Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Дөнья

Себердән Төркиягә һиҗрәт: Бөрүдәлик авылы тарихы

18.05.2011

Конфуций әйткән ди:

Дөрес эш итәр өчен өч юл бар:

Беренчесе — иң асылы — фикер йөртү, уйлану;

Икенчесе — иң җиңеле — кабатлап эшләү;

Өченчесе — иң авыры — тәҗрибә белән.

Себер киңлекләрендә, Идел белән Урал арасында яшәүче татарларга Истанбулдан ӘбдРәшит Ибраһим хат яза: «Кырымнан, Казаннан, Чечнядан бирегә күченеп килүчеләр бар. Сез дә соңга калмагыз, Ислам җиренә күченеп килегез. Якын арада Россиядә революция булачак, хакимияткә киләчәк хөкүмәт мөселманнарның булган хакларын танымаячак һәм сез кыен хәлдә калачаксыз».

Taра районында урнашкан Яңа авылда яшәүче Юанбаш Мөхәммәт бу хатны алуга күрше Чарналы, Үләнкүл, Утлыкүл, Еланлы, Кымызлы, Тозказган, Каракүл һәм башка авылларда яшәүче аксакал туганнарын киңәш тотарга дип җыеп ала. Шушы хаттагы хәбәргә таянып, үзе Исламболга (Истанбулга) китәчәге турында сөйли. Хаттагы хәбәрне кабул итмәгәннәр, күченеп китәргә риза булмыйлар, китергә теләүчеләр кирәкле кәгазьләрен туплап Юанбаш Мөхәммәт аша рус хөкүмәтеннән күченеп китәргә рөхсәт сорыйлар. Аларга 1907 ноябрендә китәргә рөхсәт ителә. Рус хөкүмәтеннән рөхсәт килгәннән соң китәсе кешеләр сатыласы малларын сатып, Себер суыкларын истә тотып аласы әйберләрен җыярга тотыналар.

Мөһәҗирләрнең бересе китү көннәрен болай искә ала: «Иртән-иртүк чыгып китәсе булганга күрә, алдагы көнне аласы әйберләрне ат олауларына төяп урнаштыргач, Яңа авыл халкы мәчет алдына җыелды. Биредә без калучылар белән инде беркайчан да күрешмәячәкбез дип мәңгелеккә хушлаштык. Башка авыллардан китүчеләр белән Омскига кадәр бергә бару өчен очрашу сәгатен билгеләдек. Хушлашу вакытында һәркем иң якын күргән кешеләрне кочаклап, елады. Үксеп-үксеп елаулар, «мин еламыйм» дигән иң каты бәгырьле кешеләрне дә елатты. Кеше күз яше ни, йорт хайваннары да күз яшьләре чыгарып елады. Китүчеләр песиләре, этләре, сыерлары белән бәхилләшеп хушлаштылар. Йөрәкләрне әрнеткән бу аерылудан соң калучы туганнар һәм яшьләр китүчеләрне Омскига кадәр 235 чакрым озата чыктылар. Юлга чыкканда олауларны песиләрнең мияулавы, этләрнең өрүе, сыерларның мөгерәве озатып калды. Бу тавыш бик еракка кадәр ишетелеп торды, безнең күзләребезгә яшь төште, хуҗасыз калачак, сатылачак яки суелачак хайваннардан бәхиллек сорый-сорый елап кузгалып киттек. Омски безнең авыллардан ерак булганга күрә, юлга без ат олауларында чыктык. Биш-алты көн юлда үтте. Килеп җиткәндә поездның килмәгәнлеге ачыкланды. Берничә көн көтәргә кирәк иде. Омскида Метебай исемле бер кеше безне поезд килгәнчегә кадәр мосафирханәләргә урнаштырып торды».

Ноябрь аенда кыш үзен әкренләп белгертә башлый, китүчеләр арасында кәефләре начарланучылар, авыручылар күренә башлый. Омскида ун-унике көн торганнан соң поезд киләсе вакыт төгәл билгеле булды. Шул вакыттагы тәэсирлэрен Юанбаш Мөхәммәт шигырь итеп язып калдырган:

Ноябрь числосы унында

Сәфәр көнебез җитте,

Эчәр суыбыз,

Намаз вакыты бетте.

9,86 KbШул рәвеш икенде намазыннан соң поезд кузгалып китә. Татарлар ватаннарыннан аерылып яңа бер офыкларга таба юнәләр. Себер киңлекләрендә телдән телгә «Төркия, Истанбул ниндирәк бер җир икән, нигә киттеләр икән» дигән сүз кешеләрне шаккаттырып йөргән.

1900 нчы елларда поездның тизлеге сәгатенә 25 чакрымнан артмаганын һәм уңайлыклары чамалы булганын истә тотканда, юлның ни дәрәҗәдә авыр булганын чамалап була.

Поездга менеп урнашу белән яшьләргә һәм урта яшьтәгеләргә юл мәшәкатьләренә күрә вазыйфалар бүленеп бирелә. Бергәләшеп бару кешеләрне туплый, юл иптәшлеге туа, җыелып бер-берсен юаталар, төрле кызыклы хәлләр турында гәпләшәләр, хикәяләр сөйлиләр, күченеп китүнең мөһимлеген аңлаталар. 12 яшьтән олыракларга тукталышларда тиз генә эчәр су урынын эзләп табу, сызгырып башкаларга белгертү, кирәк кадәр су ташу эше йөкләнә.

Юл газабы карт кешеләрдә һәм авыруларда үзен белгертә башлый. Юлаучыларның кәефләре бозыла башлый, үлем-җитем була калса җеназаларны ничек үткәрербез дә, бу кафер җирендә ничек күмербез дип борчыла башлыйлар, бу күченү эшен башлап йөрүчеләрнең өстенә ябырылалар, дәгъваларын белдереп тавыш чыгаралар. Татарлар тиешле эшләрен башкарып җеназаларны поезд эчендә үткәрергә килешәләр. Тимер юл эшчеләренә хәбәр итеп, тукталышларда рус кешеләренә акча биреп мәетләрне күмү эшен аларга калдыралар. Үзләре юлларын дәвам итәләр. Бу шартларда үлгәннәр белән соңгы бәхилләшү бигрәк тә үзәкләрне өзә, бар кешенең күзенә яшь тула.

Омскидан чыккан поезд Уфа, Мәскәү, Киев аша Одессага барып җитә. Одессага килеп төшү белән кайберәүләр шундук пристаньга барып, Истанбулга паром кайчан китәчәген беләшәләр. Әле берничә көн көтәргә кирәклеген белешкәч, алар станциягә кире кайтып юлдашларына моны сөйлиләр һәм вакытлыча якын-тирәдәге мосафирханәләргә урнашалар. Одессада Кара диңгез суларына карый-карый сагышларына төренеп 15 көн паром килгәнен көтәләр. Боларны Эрол Шимшек «Бөрүдәлик дастаны» дигән шигырендә тасвирлап бирә:

Күчте бер халык Себердә мең тугыз йөз башларында,

Калган туганнар, дус-ишләр агып китте яшьләрендә,

Поездларга утырдылар, күбесе хайван вагоннары.

Авыр-авыр юл алдылар бу көз айларында.

Карадылар тәрәзәдән Себер киңлекләренә,

Төшләренә керде калган йортлары, ак болытлы һавалары.

Пычак ачмас авызларын, һич сөйләшмәделәр, еладылар.

Туктап калды уйлары, ата-аналарының

Себер киңлекләре бара-бара да бетмәс.

Барып җитү өчен бу хәтле җәфа җитмзс иде

Ахыры хөр булу иде, сабыр итсәң,

Сабырлык колга кирәкмәсә, аңа Ходай бирмәс тә.

Унбиш көннән мөһәҗирләр Истанбулдан килгән «Арапьян» исемле паромга утырып китәләр. Ачык диңгездәге суык һәм җил татарларны тагын талкый башлый, алар салкын тигезеп авырый башлыйлар, үлем очраклары да була. Шул турыда алар бәет чыгаралар. Аны хәзер дә Бөрүдәлик авылында сөйлиләр:

Утырдым көймәнең, ай, түренә,

Карадым, ай, суның төбенә.

Су төпләрендә һич ара юк,

Аллам язган эшкә чара юк.

Үлүчеләрне кәфенләп, хатын-кыз, бала-чаганы палубага чыгармыйча диңгезгә атканнар. Инде паром ярга килеп җиткәндә мәетләр суга бата башлаган, һәм моны Ислам җиренә күмелү аларның иң бөек теләге иде, догалары кабул булды дип юраганнар.

1907 елның10 ноябрендә Омскидан чыгып киткән татарлар 1908 елның 1 гыйнварында Анадолу туфракларына аяк басканнар.

Төркия ватандашлары булып киткән татарлар Бөтендөнья сугышына, бәйсезлек өчен сугышка үз теләкләре белән китеп хезмәт итәләр. 32 ир-егет шаһит китә. Сугыш елларында хатын-кызлар иген үстерә, икмәк пешерә, армияне ризык белән тәэмин итә. Моның өчен татарлар Мостафа Кемал Ататөрекнең мактау сүзләренә лаек булалар. Төркиянең сугыш ветераннарына биргән пенсиясен үзләре алмыйча, моннан тагын да яхшырагы булмас дип төрек халкына бүләк итеп бирәләр.

Интертат язманы газетага әзерләгәндә ярдәме өчен Роза ханым Корбанга зур рәхмәтен белдерә!

Рәсемнәр Рәхмәтулла Куртуранның facebook тагы битеннән алынды.

www.Intertat.ru



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
24.05.2011 Казанга төрек дәрвишләре килә
26.04.2011 Нугайларның күпчелеге татар булып языла
25.04.2011 Федераль Сабантуйны каршылап
21.04.2011 Татарлар Америкада
21.04.2011 Кәгъбә һәм фил

Сәхифәнең тулы тексты