Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Фикһ мәсьәләләре

Исем язмышка йогынты ясыймы?

08.06.2010

- Исем турында нинди хәдисләр китерелә? Ул язмышка йогынты сыймы?

- Һәрбер бала да яхшы исем алуга хокуклы.

Балага исем сайлаганда ният кирәк, чөнки бәбәйгә ошбу исеме бәрәкәтле булсын.

Начар мәгънәгә ия булган исемнәрне алыштырырга кирәк:

Гайшә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) начар мәгънәле исемнәрне алыштыруын әйтеп калдырган.

Габдулла ибн Гомәрнең бер кыз туганы Гасия исемле була (ул «тыңламаучы» дигәнне аңлата). Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) аның исемен Җәмилә («чибәр», «матур») дип үзгәртә.

Зәйнәп кайчандыр Бирра (изге күңелле) дигән исемне йөртә иде. Аннары Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) аңа: «Үзегезнең изге күңелле булуыгызны тышка чыгарып күрсәтмәгез, чөнки Аллаһ кемнең изге күңелле булуын яхшырак белә. Зәйнәп дигән исемне ал».

Зәйнәп – матур агачның исеме. Аннан хуш ис тарала.

Исемнәр, шулай ук, язмышка да тәэсир итә алалар икән:

Сәгыйт ибн Мусаййиб әтисенең сөйләгәннәрен җиткерә. Бабасы Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) белән сөйләшкән. Аллаһ илчесе (с.г.в.) аннан: «Синең исемең ничек?» – дип сораган. Бабасы: «Минем исемем Хазн (Кайгы дип тәрҗемә ителә)», - дип, җавап биргән. Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) әйтә: «Хәзер синең исемең Сахл (канәгать)». Тегесе әйтә: «Мин әтием кушкан исемне үзгәртмим». Бабасы еш кына кайгылы хәлдә булган.

Ибн Гомәр Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) түбәндәге сүзләрен әйтеп калдырган: «Дөреслектә, Аллаһның иң яраткан исемнәре – Габдулла һәм Габдрахман».

Яхшы исемнәрдән бәрәкәт күбрәк килә, ә бу бик әһәмиятле. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) әйтә: «Кем бәрәкәт алырга теләп, баласына исем кушкан, шуңа бәрәкәт иңә һәм кыямәт көненә кадәр тынычлыкта була».

Мөхәммәд (с.г.в.) әйтә: «Кем баласына «Мөхәммәд» дип исем куша, ата-анасының икесе дә җәннәткә керәләр».

- Мөселман кешесенә баскан килеш йомышларга ярыймы?

- Әгәр ул баскан килеш йомышын үтәгәндә киеменә бәвел таммаганына ышынса, ярый. Гайшә җиткерә: «Кем сезгә Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) баскан килеш тә йомышлаган дип әйтә, шуңа ышанмагыз, чөнки ул чүгәләгән хәлдә йомышлаган». (Тирмизи, Әхмәт).

Гайшәнең бу сүзләре шушы гыйлемнәренә нигезләнеп әйтелгән. Хөзәйфә Аллаһ илчесенең чүплек янында баскан килеш йомышлаганын күргән. Хөзәйфә киткәч, Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) аны киергә чакырган (Бохари, Мөслим).

Нәвәви моның турында болай ди: «Чүгәләгән килеш йомышласа, хәерлерәк, ләкин баскан килеш тә ярый. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) икесен дә рөхсәт иткән».

- Чәч алганда ислам дине нинди чикләүләр куя?

- Чәчне алганда берничә кагыйдәне үтәргә кирәк.

Мөселман кешесе бу эшләр буенча кәферләргә охшамаска тиеш. Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) түбәндәге хәдисе бар: «Кем нинди-дә булса халыкка охшарга тырыша, шулардан була». Эш шунда ки, тышкы яктан охшаулык эчке яктан да охшаш булуга китерә. Аллаһ яманлыкка китергән бар нәрсәдән тыя.

1. Чәчне өлешчә генә алырга ярамый. Хатын-кызлардан аермалы буларак, ирләргә тулысынча чәчне алырга рөхсәт ителә. Ибн Гомәр түбәндәгене җиткерә: «Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) чәчне өлешчә генә кыруны тыйган».

Ибн Гомәр, шулай ук, әйтә: «Башның кайбер өлешендә чәче кырылган, ә кайбер өлешендә кырылмаган малайны Аллаһ илчесе күрә. Ул (с.г.в.) болай ди: «Тулысынча кырыгыз, яки бөтенләй алмагыз». Бу хәдисне Әбү Давыт китерә.

Гали сөйли: «Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) хатын-кызларга чәчләрен алуны тыя».

2. ир-атларга хатын-кызларга охшарга ярамый, шулай ук, хатын-кызлдарга ирләргә охшарга ярамый. Ибн Габбас сөйли: «Аллаһ илчесе хатын-кызлар шикелле булган ирләрне һәм ирләр шикелле булган хатынкызланы ләгънәт кылды». Кайбер хатын-кызлар ирләр шикелле, ә кайбер ирләр хатын-кызлар шикелле булырга тырышалар.

-Җенси якынлык кылганда мөселман гаиләсендә иренә һәм хатынына нинди халәтләрдә булырга ярый?

- Шәех Йосыф Кардави бу сорауга болай дип җавап бирә:

“Интим мөнәсәбәтләр турында Аллаһ әйтә: «Сезнең хатыннарыгыз – сезнең өчен игенлек урыны. Кайчан телисез, игенлекләрегезгә шунда килегез. Кыямәт көненә әзерләнегез, Аллаһтан куркыгыз, Аңа бит кайтасыз» (Сыер, 223).

Җенси якынлык халәтләре дин функцияләренә карый. Аллаһтан куркучы мөселман Пәйгамбәрнең (с.г.в.) киңәшләрен үти. Ул (с.г.в.): «Анус аша якынлык кылмагыз», – диде.

Пәйгамбәр янына Гомәр килде дә болай дип кайгысын сөйләде: «Я Аллаһ илчесе, мин һаләк булдым». «Нәрсә булды?»– дип сорый Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.). Ул: «Узган төнне хатынымны әйләндердем». Аллаһ илчесе аңа бернәрсә дә әйтмәде. Соңыннан ул болай диде: «Эч белән дә, арка белән дә ярый, бары тик анус аша һәм хәез булганда гына якынлык кылма».

-Майка һәм кыска җиңле күлмәк белән намаз укырга ярыймы?

-Намаз укыганда иң мөһиме гаурәт капланган булырга тиеш. Аллаһ Коръәндә әйтә: «Йи Адәм балалары. Һәрбер мәчеттә дә бизәлешләр белән капланыгыз» (пәрдә, 31). Монда сүз намазны укыганда гаурәт җирләрне каплау турында бара. Гаурәтне каплау тыранда күп кенә хәдисләр дә бар.

Ачык җилкәләр белән намаз укырга ярый, чөнки Әбү Хөрәйрә түбәндәге вакыйганы җиткерә: «Беркөнне Мөхәммәд Пәйгамбәрдән (с.г.в.): “Бер кием белән генә намаз укырга ярыймы?» – дип сорадылар. Аллаһ илчесе (с.г.в.) әйтә:«Сезнең һәрберегездә дә икешәр кием бармы?»

Җилкәләрне күрсәтеп намаз уку мәкрух санала, чөнки ике кием кияргә этәрүче күп кенә хәдисләр китерелә. Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) әйткән сүзләре бар: «Җилкәсендә бернәрсә дә булмаган кеше намаз укымасын».

Аллаһ илчесе әйтә: «Намаз укысагыз, ике кием киегез».



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
29.12.2011 Динебездә мәетне яндыру рөхсәт ителәме?
27.12.2011 Мөселманга шәригать кысаларыннан чыкмыйча, ничек машина сатып алырга?
24.11.2011 Имам артыннан ничек укырга?
24.11.2011 Бер хәдис ишеткәнем бар. Анда, әгәр бер мөселман икенчесенә, син кәфер, дисә, ул үзе кәфер була, диелгән. Әгәр дә ире хатынын кәферлектә гаепләсә,
23.11.2011 Үземне гаепле тоеп яшим

Сәхифәнең тулы тексты