Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Фикһ мәсьәләләре

Фикһ мәсьәләләре

03.06.2010

 

Никахсыз туган бала  мираска өмет итә аламы?

 

Исламда зинадан, ягъни никахсыз туган бала кан кардәш булып саналмый. Шуңа күрә ул атасының мирасына өмет итә алмый (әмма ул әнисенең мирасына хуҗа булырга мөмкин). Атасы  баланы үзенеке дип танымаган һәм хатынын зина кылуда гаепләгән очракта да, бала никахсыз туган дип санала. Әмма монда сүз фаһишәлек, азгынлык нәтиҗәсендә туган балалар турында бара. Әгәр дә баланың әти-әнисе башта язылышып торган, аннан соң гына ислам кабул итеп никах укыткан икән, аларның балалары никахсыз туган булып саналмый. Кайбер ислам галимнәре фикеренчә, ислам кабул иткән балалар, әти-әниләре никах укытмаган килеш вафат булган очракта да, мирас алуга хокуклы.

 

Шәригать кануннары буенча тыелган (ягъни хәрәм) милек мирас булып күчә аламы?

 

Исламда хәрәм милек бәяле (урланган әйбер, тыелган юллар белән алынган табыш) һәм бәясез (дуңгыз ите, аракы, шәраб) төрләргә бүленә. Бәясез милек мирас буларак тапшырылмый, чөнки ул исламда гомумән милек булып саналмый. Ә бәяле милек юридик яктан мирас буларак тапшырыла ала. Мондый милекне нишләтергә икәнен мөселман үзе хәл итә. Мисал өчен, сезгә машинаны мирас иттереп калдырдылар, ә сез аның урланган икәнен төгәл беләсез икән, бу очракта машинаны хуҗасына кайтарып бирү тиеш. Әгәр сезгә мирас буларак йорт калды һәм сез аны ришвәт акчасына төзелгән дип шикләнәсез икән, аны куллана аласыз. Чөнки шикләнү дәлил була алмый. Сез төгәл мәгълүматны белмисез.  



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
29.12.2011 Динебездә мәетне яндыру рөхсәт ителәме?
27.12.2011 Мөселманга шәригать кысаларыннан чыкмыйча, ничек машина сатып алырга?
24.11.2011 Имам артыннан ничек укырга?
24.11.2011 Бер хәдис ишеткәнем бар. Анда, әгәр бер мөселман икенчесенә, син кәфер, дисә, ул үзе кәфер була, диелгән. Әгәр дә ире хатынын кәферлектә гаепләсә,
23.11.2011 Үземне гаепле тоеп яшим

Сәхифәнең тулы тексты