Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Дөнья

Исемеңдә ни яшерелгән?

30.03.2011

Һәрбер әти-әни тугач та баласына матур исем кушарга тели, әмма бу эш җиңелләрдән түгел. Шәригать кануннары буенча бу эшкә җитди карарга, билгеле бер кагыйдаләргә һәм шартларга буйсынырга кирәк. Билгеле булган хәдисләрдәгечә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) түбәндәге сүзләрне әйткән:» Бала тугач та җиденче көнендә корбан чалырга кирәк, шул ук көнне баланың баш чәчләрен кырырга һәм исем кушарга кирәк». Шулай ук Ансар җиткергән хәдис буенча, Пәйгамбәребез (с.г.в.): »Төнлә минем улым туды һәм мин аны үзебезнең ыру башлыгының исеме белән — Ибраһим дип атадым», — ди. Хәдисләрдән күренгәнчә исламда исемне бала туган көнне яки туганнан җиденче көнне дә куштырырга мөмкин. Иң мөһиме исемне дөрес сайлый белергә кирәк.

Исем сайлаганда аның матурлыгына гына түгел мәгънәсенә дә игътибар итәргә кирәк. Мөхәммәд (с.г.в.) болай дигән: »Кыямәт конендә сез кушылган исемегез һәм атагыз исеме белән чакыртылачаксыз. Шуңа балаларыгызга матур исем кушыгыз!»

Мөселман исемнәре арасында иң яхшылары булып фәрештәләр һәм пәйгамбәрләр исемнәре тора. Иң абруйлысы исә соңгы пәйгамбәр исеме Мөхәммәд (с.г.в.). Имам Малик сүзләре буенча: « Мәдинә шәһәренең халкы сөйләвенчә, Мөхәммәд исемле кеше булган һәрбер йорт рәхәтлек, иркенлек, бәрәкәт белән аерылып тора».

Аллаһка гына хас булган исем белән баланы атарга тыела, мәсәлән, Халик-Тәңре, Тудыручы. Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән: » Маликуль-Амляк (бар нәрсәнең Хөкемдары) исемле бәндәләр Кыямәт көнендә Аллаһның зур ачуын чыгарачаклар. Бөек Аллаһтан башка Хөкемдар юк!»

«Балабыз тугач та җиденче көнне без аңа Җәлил исемен куштырдык. Шул көннән бирле ул көннәр-төннәр буе елый, көйсезләнә башлады. Баланы алыштынгандай булды, чөнки моңа хәтле ул тыныч иде. Күз тигән дип куркып без мулла чакырдык. Исемен белгәч ул безгә аны алыштырырга тәкъдим итте, чөнки ул исем Бөек дигән мәгънә йөртә, ә бу исем Аллаһның 99 исеменең берсе. Коръәндә болай диелгән:» Аллаһ җир һәм күк һәм алар арасындагының Хуҗасы. Аңа гына табын, табынуыңда нык бул. Башка шундый исемлене беләсеңме? (яки Аңа тиңне)?» (19:65).

Без әлбәттә исемне шундук Нияз исеменә алыштырдык. Гаҗәп, ләкин бала шул көнне үк үзгәрде. Вакыт узу белән кызыбыз туды, бу юлы инде без исемне саклык игтибар белән сайладык»,- дип уртаклашты Айгөл.

Шулай ук исем Аллаһтан башка берәр-нәрсәгә, берәр-кемгә табыну мәгънәсен алып килсә, аны кушарга ярамый. Мәсәлән, Абдун-Наби (Пәйгәмбәр колы). Мөхәммәд (с.г.в.): » Аллахның иң яраткан исемнәре — Габдулла (Тәңре колы) һәм Гәбдрахман (Рәхимленең колы)». Уңай дип Аллаһның 99 исеменә «гәбд» (кол) сүзен кукшып ясалган исем санала. Мисал: Габдр-Разак (Азык бирүченең колы). Исемне бердән артык та бирергә мөмкин, ләкин иң яхшысы ул бер һәм мәгнәсе яхшы исем булу. Мөселманнарга исемне төрле телләрдә бирергә рөхсәт, иң мөһиме ул уңай мәгънә йөртсен. Гарәп исемнәрен генә кушарага тиеш дигән шарт юк. Пәйгәмбәребез (с.г.в.) исемнәрдә тирәнтен уңай мәгънә булуын яраткан, мәсәлән: оптимизм, намуслылык, гаделлек, хәләл, тугрылык һәм боларга каршы килгән мәгънәле исемнәрне алыштырырга киңәш иткән.

Диния ГЫЙЛМЕТДИНОВА

 



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
24.05.2011 Казанга төрек дәрвишләре килә
18.05.2011 Себердән Төркиягә һиҗрәт: Бөрүдәлик авылы тарихы
26.04.2011 Нугайларның күпчелеге татар булып языла
25.04.2011 Федераль Сабантуйны каршылап
21.04.2011 Татарлар Америкада

Сәхифәнең тулы тексты