Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Фикһ мәсьәләләре

Бурычлы булуга карамастан, корбан чала аламмы?

02.11.2011

Кредит (ипотека) рәвешендә бурычым булса да, мин Корбан бәйрәменә сарык чала аламмы? Илфат

Аласыз.

Кайбер төшләр мөһим диләр. Ике ел элек, Рамазан аеның беренче көнендә таң ату күренеше төшкә керде. Әйтерсең, мин чүлдә басып торам һәм кояшның күтәрелүен күзәтәм. Быел Рамазан ае һәм минем туган көнем алдыннан тауда басып торганымны һәм зәңгәр күккә караганымны төштә күрдем. Ә анда төсле гарәп хәрефләре белән «Аллаһ» дигән кәлимәләр язылган иде. Төштә мин бу хәлгә бик гаҗәпләндем, аннары кинәт күкне кара болытлар каплады. Шунда күкнең ерак бер урынында ак төс барлыкка килде, анда исә «Аллаһ» сүзе язылган иде.

Тагын шундый соравым бар: мәет төшкә кереп, сине үзе белән чакырса, моны ничек аңларга? Бэлла

Үз алдыгызга югары максатлар куеп, шуңа омтылыгыз, фәкать алга баруыгызны дәвам итегез, үсештә булыгыз. Алда — зур җиңүләр. Безгә фани дөньяда күп эшләр башкарып өлгерергә кирәк. Әҗәл килгәч, сез гүзәл балалар, оныклар, башкаларга уңай тәэсир ясарлык яхшы гамәлләр калдырып, тыныч күңел белән бакыйлыкка күчәрсез.

Минем белән берничә тапкыр шундый хәл булды: төнлә уянып киткәч, күзләремне ача, сулый алам, әмма хәрәкәтләнә алмыйм. Бармаклар катып калган, иреннәр дә селкенми. Бу вакытта кемдер мине күзәткән кебек сизәм. Мондый хәл бер минутка кадәр дәвам итә. Әлеге күренешкә берәр аңлатма бармы? Арсен

Йокы ул — кече үлем, ял итү һәм безнең акылыбызга буйсынмаган көчләр белән элемтә каналы. Бервакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) иртән йокыдан торгач, сәхабәләргә: «Чынлыкта, Раббыбыз Үзе теләгән вакытта сезнең җаннарыгызны алды һәм аларны теләгән вакытта кайтарып бирде»; «Рәхмәт безләрне үтергәннән соң яңадан терелткән Алаһыга (Ул йокы вакытында җаннарыбызны алды һәм тормышны дәвам итү өчен аны кире кайтарды)»,-диде.

Сезнең йоклаганда чыккан җаныгыз тәнегезгә акрынлап кире кайтканы өчен уянган чагында төш күргәндә шундый хәлләр килеп чыга.

Бу сорауларга җаваплар umma.ru дан алынды



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
29.12.2011 Динебездә мәетне яндыру рөхсәт ителәме?
27.12.2011 Мөселманга шәригать кысаларыннан чыкмыйча, ничек машина сатып алырга?
24.11.2011 Имам артыннан ничек укырга?
24.11.2011 Бер хәдис ишеткәнем бар. Анда, әгәр бер мөселман икенчесенә, син кәфер, дисә, ул үзе кәфер була, диелгән. Әгәр дә ире хатынын кәферлектә гаепләсә,
23.11.2011 Үземне гаепле тоеп яшим

Сәхифәнең тулы тексты