Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Фикһ мәсьәләләре

Корбан чалу кемнәргә вәҗиб?

05.05.2010

Корбан чалу ничек башкарыла?

Корбан чалу алдыннан пычакны яхшы итеп кайрап кую мөстәхәб гамәл. Корбан чалынасы мал газапланмасын өчен шулай эшләнелә. Малны башка бер малның каршыңда чалырга ярамый, ягъни корбан чалганда бу хәлне башка мал-туар күрергә тиеш түгел.

Корбан чалучының кыйблага табан йөзе илә торуы мөстәхәбтер. Кеше корбанны үзе чалырга тиеш. Әгәр ничек бугазлыйсын белмәсә, башка берәүдән бугазлата ала. Корбан чалынганда корбан хуҗасының шунда булып, карап торуы хәерлерәк. Корбан чалу ниятен күңелдән дә кылып була, аны телдән тавыш белән әйтү шарт түгел. Бугазлаганда «Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр»не әйтергә кирәк. Хайванны кыйблага каратып сузып салгач, түбәңдәге доганы әйтү сөннәттер: «Тәхкыйк, йөзем илә юнәлдем тугры күкләр вә җирне бар итүчегә табан, һичкайчан Аллаһка ширек катучылардан булмам.

Тәхкыйк, минем намаз-са­ла­ват­ла­рым­ һәм корбаным, яшәвем вә үлүем га­ләмнәрне тәрбия кылгучы Аллаһ өчен­дер. Йа, Аллаһ, бу корбан Сиңа­­дыр».

Корбан чалганнан соң түбәндәге доганы укырга кирәк.«Йа, Аллаһ, бу корбанны Үзеңнең Сөек­ле Мөхәммәдеңнән вә дустың Ибраһимнан (гәләйһимәс-салавату үәс-сәләмү) кабул иткәнең кеби кабул кыл».

Корбан чалу кемнәргә вәҗиб? Асып тунарга ярыймы?

Корбан чалу үз акылында булган вә балигъ булган, сәфәр хәлендә булмаган вә 595 грамм көмеш нисабына ия булган, ягъни асыл ихтыяҗларыннан артык байлыгы шул күләм көмеш бәһасенә тиң булган һәр мөселман өчен вәҗибтер.

Корбанны бергәләп чалган шәхес­ләр арасында ул ит үлчәүдә үлчәнеп, тө­гәл рәвештә бүленгәннән соң өлә­шенергә тиеш. Чамалап кына бү­ләр­гә ярамый.

Корбан ите өч өлешкә бүленергә тиеш. Бер өлеше гаилә өчен, берсе туган-тумачалар вә дус-кардәшләр өчен, өченчесе фәкыйрь-фәкара вә мох­таҗ­ларга таратылырга тиеш. Ишле гаиләле кеше бөтен итне үзенә тота ала. Корбан итен сатмак хәрамдыр. Кор­­бан чалучыга, тиресен салдыручыга түләү өчен ит бирү дөрес түгел. Хезмәте өчен аерым түләргә кирәк.

«Безнең якта иң беренче корбанны Пәйгамбәребезгә (аңа Аллаһының сәламе вә рәхмәте булсын), дип чалырга кирәк», диючеләр бар. Шулай ук кайберәүләр: корбанлыкны асып тунарга ярамый, диләр.

Һәркем корбанны Аллаһы ризалыгы өчен үзе исеменнән чалдыра. Әгәр дә инде өстәмә рәвештә кемдер исеменнән чаласы килә икән, ул вакытта икене чала.

Ә корбанлык сарыкны асып тунарга ярамый, дигәнне халык үзеннән уйлап чыгарган. Асып тунасаң, корбанлыкның каны агып бетәргә бик ансат. .

Корбан гаете турында тәф­сил­ләб­рәк сөйләгез әле

Корбан — зур бәйрәм. Аның турында күп сөйләргә була. Аның төп мәгънәсе: кеше каны түгелмәсен, тер­лек каны түгелсен. Заманчасы: «Теләктәшлек көне». Ягъни Аллаһы Ибраһим хәзрәтнең кеше суюын телә­мәде һәм хайван чалуны рөхсәт итте. Әгәр Исмәгыйльне суйган булсалар, ул вакытта адәм сую сөннәт булыр иде. Әмма Аллаһы Тәгалә терлек суюны рөхсәт итте.

Корбанны кем чала?

Мосафир кешегә, акылга сай кешегә, ярлы кешегә, колга (төрмәдә утыручыга) вәҗиб түгел. Вәҗиб - мәҗбүри түгел. Балигъ булмаган балага да вәҗиб түгел, әмма бай булса, мөмкинлеге булса дөрес була. Вакыты – гает көне, гаетнең икенче көне, өченче көненең кояшы иңгәнче, Зөлхиҗҗәнең

– 10, 11, 12сендә була. Әгәр шул көннәрдә корбан кылырлык байлыкка ирешсә, ул кешегә корбан чалу вәҗиб. Вафат булган кешеләр өчен дә корбан чалу мөмкин. Ләкин үзенә берне, вафат кешегә икенчене чала. Ә чалучы суеп җибәргәндә «Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр», ди. Ә корбанлыкка ният: «Аллаһы ризалыгы өчен, фәлән кеше исеменнән корбан чалам. Кабул кылсын», - дип ихластан әйтелә.

Хатын-кызга корбан чалганда карап торырга ярыймы?

Ярый. Хәзрәти Гайшәгә Пәй­гам­бәребез рөхсәт иткән. «Корбанлыгыңны чалганда, үзең шунда катнаш, беренче тамчы каны тамганда гөнаһларың гафу ителә», – дип әйт­кән.

Безнең бабайлар корбан бәйрәмен ничек каршылаган?

Корбан бәйрәме һәрвакытта да бертөсле. Корбан бәйрәме

- Аллаһыга якын булу өчен. «Корбан» сүзе шуны аңлата. Һәр­ва­кыт­та мөмкинлеге булганы корбан чала. Мөм­кинлеге булмаганы гает укыганнан соң изгелекләр эшли, кунакка йөрешә. Сә­да­калар бирәләр. Һәрвакытта да шулай булырга тиеш.

Корбанны кайчан чаласы?

Хәзер Аурупада яшим. Хатыным Мәскәүдә. Әни: «Улым мөселманга өй­ләнсә, Биләрдә йә Болгарда нәзер корбаны суяр идем», – дип нәзер әйткән булган. Корбанны кайчан чаласы? Җәй кө­не ярыймы? Биләрдәме яисә Болгардамы?

Нәзер Корбанын кайда-кайчан чал­саң да ярый. Өстеңнән төшсен.

Корбан чала алмыйм, шуның бәясен генә тарата аламмы?

Һәр нәрсәнең үзенең тиеше бар. Зәкят өчен алтын-көмештән алына. Хайваннардан, игеннәрдән гошере бар. Монда исә корбанлыкка мал чалуны боерган икән, димәк, шуны эшләргә тиешле. Корбан чалырга тырышыгыз. Әмма корбан чала алмыйм, акча гына бирә аламмы, дип сораучылар бар. Тик бу вакытта акча гына бирәсең дә, котыласың кебек. Әмма кабул итүче Аллаһы Тәгалә генә. Кабул булса, әйбәт. Ләкин Пәйгамбәребез: «Кем корбан чалган җиргә атлап чыкса, аның һәр адымына 10 әҗер була, 10 гө­наһы кичерелә, 10 дәрәҗәсе арта, дигән». Корбан өчен сөйләшүләр зикер-тәсбихтән санала. Корбан акчасы сәдакадан китә. Ә корбанлык -корбанлык була. Корбанның һәр эше саваплы. Шуңа күрә сез корбанны чалдырырга тырышыгыз.

Беркем дә үзенә корбан чалмый

Кайберәүләр: корбанны кеше исе­ме­нә атап чалу дөрес түгел, ите хәрам була, дип аңлаталар. Шул ук вакытта радиодай, мәеткә атап корбан чалу дөрес, дип белдерделәр. Моның кайсына ышанырга?

Корбан мәсьәләсенә килгәндә, сүз­ләрдәге – не, нән-. дән-. ә- кебек кушымчаларның нинди мәгънә аң­лат­ка­нына игътибар итик әле. Җөмлә барышында алар дөрес кулланмасалар, капма-каршы мәгънә килеп чыга. Менә шул корбан чалган вакытында: «Синең ризалыгың өчен, Аллаһым, корбан бугазларга ният кылдым. Мин Мәхмүт Мингали улыннан риза булып кабул кыл», – дип ниятләсәң, дө­рес була.

Үлгән атаң исемен, әйтик, әтием Мингали Сәйфулла исеменнән, дисәң дә дөрес. Әмма: Мингали Сәйфулла исе­менә, дисәң, яки әтигә дип чалсаң, дө­рес булмый. Әнә шул -нән. нә кушымчаларын дөрес аңлагыз. Беркем дә үзенә корбан чалмый. Үз исеменнән Аллаһы ризалыгы өчен дип чалырга кирәк.



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
29.12.2011 Динебездә мәетне яндыру рөхсәт ителәме?
27.12.2011 Мөселманга шәригать кысаларыннан чыкмыйча, ничек машина сатып алырга?
24.11.2011 Имам артыннан ничек укырга?
24.11.2011 Бер хәдис ишеткәнем бар. Анда, әгәр бер мөселман икенчесенә, син кәфер, дисә, ул үзе кәфер була, диелгән. Әгәр дә ире хатынын кәферлектә гаепләсә,
23.11.2011 Үземне гаепле тоеп яшим

Сәхифәнең тулы тексты