан кереп икенчесеннән чыгып китү»ягын карады, ә дини кануннар берьюлы аңга да, хисләргә дә тәэсир итәләр. Бу исә инану формалаштыруның идеаль юлы булып тора. Ә коммунизм теориясе исә аңга гына тәэсир итә. Анысының да файдасы аз, чөнки теориясендә – бер нәрсә, ә тормышта – бөтенләй башкача. Тагын бер нәрсәне әйтеп үтү урынлы булыр: хисләргә нигезләнеп, стереотиплар, инанулар шулкадәр нык булалар ки, аларны «көчле», «яңа диннәр» дә җимерә алмый. Мәсәлән, Коръәндә Аллаһ, аның фәрештәләре, адәм затлары, башка җан ияләре (мәсәлән, йорт хайваннары) һәм аларга капма-каршы «персонаж» – Иблис мәлгунь турында сүз бар. Ә йорт, су ияләре, пәриләр, бичуралар, төрле өрәкләр каян килгән? Алар – моңа кадәр булган примитив мәҗүси диннәр «бүләге». Ырымнарны да шуларга кушарга буладыр. Мин үскән авылда кайбер авыруларның исемен әйтмиләр, «исемсез» дип атыйлар иде. Янәсе, исемен әйтсәң, ул иярә, имеш. Мөгаен, сүз бизгәк, ваба авырулары турында баргандыр.

Ничек кенә булмасын, кеше үзенә нык рухи ышаныч, рухи азык эзли. Ә бу исә дингә кайтып кала. Моны хәтта материалистлар да танырга мәҗбүр. Мәсәлән, инглиз философы Фрэнсис Бэкон (1561-1626) болай дигән: «Надан булган саен, кеше Алладан ераклаша, белеме арткан саен, ул аңа якынлаша бара». Мин үзем моны болайрак аңлыйм: белемле кеше гамәлдәге хәлләр хакында уйлап, җавап эзли. Ә җавап юк та юк. Шуннан соң ниндидер бездән өстен көчләр бар дигән нәтиҗәгә килә. Чыннан да, җансыз материядән торган безнең планеталарны кем шулкадәр сәгать механизмы кебек көйләгән икән? Галәмдә ел саен миллиард ярым яңа йолдыз хасил була, искеләре шулкадәр үк таркала, сүнә икән. Гаҗәптән дә гаҗәп бу дөнья, бу галәм. Америка астронавтлары, айда булганнан соң (шуларның берсе ислам динен кабул итте!), Галәмнең иксез-чиксезлегенә исләре китеп кайттылар, Җир Галәмдәге бер тузан бөртеге генә ул дигән нәтиҗә ясадылар, һәм аларның Аллаһка ышануы тагын да артты. Хәер, бүген Россия космононавтлары да үзләре белән Библияне алалар. Болар хакында мин нигә язам соң?

Югарыда әйткәнчә, адәми зат үзенә рухи ярдәмче эзли. Моны галимнәр яхшы белә. Безнең бик күп яшьләребез дингә карата вакуум-бушлыкта яшиләр. Һәм менә шул «бушлык»ны тутыру эше белән чит илләрдән килүче миссионерлар шөгыльләнә. Алар БМОның «шәхес вөҗдан иреге» дигән сүзләре нигезендә үз диннәрен тараталар. Әгәр бу эшләр халыкка, бигрәк тә яшьләргә уңай йогынты ясаса, ул хакта сүз кузгатып торуның кирәге дә булмас иде. Ләкин...

Бүген, Казанда Татарстанның башка шәһәрләрендә чит диннәрне тарату белән шөгыльләнүче 90 нан артык секта эшли, аларның һәрберсе үз орбиталарына 500-600 кешене ныклап «беркеткән», һәм аларның бурычы бер генә: ят диннәрдән файдаланып, яшьләрне җәмгыятьтән, ата-анадан аеру, хәтта илдә булган нәрсәләргә каршы кую. Мин бу язмамда рәсми мәгълүматларга таянам. Иң гаҗәбе шул: әлеге ят диннәр секталары яшен тизлегендә дәүләт оешмалары тарафыннан теркәләләр (табигый, моның өчен акча түлиләр) һәм үзләренең мәкерле эшләрен мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, югары уку йортларында, клуб, мәдәният сарайларында, пердприятие, ял йортларында, санаторийларда җәелдерәләр. Аларга һичбер чикләү юк. Хәер, хәзерге шартларда акча юлны чистарта шул. Урыс, татар телләрендә басылган «әсәр»ләрен трамвай, троллейбусларда миңа да «бүләк» иттеләр. Менә аларның кайберләре: «Ягъве алла», «Иисус киленнәре», «Катехизис божественного имени», «Нектар преданности», «Кухня Кришны» һ.б.

Көнбатыш Украинадан килгән Александр Полищук менә инде ун еллап төрле диннәрне тарата, «берсенә капмасалар, икенчесенә кабарлар» принцибыннан чыгып, «Христос чиркәве», «Өчпочмаклы чиркәү», Усачев – «Виссариончылар», Бондаренко – «Благая весть» һ.б. секталарга җитәкчелек итә, «Кришна аңы Казан бүлекчәсе»нә Д.Греков дигән берәү җитәкчелек итте. Бервакыт ул, «Шәһри Казан» газетасында чыгыш ясап, бу диннең никадәр «затлы» икәнен расларга тырышты. Ярый, кемдер каяндыр килеп, безнең халыкка үзенең динен тәкъдим итә, дияр. Кидер, дин булгач, барыбер түгелмени, әйдә таратсыннар, дияр. Ләкин хаксыз булыр. Чөнки әлеге «килмешәк диннәр» атна-ун көн эчендә балаларны, яшьләрне ата-анадан аералар. Шулар аркасында гаиләләр таркала. Әлеге секталар исламга да, православие диненә дә каршы чыгалар. Эшләмәскә, ата-ананы тыңламаска, дини китапларны – Коръән, Библияләрне яндырырга кушалар. Галимнәрнең әйтүенә караганда, «яңа миссионерлар» гипноздан нык файдалана. Кыскасы, җәмгыятьне эчтән таркату белән шөгыльләнәләр. Бу нәрсә үзеннән-үзе, стихияле төстә бармый. АКШның Үзәк Разведка Идарәсе (ЦРУ) хезмәткәре Даллес тарафыннан әлеге диннәрне ничек тарату турында программа да эшләнгән. Ә финанс ягына килгәндә, ул мул сулы елганы хәтерләтә.

Бу хәл республика халкын борчуга төшерде. Шуңа күрә әлеге чит идеологияләргә каршы көрәшү өчен җәмәгатьчелек тәртибендә комиссия төзелде. Комиссия әгъзалары радио-телевидение, матбугат аша ят диннәргә каршы чыгышлар ясыйлар. Әмма бу гына җитәрлек түгел – бөтен җәмгыятьнең чаң сугуына ирешергә кирәк. Ә без, үз чиратыбызда, «яшьләребезнең аңын агулаучы» кайбер диннәр турында бераз күләмдә булса да мәгълүмат бирмәкче булабыз. Моның өчен, әлбәттә, югарыда китерелгән әдәбияттан тыш, В.Панова, В.Бахтинның «Жизнь Мохаммеда» исемле китабына (Мәскәү, Политиздат, 1190), Л.С.Васильевның «История религий Востока» (Мәскәү, «Высшая школа», 1983), Ирвинг Стоунның «Присхождение» (Мәскәү, Политиздат, 1985), А.Горевинның «Махатма Ганди» (Мәскәү, «М.О.», 1984), Массэның «Ислам» (Мәскәү, Политиздат, 1980) китапларына мөрәҗәгать итәргә туры килде, шулар нигезендә кайбер диннәр турында сөйлик.

Шуларның берсе– Казанда шактый таралганы – Кришна дине. Бер галим танышымның ике улы да Санкт-Петербургта, югары уку йортында укыган вакытта, «кришнаидка әйләнделәр», ата-ана белән араларын өзделәр. Күренекле язучыбыз, галимебезнең дә бердәнбер баласы – кызы – шундый ук бәлага тарыды. Хакыйкать шул: бу дин иң элек зыялыларны үзенә тарта.

«Кришна алланың» туган җире – һиндстан. Инде диннәр тарихына килгәндә, иң борынгы диннәр ( аларда мәҗүсилек аеруча нык ярылып ята) Һиндстанда, Ассириядә, Мисырда, Грециядә (Олимп тавында яшәүче аллаларны, бигрәк тә баш алла Зевсны искә төшерү дә җитә), Римда формалашканнар. Борынгы һинд диннәре моннан дүрт мең ел элек барлыкка килгән. Төп тәгълиматлары ведаларда (гимннарда) чагылган. Шул арның иң борынгылары – Ригведа (1028 җыр-гимн), Самаведада (1549 җыр), Яджурведа (200 җыр), Атхарваведа (731). Алар мифларга нигезләнгән, халыкның менталитеты да шунда чагылган. Соңрак арий (югары катлам) аллаларына оппозиция формасында джайнизм, буддизм, индуизм диннәре туган. Индуизмда аллалар күп булса да, төп алла өчәү: Брахма, Шива, Вишну. Вишну алла, үз чиратында, ун төрле гәүдәләнеш (обличье-аватор) ала алган. Шуларның берсе – Кришна. Димәк, Кришна шул ук Вишну алла булып чыга. Кришна кара тәнле бер гаиләдә туып үсә (димәк, ул ак тәнле арий аллаларыннан аерылып тора, димәк, ул халыкка якын алла икән). Гади бер малай була. Зиһене, акылы белән башкалардан өстен тора. Моның әллә нәрсәсе булмас иде. Тик тора-бара Кришна үзгәрә. Фәлсәфәгә бирелүне ташлый, күбрәк кәеф-сафа коруга әһәмият бирә. Һәм көтүче аллага әверелә. Аның флейта уйнатып көтүдән кайтуын яшь чибәр кызлар көтеп торалар. Ул үзе дә җавапсыз калмый – 16108 кызга «өйләнә». Әйе, һинд диннәрендә җенси мәсьәләләргә шактый урын бирелә. Мәсәлән, брахманнар (поплар) өйләнмәсәләр дә, бу өлкәдә аларга хезмәт күрсәтүче хатыннар була. Бу аллага хезмәт итү дип санала. Һинд гыйбадәт кылу урыннарында – бина эчләрендә, стеналарда җенси мөнәсәбәтләргә багышланган сюжетлы рәсемнәр дә күп була.

Кришна алла безнең яшьләрне кай ягы белән тарта соң? Моңа өзеп кенә җавап бирүе авыр. Шунысы бар: кришна беркемне дә утлы гөрзиләр, тәмуг утлары белән куркытмый. Җыр-биюгә (ә һинд халкында бу нык үскән) зур урын бирелә. Кришнага гимн җырладыңмы – урының оҗмахта, имеш (Д.Греков, бу диндә алла исемнәрен кабатлау бик әһәмиятле урын тота, ди, алайга китсә, ислам динендә дә Аллаһны мактап 99 дисбе төймәсен тарту бар). Һәм аларны кабатлый: «Харе Кришна – Кришна-Кришна Харе, Харе Рама Харе, Хара Рама, Рама-Рама Харе-Харе». Мондый сүзтезмәләрне кабатлау «маха-мантра» дип атала һәм «аңны азат итүнең бөек җыры» икәнне аңлата, ә аны кабатлау шатлык, тынычлану китерә, куркуны җиңә, проблемаларны аныграк, аналитик аңлауны һәм аларны хәл итү юлларын бирә», – ди Д.Греков. Моның өчен үзенә күпме мең долларлар түләүләрен генә әйтми ул. Бу әфәнде яшьләрне «күз ачып йомганчы» үз артыннан ияртү серләрен чишми. Әмма аларның җыелышларында булган кешеләр, мәсәлән, «балалар җанын коткару комиссиясе әгъзалры» аларның тыелган алымнардан, мәсәлән, гипноздан файдалануларын, үтәлмәслек тау кадәр вәгъдәләр бирүләрен раслыйлар.

Ислам динендәгеләр шуны белә: дөньяда Аллаһ илчеләре күп булган. Кайберләренең бары исемнәре генә сакланган. Инде Мөхәммәд пәйгамбәргә килгәндә, ул Аллаһның җиргә җибәргән соңгы, кыямәт алды илчесе. Моннан соң Коръән кебек изге Изге Китап та, аны кабул итеп алган пәйгамбәр дә булмаячак. Шул уңайдан берничә сүз белән булса да, Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышына кагылышлы кайбер мизгелләрне искә төшерик: булачак пәйгамбәр Мөхәммәд 570 елның 29 августында Гарәбстан ярымутравында урнашкан Мәккә шәһәренең бер читендә туган. Әтисе Абдулла (Аллаһ колы дигәнне аңлата) сәфәрдә булып кала. Юлда үлә. Бу вакытта сабыйга нибары ике ай була. Кайбер чыганаклар, әтисе үлгәндә, Мөхәммәд әнисенең карынында булган, диләр. 6 яшь тулуга, малайның әнисе Әминә дөнья куя. Мөхәммәд укый-яза белми. Ел буе Аллаһның тәгълиматын кабул иткән. Ул сүрә, аятьләрне кычкырып әйткәндә сәркатипләре язып барган. Мөхәммәд пәйгамбәр үлгәч, аятьләрне сүрәләрне бергә җыю ихтыяҗы туган.

Бу эш белән беренче хәлифә Әбү Бәкер, ул үлгәч (2 елдан соң), Гомәр хәлифә шөгыльләнә. Алар әлеге эшне пәйгамбәрнең сәркатибе Зәйд ибн Сабитка тапшырганнар. Сабит эшне озакка сузмый. Шул ук вакытта башка дүрт төркем дә шундый эш белән шөгыльләнә – дүрт текст туа. Зәйд ибн Сабит исә аларны берләштерә. Шулай итеп, Изге Китап – Коръән барлыкка килә. Шуннан соң 1400 еллап вакыт үтсә дә, Коръәндәге бер генә сүз дә үзгәрмәгән. Ә моңа кадәр булган дини тәгълимат китаплары нык үзгәргән. Ул хакта югарыда сүз булган иде инде. Сүз уңаенда: Коръән : «Ахырзаман алдыннан кешеләр соң дәрәҗәдә бозылачаклар. Ислам динен онытырлар. Шулчак Дәҗҗал 40 көн буена патшалык итәр. Аннан соң җиргә Гайсә төшәр һәм кешеләр 40 ел буена күрелмәгән рәхәтлектә, тигезлектә яшәрләр. Шуннан соң Исрафил фәрештә үзенең быргысын уйнатыр – сур өрер дә ахырзаман килер» – ди. Шулай да ислам тәгълиматына һөҗүм итүчеләр, аңа үзгәрешләр кертү юлы белән, яңа диннәр (кимендә – агымнар) тудырырга омтылучылар булган. Түбәндә сүз шуларның кайберләре турында барачак. Шуларның берсе – баһауллачылар (урысча: бахаисты) дине. Монысы да мәгълүм – исламда төп ике мәзһәб (юнәлеш) бар: сөнниләр һәм шигыйлар (урысча – шииты). Сөнниләр белән чагыштырганда, шигыйлар шактый аз. Алар бүгенге Иранда, бераз Әзәрбайҗанда, Әфганстанда, Гыйракта, Төркиядә яшиләр.

Шигыйлар Мөхәммәд Пәйгамбәрне танысалар да, Гали (Али–пәйгамбәрнең уртанчы кызы Фатыйманың ире) – Алар өчен беренче урында. Аларның инануынча, Гали үлгәннән соң, аның вазифаларын унике изге имам башкарган. Унберенең исеме билгеле. Уникенчесе (исеме Мөхәммәд дип уйланыла) IX гасырда яшүсмер чагында юкка чыккан. Янәсе ул күккә ашкан (Гайсә пәйгамбәрне хәтерләтә). «Килер бер көн, Мөхәммәд имам (Мөхәммәд Пәйгамбәр белән бутарга ярамый) Мәһди исеме белән җиргә кайтыр һәм хакыйкать, тигезлек патшалыгы урнаштырыр», – диләр шигыйлар. Алар Коръәннең Аллаһтан иңгән Изге Китап икәнен танысалар да анда Галинең (Али) Мөхәммәд Пәйгамбәр белән бер дәрәҗәдә куелмаганына ризасызлык белдерәләр. Моның үзенә күрә сәбәпләре дә бар дип уйланыла: Пәйгамбәр үлгәч, аның эшен Әбү Бәкер (632-634), Гомәр (634-644) хәлифәләр дәвам иттерәләр. 644 елда Гомәрне бер ирекле кол үтерә. Шуннан соң властька гарәп Госман килә. Ә шигыйлар, бу урынны Мөхәммәднең бик якын кешесе – Гали (Али) алырга тиеш, диләр. 656 елда шигыйлар Госманны үтерәләр. Галигә хәлифә булу өчен юл ачыла. Ул хәлифәнең башкаласын Мәдинә шәһәреннән Куфуга (Месопотомия) күчерә. 661 елда Галине дә үтерәләр. Властька тагын сөнниләр килгәч, аларга каршы көрәш ачкан Хөсәен (Галинең улы) сугышта һәлак була. Шулай итеп, сөнниләр белән шигыйлар арасында мәңгелек дошманлык урнаша. Хәзер баһауллачыларның нинди җирлектә «үсеп чыгуларына» тукталыйк. 1844 елда, яки шигыйларның уникенче имамы югалуга нәкъ мең ел тулган вакытта, берәү үзен Баб (Мәһди – юл ачучы) дип белдерә. 1850 елда Бабны үтерәләр. Шуннан соң властьларның эзәрлекләвенә түзә алмаган Баб иярченнәре чит илләргә качып китәләр. Ләкин арада, үзләренең чын йөзен яшереп, илдә калучылар да була. Шуларның берсе үзен Баһаулла яки баба көткән Мәһди дип игълан итә. Чынлыкта бу болай була: 1850 елда Таһранда (Иранның башкаласы) Ризван бакчасында Мирза Хөсәен Гали (Али) дигән алпавыт үзен Баһаулла дип белдерә һәм түбәндәге «ачышларны ясый»: «Җирдәге бөтен кешеләр – бертуганнар, бер агачның яфраклары, җимешләре; чын кеше үзенең кайда тууы белән горурланмый, кешелек кавемен яратуы белән дан ала». (Казанда яшәүче бер язучы баһауллачыларны бик нык хәтерләткән эчтәлекле китаплар чыгырды (урыс телендә). Төп идеясе: дөньяда бер генә дин булырга тиеш. Чөнки һәммә адәми зат – кеше.

Бүген баһауллачылар динен планетабызда яшәүче биш миллион ярым кеше тота, алар 200 илдә яши. Хәзер ислам өммәтендәгеләрнең саны миллиард ярымга җитүен истә тотсак, баһауллачыларны процент белән исәпләргә дә мөмкин түгеллеген беләбез.

«Баһаулла» сүзен татарчага тәрҗемә итсәк, «Аллаһ, дин балкышы» дигәнне аңларбыз. Баһаулла үзенә кадәр булган диннәрне Аллаһка якынайтучы баскычлар дип кенә саный. Аның фикеренчә, дөньядагы бөтен кешеләр бер расадан (бу раслау хәтта фәнни яктан да дөрес түгел) һәм шуңа күрә аларның Аллаһлары да уртак, ди. Үзенең «ачышларын» ул үзе язып бара.

Аллаһка да, фәрештәләргә дә мөрәҗәгать итми. Аллаһтан, Мөхәммәд Пәйгамбәрдән көлгән өчен Баһаулланы кулга алалар, төрмәдә богаулап тоталар. Ул үлем көтеп утырса да, көнбатыш илләренең җитәкчеләре аны азат иттерүгә ирешәләр. Ә ул чакта Иран аларга нык бәйле була. Баһаулла чит илләргә сөрелә. Башта Төркиядә яши. Шул чакта үз динен пропагандалау максаты белән патшаларга, корольләргә, президентларга мөрәҗәгать итә.

Баһаулла, Алла җирне яраткач, аңа үзенең җиде пәйгамбәрен җибәргән, ди. Алар – Ибраһим, Кришна, Зороастр, Будда, Гайсә (Иисус Христос), Мөхәммәд һәм соңгысы ул үзе – Баһаулла икән ләбаса. Боларның мәгънәсе шул: һәр пәйгамбәр үз динен барлыкка китергән, имеш. Баһауллачыларның символы – тугыз канатлы йолдыз. Мәгънәсе: иң зур сан – 9 һәм ул бөеклек билгесе. Бу диндәгеләр бертөрле дә ритуал үтәмиләр. Алар 19 көнгә бер мәртәбә җыелып (анда төрле дин кешеләре булуы бик ихтимал), Баһаулла хезмәтләреннән өзек укыйлар. Дөньякүләм диннәрнең изге китапларын уку да тыелмый. Дин һәм әх¬лак мәсьәләләренә кагылышлы сөйләшүләр дә булып ала. Бу динне кабул итүнең шартлары да бик гади: Баһаулла яклы булам дип ант итү. Һәр елны 19 көн: 2 марттан 20 мартка кадәр ураза тоталар. Бу чакта алар мәңгелек, үзләре кылган эшләр турында уйланалар. Монысын аерым итеп әйтик: Баһаулла дине катнаш никахны нык яклый.

Баһауллачыларның җирле оешмалары белән абруйлы 9 кешедән торган идарә җитәкчелек итә. Региональ (җирле) советлар 9 кешедән торган (алар төрле диннәр вәкилләре дә булырга мөмкин) «Бөтендөнья гаделлек йорты» дигән органны сайлыйлар (5 елга бер мәртәбә).

Матбугатта күренекле җырчыбыз Ренат Ибраһмовның кайчандыр Баһаулла динен кабул итүен язып чыктылар, моның сәбәбе нәрсәдә икән дип кызыксындылар. Моңа җавапны, әлбәттә, ул үзе генә бирә ала. Югарыда әйткән идек инде: дин – бик көчле идеология; һәркем үзенә җан азыгы итеп динне эзли. Ренат Ислам улына бу диннең якын булуы бик мөмкин: аның хатыннары төрле милләтттән була.

Безнең бакчалар күрше булгач, Ислам абый Ибраһимов (ул мәктәп директоры булып эшләгән) һәм аның хатыны Асылбикә апа белән аралашып, бик дустанә яшәдек. Дөресен әйтим, Ислам абый атеист иде.

Әхмәдиләр диненә килгәндә, аның кыскача тарихы болай. Англия – Бөекбритания Һиндстанны басып алгач, табигый, инглизләргә каршы көрәш башлана. 450 диалектта-телдә сөйләшкән һиндларны инглиз колонизаторлары чагыштырмача җиңел бастыралар («сипайлар восстание»сен искә төшерү дә җитә). Ләкин һиндстан мөселманнары нык каршылык күрсәтәләр. Монда ислам диненең әһәмияте зур була. Инглиз разведкасы исламны эчтән таркату эшенә тотына. Бу эшкә колониаль армиядә хезмәт итүче лейтенант Мөхәммәт Голәм Әхмәди (Әхмәд) алына. Бик зур акчалар бәрабәренә, көчле пропаганда ярдәмендә, Әхмәди бераз мөселманнарны үз артыннан ияртә. Алар чын мөселманнарга каршы чыгалар.

Әхмәдинең дини вәгазьләре түбәндәгеләргә кайтып кала: Гайсә пәйгамбәр күктән Һиндстан җиренә төшкән, ул – Мәһди. Төрле кыяфәткә керә ала. Халык арасында Аллаһ сүзен тарата. Янәсе, Мәһди хәзер Әхмәди кыяфәтендә йөри. Өстәп шуны гына әйтергә була: Әхмәдиләр Коръәнне кире кагалар, Мөхәммәдтән көләләр. Шуланың берсе һиндстанда туып-үскән Әхмәд Салман Рөшди «Шайтан аятьләре» дигән китабында Пәйгамбәрдән көлә. Моның өчен 1989 елда, Аятолла Хөмәйни кушуы буенча, Рөшди үлемгә хөкем ителә. Аны тотып бирүдә ярдәм итүчегә алты миллион акча вәгъдә ителгән иде. Рөшди ун ел буе Англиядә качып яшәде. Инглизләр Әхмәди тарафдарларын «игелекле хезмәтләре өчен» һәрвакыт яклап килделәр. Хәзер дә шулай һәм моның сәбәбе югарыда әйтелде дә инде. Бүген дә Англиядә Әхмәдиләр өчен бөтен юллар ачык. Бәлки, шуңадыр (өзеп кенә әйтү мөмкин түгел), күренекле әдибебез Равил Бохараев әхмәди динен кабул итте, диләр. Лондонда яши. Мин аның адресына ниндидер хурлау сүзе әйтергә җыенмыйм, фактны гына раслыйм.

Югарыда сүз зороастризм турында да булган иде. Шул хакта да бер-ике кәлимә әйтик. Бу – борынгы иранлылар дине. Аңа Заруштра пәйгамбәр нигез салган. Ул моннан 2500-2600 еллар элек яшәгән. Аның өйрәтүе нигезендә шул ята: «Дөньяда явыз көчләр һәм әйбәт көчләр яши. Алар арасында туктаусыз көрәш бара». Бу диндәгеләр бер Аллаһыга – утка табынганнар. Индира Гандиның ире дә заруштра диненнән булган... Заманында бу дин Ираннан тыш Әзәрбайҗанда, Һиндстанда нык таралган булган. Бакудан ерак түгел урында заруштра дине әһелләренең яшәү урыннары бар, миңа шуларны күрергә туры килгән иде: хәзер анда кешеләр юк. Кешеләр урынына муляжлар куелган. Әллә ничә урында – урамда утлар яна (җир ярыгыннан газ чыгып тора). И-и, үткән тарих хакында уйлап шаклар катарлык.

Татар халкының менталитеты исламның көчле һәм бик тә уңай тәэсирендә формалашкан. Халкым шул динне кабул итеп исән-имин калган. Киләчәктә дә шулай булсын иде. Амин.

Бу язма нәшер ителүгә әзерләнгәндә киң җәмәгатьчелек зур югалту кичерде: быелның 4 апреленда 84 нче яше белән барганда галим, тәнкыйтче, публицист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең халык мәгарифе отличнигы Мәхмүт Рәхимҗан улы Әхмәтҗанов вафат булды.

1927 елның 14 февралендә Башкортстанның Салават районы Нәсибаш авылында туган Мәхмүт, үсеп буйга җиткәч, 1950 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый.Ул 1959 елдан «Совет мәктәбе» журналында бүлек мөдире булып эшли. Аның төрле елларда «Иң кирәкле кеше» (1965), «Чын укытучы»(1966), «Җаваплылык хисе», (1967), «Без яшәгән якларда» (1969), «Без – яшь җәлилчеләр» (1971), «Гаиләдә әхлак тәрбиясе» (1985), «Килер бер көн...» (1998), «Тормыш мизгелләре» (2002) дигән китаплары нәшер ителде.

Каләмдәшебез Мәхмүт Әхмәтҗанов кайнар йөрәкле, кыю фикерле, зыялы шәхес иде. Урының җәннәттә булсын, мөхтәрәм Мәхмүт ага.

Мәхмүт ӘХМӘТҖАНОВ



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
06.01.2012 Аллаһы теләсә, дип әйт, юләр(тормыш хәле)
04.01.2012 Шайтанның гаскәре (риваять)
30.12.2011 Һәр авыруга дәва бар
28.12.2011 Догалар нигә кабул булмый икән? (риваять)
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты