Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Фикһ мәсьәләләре

Намазың казага калса нишләргә?

08.06.2010

– Намазны кайсы вакытта уку хәерлерәк? Бу гыйбадәтне азан әйткәч тә кылырга кирәкме, әллә кайбер мәчетләрдәге кебек, бераз көтеп торырга дә ярыймы? Гарәп илләрендә намазны башка вакыттарак укулары турында да ишеткәнем бар.

Таһир Кәримуллин, Казан

Җавап: Әгузү билләһи минәш-шәй­та­нир-раҗиим. Бисмилләһир-рах­мә­нир-­рахим. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Һәр­­бер намазны вакыты керү белән уку хәерлерәк» – дигән. Дөрес, монда бер аерым искәрмә кебек нәрсә дә бар. Әй­тик, ястү намазы мәчетләрдә вакыты ке­рү белән укыла. Ләкин Пәй­гам­бәребез (с.г.в.): «Ястүне кичектереп укырга мөм­кин­легез бар икән, кичектерегез. Мо­ның әҗер-савабы күбрәк», – дигән. Ә инде калган намазларны, бигрәк тә ахшамны, вакыты керү белән үк уку хә­ер­лерәк, чөнки аның вакыты кыска. Баш­ка намазларны да үз вакытында, ягъни вакыты керү белән уку саваплырак. Намаз гарәп илләрендә шулай ук вакытында укыла. Анда фәкать азан бе­лән камәт арасында берникадәр ара калдырыла. Бу мәчеткә күбрәк халык җы­ел­сын өчен шулай эшләнә. Дөрес, аларда икенде намазы безнең Әбү-Хә­ни­фә мәзһәбендәгеләргә караганда бераз алданрак укыла. Ә бездә, Татарс­танда, намазларны азан әйтелгәч тә уку гадәткә кергән.

– Кайчагында шулай да килеп чыга: тәһарәт алып, ниятләп, бер намазны укый башлагач, алдагысын укымаганың искә төшә. Бу очракта нишләргә? Укырга керешкәнеңне дәвам итәргәме, әллә онытып калдырганын укыргамы?

Хәким Сәлимов, Казан.

Җавап: Шәригать буенча бар шундый дәрәҗә дип әйтимме: “Сәхибут-тәртип” дип атала ул, ягъни безнеңчә, “Тәртип иясе” була. Аны үз гомереңдә бер намазны да казага калдырмаган, яисә 5 вакыттан да калдырмаган кешегә әйтәләр. Әгәр дә берәүнең аннан күбрәк намазлары йә йоклап, йә дөнья куып, казага калган икән, ул чагында Аллаһы Тәгалә ярлыкаучы, гафу итүче. Ләкин моңа, намазларны казага калдыруга ияләшергә ярамый. Кайбер кеше: “Мин әбиемнең, яисә фәлән апа, фәлән абыйның шулай укыганын күрдем,” – ди. Икенче берәүләрнең көнозын укымаган намазларын кичке якта җыеп укыганнары ишетелә. Әлбәттә, болай итүне дөрес дип әйтеп булмый. Шулай да бар шундый очраклар: бәгъзе кеше эшендә бик арый, яисә кайчагында, Алла сакласын, зур афәтләр килә. Адәм баласы үзе теләмәсә дә, шушы дөнья афәтләренә бирелеп, бер-ике вакыт намазын казага калдыруы ихтимал. Дөрес. без моңа һич кенә дә өндәмибез, чөнки Пәйгамбәребезнең: “Намазны басып укы. Басып укый алмасаң, утырып укы, утырып та укый алмасаң, ятып укы,” – дигән сүзләре барлыгын беләбез. Ничек кенә булмасын, әгәр кешенең намазы казага калган икән. аның вакыты чыкканнан соң да Хак Тәгалә фарызларын үтәргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, тәртип иясе булмаган берәү өйлә намазын укымаган, ди. Инде икенденең вакыты кергән һәм ул: “Аллаһу әкбәр” не әйтеп, икендене укырга керешкән. Шул чагында аның исенә төшкән өйләне укымаганлыгы. Бу кеше биредә ниятләгәнен, ягъни башта икендене тәмамлый, аннары онытып калдырганын-ейлә намазын укый. Икенче бер хәл: кеше икендегә тәһарәт алган, намаз укырга әзерләнгән; тәкбирне әйткәнчегә хәтле, өйләне калдырганы исенә төшә. Бу очракта нишләргә? Биредә ул башта казага калганын, ягъни өйләне укый, аннары гына икендегә керешә. Өченче очракның булуы да ихтимал. Әйтик, дөнья мәшәкате белән берәүнең өйлә намазы үтәлмичә казага калды, ди. Икенденең вакыты чыгып бара, ләкин бөтенләй үк чыгып бетмәгән әле. Бу очракта ничек гамәл кылырга? Икенде намазы да казага калмасын өчен, беренче итеп, вакыты чыгып баручы намазны укыйсың, аннары казага калганын, ягъни өйлә намазын башкарасың. Тагын бер очрак. Кояш баеды, ахшам вакыты керде. Өйлә, икенде намазлары үтәлмичә калды, ди. Монда башта тәртип буенча казага калган өйләне, аннары икендене һәм шунда ук вакыты кергән ахшамны укыйсың. Ә инде, мәсәлән, калды ди өйлә, икенде, ахшам. Әлбәттә, алай калдырудан Аллаһ сакласын! Килеп керде ястү вакыты. Биредә дә намазларны тәртип буенча, ягъни башта өйләне, икендене, ахшамны, аннары яңа гына вакыты кергән ястүне укыйсың. Казага калганнарның фарызлары гына үтәлә. Әгәр казага калган булса, ястүнең фарызы да, витыры да укыла, ә иртәнгенең сөннәте дә, фарызы да башкарыла. Галимнәрнең әйтүенчә, Пәйгамбәребез Мөхәмммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм иртәнге намазга зур игътибар биргән, беркайчан да аның сөннәтен калдырмаган. Пәйгамбәребез: “Кем дә кем иртәнге намазның сөннәтен үтәми, шул дөнья бәхетеннән мәхрүм калыр,” – дигән. Шуңа күрә, әгәр берәү йоклап калыпмы, яисә башка сәбәпле иртәнге намазны үз вакытында укый алмаган булса, аның сөннәтен дә, фарызын да укысын, чөнки иртәнгенең сөннәтендә Раббыбызның рәхмәте, бәрәкәте бар. Шулай да, әгәр кеше иртәнге намазны өйлә кергәнчегә кадәр үти алмаса, ул аннары аның фарызын гына укырга тиеш була. Әлбәттә, намазларны казага калдырмаска кирәк, җәмәгать.



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
29.12.2011 Динебездә мәетне яндыру рөхсәт ителәме?
27.12.2011 Мөселманга шәригать кысаларыннан чыкмыйча, ничек машина сатып алырга?
24.11.2011 Имам артыннан ничек укырга?
24.11.2011 Бер хәдис ишеткәнем бар. Анда, әгәр бер мөселман икенчесенә, син кәфер, дисә, ул үзе кәфер була, диелгән. Әгәр дә ире хатынын кәферлектә гаепләсә,
23.11.2011 Үземне гаепле тоеп яшим

Сәхифәнең тулы тексты