Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Дөнья

Кәгъбә һәм фил

21.04.2011

Әй, Мөхәммәд г-м, күрмәдеңме, синең Раббың фил ияләренә нинди җәза биргәнен? Әллә Раб­бың аларның мәкерләрен батыл кылып, тырышуларын бушка чыгарды түгел­ме? Вә һәлак итмәс өчен алар өстенә төркем-төркем кошлар җибәрде. Кошлар аларга коел­ган таш белән аттылар. Аларны тапталган, чәйнәлгән салам кебек кылды«. (»Әл-Фил«, 1-5)

Хәссәм ибн Төбән Әсгадь Йәмән патшасы иде. Ул Гарәбстан ярымутравыннан да читкә чыккан киң сәяси омтылышка ия кеше. Яры­мутрау аның хакимиятенә тәмам буйсынган иде инде. Аннан ул Гыйрак юнәлешендә хәрәкәт итте. Ул үз гаскәрләрен көнчыгышта­гы гарәпләр яшәмәгән илләргә ашкындырып торды. Хәлбуки, аның сугышчыларында аныкы сыман омтылыш, Йәмән белән Гыйрак арасында үзләрен инде йончытып туктаган яулап алу сугышларында катнашу теләге-дәрте юк иде. Алар өйләренә,гаиләләренә кайтырга хыялланды. Падишаһларына бу хакта турысын әйтүдән файда булмаслыгын алар ачык беләләр иде. Кем белә бит? Ул әле туры­сын әйткән өчен генә дә аларны җәзага тар­тырга мөмкин.

Шуңа күрә алар, турысын әйтәсе урынга, хәйлә юлына басып, аңа каршы сүз куешты­лар. Хәссәмнең янында Гамру исемле бертуга­ны бар иде. Болар һаман саен аны »Агаңа кара­ганда тәхеткә син лаеклырак«, дип котыртып тордылар.

Бер көнне Гамру үзенең туганы Хәссәмне үтерде һәм аның урынына мәлик булды. Аннан ул Иәмән гаскәрен илгә кайту омтылы­шын чынбарлыкка ашырды. Адәм баласының күңелендә үзенең тормышта кылган теге яисә бу гамәленнән соң, аның ни дәрәҗәдә дөрес һәм хаталы булуына карап, рәхәтлек яки газап тойгысы туа. Аллаһы Тәгаләнең бу сөннәт кануны Гамру ибн Төбәнгә дә йогынты ясады. Иәмән тәхетендә ныклап урнашкан­нан соң, аны шомлану һәм үкенеч биләп, ул йокысызлыктан интегә башлады. Бу халәте аны бертуганын үтерергә котырткан аксөяк­ләрдән үч алуга этәрде. Ул аларның барысын да үтертте. Шул вакыйгадан соң Йәмән җәмгыятендә бердәмлек һәм тынычлык бетте.

Бу таркаулык Гамру ибн Төбәннең үле­меннән соң ачыктан-ачык күренде. Ул көчле тетрәнү кичерде. Хакимияткә Ләхыйга Йәнүф Зи Шәмәтир дигән кеше үрмәләде. Монысы бигрәк бозык бәндә иде. Ул шундук элгәрге патшаларның улларын һәм мөхтәрәм кешеләрне эзәрлекли башлады; намусларын таптап һәм көчләп, үзләрен таларга кереште.

Бервакытны ул Йәмәннең элеккеге ике патшасы Хәссәм ибн Төбән белән Гамру ибн Төбәннең бертуганы Зүрга ибн Төбәнне үз якы­нына чакыртты. Зүрга матур кыяфәтле һәм күренекле, зирәк кеше иде. Ул аның янына барганчы, аяк киеменең үкчә тирәсенә пычак яшереп куйды. Аннан Ләхыйга янына барып кергәч, аны чәнчеп үтерде. Халык әлеге азгын мәликтән чын тую белән туйган, ялык­кан иде. Шул сәбәпле алар үзләренә патша итеп Зүрганы тәхеткә утырттылар. Зүрганы халык арасында Толымлы дигән кушамат белән атап йөрү киң таралды. Чөнки ул чәчен йөрткәндә селкенеп торучы ике толымга үреп куя иде.

Ләкин озак та үтмәде, Зүрга — толым иясе эреләнә китте һәм үз белдегенчә генә эш итә башлады. Ул үзе яһүд динен тотты һәм хрис-тиан-насараларга һөҗүм итә торган булды. Ул »Әл-Буруҗ« сүрәсендә әйтелгән чокыр иясе (»сахибүл-үхъуд«) дә әле. Үз күркәмлеген Йосыф (с.г.в) чибәрлегенә тиңләп, ул үзен шулай ук »Толымлы Йосыф« дип тә атады.

Ә насара диненең Йәмәндә таралыш алуы­ның сәбәбе бер диндар кешегә бәйле. Ул төрле илләрдә сәяхәт итеп йөрде. Фәймиюн исемле бу кешенең догасы һәрчак кабул була иде. Бу диндар кеше бары тик үз көче белән тапканны гына ашады. Ул балчык ясаучы, төзүче булып эшләде. Фәймиюн әле ул чакта үзгәртелмә­гән, бозылмаган Гайсә динен, Аллаһы-ның берлеген танып тота иде. (Ягъни, ул »мөвәххид« — берләүче булды). Халык ара­сында үзенең сере ачылган саен, ул бүтән илгә күчеп китә торган булды. Ул үзенә берәр авыру булышуын сорап килсә, аның өчен дога кылуына әлеге кеше терелеп китә торган иде.

Бервакыт шулай, икенче илгә күченгәндә, аңа гарәпләр һөҗүм итеп, тоткынлыкка алды­лар. Аннан аны Нәҗранга илтеп, кол итеп сат­тылар. Нәҗран халкы ул заманда мәҗүси­лектә булып, бер хөрмә агачына табынып яшәде. Алар ел да аның тирәсендә бәйрәм итәләр; тантана көннәрендә аны купшы киемнәргә төреп, хатын-кызларның бизәнү әйберләре белән бизиләр; янында бер көн буе торып, гыйбадәт кылалар иде.

Фәймиюнне Нәҗрандагы хөрмәтле кеше­ләрнең берсе сатып алды. Ул Фәймиюнга яхшы мөгамәлә күрсәтеп, аның үзенә аерым торак бирде. Фәймиюн төнлә торып, тәһәҗ-җүд намазы укыганда, шәм-фәләне булмаса да, өендә бер яктылык балкып торыр иде. Моны бервакыт хуҗасы күреп, бу хәлгә бик аптырады. Аннан соң нинди диндә булуын сорап белде. Шуннан аңа Фәймиюн әйтте:

- Чынлыкта син ялгыш юлдасың. Чөнки теге хөрмә агачыгыз беркемгә дә зыян да, файда да китерми. Әгәр мин үзем табынган Затка аңа (агачка) каршы дога кылсам, Ул аны юк итәчәк. Әлеге Зат бернинди дә тиңдәше булмаган бердәнбер Аллаһы.

Әфәндесе аны тыңлап бетергәч:

- Шулай эшлә. Әгәр синеңчә булса — динеңә керербез һәм ышанган нәрсәбездән ваз кичәрбез, — диде.

Менә Фәймиюн торып басты да, тәһ­арәтләнеп, ике рәкәгать намаз укыды. Аннан

соң Аллаһы и||> хөрмә агачын юк итүен сорап, дога кылды. Аллаһының җавабы озак көтте­рмәде: Ул агач тарафына көчле җил җибәрде, һәм давыл аны тамырыннан йолкып аудар­ды. Шушы хәлдән соң Нәҗран халкының күбесе аның динен кабул итеп, насара булды.

Берзаман Фәймиюн, Нәҗраннан читтәрәк чатыр корып, шунда тора башлады. Ә аның чатырыннан бер мәрхәлә (күчеш, бер көнлек юл өзеге) ераклыкта Нәҗран егетләрен өйрәтүче бер сихерче яшәде...

Габдуллаһ ибн Әс-Сәмир шул яшүсм­ерләрнең берсе иде. Шушы угълан, Фәймиюн-нең чатыры турыннан үтеп барышлый, аның зекер һәм намазларына, гыйбадәтенең күркәмлегенә сокланып китте. Әкренләп ул, аның янына утырыштырып, сөйләгәннәрен тыңлый башлады. Егет бераздан соң мөэмин булып, Аллаһының берлеген таныды, динне ныклап үзләштерде. Ахырда ул Аллаһының сөекле якын бәндәсе булды.

Габдуллаһ ибн Әс-Сәмир алга таба, Нәҗранга барган саен урамда берәр авыру кешене очратса, аңа: »Аллаһының бер булуын таныйсыңмы, динемә керерсеңме? Мин синең өчен Аллаһыга дога кылырмын һәм Ул сиңа шифасын бирер«, — дия торган булды. Әлеге кеше аңа »Әйе« дип, Аллаһының берлеген танып мөэмин булганнан соң, ул дога кылуга, авыру савыгыр иде. Шунлыктан аңа күп халык иярде.

Тора-бара моның дәгъвасы турында Нәҗ-ранның патшасына барып әйттеләр. Шуннан ул аны чакыртып аңа:

- Син минем шәһәремдәге халыкны боз­дың, минем һәм аталарымның диненә каршы килдең. Мин сине газаплаячакмын, — диде.

Габдуллаһ аңа:

- Син моны эшли алмассың, — дип җавап кайтарды.

Толымлы Йосыф (»Йосыф Зүн-Нәүәс«) аны үзенең бер төркем яраннары тарафына этәрде дә, ал арга моны фәлән тауга алып барып, тау башына менәргә, һәм диннән ваз кичсә, кагылмаска, ә динен ташламаса, түбәнгә ыргытырга боерды.

Болар, моны алып китеп, тау башына мен­деләр. Шунда ул:

-Я Раббым,мине алар ниятләгән нәрсәдән коткар, — диюе булды, тау тетрәп, аннан кала һәммәсе аска егылып төштеләр.

Ул яңадан падишаһ хозурына барды. Аптыраган падишаһ аннан:

- Юлдашларыңа ни булды? — дип сорады.

 Ул:

Аллаһы мине алардан коткарды, -

Шуннан ул тагын бер төркем кешеләрен җыйды да:

- Аның белән көймәгә утырып, диңгез урта-сына керегез дә, диненнән ваз кичмәсә, суга ташлагыз, — диде.

Менә болар диңгез уртасына җиттеләр. Шулчакны ул:

- Я, Раббым, мине алар дан һәм уйлаган нәрсәләреннән коткар, — дип дога кылды.

һәм, ул да булмады, көймә капланып, аннан кала барысы да батып үлделәр. Ул кабат патша янына китте. Тәмам аптыраган падишаһ:

- Юлдашларыңа ни булды? — дип сорады. Ул:

- Аллаһы Тәгалә мине алардан коткарды, -диде. Аннан Габдуллаһ ибн Әс-Сәмир пади­шаһка өстәп болай диде:

- Әгәр дә мин кушканча эшләмәсәң, син мине үтерә алмассың.

Ул:

- Ни соң ул, әйт, — диде. Габдуллаһ болай диде:

- Бер калкулык җиргә кешеләр җый да, мине аркылы-торкылы (әвернә) агачка кадак­ла. Аннары садагымнан бер ук алып аны җәягә тарт та, »Егетнең Раббысы булган Аллаһы исеме белән«, дип әйтеп, угыңны миңа аттыр.

Ул шулай эшләгән иде, егет җан бирде.

Моны күзәтеп торган халык:

- Егетнең Раббысына иман китердек, -диеште.

Шуннан ул озын чокыр казырга боерды.-Чокыр казылды. Аннары чокырга ягулык салып, ут төрттеләр. Ул диненнән ваз кичмәгән кешеләрне шул утлы чокырга ыргы­тырга кушты. Җәлладлар ул кушканча эшләде. Ахыр чиктә янып үлгәннәр саны егер­ме меңгә җитте. Аллаһы бу хакта болай ди:

»Чокыр ияләренә ләгънәт булды һәм һәлак булдылар.Чокыр казып ул чокырны ут белән тутыручы кәферләргә Аллаһуның ләгънәте булды. Кәфер гаскәре мөэминнәрне утта яндырганда, патша үзенең якыннары илә тамаша кылып карап утыралар иде. Алар мөэминнәрне утта яндырып газаб кылу­ларына гуаһлардыр. Ул кәферләр мөэми­ннәрне утта яндырырлык гаеп тапмадылар, мәгәр кодрәт иясе, вә мактаулы булган Аллаһуга иман китергәннәре өчен генә, алар-ны утта яндырып газап кылдылар«. (»Әл-Буруҗ«, 4-8)

Бу вакыйга турындагы хәбәр кайсарга (Рум дәүләтендәге насаралар патшасы, цезарь — Автор.) барып иреште, һәм ул Хәбәшестан(Эфиопия) патшасы Ән-Нәҗәшине, Йәмәнгә якын булганлыктан, Йосыф Зү-Нәүәскә каршы сугышырга өндәде. Хәбәши патша моңа күнде, Әрйат дигән әмирен җитмеш мең­лек гаскәр белән Йосыф Зү-Нәүәскә каршы җибәрде. Зү-Нәүәс тар-мар ителде һәм Әрйат Йәмәнгә патша булып утырды.

Әрйат Йәмән илендә берничә еллар патша­лык итте. Соңыннан аның яугирләренең бер­се, Әбраһә дигән хәбәши, аннан хакимиятне тартып алырга тырышты. Боларның икесенә дә төркем-төркем хәбәши сугышчылары кушылды. Шулай итеп, ике җитәкченең бергә-бер чыгып якалашуыннан зур сугыш башланды. Икесенең дә максаты, икегә бүленгән гаскәрне җыеп, үзенә буйсындыру иде. Орыш барышында Әрйат сөңгесе белән Әбраһәнең каш турысын һәм борынын, күзен һәм иренен яралады. Шунлыктан аңа имгәк Әбраһә (Әбраһә әшрам) дигән кушамат такты­лар. Шулай да ул җиңү яулады.

Әбраһә үзе кыска буйлы, юан, тупас гәүдәле кеше иде. Нәҗәши патша баштарак аның бу эшен инкәр итеп, хупламаса да, соңыннан аны Йәмән патшасы итеп раслады.

Әбраһә Сангаэ шәһәрендә биек дивары һәм корылмалары булган чиркәү төзетте. Аны эшләткәндә ул Йәмән халкын бик тә кимсет-

те, төзелешнең бөтен авырлыгын ал арга йөкләде: Бәлкыйс сараендагы алтын йөгер-телгән мәрмәр вә төрле ташларны чиркәү уры­нына күчерергә кушты. Әбраһә үзенең эшчел­әренә карата отыры кансыз булды. Ул эшкә әз генә кичегеп кояш чыкканнан соң килүче­ләрнең кулларын чаптырып өздерә торган иде. Әбраһә, әлеге чиркәве салынып беткәнче, аңа зур чыгымнар исраф итүдән туктамады. Ул заманда аңа тиң чиркәүләр дөньяда юк иде. Ул аны »Кулләйс чиркәве« дип атады. Шуннан ул Ән-Нәҗәшигә мондый хат язды:

»Падишаһ! Мин сиңа синнән әүвәл яшәгән мәликләр төземәгән чиркәү салдым. Ләкин мин аны гарәпләрнең хаҗ кылу урыннарына әйләндергәнче төзеп бетермәгән саналачак­мын...«

Гарәпләргә Әбраһәнең нишләргә җыенуы билгеле булды. Алар арасында Ән-Нәсәәт дигән кабиләләр бар иде. Болар айларны кичектерүчеләр була инде. Ягъни, бу кабиләләр хәрам тыелган айларның берсен хәләл дип, һәм хәләл айларда аның урынына бер айны хәрам дип саныйлар иде. Алар, аерым алганда, мөхәррәм аенда шулай эшлиләр; шулай ук зөлкагъдә, зөлхиҗҗә айларында сугышлардан туктыйлар. Анна­ры, сугышу теләкләре көчәеп сабырларытөкәнгәч, бу мөхәррәм аенда сугышабыз да, аннан сәфәр аенда яңадан хәрам кылырбыз, тыелырбыз, ди торганнар иде. Аллаһы моны көферлек дип санады. Чөнки бу динне үзгәртү, бозу, раббани шәригать булмыйча,

кеше шәригате, законы булып кала. Ул менә нәрсә ди:

»Көннәр өстәү — көферлекне арттыру гына ул...« (»Әт Тәүбә«, 37)

Кинәнә кабиләсе дә шул, айларны кичек­терүчеләр кабиләсе иде. Менә шушы кабил­әнең бер кешесе Әбраһәнең нияте турында ишеткәч, моңа бик үртәлде. Ачуы кабарып, ул юлга чыкты һәм озакламый Сангаэ шәһәренә җитеп, әлеге Кулләйс чиркәвенә керде. Анда утырып тәрәт итте, һәм чыгып, үз төбәгенә кайтып китте. Бу хәл турында Әбраһәгә хәбәр ителде. Ул:

- Моны кем эшләде? — дип сорады. Аңа болай диделәр:

- Моны бер гарәп кешесе эшләгән, ул гарәпләрнең Мәккәдәге хаҗ кыла торган йор­тларының әһеле. Синең »Мин аны гарәпләр­нең хаҗ кылу урыннарына әйләндерәчәк­мен«, дигән сүзеңне ишеткәч, аның ачуы чык­кан. Ул менә шуңа килеп тәрәт иткән дә инде. Шул гамәле белән сиңа аның (чиркәүнең)

моның өчен яраклы түгел дип аңлатырга теләгән.

Әбраһәнең моңа бик каты ачуы чыкты. Ул, Мәккәгә барып, әлеге йортны җимерергә ант итте. Аннары ул хәбәши яугирләренә сугыш­ка әзерләнергә фәрман юллады. Бу барышын­да ул хәтта бер филне дә файдаланасы итте.

Әлеге яңалык гарәпләргә иреште. Алар аны дәһшәтле төстә күзаллап, курка калды­лар. Ләкин аның Аллаһы йорты — Кәгъбәне җимерергә теләвен ишеткәч, аңа каршы изге сугышка, җиһадка чыгуны үзләренең бурыч­лары санадылар. Тик, аңа каршы яуга чыгу­ларына карамастан, ике нәрсә аркасында алар җиңүгә ирешмәделәр. Боларның берен­чесе — үзләренең бөтен куәтләрен аңа каршы берләштермәү булса, икенчесе — җиң-елгәннәреннән соң таркалган көчләрен көрәшне дәвам иттерү өчен кабат җыя алмау­лары. Боларга шулай ук кайбер кабилә баш­лык ларының, үз тормышдары өчен шүрләп, Әбраһәгә бөтен серләрен сөйләп сатуларын да өстәргә кирәк.

Әгәр бу бәндәләрнең әлеге кыланмышлары гарәпләрнең Мөхәммәд пәйгамбәр килгәннән соң эшләгән эшләре белән чагыштырылса, бу ике арада зур аерма булуын күрербез. Әйе, исламият чоры гарәпләре борынгы дөньяныңяртысын яулаганнар һәм шуның белән бергә, Аллаһы динен дә таратканнар.

Әбраһә гаскәренә каршы сугышка беренче булып Йәмәннең мөхтәрәм затларының берсе — Зүнәфир дигән кеше чыкты. Ул үз каве­мнәрен Аллаһының хәрам йорты өчен, аны җимерелүдән сакларга Әбраһәгә каршы сугышка чакырды. Ләкин чирүе яуда тар-мар ителде. Үзен исә тотып, Әбраһә каршысына китерделәр. Әбраһә аны үтерергә теләгәч, ул аңа:

-Әй, падишаһ, үтермә син мине. Минем үле­мемә караганда яныңда исән калуымның хәер­лерәк булуы бар, — диде.

Шуннан Әбраһә аны исән калдырды, ләкин үз янында богаулап тотты...

Аннан соң Әбраһә Кәгъбәне җимерү нияте белән юлын дәвам итте. Бераздан ул Хәсгат кабиләсе җирләренә аяк басты. Монда аңа Нөфәил ибн Хәбиб Әл-Хәсгами исемле кабилә башлыгы каршы төште. Аның кабиләсе Шәһран һәм Нәһис дигән ике ырудан тора иде. Болар икесе дә аның кул астында берләште. Аңа шулай ук кайбер башка ыру гарәпләре дә иярде. Тик Әбраһә ал арны да җиңде һәм Нөфәилне әсирлеккә алды. Аны үтерергә теләгән иде, Нөфәил болай диде:

- Әй, мәлик, син мине үтермә. Мин сиңа гарәпләр җирендә юл күрсәтүче булырмын. Менә сиңа ике кулым: Хәсгам кабиләсенең Шәһран һәм Нәһис ырулары сиңа күндәм булачак.

Шуннан ул аны азат итте. Нөфәил аңа Таиф шәһәренә хәтле юл күрсәтеп барды. Монда »Әл-Ләт« дигән сын булып, ул бер йорт­тан гыйбарәт иде. Кала халкы аны Кәгъбәне олылаган кебек үк зурлый иде. Мондагы укы­мышлы кешеләр Әбраһәгә болай диделәр:

-Әй, патша әфәнде, хакыйкатьтә без синең колларың, сиңа итагать итәбез, буйсынабыз. Безнең сиңа каршылыгыбыз юк. Бу йортыбыз сиңа кирәк йорт түгелдер. Без синең белән аны күрсәтә алырдай кеше җибәрербез.

Ул аларны кичерде. Алар исә аның белән бергә араларыннан Әбү Ригаль кушаматлы берәүне Мәккә юлын күрсәтеп барырга җибәрделәр. Әбраһә гаскәре Әл-Мөгаммәскә барып керде. Әл-Мөгаммәстә Әбү Ригаль үлеп китте. Гарәпләр аның каберенә ләгънәт укы­дылар.

Әбраһә Мөгаммәстә тукталгач, үз ярдәмче­ләре арасыннан Әл-Әсвәд ибн Мәфсүд әл-Мәзхәҗи дигән кешене атка атландырып, Мәккәгә юллады. Мәккәгә Тиһамада яшәүче корәеш кабиләсе кешеләре һ.б. килде. Ул аннан Габдел Мотталибнең ике йөз баш дөя- сен алды. Габдел Мотталиб ул чакта корәеш-леләрнең хөрмәтле кешесе иде. Шуннан кор-әеш һәм кинәнә, хозәйл һәм хәрам йортта бул­ган башка кабилә кешеләре аны үтерергә тел­әделәр. Ләкин үзләренең моңа көчләре җитмәслеген (дөресрәге, моннан тискәре нәтиҗә булачагын) аңлагач, бу уйларыннан кире кайттылар.

Әбраһә Хоната әл-Хөмәйри дигән кешесен Мәккәгә җибәрде. Юлга чыгар алдыннан ул аңа болай диде:

- Әлеге шәһәр халкының юлбашчысы һәм хөрмәтлесе кем булуын белеш. Аны тапкач, аңа болай дип әйт: »Мәлик, сиңа: «Мин синең белән сугышу өчен түгел, ә шушы йортны җимерү өчен килдем. Әгәр миңа каршы тор-масагыз, миңа сезнең каныгызны коюның кирәге юк», дип әйтергә кушты диген. Әгәр ул миңа каршы сугышырга теләмәсә, аны яныма алып кил.

Хоната, Мәккәгә кергәч, корәешлеләрнең юлбашчысы һәм хөрмәтлесе турында сораш­ты. Аңа ул кешенең Габдел Мотталиб ибн Һашим булуын әйттеләр. Шуннан ул, аның янына барып аңа Әбраһәнең сүзләрен иреш­терде. Габдел Мотталиб исә аңа болай диде:

- Валлаһи, без аның белән сугышырга җыенмыйбыз. Безнең аңа көчебез дә җитми.

Ә бу — Аллаһының хәрам-кагылгысыз йорты, Аның дусты Ибраһим галәйһиссәламнең йор­ты. Аны сакласа, Үзе генә саклар, чөнки ул Аның йорты һәм хәраме. Әгәр аңа кул сузучы­га юл куйса, валлаһи, без аны тыя алмыйбыз. Хоната аңа:

-Әйдә, аның янына барыйк. Ул миңа сине алып килергә боерды, — диде.

Әбраһә Габдел Мотталиб турында берни дә белми иде. Кайбер әшнәләре аңа аны мактап сөйләделәр: «Габдел Мотталиб корәешле­ләрнең әфәндесе, ул далада кешеләрне ашата, тауларда исә киек-җәнлекләрне туендыра», -диделәр.

Габдел Мотталиб атаклы, күркәм һәм олпат кеше иде. Ул Әбраһә янына кергәч, Әбраһә аны хөрмәт итте, үзеннән түбән утыр­тырга кыенсынды. Шул ук вакытта, үзенең патша ятагында икесе белән бергә утырсалар, хәбәшиләр күрер дип, моны өнәмәде һәм келәмгә урнашып, аны да үз каршына утырт­ты. Аннары тәрҗемәчесенә:

- Аңа «Нинди хаҗәтең бар?» дип әйт, -диде.

Ул болай дип җавап бирде:

- Минем хаҗәтем шулдыр: мәлик миңа тиешле ике йөз баш дөямне кайтарып бирсен иде...

Мондый җавап ишеткәч, ул тәрҗемәче аркылы, аңа болай диде:

- Мин сине күрү белән үк ошаткан идем. Тик җавабыңны алгач, мин сиңа бүтәнчәрәк карый башладым. Минем синнән тартып алган ике йөз баш дөяң турында сөйлисең, ә үзеңнең һәм аталарыңның диненә мөнәсәбәт­ле йортны калдырасың. Мин бит аны җиме­рергә дип килдем. Ә син миңа аның турында ләм-мим, берни дә әйтмисең!

Габдел Мотталиб аңа әйтте:

- Мин дөяләр хуҗасы, ә Йортның аны сак­лый торган Хуҗасы, Раббысы бар.

Шушы әңгәмәдән соң Әбраһә Габдел Мот-талибкә аның дөяләрен кайтарып бирде. Аннан Габдел Мотталиб, корәешлел әрнең янына кайтып, әлеге хәлне сөйләде. Ул алар-га Мәккәдән чыгып, тауларда һәм тарлавык­ларга качып сакланырга кушты. Габдел Мот­талиб үзе Кәгъбәгә барып, болай дип дога кыл­ды:

«Я, Раббым, чынлыкта Син халик кылган, яраткан колларың, әгәр берәрсе берәр нәрсәгә һөҗүм итеп басып алырга теләсә, аны яклый­лар. Я, Раббым, Хәрам Йортыңны сакласаң иде. Аны шушы дошманнар — Әбраһә һәм аның гаскәре җимерүеннән коткарсаң иде. Я, Аллаһы, аңа хәбәшиләр һәм аларның тәрел-

әре өстеннән җиңү бир! Кайгырма син: бәндә үз иярен саклар,Син йорт милкеңне сакла! Аларның тәреләре һәм куәте иртәгә Синең көчне сындыра алмас».

Шуннан соң Габдел Мотталиб тау вә тарла­выклардагы корәеш кешеләренә барып кушылды.

Әбраһә гаскәре, инде әйтелгәнчә, яуга чык­канда, үзе белән бергә филне дә иярткән иде. Аны, әлеге олы гәүдәле филне Мәхмүд дип ата­дылар. Менә алар Мәккәгә юнәлделәр. Шул­чак Нөфәил ибн Хәбиб аның янына килеп, колагын тотты да болай дип пышылдады:

-Әй, Мәхмүд, тезлән яисә барган җиреңнән кире борыл: син бит Аллаһының тыелган, хәрам илендә.

Шуннан фил җиргә тезләнде. Нөфәил, бу урыннан китеп, Мәккә халкы сыенган тауга күтәрелде. Хәбәшиләр филне торгызырга маташып, аңа сугып карадылар. Болай тор­гыза алмагач, башын, корсак турысын авырт­тырдылар. Ул тыңламады. Аннары аны Йәмәнгә таба куганнар иде, ул торып, ашы­гып китә башламасынмы! Шәмгә (Сүриягә) таба борганнар иде, ул шулай ук тиз-тиз бару­ын белде. Шуннан Мәккәгә борулары булды — ул янәдән тезләнде. Шулчакны Аллаһы лар өстенә диңгез тарафыннан җәннәт кош­ларына охшаган кошлар җибәрде. Аларның һәркайсысы өчәр таш эләктергән иде. Берсе томшыкларында, икесе тәпиләрендә. Ул таш­лар борчак һәм ясмык зурлыгында иделәр. Бу кошлар ал арны, шул ташларын атып,

һәлак иттеләр. һ.әм Аллаһы ИШ Үз йортын шулай саклап калды. Хәрам Йорт һәм аның тирәсендәге халык куркынычтан имин бул­ды. Аллаһы бу хакта болай ди:

«... Әллә Раббың аларның мәкерләрен батыл кылып, тырышуларын бушка чыгар­ды түгелме? Вә һәлак итер өчен алар өстенә төркем-төркем кошлар җибәрде. Кошлар аларга коелган таш белән аттылар. А ларны тапталган, чәйнәлгән салам кебек кылды». («Әл-Фил», 2-5)

Ибраһим МӘЛИК



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
24.05.2011 Казанга төрек дәрвишләре килә
18.05.2011 Себердән Төркиягә һиҗрәт: Бөрүдәлик авылы тарихы
26.04.2011 Нугайларның күпчелеге татар булып языла
25.04.2011 Федераль Сабантуйны каршылап
21.04.2011 Татарлар Америкада

Сәхифәнең тулы тексты