Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Дөнья

Федераль Сабантуйны каршылап

25.04.2011

Быел безнең өлкәбез башкаласы — Екатеринбург шәhәрендә Федераль Сабантуй үтәчәк. Шулай булгач, әйдәгез егетләр, ир-атлар, яшь-үсмерләр, бала-чагалар Сабантуйларга, бу бәйрәмнең яме булган татарча көрәшкә акрынлап әзерләнә башлыйк.

Без шулай бергәләп көрәшнең борыңгы тарихын, аның тәртибе, дөреслеге белән танышып узарбыз. Чөнки Сабантуйларда көрәш тәртибе бозулар турында бик күп бәхәсләр туа, куп кешеләр хөкемдарларга каршы бәхәсләшеп майданга кадәр йөгереп чыгып, бик күп авырлыклар китерәләр hәм инде тәртип бозып, бәйрәмнең ямен бетерәләр.

Шуңа күрә без ярышларның тәртибен hәм ысулларын, ничек үткәрелгәнен белергә тиешбез. А ннан ахырда бик таралган, күпчелек башка төрле көрәшләрдә кулланылган 5-6 ысулны (приемнарны) өйрәнәчәкбез.

Беренче көрәшнең тарихы белән танышып китик.

Татарча көрәш бик борынгы, аның берничә мең еллык тарихы бар. Борынгы кабиләләр үзләренең сугышчыларын көчле, җитез итеп әзерләү өчен, аларны бер-берсе белән көрәштереп, иң көчлеләрен билгеләгәннәр һәм сайлаганнар, ул кешеләрне «баhадир» диеп йөрткәннәр.

Тора-бара бу вакыйга зур җыен рәвешен алган hәм безнең көннәргә Сабантуй рәвешендә килеп җиткән. Күп кенә Урта Азия hәм Кавказ халыкларының милли көрәшләре татарча Көрәшкә охшаган. Россия халыклары арасында иң киң таралганы: татарча көрәш, якут көрәше «Хапсагай», тува халык көрәше «Курәш».

Татарча көрәш безне төрки халыклар гаиләсенә берләштергән этник факторның бер өлеше. Шуны әйтергә кирәк, татарча көрәш татар мәдәниятен формалаштыруда билгеле бер роль уйнаган. Милли бәйрәм — Сабантуй татарча көрәшне үстерүдә төп факторларның берсе булып тора. Элекке заманнарда Сабантуй үткәрүнең төгәл көне дә, атнасы да билгеле булмаган. Бөтенесе hава торышына, карның ничек эрүенә hәм туфракның язгы чәчүгә әзерлегенә бәйле булган. hәр төбәктәге авыллар билгеле бер чират буенча бәйрәм иткәннәр.

Бәйрәмнең үзәге булып мәйдан саналган. Анда чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, таяк тотып тартышу, тауга каршы йөгерү, кул көрәштерү hәм башка бик күп төрле халык уеннары үткәрелгән, ә программаның төп өлеше — татарча көрәш булган. Бу бәйрәмдә hәр ир-ат, кулына сөлге тотып көрәш мәйданында үзенең җитезлеген, көчен күрсәтә алган.

Мәйданда халык зур түгәрәктә кат-кат берничә рәткә тезелгән, түрдә махсус утыргычларда аксакаллар, төбәкнең иң дәрәҗәле кешеләре утырган. Көрәшне 5-6 яшьлек бәләкәй малайлар башлап җибәрә, аннан сөлге (күшәк) олыракларга күчә, берара, ир-егетләр көрәшә башлаганчы, бабайлар көрәше була. Монда яше 60-70тәге әлеккегк батырлар көрәш дәртен басар өчен чыгалар.

Халык шау-гөр килеп көрәшчеләрнең hәр алымын хуплап тора. Сайлап алу ярышларында 3 кеше җиңгән көрәшчеләр Сабантуй батыры, батырга чыга, шулай 1-2-3 дистә батырлар җыела. Батырлар яңадан таякка, әллә сөлгегә тотынып көндәшне сайлыйлар, парларга бүленәләр. Сабантуй батыры иң дәрәҗәле бүләккә лаек була. Бу электән килгән йола буенча — сарык тәкәсе.

Тәкә бик борынгы заманнардан ук уңыш, үрчү символы булып саналган. Ул — җир эшкәртү, иген игү белән бәйле булган. Аның кәкре мөгезе төрки халыкларда кояш, яз символы булып санала.

Көрәш татар халкының милли горурлыгы hәм байлыгы, hәр ир баланың хыялы — сөлге тотып көрәшеп карау, көчле булырга омтылу, көрәшче булу.

Моның сәбәбе нәрсәдә соң?

Көрәш алымнарының hәркем башкара алырлык гади булуы;

Барлык ир-ат баламы, җитлеккән ир-егетме, ихтирамга лаек булган карт бабаймы — барысы да мәйданга чыгып кулларына сөлге алып, үз көчләрен hәм җитезлекләрен күрсәтә алалар;

Көчле, җитез hәм батыр ир-егетләрне халык ярата, хөрмәт итә.

Билгеле булганча, көрәш алымнары гасырлар дәвамында үзгәрмичә сакланып килгән. Көрәш кагыйдәләрендә татарларның яшәү урыннарына бәйле кайбер үзенчелекләр чагыла. Шулай да фәнни тикшеренүләрнең үсеше нәтиҗәсендә татарча көрәшкә, аның торышына күпмедер үзгәрешләр кертелгән. Әлек тә, хәзер дә татарча көрәштә җиңүнең төп шарты булып көндәшне келәмнән күтәреп алу hәм алым кулланып аркасына, ике калак сөягенә тигезеп, келәмгә салу тора.

Хәзерге вакытта татарча көрәш татарлар арасында гына түгел, Россияның урта өлешендә, Идел буенда, Уралда, Себердә, Оренбургта, Башкортостанда яшәүче халыклар арасында киң таралган. Башка төр спорт көрәшләре кебек, кагыйдәләр нигезендә көрәшчеләр төрле үлчәү авырлыгындагы төркемнәргә бүленеп бил алыша. Көрәш ярышлары кече, урта яшьтәге балалар арасында олылар ярышларыннан аерым үткәрелә.

Рәсәйнең бик күп регионнарында, шәhәрләрендә hәм районнарында яшүсмерләрне көрәш серләренә өйрәтү буенча махсус спорт мәктәпләре эшли. Һәркем татарча көрәшнең үсешенә, мөмкин булганча, үзеннән өлеш кертә ала. Шуңа күрә ул яши hәм әле алда күп гасырлар да яши алачак.

Шунысы менә күңелебезгә кыен булып тора, Свердловски өлкәсендә бер махсус мәктәбебез юк. Шулай да көрәшне яраткан, көрәшне үстерергә тырышкан кешеләр бар, алар байтак, хәтсез генә Урта Урал батырлары. Газетаның дәвамдагы чыгышында ул кешеләр белән танышып узарбыз, ярыш кагыйдәләре, төп төшенчәләр hәм терминнар, ярышларын уздыру тәртибе hәм судьялар коллегиясе турында язып үтәрбез.

Ачит балалар hәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры, татарча милли «Көрәш» спорты буенча Свердловск өлкәсе җыелма командасынын олкән тренеры Сәлимьян Минниахметов.

Фәвия СӘФИУЛЛИНА,

www.tatary-urala.ru



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
24.05.2011 Казанга төрек дәрвишләре килә
18.05.2011 Себердән Төркиягә һиҗрәт: Бөрүдәлик авылы тарихы
26.04.2011 Нугайларның күпчелеге татар булып языла
21.04.2011 Татарлар Америкада
21.04.2011 Кәгъбә һәм фил

Сәхифәнең тулы тексты