Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Дөнья

Аллаһның исемнәре хакында

31.08.2010

Аллаһы Тәгалә әйтә: “Аллаһының күркәм исемнәре бар, шул исемнәр белән дога кылыгыз! Әмма Аллаһыга тиешсез исем бирүчеләрдән качыгыз! Аллаһыга тиешсез исем биргәннәре өчен җәза кылынырлар” (Пәрдә, 180).

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Аллаһның 99 исеме бар: йөзгә берәү җитми. Кем аларны әйтеп чыга, шул Җәннәткә керә. Ул – Бер һәм так санны ярата”. Шул 99 исеме аша бәндә Раббысын таный, алар Алланың камиллеген күрсәтәләр. Шулай ук, Аллаһның исемнәрен инкарь итәргә дә ярамый. Кайбер кешеләр исә мәгънәләрен танымыйлар, икенче аңлатмалар бирәләр, яки Аллаһның исемнәрен мәхлүкләргә кушалар”. Балага да Аллаһ исемен кушмаска кирәк. Мәсәлән, Рахман дип түгел, ә Габдрахман дип кушарга кирәк.

Аллаһ үзе юктан бар кылган мәхлүкләргә барлыгы белән дә, сыйфатлары белән дә охшамаган. Киңәш сүрәсендә дә: “Аның кебекләр юк,” – диелә.

Аллаһның исемнәрен берничә төргә бүләргә була:

- Аның барлыгын күрсәтүче исемнәр, мәсәлән, Зат, әл-Мәүҗүд (Бар);

- Аның сыйфатларын тасвирлаучы исемнәр, мәсәлән, әл-Галим (Белүче), әл-Кадыйр (Кодрәтле), әс-Самиг (Ишетүче), әл-Басыйр (Күрүче);

- Эшләрен күрсәтүче исемнәр, мәсәлән, әл-Халик (Бар итүче), әр-Раззак (Ризыкландыручы);

- Кимчелексез икәнлеген күрсәтүче исемнәр, мәсәлән, әл-Котдус (Изге), әс-Сәлам (Камил);

- Берничә сыйфатны үз эченә алучы, мәсәлән, әл-Мәҗид, әл-Газыйм, әс-Самад;

- Бер-берсе артыннан килүче исемнәр,мәсәлән, әл-Гани әл-Хәмид.

Аллаһның безгә мәгълүм булмаган исемнәре дә бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Әгәр берәрегезгә кайгы килсә, түбәндәге доганы укысын: “Я Аллаһ! Мин – Синең колың. Колыңның малае, колыңның (әнисе) малае. Минең җаным Синең кулыңда. Синең теләгең миндә булды, Синең тәкъдирең белән канәгатьмен. Я Аллаһ! Мин синең барлык исемнәрең, алар арасыннан Үзеңне атаганнар, Китабыңдагы иңгән исемнәр, берәр мәхлүкне өйрәткән исемнәр, яки беркемне дә өйрәтмичә Үзеңдә саклаган исемнәр, белән сорыйм, Коръәнне җанымның бакчасы,нуры, кайгымны алучы итеп кыл”. Шул бәндәгә соңрак шатлык килә”. Ул доганы өйрәнергә кирәк.

“Пәрдә” сүрәсенең 180нче аятенең ахырын Әбү Хатим мәҗүсилек кылучылар турында сүз бара дип аңлаткан.

Аллаһның исемнәренә ышану – иман нигезе, Аллаһның Берлеге нигезе. Бу исемнәрнең мәгънәлрәе зур. Дога кылганда, Аллаһка шул исемнәр белән мөрәҗәгать итәрәгә кирәк. Әгәр ризык сораса, әр-Раззак дип эндәшсен, гөнаһлары кичерелүен сораса, әл—Гаффар дип эндәшсен.

Аллаһның бөеклек турындагы исемнәре йөрәкләрне Аллаһны зурлау белән тутыра. Матурлык, рәхмәте, юмартлыгы турындагы исемнәр йөрәкләрне Аллаһны ярату һәм Аңа омтулы хисләре белән, шулай ук, шөкер кылу теләге белән, тутыралар. Аллаһның хикмәте, көче турындагы исемнәр күңелне Аллаһка буйсыну, Аның сүзләрен тыңларга теләү белән тутыралар. Аллаһның белүче, бөтен нәрсәне күрүче турындагы исемнәр йөрәкне Аллаһ һәрвакыт үзен күзәтеп тора дигән хис белән тутырып, бәндә яманлык кылу турында бөтенләй дә уйламый. Байлык һәм мәрхәмәт турындагы исемнәр дога кылырга кирәклеген күрсәтәләр. Гомумән, мондый хисләр иң матур һәм иң камил. Шулар белән Аллаһка табыналар, һәм бу иман рухын белгертә.

Рөстәм ХАҖИЕВ 



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
24.05.2011 Казанга төрек дәрвишләре килә
18.05.2011 Себердән Төркиягә һиҗрәт: Бөрүдәлик авылы тарихы
26.04.2011 Нугайларның күпчелеге татар булып языла
25.04.2011 Федераль Сабантуйны каршылап
21.04.2011 Татарлар Америкада

Сәхифәнең тулы тексты