Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Фикһ мәсьәләләре

Катнаш никах

07.06.2010

 

Әссәләмәгаләйкүм, минем сезгә бер соравым бар иде. Минем очрашып йөргән кызым бар һәм без никах укытмакчы булабыз. Әмма ата-аналарыбыз моңа каршы. Эш нәрсәдә соң? Дүрт ай элек минем апам вафат булды, кабардина халыкларының гореф-гадәтләренчә берәр мәҗлес уздырыр алдыннан бер ел вакыт үтәргә тиеш. Бу дөресме? Бәлки, бу ел эчендә тагын берәрсе үләр. Болай ялгыз калуың да ихтимал.

Минем тагын өлкән абыем да бар. Безнең гореф-гадәтләр буенча ул беренче өйләнергә тиеш. Бу да минем өчен бер киртә булып тора. Минемчә, бу шулай ук дөрес түгел. Яратып йөргән кызыма тиздән 18 яшь тула һәм аны да шул ук сорау борчый, чөнки аның да өлкән апасы бар.

Әгәр дә ата-ана шәригать кануннарына каршы килә икән,никахны аларның рөхсәтеннән башка да укырга ярый, дип ишеткән идем. Бу алар тарафыннан шәригатьне инкярь итү буламы? Безгә нишләргә? Сезнең фикерне белү безгә бик тә мөһим.

Әгәр дә ата-аналар ислам диненең барлык нигезләрен үтәмичә, гореф-гадәтләргә генә таяналар икән, никах укыганда алар опекун була алалармы? Аларның рөхсәте мәҗбүриме? Рәхмәт!

Вәгаләйкүмәссәлам вә рәхмәтуллах! Сезнең очракта барлык гамәлләр дә гореф-гадәтләргә буйсына. Әгәр дә гореф-гадәтләр ислам дине нигезләренә каршы килә икән, аларның әһәмияте юк, дип санала. Никах мәсәләсенә килгәндә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) әйткәнчә, никахны ашыктыру сезнең очракта хәерлерәк булыр, чөнки ул сезне шайтан вәсвәсәсеннән саклар.

Абыегызга килгәндә, Иншааллах, иртәме-соңмы, әлбәттә, ул да өйләнер. Әмма ул бөтенләй өйләнмәскә дә мөмкин. Әгәр дә берәр кеше абыйсы өйләнмәгәнлектән зина кыла икән, аның гонаһын абыйсы үз өстенә алмаячак.

Нигә соң безгә шайтанга юл куярга? Пәйгамбәребез сөннәтендә мондый кагыйдә юк. Ул яшәгән заманда бик күп мөселманнарның туганнары һәлак булган, бу очракта алар бөтенләй дә гаилә кора алмаган булыр иде. Бугореф-гадәтләр, чыннан да, шәригатькә каршы килә.

Карагыз, әгәр дә сез Шәфигый мәзхәбендә икән, бу очракта никахта опекунның булуы мәҗбүри санала, ә Хәнәфи мәзхәбендә исә ике шаһит кына тәлап ителә (опекунның булуы – фарыз түгел).



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
29.12.2011 Динебездә мәетне яндыру рөхсәт ителәме?
27.12.2011 Мөселманга шәригать кысаларыннан чыкмыйча, ничек машина сатып алырга?
24.11.2011 Имам артыннан ничек укырга?
24.11.2011 Бер хәдис ишеткәнем бар. Анда, әгәр бер мөселман икенчесенә, син кәфер, дисә, ул үзе кәфер була, диелгән. Әгәр дә ире хатынын кәферлектә гаепләсә,
23.11.2011 Үземне гаепле тоеп яшим

Сәхифәнең тулы тексты