Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Дөнья

Татарлар Америкада

21.04.2011

– Сез саф татарча шундый әйбәт сөйләшәсез ки, әйтерсең лә шәһри Казанда яшәгәнсез, — дидем мин туган телемдә «Форд» автомобиле рулендә утырган әңгәмәдәшемә.

– Юк, — дип жавап кайтарды ул шул ук телдә. — Мин Төркиядә тудым, анда егерме яшемә чаклы яшәдем, төрек мәктәбендә белем алдым. Ләкин гаиләдә туганнарым барысы да татар телендә сөйләште. Алар кагыйдәне бик төгәл үтәде. АКШка без моннан егерме ел элек күчеп килдек. Биредә күптән яшибез, — дип ул сүзен тәмамлады һәм миңа дустанә елмаю белән карап алды. Һәрхәлдә миңа шулай тоелды.

... Америкага бару белән хәзер инде Казанда берәүне дә шаккатырып булмый. Элек анда безнең кебек үзәктән читтә урнашкан шәһәрләрдә яшәүчеләр бик сирәк була торганнар иде. Әгәр берәрсе, форсат чыгып, шундый мөмкинлеккә ия була икән, ул анда бару хакында тәфсилләп сөйли, үзенең ничек самолётка утыруы һәм аның биеклеккә күтәрелгәндә пассажирларның нинди халәткә дучар булуын да онытмый. Соңрак самолёт һәм пассажирның эчке кичерешләре хакында язмый башладылар. Хәер, чит илгә бару хакында да аз язалар. Чит ил гражданнары үзләре безгә киләләр һәм үзебезнең республика телевидениесендә иркенләп сөйләшәләр. Гомумән, чит илләр турында хәзер мәгълүмат зур. Әмма илебез эчендә бара торган вакыйгалар хәтта ерак Америка белән очрашуга караганда да күбрәк дулкынландыралар, көчлерәк тәэсирләр тудыралар.

Гәрчә шулай булса да, безнең укучыларыбызны кызыксындыра торган сораулар бар әле. Мәсәлән, татар укучысын чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең тормышы бик кызыксындыра. Чөнки, элекке заманнарда, бигрәк тә торгынлык елларында, бу хакта бернинди дә мәгълүмат бирелмәде. Бары безнең көннәрдә генә хәбәрдарлык хасил булу сәбәпле ул хакта яза баш­ладылар. Ләкин бу — бик аз әле. Ышануымча, бу язмада Америкада чакта очрашырга туры килгән милләттәшләребез хакында беркадәр мәгълүмат бирә алырмын дип уйлыйм.

... Шәхси йортның зур аш өстәле янына Американың иң зур шәһәре — Нью-Йоркта яшәүче дистәдән артык татар кешесе җыелды. Һәрвакыттагыча, таныш булмаган кешеләр белән беренче тапкыр очрашу бераз каушата төшә. Дустанә елмаюлар, татарча әйтелгән «Исәнмесез», гомум мөселманга эндәшелгән «Әссәламегаләйкем» сүзләре уңайсызлану хисен баса төшә, һәм без салмак кына сүзгә-сүз ялгап, кызыксынып, әңгәмә куертып җибәрәбез.

Минем өчен, әлбәттә, барысы да яңа, кешеләрнең кыяфәте дә, аларның теле дә, тавышларындагы интонация дә, хәтта татарча сүзләре арасында катнашып киткән сирәк инглиз сүзләре дә сәер яңгырый. Сәер, чөнки безнең «татарча»бызда рус сүзләре ешрак кулланыла. Яңа танышларым белән сөйләшү генә түгел, хәтта аларны күзәтеп тору да бик кызык иде.

Бу зур һәм бай илдә яшәүче татарлар тормышы турындагы минем күзаллауларым аларның кайберләре белән булган кыска вакытлы очрашулардан соң гына түгел, бәлки Американың үзе, аның көнкүреше белән танышу, төрле милләттән чыккан һәм төрле төстәге америкалылар белән очрашу аша да барлыкка килде. Сүз уңаеннан шуны да әйтәсе килә: бу илдә яшәүче кешеләр милли билгеләре буенча аерылмый һәм төрле документларда, паспортларда да бу хакта бернинди дә искәрмә юк. Бу турыда сүз чыкканда сезгә: болар «төсле тәнлеләр», ә болары исә — испан телендә сөйләшүче америкалылар, дип кенә әйтергә мөмкиннәр.

Беренче тапкыр АКШта мин 1989 елның сентябрь аенда Сент-Луис, Джексонвиль һәм Уокеша шәһәрләренең һөнәри белем бирүче коммуналь колледж директорлары (америкача — президентлары) чакыруы буенча барган идем. Майк Кроуфорд, Чарльз Спенс һәм Дик Андерсон үзләре дә шул ук елның августында Казанга килеп киткәннәр иде, без тәмам дуслашып, телевидениедә инглизчә-татарча әңгәмәдә мәгариф өлкәсендә хез­мәттәшлек итә башладык, дип сөйләгән идек. Америкада ун көн эчендә алар миңа бик күп нәрсә күрсәттеләр. Без аларның гаиләләрендә дә булдык, заводларга да бардык, зур шәһәрләрнең мэрлары белән дә сөйләштек.

Американы мин икенче тапкыр 1990 елның апрель-май айларында күрдем. Коммуналь колледжларының Америка ассоциациясе президенты Дейл Парнейл мине Вашингтон штаты (Америка башкаласы Вашингтон шәһәре илнең көнчыгышына урнашкан Колумбия округына карый) башкаласы булган ике миллионлы Сиэтл шәһәрендә оештырылган ике зур конференциядә катнашырга чакырды.

Апрель уртасында Сиэтл шәһәрендә салкынча һава: тирә-юньдә түбәләрен ап-ак кар каплаган таулар күренә. Тын океан култыгында куе зәңгәр төсле салкын дулкыннар тәгәри... Дүрт мең кешелек зур залда мәгариф әһелләре алдында миңа доклад сөйләргә кирәк иде. Гәрчә, мин бик күп тапкыр трибуналарга менеп сөйләгән булсам да, шундый зур аудитория алдында инглиз телендә чыгыш ясау психологик яктан җиңел булмады. Бары тик чыгышымның әллә бишенче, әллә алтынчы минутында гына мин бераз тынычлана төштем, һөнәри белем өлкәсендә эшләүче Америка белгечләренең мине зур игътибар белән тыңлауларын күргәч кенә калтыраулы тавышым ныгыды.

Өченче конференция май аенда, АКШның космик корабльләре очыртыла торган атаклы Канаверал борыныннан ерак түгел җирдә урнашкан көньяк шәһәре Жәксонвильдә (Флорида штаты) булды. Биредә инде без өчәү идек: безнең фәнни-тикшеренү институты галимнәре Диләрә Шакирова белән Морат Чоншанов та актив катнашты. Диләрә ханым да, матур итеп, инглиз телендә Казан мәктәпләрендә компьютерлардан файдалану турында чыгыш ясады. Бу конференциядә бер нәрсәне тирән аңладым: мондагы халык гомуми белем түгел, яшенә, картына югары квалификацияле профессия бирү кайгысы белән яши. Ә без әле һаман башлангыч мәктәп хәлләрен тикшерәбез. Бу хакта: «Аме­рикага ни өчен бардыгыз?» — дигән сорауга җавап төсендә язам.

... Мәгълүм булганча, 1990 елның март аенда шәһри Казанда чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез белән хезмәттәшлек итүне җайга салу өчен «Ватан» җәмгыяте төзелгән иде. Әгәр беренче сәяхәтем вакытында бу хакта уйламаган булсам, хәзер инде мин Сиэтл шәһәре кунакханәсендә утырып телефон аша милләттәшләремне эзли башладым. Дөресен әйткәндә, үземдә нибары бер телефон номеры гына бар иде. Әле анысын да миңа үзе Америкада булган чакта андагы милләттәшләребез белән очрашкан әдип Әбрар Кәримуллин биргән иде. Төгәл әйткәндә, Сан-Франциско шәһәрендә яшәүче Халидә Деушның телефон номеры иде ул. Минем шалтыратуыма хуҗасы җавап бирде.

– Исәнмесез, Халидә ханым, — дип татарча башладым мин сүземне. Сезнең белән профессор Мирза Мәхмүтов сөйләшә. Мин Казаннан очып килдем. Сезгә Сиэтлдан шылтыратам.

– Исәнмесез, — дип, йомшак кына тавыш белән җавап кайтарды Деуш. — Сезнең тавышны ишетүгә бик шатмын. Рәхим итеп безгә килегез, килә аласызмы?

– Кызганычка каршы, вакытым юк, бара алмыйм. Ләкин сезгә сәлам тапшырасым килә.

Сөйләшү, кем әйтмешли, булды. Мин башка ватандашларымның да телефон номерларын сорадым, һәм ул миңа бик теләп шул ук шәһәрдә яшәүче берничә кешенең исемен атады. Шулай итеп, мин телефон аша Сан-Францискода яшәүче Равил Селехметка чыктым. Ул миңа Нью-Йорк шәһәрендә яшәүче татарларның бер-ике телефон номерын бирде...

Америка профессорлары Кәмал Карпат белән Юлай Шамил углы эшләгән Висконсин университетына да шалтыратып карадым. Юлай Шамил утлы белән мине профессор Мирфатыйх Зәкиев таныштырды. Ул чакта Юлай Шамил углы Казанга килеп киткән иде. Бу чибәр яшь кеше миңа шунда ук ошады. Һәм мин аның белән очрашырга теләдем. Ләкин аларның берсе белән дә күрешә алмадым, анда кешеләр безгә караганда күбрәк эш белән мәшгуль һәм өйләрендә сирәк утыралар икән.

Акрынлап кына булса да минем башта, төп эшемә зыян китермичә, милләттәшләрем белән очрашу планы өлгерде. Америкада булу программасы эчендә мин якын-тирәдәге шәһәрләрдә яшәүче татарлар белән очрашырга уйладым. Моның өчен вакыт табарга кирәк иде. Ләкин татарларның күпчелеге Нью-Йорк шәһәрендә яши, диделәр.

Беренче булып мин телефон аша Надир Дәүләтне эзләп таптым. Соңыннан ачыкланганча, ул татар халкы тарихына караган материаллар туплау максатында АКШ китапханәләрендә эшләү өчен бирегә килгән Төркия гражданы булып чыкты. Минем шалтыратуыма профессор Дәүләт бик куанды, һәм без мөмкинлек чыгу белән очрашырга сүз куештык.

Командировкам тәмамлану алдыннан минем бер-ике көн буш вакытым калды һәм мин Вашингтонда танышым фатирында яшәдем. Аннан мин телефон буенча Татар җәмгыяте президенты Илдар Агишны табып алдым да, без очрашу турында сөйләштек. Мин икенче көнне кичен поезд белән Нью-Йоркка барырга булдым, ә ул исә мине вокзалда каршылармын, диде. Беренче булып башыма билет кайгысы төште. Дустым, агентлыкка шалтыратып, поездның кузгалып китү вакытын ачыклады һәм билет бәясе белән дә кызыксынды.

Үзегез дә яхшы беләсез, гәрчә, ул академик булса да, чит илгә командировкага киткән совет гражданинының акчасы санауны гына түгел, бөтенләй булмаган чаклар еш була. Юл вакыты өч сәгать. Күңелдән генә хисаплап алдым — бездә поезд белән өч сәгать барсаң, билетың өч сумга якын тора. Шулай булгач, барып кайту бәясе якынча алты-сигез долларга төшәчәк, дип уйладым. Бераздан мин үземнең беркатлы булуымны бик тиз аңладым. Вашингтоннан Нью-Йоркка бару бәясе 60 доллар тора икән. Димәк, анда барып кайту өчен мина кимендә 120 доллар кирәк! Бу — зур сумма ич! Ләкин бару турында алдан ук сөйләшеп куйгач, миндә доллар юк, дип кенә аклану килешеп бетмәс. Безнең хакта мондагы татарлар ни уйлар? «Яхшы көннәр килгәч» түләү шарты белән дустымнан әҗәткә акча алып торырга туры килде.

Утырып кына бара торган вагонның уңайлы кәнәфиендә вакытның узганы сизелми. Җитмәсә, мин тәрәзәдән күзләремне аера алмый күзәтеп барам. Америка буйлап поездда һәр көнне йөреп булмый ич. Әле һаман Америка шәһәрләрендәге урамнарның чисталыгына гаҗәпләнәм, андагы йортлар тирәсендәге җир тәрбияләнгән — тигез итеп киселгән чәчәк түтәлләре һәм яшел үләннән келәм белән йортлар әйләндереп алынган, беркайда да кыйшайган капкалар, такта сарайлар, бәләкәй корылмалар һәм чүп-чар өемнәре юк... Шундый манзарадан соң, кем әйтмешли, бөек дәүләтебез өчен оят булып китә.

Һәм менә мин Вашингтон — Нью-Йорк поезды тәрәзәсеннән тимер юл тасмасыннан арырак җирдә агач сыныклары, иске кәгазь, буш шешәләр кебек чүп-чар аунап ятуын күреп алдым. Әһә, дим, эчемнән генә сөенеп, бездә генә түгел, биредә дә чүп-чар бар икән...

Вокзалда мине каршы алучы кеше күренмәде. Урамга чыктым. Карыйм, берәү кемнедер эзли кебек. Янына барам — «Сез мистер Агиш түгелме?» — дип инглизчә сорыйм моңардан. Елмая. «Мин — Агиш, — ди ул. — Ә Сез, минем аңлавымча, Мәхмүтов әфәнде?» — дип кайтарып сорый ул саф татар телендә. Без аның белән шулай таныштык. Ул мине автомобиленә утырырга чакырды.

Машина эчендә аның дуслары — бер яшь ир белән яшь хатын утыра иде. Алар икесе да татар кешесе булып чыкты, Агиш аларны минем белән очрашу өчен өенә чакырган икән. Америкалылар төрле йортларда яши: фәкыйрьрәкләре — күп катлы биналарда, аерым фатирларында тора, хәленнән килгәннәре исә аерым йорт сатып ала яки яшәү өчен алып тора. Аерым йорт булдыру һәм аерым яшәү — һәр америкалының хыялы. Бер-бер артлы тезелеп җиткән бер-ике катлы, бер-берсенә охшамаган матур йортларны һәр Америка шәһәрендә күрергә мөмкин. Бер төрле «типовой» биналар да очрый — хезмәт хакы әзрәк булган эшчеләр өчен мондый арзанлы йортларны фирмалар үзләре төзи һәм кредитка сата.

Йортның яки фатирның зурлыгын бездә гадәттә бүлмәләр яки квадрат метрлар саны белән үлчиләр: «Ничә бүлмә бар?» — дип сорарга яратабыз без. «Йортта (фатирда) ничә йокы бүлмәсе бар?» — дип сорый америкалы. Йортта гадәттә ике-дүрт йокы бүлмәсе була. Димәк, анда шул ук санда ванналар һәм туалетлар да бар. Һәркем иртән-кичен чиратсыз душ керә ала, ягъни.

Нью-Йоркның галәмәт зур һәм матур күперләре аша чыгып, гигант шәһәрнең Лонг-Айленд исемле абруйлы районына килеп җиткәндә кич булды. Шәхси коттеджлар тезелеп киткән озын урамны үткәч, без кызыл кирпечтән салынган өч катлы тар гына бинаның алгы ягына килеп туктадык. Челтәрләп эшләнгән тимер ишек ачылып китте — һәм безне мөлаем йөзле яшь хатын каршы алды.

Моңарчы миңа Америка йортларында булырга туры килгәләде. Гадәттә, аларда ашханә булып та хезмәт иткән зур гына «сәламәтлек» бүлмәсе дә була. Хуҗалар еш кына кухняда яки аның белән янәшә бүлмәдә ашый.

Бу йортта әллә ни зур булмаган бүлмә өйалды белән тоташа, уң якта тәбәнәк өстәл һәм аның әйләнәсендәге диванда берничә кеше утырган, каршы якта — икенче катка алып бара торган баскыч, ә алда исә 15 квадрат метр чамасы янә бер бүлмә: анда аш өстәле һәм урындыклар тора.

Икенче катта өлкәннәр өчен ике йокы бүлмәсе һәм балалар өчен бүлмә бар. Алар Агишта өчәү. Өченче катта янә бер бүлмә. Анда мин кунып чыктым. «Мунча» икенче катта иде. Агишның үз йорты менә шулай.

Гомумән әйткәндә, уртача яшәүче америкалыларның торак мәйданы әллә ни зур түгел. Миңа башка дусларымда дүртәр-бишәр көн яшәргә туры килде. Мәсәлән, Уоксимада табиб Питер Конерт өендә. Аның йорты бер генә катлы, ләкин бүлмәләре зур, бик җайлы, ишегалдында бассейны бар.

Кичләрнең берсендә хуҗа мине университет колледжының бер укытучысы һәм унлап студенты белән бергә Милуоки шәһәренә театрга чакырды. Нибары ике артист антифашистик спектакльне менә дигән итеп куйды (фашист Эйхманны Израильдә ничек итеп хөкем итү турында).

Питер белән автомобильдә барганда сөйләшү хәтергә кереп калды.

– Сез сәясәт белән кызыксынасызмы? — дип сорадым.

– Ай хейт Рейган (мин Рейганны күралмыйм), — ди Питер.

– Ни өчен? — дип сорыйм мин аңардан, ә үзем эчтән генә салпы якка салам кыстырмакчы була, дип уйлыйм.

– Ул бик күп никарагуалыларны үтерде, — дип җавап кайтара Манагуа госпитальләрендә үлемне күп күргән хирург.

– Соңрак «озын» Питер, мин аны үзалдыма шулай дип атадым, Казанда минем өемдә кунакта булды, хәтта бакчамдагы мунча белән дә «сыйланды». Шулардан башка америкалыны тагын ни белән сыйлап була соң?

Агиш йортында нигездә олы яшьтәге кешеләр җыелган иде. Ни турында гына сөйләшмәделәр алар.

– Татарлар Россиядә ничек яши? Мәктәпләрдә балаларын татар телендә укытып буламы икән? — дип сорый өстәл артында утырган олы яшьтәге ханым. Билгеле, мин ислах (реформа) башлангач бездә нинди үзгәрешләр булуы, мәктәпләр, театрлар, җәмәгать оешмалары һәм туган телебездә басыла торган газеталар турында сөйләдем. Ислах, социализм, тормыш шартлары бары­сын да кызыксындыра.

Кунаклар социализм һәм капитализм турында гәпләшә башладылар. Мине ике күршемнең бәхәсе аеруча кызыксындырды. Зәйтүнә капитализмның социалистик фикерләр һәм социал-демократлар йогынтысы астында үзгәрүе турында сөйли. Чамадан тыш табышка прогрессив салым салу, капитал өстеннән дәүләт контроле һ. б. шундый чаралар капиталистик мөнәсәбәтләр белән идарә итәргә мөмкинлек бирә, ди ул.

Ирфан исә социализмның бөтен Европада тар-мар килүен сурәтләргә маташа. Мисал рәвешендә ул производство артка китә һәм анда эшләүчеләрнең тормыш дәрәҗәсе түбәнәя башлаган Швецияне китерде. Гәрчә шведлар капиталистик җитештерү ысулын кооператив хәрәкәт белән кушуның гаҗәеп формасын уйлап тапсалар да, алар хәзерге конкуренциядә оттыралар, күп нәрсә югалталар. Хосусый милек идеяләре җитештергән товарларның сыйфаты дәүләт предприятиесендә эшләнгән әйберләр сыйфатыннан күп тапкыр югары.

– Ни өчен шулай килеп чыга? — дип кызыксынам мин.

– Чөнки социалистлар күп законнар кабул итте, эшчеләргә эш урыны гарантияләнә, профсоюзлар ялкау, булдыксыз кешене эштән куарга ирек бирмиләр. Кешеләр андый шартларда тыныч яши башлады һәм ялкауланды...

– Ләкин биредә дә, социалистик идеяләрдән ерак җирдә дә әйбәт яшиләр ич?

– Биредә бөтен милек хосусый, хуҗа ялкауны шунда ук эштән куып чыгара, һәм аны берәү дә якламый. Чөнки барысы да тырышып эшли. Шуңа күрә халыкның 80 проценты әйбәт эшли (бездә киресенчә, дип уйладым мин).

– Бик мактамагыз аларны, Ирфан әфәнде. Капиталистлар ярлы кешеләрне эксплуатацияләп байыйлар, — диде катгый рәвештә Зәйтүнә.

Эш башында торучылар — сәләтле кешеләр алар, үзләре намус белән эшләгәч, алар ничек баемасыннар инде, — ди аңа күршесе.

– Бик гади байыйлар. Биредә, Америкада, эшчегә күп түләргә кирәк. Ә ул исә отышлы түгел. Шуңа күрә эшмәкәрләр акчаларын чит илләргә күчерә, анда заводлар төзи. Мексикада, мәсәлән, эшчегә америкалыга караганда тугыз тапкыр кимрәк түлиләр. Бөтен табышны хуҗалар үз кесәләренә сала, — дип җавап бирде Зәйтүнә.

Бездә бу турыда икътисадчылар гына сөйләшә, дип уйладым мин. Бәхәс дәвам итте.

– Сезнең бабаларыгыз кайсы яктарак яшәгәннәр, — дип сорадым күршемнән. Әтием белән әнием Идел буе татарлары булсалар да, без Симферопольдә — Кырымда яшәдек, — дип җавап бирде Ирфан Таби.

– Немецлар безгә тимәде. Әмма партизаннарга ярдәм итмәгәннәрне КГБ Себергә җибәрә, дип куркыттылар. Әткәй курыкты, һәм без немецлар артыннан Германиягә киттек.

Белмим, ни дәрәҗәдә дөресен сөйләгәндер Ирфан. Бәлки, атасы немецлар белән хезмәттәшлек иткәндер. Ә бәлки, карт татар сугышка барудан үзенең биш улын шулай саклап калгандыр. Без янәшә утырдык, Ирфан сүзен дәвам итте:

– Гаиләдә җиде бала идек, бишесе ир балалар. Без Германиядә начар яшәмәдек. Бер танылган кеше, хәтерем ялгышмаса, аның фамилиясе Исхаков иде бугай, аны әти бик ихтирам итә иде, аңа Төркиягә китәргә киңәш бирә. Без күченеп киттек, ләкин анда яшәү бик авыр булды, һәм әткәй әлеге киңәшчесенә каты үпкәләде. Соңрак без кабат Германиягә күчеп килдек. Теге кеше белән очрашу вакытында әткәй аңа үпкәсен белдерә. Ә ул исә әтигә әйтә:

– Син нигә миңа үпкәлисең. Улларың немец кызларына өйләнсә, син кем булыр идең? Мин гаиләңне кәферлектән коткардым. Хәзер син бөтен улларыңны татар кызларына өйләндердең. Кайда теләсәң, шунда яши аласың.

Чыннан да, без барыбыз да татарлар бик күп яшәгән Төркиядә өйләндек. Бер туганым төрек кызын алды. Алар барысы да татар-төрек телендә әйбәт сөйләшә.

Безнең белән утырган бер татар хатыны, чыннан да, шулай сөйләшә иде. Аның бабасы 20 нче елларда Йәмәндә беренче совет илчесе булган икән...

Ирфан профсоюзларны да, социализмны да яратмый. Алар, аның фикеренчә, бары кешене генә аздыра.

– Әгәр кешене бөтен мәшәкатьләрдән азат итсәң, ул мәче кебек бозыла: хуҗа кулыннан гына тукланырга гадәтләнә — тычканнар тотмый башлый, — дип, үз фикерен кабатлый Ирфан. Андый кешене инде яхшы эшләргә мәҗбүр итеп тә булмый, ди Ирфан. Хәтта аңа акча бик кирәксә дә, ул ялкаулыгыннан арына алмый. Социализм Европада үзен акламады, шуңа күрә ул тарихи факт буларак кына калды.

– Социализм үзен акламады, дисез, кемгә соң ул капиталистик Европада зыян китерде?

– Швеция үз эшчеләренә яхшы тормыш шартлары тудырды, иң югары социаль тәэминатны бирде, компанияләр хәтта авырып эшкә чыкмаган көннәр өчен дә эшче-хезмәткәрләргә акча түли. Хәзер Швеция авыр хәлдә, күбесе көчәнеп эшләргә теләми, хезмәт җитештерүчәнлеге төшә бара. Ә бик югары хезмәт хакы исә производствоның файдасын киметә.

– Ә Америкада ничек соң, бит бөтен кибетләр югары сыйфатлы товарлар белән тулган ич? — дип сорыйм мин.

– Монда табыш, файда китермәгән предприятиеләр бөлгенлеккә төшә, ябыла. Эшсез кемнең каласы килә? Берәүнең дә килми, шуңа күрә барысы да тырышып эшли, укый, квалификацияләрен күтәрә. АКШта эшмәкәрләр, зур табыш артыннан куып, капиталны башка илләргә дә чыгаралар. Америкада, мәсәлән, теләсә нинди эш өчен кимендә сәгатенә 4,5 доллар түләргә кирәк, ә Мексикада исә ул нибары 1,5 доллар гына тора. Ә товарларны бирегә кайтаралар да шул ук бәяләр белән саталар.

Ирфан гасабилана башлады: чүп җыючы, урам себерүче елына 44000 доллар ала, үз йортында яши, өч-дүрт машинасы бар. Һәм... эш хакын күтәрүне таләп итә?!

– Башбаштаклык! — диде өстәл артында утыручы берәү. — Укытучы елына 22000 доллар ала һәм тир түгеп, нервлары бозылганчы эшли.

Ирфан:

– Гомумән эшчеләрнең профессорларга караганда эш хакын күбрәк алуы — ул үзе мәгънәсезлек. Ярым белемле эшчегә караганда, университет дипломлы кеше бездә начаррак яши, — диде.

– Сездә Советлар илендә бу мәсьәлә ничек тора? — дип кызыксындылар миннән.

– Әйе, бездә дә андый күренеш күзәтелә. Минем гыйльми хезмәткәрләрем институтта айга 140-200 сум акча ала, ә ил буенча уртача эш хакы 240 сумга җитә. Автобуслар йөртүче шоферлар исә Мәскәүдә 600-700 сум алалар.

Илдар Агиш Америка университетын тәмамлаган. Аңа 40 яшь, ул — үсеп килүче түрә: Нью-Йорк шәһәренең автобус хәрәкәте һәм метрополитен идарәсе бүлеге башлыгы. Мин анда булган көннәрдә ул идарәнең киләсе елдагы бюджеты өчен кайгыра иде. Бик күп эшли, барысына да өлгерергә кирәк, юкса компания сиңа алмашны тиз таба... Мин аңардан хезмәте өчен күпме алуы хакында сорадым. Америкада бу турыда сөйләшү гадәткә кермәгән: кем күпме эшли, шул чаклы ала.

Илдарның җәмәгате Нәркис тә университет тәмамлаган, ул эшмәкәрлек белән шөгыльләнү эшен өйрәнгән. Ләкин хәзер башка белгечлек буенча «Панамерикан» авиакомпаниясе агентлыгында эшли, үз һөнәре буенча эш таба алмаган. Әмма бу урынның да ул кадерен белә: эшкә иртәнге дүрттән чыгып китә, соң гына кайта. Балаларны әнисе карый.

Иртән барысы да эшкә киттеләр. Илдар, бераз соңрак кайтып, мине вокзалга озатып куярга вәгъдә итте. Без аның әнисе — Фатыйма ханым белән икәү генә сөйләшеп утырдык. Ул миңа улы һәм килененең һәр көнне эштән арып-талчыгып кайтулары хакында зарланды.

Илдарның әнисе Фатыйма ханым үз тормышы турында бик теләп сөйләде. Ул универмагта 20 ел сатучы булып эшләгән. Хәзер аңа компания ай саен 1000 доллар пенсия түли.

– Бу акчалар җитәме соң? — дип сорыйм мин, АКШтагы тормыш дәрәҗәсен якынча чамалап.

– Әгәр үз йортың булса, пенсия җитә. Ә ике-өч бүлмәле уртача фатир тоту өчен Нью-Йоркта айга 600 дән алып мең долларга кадәр акча түләргә кирәк.

«Иртә торган тешен казый, соң торган башын кашый». Шуңа күрә америкалылар иртә торып эшкә чаба, һәм табигый, яхшы яшиләр. Нәкъ менә безнең дәүләт хезмәт ияләренә хөкүмәт сезне тәэмин итәр, дәүләт сезгә анысын бирер, монысын бирер дип (һәм бирде дә!), булдыксыз, ялкау халыкка да чиксез хокуклар биреп, аларда читтән килгән ярдәмгә исәп тоту психологиясе тәрбияләде. Эшләгән эше булмаса да, «хакым бар» дигән сүзләр гел ишетелеп торды. Ә бу «хак»ны аңа матди яктан кем тәэмин итәр, анысын үзе генә белә. Хәзер икътисад базар шартларына күчерелә башлады. Базар тәртипләре кергәч, кайберәүләр муллык безгә күктән явар, дип өметләнә. Ә базар мөнәсәбәте үзе генә беркемне дә туйдырмаячак: базар — яхшы сыйфатлы товар дигән сүз, товарларны кешеләр ясый. Безнең кешеләрнең квалификация дәрәҗәсе шундый түбән, ә күктән бәхет төшүенә бары сабыйлар гына ышанырга мөмкин.

Уртача алганда илебездә эшче-белгечләрнең квалификация дәрәҗәсе хезмәт катлаулыгы таләпләре югарылыгыннан бер баскычка түбәнрәк. Бу ни дигән сүз? Икътисадта бөтенләй надан булган кешеләр өчен — бу буш сүзләр. Ә Көнбатышта, әгәр эшчеләрнең квалификация дәрәҗәсе хезмәт катлаулылыгы белән чагыштырганда 0,4 процентка ким була икән, андый предприятие табышка эшләми, бөлә һәм, ахыр чиктә, эшче-хезмәткәр халкы эшсез кала. Кибет киштәләре товарлардан сыгылып торсын өчен кирәк булган көч-куәтне без кайдан алырбыз соң? АКШтагы кешеләрнең производстводагы эше һәм хезмәт хакы, теге яки бу системаның өстенлеге хакындагы сүзләрне тыңлаганда минем башта шундый фикерләр бөтерелде.

Американың байлыгы, куәте — аның гражданнары кулында, квалификация дәрәҗәсенең югарылыгында. Фәндә, идарәдә, производствода, хезмәт күрсәтү өлкәсендә — һәркайда да югары квалификацияле, үз профессияләрен яратып сайлап алган компетентлы кешеләр эшли. Белем дәрәҗәсе илдә бик югары: халыкның 43 проценты югары белемгә ия! Безнең хәлебез мөшкел: Татарстанда һәр мең кешегә югары белемле 76 рус һәм нибары 42 татар бар!

Америкада эшче белгеч һәм хезмәткәрләрне кайда һәм ничек әзерлиләр соң? Әлбәттә, күпсанлы университетларда һәм коммуналь колледжларда. Колледж нәрсә соң ул? Ул — профессиональ уку йорты. Анда хезмәткәрләрне, эшчеләрне, эшмәкәрләрне өйрәтәләр, анда ихтыяҗга карап теләсә нинди белем бирәләр. Әгәр сез кытай телен өйрәнергә яки кулинария сәнгатен үзләште­рергә, автобус, автомобиль, мотоцикл йөртү хокукын алырга телисез икән, рәхим итегез. Шулай итеп, АКШның коммуналь (община) колледжлары токарьлар белән слесарьларны гына әзерләми. Ул — теге яки бу завод, район, шәһәрнең зур ихтыяҗларын канәгатьләндерә алган күп профильле уку йорты.

Мәсәлән, Сент-Луис шәһәрендәге колледжда 80 меңнән артык олы һәм кече яшьтәге кеше белем ала, шул җөмләдән, 22 мең студент көндез укый, ә 60 мең кеше исә ике көннән алып ике елга чаклы вакытка исәпләнелгән төрле формадагы белем алуга омтыла. Аларның күбесе — 12 еллык гомуми урта белемле халык. Америкада шулай, кем яхшы эшли, шул әйбәт яши. Андагы фәнни-техник прогресс, товарларның һәм тормышның сыйфаты — болар барысы да эшләүчеләрнең югары квалификациясе нәтиҗәсе. Шуңа күрә анда һәм урта, һәм югары профессиональ белем алуга зур әһәмият бирәләр.

Миңа колледж халыкка профессиональ белем бирүнең зур мөмкинлегенә ия булуы, яхшы әзерлекле, зыялы укытучылары белән бик ошады. Укытучыларның кайберләре фән докторы дәрәҗәсенә ия. Андый колледжлар Казанда, Татарстанда ачылса да, начар булмас иде. Андый тәкъдим белән хөкүмәтебезгә кергән идем. Безне базар үзе түгел, ә хезмәт ияләренең профессиональ осталыгы ашатыр, эшкә өйрәтер. Безгә базар түгел, бәлки сатып алучының холык-табигатен, психологиясен яхшы белгән итагатьле, әдәпле-тәрбияле кешеләр тормыш-көнкүрештә хезмәт күрсәтер.

Нәкъ менә океан артында яшәүче кешеләрнең характеры, гадәтләре, аларның үзара мөнәсәбәтләре хакында бер-ике сүз әйтәсе килә. Сез безнең урамнарда, трамвайда, чиратларда, хәтта өйдә булган сөйләшүләргә колак салганыгыз бармы? Кешеләрнең күбесе сөйләшмиләр ич, бәлки кычкырышалар, әйтерсең лә, тирә-юньдә саңгырау кешеләр яши. Бу акыру-бакыруларда шул хәтле явызлык, тупаслык ки, хәтта тыныч табигатьле кеше дә борчыла, нервлана, ачулана башлый. Гүя, кырыс халык, салкын караш чиратларда, трамвайларда, автобусларда, базарда үзең кебекләр белән гел көрәшеп, тарткалашып яшәү өчен махсус рәвештә тәрбияләнгән.

Боларның барысын да мин америкалыларның бер-берсе белән аралашулары вакытында күрмәдем, сизмәдем. Гаҗәеп йомшак, салмак тавыш. Хәтта начальник үз кул астында эшләүчене берәр гөнаһы өчен орышса да, һич тавышын күтәрмәс. Әңгәмәдәшенә мөрәҗәгать итүгә аның йөзендә дустанә елмаю чагыла. Әгәр син аңа ун тапкыр мөрәҗәгать итсәң, сиңа ул ун мәртәбә елмаячак һәм сабыр тавыш белән җавап бирәчәк. Ясалма түгел, ихлас рәвештә елмаячак. Күрәсең, аларны шуңа балачактан үк өйрәткәннәрдер, тәрбияләгәннәрдер. Елмаю шунда ук дустанә мөнәсәбәткә чакыра, беренче мәртәбә очрашу вакытында була торган уңайсызлану хисен бетерә. Аралашкан кешең сине күптән яхшы яктан белә һәм ул сиңа ярдәм күрсәтергә әзер дигән фикер тудыра. Яхшылык теләү, нинди дә булса игелек эшләргә әзер тору сыйфаты америкалыны совет кешесеннән аерып тора, гомумән, америкалыларны бездән, кечкенә генә сәбәп өчен дә низаг куптарырга әзер торган кешеләрдән, әдәп, тәүфыйк нык аера.

Шушы игелеклелек сыйфаты биредә яшәүче татарларга да хас. Аларның күбесе бездән, планнар, йөкләмәләр, бүләкләр, чиратлар өчен канга батышып көрәшкән татарлардан, шундый ук күркәм яклары белән дә нык аерылалар инде. Тормышыбызны уннарча ел көйли алмау безнең психикага тәэсир итте, безнең яшәү рәвешебез дөньяга карашларыбызга нигез салды, гадәтләребезне, характерларыбызны, зәвыкларыбызны формалаштырды. Халкыбызның шактый өлеше диярлек, «ташучы»лар, дип оялып исемләнгән каракларга һәм вак каракларга әйләнде. Дәүләткә һәм аның куәтле атрибутларына каршы чыгарга берәү дә кыймады, хәтта каршы сүз әйтергә дә җөрьәт итмәде.

Америкада ачулы кешеләр юк, дип әйтү бик үк дөрес булмас булуын. Анда яман итеп сүгенә дә беләләр. Ләкин сез боларның берсен дә урамда, җәмәгать урыннарында ишетмәссез. Бары сирәк очрый торган хулиганнар гына кылырга мөмкин ямьсез гамәлләрне. Бездә исә — хәтта университетлар коридорларында да «зыялы», интеллигент адәмнәр сүзләрен тәмсезлиләр, кайчакта ачусыз, болай гына, «пар чыгару» өчен генә әшәке сүгенеп алалар...

...Әле «Ватан» җәмгыятеннән Америкага барганчы ук күп кенә татарларга Казанга Сабантуйга килергә чакыру хатлары җибәрелгән иде. Телефон аша сөйләшкәндә мин чакыруның килеп җитүе белән кызыксындым. Чакырылган кешеләрнең күбесе килүдән баш тарттылар, ерак, вакыт юк, чакыруны соң алдык, диделәр. Чыннан да, Америкадан шул елның июнь аенда Сабан туе бәйрәменә Казанга бары Надир Дәүләт белән Равил Сәлихмәт кенә килде.

– Татарлар арасында бай эшмәкәрләр күпме соң? — дип сорадым мин Агиш әфәнде өендә өстәлдәш күршемнән.

– Гомумән, Америкада яшәүче татарлар бик бай түгел. Аларның күпчелеге бәләкәй бизнеста — сәүдә, контораларда хезмәткәрләр булып эшли. Биредәге үлчәү буенча байлар безнең арада юк. Ләкин безнең халык тырыш, галимнәр һәм эшмәкәрләр үз икмәкләрен туйганчы ашыйлар. Татарлар арасында эшсезләр юк бугай, — дип аңлатты миңа Ирфан.

– Ә рухи тормыш мәсьәләсендә ничек соң, — дип сорадым мин өй хуҗаларыннан. — Чит илләрдә яшәүчеләр Ватаннарын бик сагыналар, дип ишеттем.

– Ватанны сагыну хисе бар-барын, ләкин ул — шулай ук чагыштырмача төшенчә, Америкада яшәүче татарлар арасында Россиядә туып-үскән кеше бик аз. Өлкән буын нигездә Кытайда — Харбин шәһәрендә туган. Анда алар татар башлангыч мәктәпләрендә укыган. Ата-аналары, ыру-кардәшләре аларга ерак Ватаннары — авыл-шәһәрләре хакында сөйләгән. Урта буын нигездә Төркиядә һәм Америкада туган, Россияне, Татарстанны алар риваять рәвешендә ишетелгән сөйләүләр аша гына беләләр.

– Шулай булса да, туган телгә тартылу көчле, менә сез дә әйбәт кенә сөйләшәсез, бер дә онытмагансыз, — дидем.

Мәхмүтов МИРЗА,

Мирас. — 1993. — № 4.



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
24.05.2011 Казанга төрек дәрвишләре килә
18.05.2011 Себердән Төркиягә һиҗрәт: Бөрүдәлик авылы тарихы
26.04.2011 Нугайларның күпчелеге татар булып языла
25.04.2011 Федераль Сабантуйны каршылап
21.04.2011 Кәгъбә һәм фил

Сәхифәнең тулы тексты